6 нчы сыйныфта (татар төркеме)
татар теленнән контроль эшкә аңлатма язуы.
Тема: 5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау. (Кереш контроль эш).
Максат: 5 нче сыйныфта программа буенча өйрәнелгән белем һәм күнекмәләрне тикшерү.
Мин тормышта дан алу, танылу турында бөтенләй уйламаска тырыштым. Алар минем тирәдә үзләрегенә, аерым гына яшәделәр.
Әйе, мине еш мактадылар. Ләкин футбол уйнаудан туктагач, иенче тормыш башланды. Миңа анда да футбол кырындагы кебек сынатмаска кирәк иде. Үземнең сынатмаячагымны белдем һәм бай тәҗрибәине яшь алмаш үстерергә багышладым.
Яхшылык, игелек эшләү хисе һәр кешенең күңелендә дөньяга килгән көненнән үк яши башлый. Бу хис – кешенең йөрәгендә, кан тамырларында.
Грамматик биремнәр:
Кулланылган әдәбият:
5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем мәктәпләре укытучыларына кулланма/ Төз.-авт. З. Н. Хәбибуллина, Г. Ш. Нәбиуллина. – Казан: Мәгариф, 2001. – 207б.
Контроль диктантны тикшерү һәм бәяләү.
Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5» ле куела. (Бер — орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)
Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә «4» ле куела.
Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела.
Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела.
Грамматик биремне бәяләү
Әгәр грамматик бирем бер дә ялгышсыз башкарылса, «5»ле куела.
Кагыйдәләр һәм билгеләмәләр аңлы үзләштерелгән, биремнәрне үтәгәндә 2 хата җибәрелгән булса, «4»ле куела.
Билгеле күләмдә өйрәнелгән материал үзләштерелгән, 4-5 хата җибәрелгән булса, «3»ле куела.
Дүрттән өч өлеше дөрес башкарылмаган булса, «2»ле куела.
Тема: Морфология. Исем.
Максат: исем, ялгызлык һәм уртаклык исемнәр, исемнең килеш, сан, тартым белән төрләнүе, исемнәрнең ясалышы темалары буенча өйрәнгәннәрне тикшерү.
Шомырт агачы янында
Карт шомырт агачы яныннан малайлар һаман китмәгәннәр әле. Кычкырышалар, шаулашалар. Без дә чиләкләрне куйдык һәм болар янына килдек. Без су буена киткәч, бик кызык хәлләр булган икән монда.
Мактанчык Мансур агач башына шомырт ашарга менгән дә тотынмыйча тирбәлеп торган. Нәкъ шул вакытта Борһан абыйларның бал кортлары күч аерган һәм карт шомыртка килеп сарган. Агач башындагы мактанчыкка шәп эләктергәннәр алар. Күп тыпырчына торгач, малай кычыткан арасына егылып төшкән. Бәхете бар икән, бу юлы да җиңел котылган. Былтыр коега егылып та бер җире дә сыдырылмаган иде.
Тик бу юлы кортлар Мансурның чакмаган җирен калдырмаганнар, ә ул тагын кыюланган. Күмәч кебек кабарып шешкән кулын чират белән малайларга тотырып күрсәтә.
Грамматик бирем:
Кулланылган әдәбият:
5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем мәктәпләре укытучыларына кулланма/ Төз.-авт. З. Н. Хәбибуллина, Г. Ш. Нәбиуллина. – Казан: Мәгариф, 2001. – 207б.
Контроль диктантны тикшерү һәм бәяләү.
Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5» ле куела. (Бер — орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)
Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә «4» ле куела.
Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела.
Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела.
Грамматик биремне бәяләү
Әгәр грамматик бирем бер дә ялгышсыз башкарылса, «5»ле куела.
Кагыйдәләр һәм билгеләмәләр аңлы үзләштерелгән, биремнәрне үтәгәндә 2 хата җибәрелгән булса, «4»ле куела.
Билгеле күләмдә өйрәнелгән материал үзләштерелгән, 4-5 хата җибәрелгән булса, «3»ле куела.
Дүрттән өч өлеше дөрес башкарылмаган булса, «2»ле куела.
Тема: Морфология. Сыйфат.
Максат: сыйфат, асыл һәм нисби сыйфатлар, сыйфатларның ясалышы, сыйфат дәрәҗәләре, сыйфатларның җөмләдә кулланылышы темалары буенча өйрәнгәннәрне тикшерү.
Ыгым, 208 нче бит.
Кулланылган әдәбият:
Хәбибуллина З.Н., Гыйләҗев И.Г. Изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче, рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 2-11 нче сыйныфлары өчен. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2003. – 239 б.
Изложениене тикшерү һәм бәяләү.
Изложениегә ике төрле билге куела. Берсе — эчтәлек, сөйләмне дөрес оештыра алу өчен, икенче — грамоталылыкка.
Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)
Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.
Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.
4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.
Тема: Морфология. Сан. Рәвеш.
Максат: сан, саннарның ясалышы, сан төркемчәләре, рәвеш, рәвешләрнең ясалышы, рәвешләрнең мәгънә төркемчәләре темалары буенча өйрәнгәннәрне тикшерү.
Бәти (мәсәл), 207 нче бит.
Кулланылган әдәбият:
Хәбибуллина З.Н., Гыйләҗев И.Г. Изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче, рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 2-11 нче сыйныфлары өчен. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2003. – 239 б.
Изложениене тикшерү һәм бәяләү.
Изложениегә ике төрле билге куела. Берсе — эчтәлек, сөйләмне дөрес оештыра алу өчен, икенче — грамоталылыкка.
Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)
Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.
Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.
4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.
Тема: Морфология. Исем. Сыйфат. Сан. Рәвеш. Алмашлык.
Максат: исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык темалары буенча өйрәнгәннәрне тикшерү.
Гөлҗимеш
Күңелле җәй җитә. Җәйнең беренче чәчәкләре күренә. Гөлҗимеш чәчәкләре алсу утлар яндыра. Алар май уртасында күренә, июльгә кадәр күзне иркәли. Җәй буе шиңүне дә уйламый.
Аның чәчәкләре озак торалар, җимешләре дә коела белмиләр. Хәтта кышын да кызыл булалар. Кыш көне витаминлы чәй эчәләр.
Гөлҗимештә витамин кара карлыганга, лимонга, алмага караганда да күбрәк.
Аның җимешләрен, яфракларын, тамырларын төрле авыруларны дәвалаганда кулланалар.
Грамматик биремнәр:
Тексттан сыйфатларны табып дәрәҗәсен билгеләргә.
Икенче абзацтан рәвешләрне табып, төркемчәләрен билгеләргә.
Дүртенче абзацтан тартымлы исемнәрне табып, килешләрен билгеләргә.
Кулланылган әдәбият:
5-11 нче сыйныфлар өчен язма эшләр җыентыгы: Гомуми белем мәктәпләре укытучыларына кулланма/ Төз.-авт. З. Н. Хәбибуллина, М.Ә. Вәлиуллин, Х.Г. Фәрдиева. – Казан, 2003. – 104 б.