Яшелчәләр өлгерде ( 1 чир)
Без яз көне мәктәп бакчасына төрле яшелчәләр утырттык. Җәй көне яшелчәләргә су сиптек, чүп үләннәрен утадык. Яшелчәләргә зарарлы бөҗәкләр тимәсен өчен дарулар сиптек.
Менә көз җитте. Бакча тәмле җиләкләр бирде. Түтәлләрдә кишер, шалкан, чөгендер, помидор өлгерде. Зур кабаклар тәгәрәшеп ята. Без кавын да үстереп карадык. Кавыннар бик тәмле булып пеште. (50 сүз) ("Сабантуй" газетасыннан)
Бирем. 1. Соңгы ике җөмләдә сүз төркемнәрен билгеләргә.
2. Түтәлләрдә, кавын, бөҗәкләр сүзләренә фонетик анализ ясарга.