Чистай муниципаль районының 3 нче гимназия муниципаль бюджет гомум белем бирү учреждениесе
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сингапур алымнарын кулланып эшләү
Хөсәенова Рәмзия Зөфәр кызы,
югары квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Чистай 2015
Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, фән, техника өлкәсендә әледән-әле яңа ачышлар ясалган, яңалыкка омтыла торган гасырда яшибез һәм бүген искечә укый да, укыта да алмыйбыз. Белем бирүдә федераль дәүләт стандартында чагылыш тапкан яңа кыйммәтләргә, яңа сыйфатка һәм яңа белем нәтиҗәләренә таләпләр гомуми белем бирүнең барлык баскычларында укытуның яңа гамәлләрен, аеруча эшчәнлеккә корылган укыту ысулларын куллануны сорый. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы төрле грантлар, проектлар тәкъдим итә, бүген укытучыларга иҗади эшләргә мөмкинлекләр күп, читтә һәм артта калмаска гына кирәк. Алар безнең укыту системасына каршы килми, дәресне дә тамырдан үзгәртми, аны уен формалары, интерактив эш алымнары белән баета гына, дәрестә эшчәнлекне оештыру мөмкинлеге бирә, танып-белү эшчәнлеге белән идарә итәргә булыша.
Бүген без-педагогларның, беренчедән, әлеге укыту алымнарыннан хәбәрдар булуыбыз, икенчедән, аларны конкрет методик мәсьәләне чишү өчен урынлы файдалана белүебез төп шарт булып тора.
Сингапурча дәрес ничек була соң ул? Безнең дәресләр ни дәрәҗәдә үзгәрде соң?
Гадәти сыйныф бүлмәсе. Парталар. Укучылар. Укытучы. 45 минут дәрес. Боларның берсе дә үзгәрмәде. Безнең укыту-алымнары бары тик уен формалары белән баетылды. Элеккеге кебек сүзен әйтергә куркып утырган укучы да, “Син дөрес әйтмисең” дип күңелеңне төшергән укытучы да юк монда. Киресенчә, үз фикерен әйтә белгән, бәхәскә керергә курыкмаган укучылар гына бар. Шул ук вакытта музыка тавышы яңгырый. Әмма бу музыка дәресе түгел. Укучылар музыка тәэсиренә бирелеп хәрәкәт итә, шуннан соң туктап кала. Шул вакытта алар тиз генә парлашып өлгерергә тиеш. Укытучы тема буенча сорау бирә, укучылар үз фикерләрен, җавапларын әйтә. Уен дәвам итә, музыка туктагач, алар башка парга берләшә. Менә шулай итеп уен уйнап, шул ук вакытта белем туплап, күңелле яши хәзер безнең укучыларыбыз. Дәфтәргә язу, китап уку дигән нәрсә дә онытылды дигән сүз түгел. Бу дәреснең элементлары гына. Һәр укытучы үз дәресен үзенчә уздыра.
Күптән түгел үткәрелгән методик көндә безнең укытучыларыбыз Сингапурның 3нче этабындагы структураларны кулланып дәресләр күрсәттеләр. Рәхмәт кызларга. Мин дә сезгә 1-2 яңа структура күрсәтеп китәрмен. Кирәкле дип тапсагыз үзегезнең дәресләрегездә кулланырсыз.
Тема итеп “Әкияттә-кунакта” дигән ( класстан тыш уку) дәресен алдым. Дәресемнең максаты:
Белгән әкиятләрен исләренә төшерү, сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә булышу.
Логик фикерләү сәләтләрен үстерү.
Китап укуга кызыксыну уяту һәм әхлак сыйфатлары тәрбияләү.
Дәресебезне башладык. Бүген безгә КРИЭЙТИВ КУЭСЧЕНС структурасы булышыр. Бөтенебез дә белгән рус халкының “Шалкан” әкиятенә тукталыйк әле.1нче өстәлдә утыручы укытучы әкитнең эчтәлеген искә төшереп сөйләп бирегез әле. Ә хәзер без шул әкиятнең геройларын татар халык әкиятләрендәге персонажлар белән алыштырып сөйләп карарбыз.1 нче өстәлдәге 1нче№лы укытучы әкиятне бабай шалкан утыртты диеп түгел, ә “Таңбатыр “ әкитендәге бабайның исеме белән сөйли. Әкияттәге бабайның исеме ничек булды инде? (Таңбатыр) Ягез сөйләп карыйк әле.
1 нче өстәлдән 2нче№лы укытучы сөйли.
Таңбатыр шалкан утыртты. Шалкан көн үсте, төн үсте, бик зур булды, күперде. Атналар, айлар үтте, җәй үтте, көз җитте.Таңбатыр бабай шалканны йолкырга кереште. Тарта, тарта — шалкан чыкмый. Таңбатыр шалканны үзе генә тартып чыгара алмагач, ярдәмгә Әбине дә чакырды.
(Татар әкиятләрендә кем исемле әбиләрне беләсез?)
2 нче 4 нче№лы укытучы сөйли.
Әби — Таңбатырга, Таңбатыр шалканга тотынды. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман чыкмый. Әби булышырга кызын чакырды.
Татар әкиятләреннән кем исемле кызларны беләсез?)
2 нче өстәлдән 2нче№лы укытучы сөйли Зөхрә кыз,Таңсылу(Гөлчәчәк — Әбигә, Әби — Таңбатырга, Таңбатыр шалканга тотынды. Тартырга керештеләр болар. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан чыкмый да чыкмый.
Әбинең кызы Гөлчәчәк, шалканны тартышырга этне чакырды.
(Кызыклы шәкерт” шигыреннән Акбайны чакырыйк)
2 нче өстәлдән 4 нче№лы укытучы сөйли —Акбай-Зөхрәгә, Зөхрә — Әбигә, Әби — Таңбатырга,Таңбатыр шалканга тотынды. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман чыкмый, селкенми дә.
Акбай ярдәмгә Песине - (А.Алиш әкиятеннән Бикбатырны) чакырып килде.
3 нче өстәлдән 2 нче№лы укытучы сөйли
Бикбатыр— Акбайга, Акбай — Зөхрәгә, Зөхрә — Әбигә, Әби — Таңбатырга , Таңбатыр Бабай шалканга тотынды. Тартырга керештеләр. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман да чыкмый.
Песи Тычканны (Бияләй” әкиятеннән), Чи-чине чакырып китерде.
3 нче өстәлдән 4 нче№лы укытучы сөйли
Чи-чи—Бикбатырга, Бикбатыр— Акбайга, Акбай — Зөхрәгә, Зөхрә— Әбигә, Әби —Таңбатырга, Таңбатыр шалканга ябышты. Әй тарталар, әй тарталар. Җыйнаулашып тарта торгач, шалкан түзмәде — төбе-тамыры белән каерылып чыкты.
Менә шул КРИЭЙТИВ КУЭСЧЕНС структурасы элементын кулланып балаларның әкият эчтәлеген белү-белмәүләрен күрергә була. Шулай ук җөмләләрне грамматик яктан дөрес төзеп бәйләнешле сөйли алуларына ирешергә була.Рус һәм татар әкиятләрен чагыштыра алуларын күрергә була. Әкиятләрне сайлаганда үзебезнең әкитләрне сайларга кирәктер дип уйлыйм. Мәсәлән “Сертотмас үрдәк”, ”Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән?” кебек әкиятләрдә гел бер фразалар кабатланыла. Бу структураны рус төркемендәге балалар өчен куллансаң да отышлы булыр иде дип уйлыйм.
Икенче структура “СКАМПЕР” дип атала.
Әлеге стуктурада төп продукт итеп “Исем” сүз төркемен алдым.
“Исем”нәрне үткәндә аларның килеш белән төрләнешен, ялгызлык һәм уртаклык исемнәр,исемнәрнең ясалышы турында белем бирәбез.
“СКАМПЕР” структурасы тәкъдимендәге”Заменять что-либо и комбенировать это с чем-либо, потом предлогать другое применение”дигәнгә исемнән ничек итеп башка сүз төркемен ясап була һәм алар белән нәрсәләр эшләргә була дип сораулар бирергә кирәк. Таблицада күренгәнчә яңа сүз төркеме килеп чыкты. Алар белән нишләп була дигән сорауга алар җөмләләр төзеп була диярләр.Без сезнең белән “ потом предлогать другое применение” дигәне белән эшләп карыйк әле.Ничек уйлыйсыз, бу төркемдәге сүзләр белән тагын нишләп була? Дөрес хикәя төзеп була. Сез һәрбер өстәл төзеләчәк хикәянең темасын уйлагыз һәм бер биткә язып куегыз.Аннан соң түгәрәк буенча шул тема буенча уйланган җөмләләрегезне бергәләп тыңлыйсыз. Җөмләләр ошаса, во!-диеп күрсәтәсез, ошамаса йодрык күрсәтәсез. Секретарегез язып бара. Аннан соң текстлар өстәлләр арасында алыштырылып укыла.
Ярдәмче сүзләр
Ясалма сыйфатлар Дус
Шат
Хыялый
Серле
Хөрмәтчел
Бүләкле
Матур
Башлы
дөрес
Ясалма исемнәр
Дуслык
Шатлык
Хыял
Сер
Хөрмәт
Бүләк
Матурлык
Баш
дөреслек
Ясалма фигыльләр
Дуслаша
Шатлана
Хыяллана
Серләшә
Хөрмәтли
Бүләкли
Матурлый
Башлый
дөресли
Ярдәмче сүзләр
Ясалма сыйфатлар Эшчән
Көләч
Киңәшсез
тәбрикле
Матур
Яхшы
ышанычлы
чәчүче
хөрмәтле
аңлы
Ясалма исемнәр
Эш
Көлке
Киңәш
тәбрик
Матурлык
Яхшылык
ышаныч
чәчү
хөрмәт
аң
Ясалма фигыльләр
Эшли
Көлә
Киңәшә
тәбрикли
Матурлый
Яхшылый
ышана
чәчә
хөрмәтли
аңлый
Әзер текст
Дуслык,татулык кайда да кирәк. Шат күңелле, көләч йөзле. матур, эшчән укытучылар белән эшләү үзе бер бәхет. Без укучылар күңеленә әдәплелек, яхшылык ,матурлык, ышанычлылык орлыклары чәчүчеләр.
Кадерле хезмәттәшләрләрем! Сезне киләчәк Яңа ел бәйрәме белән тәбриклим. Мин сезне-һәрберегезне хөрмәт итәм,сезнең киңәшләрегезне тотып эшлим.Тагын да шулай дуслыкта, аңлашып яшәргә насыйп булсын!
(Карта-дерево)-карта агач дигән тагын бер структураны карап алыйк .
Әйдәгез тема итеп гаджетлар темасын алыйк. Теманы укыгач, карта агачына гаджетлар турында үз фикереңне язарга кирәк булыр.Агачның уң ягына кесә телефонынының уңайлы якларын,ә сул ягына тискәре якларын язарга кирәк булыр. Ә иң аска үзеңнең карашың турында язарга кирәк булыр.
Гаджетлар ул - төрле электрон уенчыклар, кесә телефоны смартфон, компьютерлар турында.Гаджетомания (гаджет авыруы) — гаджеттан башка яши алмау ул.
Телефонның уенчык түгел икәнен онытмагыз.. Беренчедән, яраткан телефоның белән бер сәгатьтән дә күбрәк «аралашмаска» тырышырга. Табиблар кесә телефонын 16 яшькә кадәр кулланырга һәм телефоннан көнгә 30 минуттан күбрәк сөйләшергә ярамый диләр. Икенчедән, телефон белән уйнау яки телефоннан сөйләшү теләге көчле булса, урамда йөрергә яки дусларыңа кунакка чыгып китәргә кирәк. Әлбәттә инде, телефоныңны , һичшиксез, өйдә калдырырга. Йоклаганда, кесә телефонын сүндерергә яки башка бүлмәдә калдырырга кирәк.
Б Беренче телефонны 1847 нче елда Шотландиядә туган А. Г. Белл уйлап тапкан. Бу телефоннар бүгенге телефоннарга бөтенләй охшамаган булган. Телефонга сөйләүче кеше ишетә алмаган, ә тыңлаучы кеше сөйли алмаган. Безнең илдә беренче телефон станциясе 1882 нче елда Мәскәүдә ачылган. Ул 61 клиентка гына хезмәт күрсәткән. Кесә телефоны ясау идеясе Америка галимнәрендә туган. 1946 нчы елда алар радиотелефон уйлап тапканнар. Ә кесә телефонының беренче моделен 1973 нче елда Мо(ого1а фирмасы чыгара. Моның өчен аңа унбиш ел вакыт һәм йөз миллион доллар кирәк була.
В Хәзер һәр гаиләдә берничә кесә телефоны бар. Кибетләрдә төрле маркадагы, төрле бәядәге телефоннар сатыла. Кирәк булса да, кирәк булмаса да, көне-төне телефоннан сөйләшүче кешеләр күбәя. Транспортта, урамда, хәтта концерт-спектакльләрдә, мәктәптә кычкырып, бөтен кеше ишетелерлек итеп сөйләшүчеләрне еш очратырга була. Россиянең алты зур шәһәрендә үткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, 14—16 яшьлекләрнең 85 проценты кесә телефоныннан башка яши алмый икән.
Г Кесә телефоны һәр кешедә булырга тиеш. Ни өчен дисезме? Беренчедән, сиңа кирәкле кешенең кайда булуына һәм сәгать ничә булуына карамастан, аның белән сөйләшергә була. Икенчедән, буш вакытта төрле уеннар уйнарга, Интернеттан үзеңә кирәкле материалны табарга, фотога төшерергә, СМС-хәбәрләр җибәрергә һәм кабул итәргә була. Өченчедән, кечкенә булганга, ул бик уңайлы. Телисең - кесәңә саласың, телисең; учында йөртәсең, телисен - муеныңа асасың, телисең — билеңә каеш белән эләсең.
Д Табиблар фикереңчә, кесә телефоныннан күп һәм еш сөйләшүчеләрдә башавыртуы, йокы килү берничә тапкыр күбрәк очрый. Кесә телефоныннан даими файдаланучыларның иммунитеты начарлана. Телефоннан чыга торган электромагнит нурлары, кешенең организмына үтеп кереп, сәламәтлеккә зур зарар китерә. Бигрәк тә нерв, йөрәк-кан
тамырлары системас зарарлана, күз күрүе дә начарланырга мөмкин.
Ахырдан укытучыларның фикерләре тыңлана.