4 нче вариант
Текстны укыгыз һәм А1-А11;В1-В12; С1 биремнәрен эшләгез.
1 нче бүлек
Ятим.
1)Көз иде.2)Яңа гына кар төшкән.3)Хуш исле печән салынган чанага ятып, урманга таба барабыз.4)Тын урманны яңгыратып, ат пошкыра.
5)Урман каравылчысы Вәлиәхмәт абый Себер шахталарында йөреп пенсиягә чыкканда, кайтып,урманны сакларга алынган.6)Тик аның кырыс холыклы кешегә урман бик килешеп бетми иде.7)Урманның җанлы тормышы бар, ә тормыш ягымлылыкны, игътибарлы булуны, күзәтеп-белеп яшәгәнне ярата.
8)Без Вәлиәхмәт абый янына якынлашып килә идек, кинәт ул безнең күз алдында сәнәк очындагы печәнен ташлады да, бик каты селтәнеп, нндидер җан иясен бәреп төшерде.9)Мин кар өстендә аксыл чуар кош селкенүен күрдем.10) Эчем жу-у итте.
11)- Вәлиәхмәт абый, нишләдең син, ябалакны үтергәнсең бит!- дип кычкыруымны сиздем.
12)Ул миңа карады да:
- Үлсә ни, тавык урлый бит ул, - диде.
13)Аның җавабын ишетсәм дә,колагыма алмадым, бөтен белгәнемне берьюлы һәм кырыс итеп әйттем:
- Вәлиәхмәт абый, бу кошны ябалак дип атыйлар.14)Русча сыч була.15)Синең якын дустың, беләсең килсә, урманны,йортыңны саклый.16)Монда да тычкан чыелдавын ишетеп килгән, постта булган ул.17)Бер дә мәрхәмәтең юк икән синең!
18)Соңгы сүземне тавышны күтәреп әйттем.19)Урман каравылчысы кабат миңа карады.20)Йөзендә үкенү-гаҗәпләнү күренде.
21) Вәлиәхмәт абый, нидер уйлап <…> ябалакның томшыгына җылы сулышын өрде.22)Ләкин аңа ярдәм кирәкми иде инде.23) Ул Вәлиәхмәт абыйның учында мәңгегә тынып калды.
24) Хәзер уйлыйм: ябалакның берсе һәлак булгач,икенчесе ятим калган ич.
25)Язгы көннәр якынлашкан саен, шул ятиме газаплана.26)Урманның инешкә кадәр парын эзләп килә.27)Кич җиттеме, аваз сала:
-Бу-бу, бу-бу-бу!28)Кайда син, яныма кил!
29)Ә без, кешеләр, шул ятимнең хәлен аңламыйбыз.
(М.Рәфыйковтан*)
*Рәфыйков Мәрди (1927-2009) - язучы.Ул балалар өчен язган кыска хикәяләре, лирик парчалары, документаль повестьлары белән мәгълүм (“Чүрәкәй”, “Җырчы юкәләр”, җыентыклары). Аның әсәрләрендә табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау, экология проблемалары яктыртыла.
Текст эчтәлегенә нигезләнеп, А1-А11 биремнәрен үтәгез. А1-А11 биремнәренә җавап 4 вариантта тәкъдим ителә,шуларның берсе генә дөрес.Дөрес җавапның номерын түгәрәккә алыгыз.
А1.Кайсы җөмлә түбәндәге сорауга җавап була ала?
Ябалак кешеләргә ничек ярдәм итә?
1)Ә без, кешеләр, шул ятимнең хәлен аңламыйбыз.
2)Соңгы сүземне тавышны күтәреп әйттем.
3)Тын урманны яңгыратып, ат пошкыра.
4)Синең якын дустың, беләсең килсә, урманны, йортыңны саклый.
А2.Хаталы билгеләмәне табыгыз.
1)Дәресләрне сүзендә кулланылган сузыклар нечкәлектә ярашалар.
2)Соңгы сүзендә икенче иҗектә килгән[ы] авазы[о]лашып әйтелә.
3)Мөгаен сүзендә әйтелеш белән язылыш аерыла.
4)Ярдәм сүзендә авазлар һәм хәрефләр саны бертигез.
А3.Яңгырау тартык авазлар гына кергән сүзне табыгыз.
1)музыка
2)зал
3)татарча
4)котлау
А4.Хаталы сүзтезмәне табыгыз.
1)икенче кат
2)татар малайы
3)шәһәргә килү
4)беренче урын
А5.Игълан сүзендә ъ хәрефе ни өчен язылган?
1)аеру билгесен белдерү өчен
2)иҗекне калынайту өчен
3)һәмзә тартыгын белдерү өчен
4)[г] авазын калынайту өчен
А6.Парлы сүзне билгеләгез.
1)рәхмәт
2)бала-чага
3)җавап
4)сагышлы
А7. «Бөтен ышанычым сездә» җөмләсенең дөрес тәрҗемәсен билгеләгез.
1)Я навеки ваш.
2)Вся наша надежда.
3)Вся надежда на вас.
4) Я на вас надеюсь.
А8.Төшем килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне билгеләгез.
1)флагны күтәрү
2)микрофон янына килү
3)Казанга кайту
4)татарча әйтү
А9.Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен билгеләгез.
Ленар микрофон янына килеп рәхмәт әйтә башлады.
1)инфинитив
2)хәл фигыль
3)сыйфат фигыль
4)исем фигыль
А10.Ныклы уй сүзтезмәсенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.
1)твёрдое решение
2)главная мысль
3)здоровая мысль
4)твёрдая мысль
А11. Җөмләнең баш кисәкләрен табыгыз.
Ленар аларга ике төрле сүз белән, дөресрәге, хис белән карады.
1)ике төрле сүз
2)аларга карады
3)хис белән карады
4)Ленар карады
2 нче бүлек
В1- В12 биремнәрен текст нигезендә башкарыгыз.Җавапларны сүз (сүзтезмә) яки саннар белән языгыз.
В1. 4 нче җөмләдән тыныч сүзенә синоним булган берәмлекләрне табып языгыз.
Җавап._____________________________
В2.21нче җөмләдән салкын сүзенә антоним булган берәмлекне табыгыз.
Җавап:____________________________
В3.22 нче җөмләдән алмашлыкны табып языгыз.
Җавап: ____________________________
В4. 2 нче җөмләдән исемне табып языгыз.
Җавап:_____________________________
В5. 4-6 нчы җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.
Җавап:_______________________________
В6. 15-17 нче җөмләләр арасыннан тойгылы җөмләнең номерын языгыз.
Җавап:_______________________________
В7. Аерымланган хәлгә бәйле куелган өтернең номерын языгыз.
Аның җавабын ишетсәм дә, (1) колагыма алмадым, (2) бөтен белгәнемне берьюлы һәм кырыс итеп әйтеп салдым:
Җавап:___________________________________
В8. 9-11 нче җөмләләр арасыннан туры сөйләмле җөмләнең номерын языгыз.
Җавап:____________________________________
В9. 25нче җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.
Җавап:________________________________________
В10. 26 нчы җөмләдән әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне табып языгыз.
Җавап:_________________________________________
В11. 21 нче җөмләдә < ...> тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш?
Җавапны сүз белән языгыз.
Җавап:_______________________________________________
В12.Кушма җөмлә составындагы гади җөмләләр арасына куелган өтернең номерын языгыз.
Урманның җанлы тормышы бар, (1) ә тормыш ягымлылыкны, (2) игътибарлы булуны,(3) күзәтеп- белеп яшәгәнне ярата.
Җавап :___________________________________________________
3 нче бүлек
Укылган текстны файдаланып, С1биремен эшләгез.
С1. «Хәзер уйлыйм: ябалакның берсе һәлак булгач, икенчесе ятим калган ич.Язгы көннәр якынлашкан саен, шул ятиме газаплана.Урманыннан инешкә кадәр парын эзләп килә. Кич җиттеме, аваз сала :
Ә без, кешеләр, шул ятимнең хәлен аңламыйбыз».Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.
Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез.Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрне тулысынча языгыз яки аларның номерларын күрсәтегез.
Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.