|
Иярчен тәмамлык һәм иярчен аергыч җөмләләр.
Автор публикации: Бахтегараева Р.Н.
Дата публикации: 2016-04-27
Краткое описание: ...
Дәреснең темасы: Иярчен тәмамлык һәм иярчен аергыч җөмләләр.
Дәреснең максаты: укучыларның иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү; тиз фикерләү һәм төгәл җавап бирә белү сәләтләрен үстерү; туган телне ихтирам итү сыйфаты тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, дәрескә кагылышлы слайдлар, магнитофон, кассета, уку-язу әсбаплары, таратма материаллар.
Дәреснең барышы. I. Оештыру. - Укытучы шигырьне укый:
Бу дөньяга татар булып тудым
Бу дөньяга татар булып тудым, Татар дигән сүнмәс даным бар. Кешеләргә гел изгелек теләп, Күңелемдә аткан таңым бар.
Татар булып тудым, бәхетле мин. Татарлыгым – минем иманым. Ун гомерлек тормыш кичерсәм дә Халкымны мин сөеп туймамын.
Татар булып тудым. Милләтемне, Өммәтемне сатмам, сатылмам. Чал тарихым шаһит – хыянәтчеләр Була алмый татар затыннан.
Татар булып тудым. Нәселемнең Тамырлары унар гасырлык. Ил язмышын иңнәренә алган Татар булу – үзе батырлык.
Кайда татар, шунда дус–туганлык. Горурлан син, газиз Ватаным. Бу дөньяның таянычы булып Мәңге яшә, яшә, татарым!
- Балалар, без татар булуыбыз белән чын-чынлап горурлана алабыз. Үз чиратыбызда, "татар" исеменә тап төшермәс өчен, туган телебезне, татар телен, тирәнтен өйрәнергә тиешбез.
II. Актуальләштерү. 1) - Без сезнең белән татар теле дәреслегеннән "Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре" дигән бүлекне тирәнтен өйрәнә башладык иде. Үткән дәресләрдә "Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләр" темасын үттек. Сезгә шул тема буенча өй эше бирелгән иде: 91 нче күнегү һәм 75 нче биттәге сорауларга җавап. Күнегүне дәфтәрегездән тикшерермен, сорауларга җавапны карточкаларга язып бирәсез. Иярчен хәбәр җөмлә турында ниләр белгәнегезне күрсәтегез. ( Карточкалар бирелә:
Белемегезне тикшерегез 1. Иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төре : _____________________________________________________________ 2. Иярчен җөмлә нинди сорауларга җавап бирә ? ____________________________________________________________ 3. Баш җөмләнең кайсы кисәге урынында килә ? ____________________________________________________________ 4. Баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә иярә ? ____________________________________________________________ 5. Баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз нинди җөмлә кисәге була ? ____________________________________________________________ 6. Төзелешләре ягыннан нинди төрдә булалар ? _____________________________________________________________ 7. Иярчен җөмләне синтетик төргә әйләндергәндә нинди җөмлә барлыкка килә : кушмамы, әллә гадиме ? _____________________________________________________________
Эшләрне, төгәлләнгәч, укытучы җыеп ала. )
2) – Хәзер җөмлә кисәкләрен искә төшереп алыйк әле. Экранда татар халык мәкальләре бирелгән. Кайсы җөмләләрдә җөмлә кисәкләрен билгеләүдә хаталар бар? Нинди хаталар?
1. Хайванның чуарлыгы тышында - Кешенең чуарлыгы эчендә. ( Буа )
2. Кыюсыз куәт әрәмгә китә. ( Сориле, ЧР )
3. Иренчәк ике эшләр, Ахырда бармагын тешләр. ( Буа )
4. Җиңелне өмет иткән, бәхете кире киткән. ( Буа )
5. Ялкауның җиренә бодай чәчсәң, билчән үсә. ( Буа )
6. Пешкәнен көткән, суынганын көтмәгән. ( Сориле, ЧР )
- Балалар, мәкальләрнең мәгънәләренә игътибар итегез әле. Кайсылары бер-берсенә төрдәш ? - Укучылар, бу мәкальләрнең туган җирләрен беләсегез киләме? - Нәкый ага Исәнбәт, сез инде беләсез, гомере буе халык җәүһәрләрен җыеп килә. Ул аларны язып, мәгънәләрен аңлатып кына калмый, ә "туган җир"ләрен дә күрсәтеп бара. - Әйдәгез, хәзер үткән дәресләрне искә төшерик әле.
III. Төп өлеш.
1) Экранда сез схема күрәсез, ләкин ул буш. Сезгә шуны тутырырга кирәк. - Ничек уйлыйсыз? Бу ике шакмакта нинди сүзләр булырга тиеш? Ә боларында? - Иярчен җөмләләрнең без кайсы төрләрен өйрәндек? - Ә бүген без иярчен тәмамлык һәм иярчен аергыч җөмләләрне өйрәнә башларбыз. Хәзер дәфтәрегезне ачып числоны һәм теманы язып куясыз.
- Дәреслекләрнең 75 нче битен ачып, темага кагылышлы биремнәрне укыйбыз һәм бергәләп эшлибез. ( Дәреслек буенча эш, 75 нче бит ) - Әйдәгез, билгеләмә биреп карыйк . - Ә хәзер дәреслектәге аңлатманы укып чыгасыз. - Искәрмәгә игътибар иттегезме? Сораулар юкмы? Нинди нәтиҗә чыгарабыз инде ? Иярчен тәмамлык һәм аергыч җөмләләр баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә икән ? - Сораулар булмаса, экрандагы җөмләләрнең төзелеш һәм мәгънә ягыннан төрләрен билгеләп карыйк әле.
юнәлеш килеше кушымчасы а) Ябалак күрмәгәнгә, якты көн гаепле түгел. ( Мәкаль ) иялек килеше кушымчасы б) Теле озын булмаганның гомере озын була. ( Мәкаль ) дип бәйлек сүзе в) Шундый оста куллы гармунчы булырсың дип, һич тә уйламый идем. парлы мөнәсәбәтле сүзләр г) Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә. ( Г. Тукай )
- Хәзер дәреслектән 92 нче күнегүне эшләп алабыз. ( 92 нче күнегү телдән эшләнә ) - Ә 93 нче күнегүне язып эшлибез. Беренче ике җөмләне дәфтәрләрегезгә язып алыгыз әле. ( Беренче җөмлә һәм аның тәрҗемәсе Никак не представил, что ты так чётко и красиво пишешь. тактага язылган.) - Берегез тактада күрсәтсен. Нинди бәйләүче чара икәнен өстенә язып куярбыз. Укучылар бу җөмләнең урысчага тәрҗемәсен укып карыйк әле. Кайсы баш җөмлә булыр? Иярчен җөмләсенең төзелеш ягыннан төрен әйтеп булмыймы икән? - Бу күнегүнең калган өлешен өйдә эшләп бетерерсез. Көндәлекләрегезгә өй эшен язып куйыйк әле: 93 нче күнегү һәм белемегезне тикшерегезнең 1-4 сораулары. Кагыйдәләр җыентыгыннан иярчен тәмамлык һәм иярчен аергыч җөмләләрнең аңлатмасын укып өйрәнәсез.
IV. Ныгыту.
1) - Ә хәзер эшебезне дәвам итәбез ( карточкалар бирелә). - Сезнең алда җыр тексты язылган карточкалар. Бу җырның исеме ничек? Аның авторы кем ? - Дөрес, бу - Гомәр Бәшировның " Җидегән чишмә " романы өчен язган бердәнбер шигыре. Әйдәгез, бу матур моңлы җырны җырлап алыйк әле. (физкультминутка )
- Ә хәзер җыр текстына төшеп калган тыныш билгеләрен куегыз, нигезләренең астына сызыгыз... - Эшләрегезне алмашасыз да бер-берегезнекен тикшерәсез. Җаваплар экранда. Карап дөресләгез.
Җидегән чишмә
Җидегән чишмәләрдә җиде улак, Челтер-челтер ага көмеш су. Көмеш сулар ага, кошлар сайрый, Шул чакларда бигрәк ямансу.
( Гомәр Бәширов )
2) - Ә хәзер эшебезне дәвам итәбез. Карточкаларыгызның артында тест бирелгән, шуны карандашлар белән эшләп алабыз.
- ( Вакыт калса ) Җавапларыгызны экрандагылар белән чагыштырасыз, хаталарны дөреслисез.
Тест
1. Хәбәрлекнең саныннан чыгып, җөмләнең төрен билгеләгез: Син адаштың, ләкин син яхшы идең. (Һ.Т.) 1) гади җөмлә 2) кушма җөмлә
2. Җөмләнең структур төрен билгеләгез: Әмма, иркәм, син шуны онытма: тургайлар, күккә никадәр биек менеп сайрасалар да, оя корырга барыбер җиргә кайталар. (Г.Р.) 1) тезмә кушма җөмлә 2) иярченле кушма җөмлә
3. Җөмләнең структур төрен билгеләгез: Бүтән кызлар һәммәсе дә көянтә башларына берәр, икешәр каз элгәннәр, ә кунак кызның куллары буш. (Г.Б.) 1) теркәгечле тезмә кушма җөмлә 2) теркәгечсез кушма җөмлә 3) синтетик иярченле кушма җөмлә 4) аналитик иярченле кушма җөмлә
4. Кушма җөмләне табыгыз: 1) Икенче бер вакыт Олы Тархан авылында ике апаның үзара сөйләшкәндәге интонация байлыгы да минем зур ачыш булган иде. (Г.Б.) 2) Гыймади, нихәтле генә кызып китмәскә тырышса да, Гомәрнең бу кадап әйткән сүзен тыныч кына үткәреп җибәрә алмады. (И.Г.) 3) Яшьлектә шундый чаклар була: бер еллык вакыт бөтен гомерне, язмышны хәл итә. (Ә.Б.) 4) Шамил, егылган чакта, сал тирәли сузылган тимер чыбыкларның берсенә тотынып өлгерде. (Р.Мөх.)
5. Иярчен җөмләнең мәгънәви төрен билгеләгез: Халыкның беләсе килә: нәрсәләр сатмакчы ул? (Г.Б.) 1) иярчен хәбәр җөмлә 2) иярчен максат җөмлә 3) иярчен тәмамлык җөмлә 4) иярчен ия җөмлә
6. Иярчен җөмләнең структур һәм мәгънәви төрен билгеләгез: Мин ул киткән якка карап калдым. 1) синтетик иярчен ия җөмлә 2) синтетик иярчен аергыч җөмлә 3) синтетик иярчен урын җөмлә 4) аналитик иярчен аергыч җөмлә 7. Иярчен хәбәр җөмләне табыгыз: 1 ) Энәсе үткәннең җебе үтәр. (М.) 2) Тәкъдир шундый: Бик аздан да олы шатлык таба алырга, Сөенергә кирәк безгә. (Р.Ф) 3) Аның акчасы беткәнгә дә инде күптән. (Ф.С.) 4) Бер нәрсәне исеңдә тот: син бу җир йөзендә берәү генә. (Ф.С.)
V. Йомгаклау. 1) Эшләнгән эшләргә бәя бирелә, билгеләр куела. 2) - Бүген без дәрестә туган телебез, халкыбызның җәүһәрләре турында күп сөйләштек. Безнең туган телебез – бик борынгы телләрнең берсе. Ул башка телләр арасында үзенең аһәңле аваз составы, искиткеч зур сүзлек байлыгы, үзенчәлекле грамматик төзелеше белән аерылып тора. Туган телебез турында танылган язучыларыбыз төрле затлы сүзләр әйткәннәр. Дәресебезне бөек язучыбыз Әмирхан Еникинең тел турындагы әйтеме белән тәмамлыйсы килә. ( Магнитофоннан тыңлана, кассета)
|
|