Татар теленнән ачык дәрес
(5 сыйныф)
“Аулак өйдә кунакта”
(тартык авазларны кабатлау)
Максат: “Тартык авазлар” темасы буенча үзләштерелгән белемнәрне системага салу һәм тирәнәйтү, дәрескә кызыксыну уяту, укучыларның уйлау , фикерләү сәләтен, матур, дөрес сөйләү һәм язу күнекмәләрен, танып белү активлыгын, бәйләнешле сөйләм үстерү.
Җиһазлау: карточкалар, мәкальләр, дәреслек, ИКТ, Г.Бәшировның “Туган ягым –яшел бишек” әсәреннән өзек, дидактик материалдан “Төймәләр” тексты
Дәрес барышы
Оештыру моменты
(Психологик халәт тудыру)
-Исәнмесез, укучылар!
Хәлләрегез, кәефләрегез ничек?
-Хәзер бездә татар теле,
Яратам сине, телем.
Рәхмәт сиңа! Синең аша
Алабыз яхшы белем.
Матур язу минуты (слайд)
Ана телен белгәннең
Теле матур, бай булыр.
Белмәгәннең белеме
Һәм күңеле сай булыр
-Әйе, һәр кеше үзенең ана телен белергә, аны яратып өйрәнергә, хөрмәтләргә тиеш. Чөнки ана телен белгән кеше төпле белемле, югары мәдәниятле була.
Дәрес темасын һәм максатын билгеләү.
Безнең дәресебез гади дәрес түгел. Бүген без “Аулак өй”гә кич утырырга барырбыз.
Табигатьнең бүген матур чагы. Бар дөнья ак киемгә киенгән.
Айлы төндә бәсле урман юлы
Бер карасаң хәйран калырлык.
Гүя монда сихри әкият тулы
Җем-җем итеп торган матурлык.
Әйе, шундый матур кичләрдә яшь егетләр һәм кызлар аулак өйгә кичке утырмага җыелалар. Яшьлекнең иң матур чорыннан аулак йортлар якты истәлек булып саклана. Кызганычка каршы, бу йолаларыбыз онытылып бара.
Сагынып сине искә ала
Әби-бабай, аулак өй.
Яшьлекнең иң гүзәл чагы
Булып истә калган өй.
Нәрсә соң ул аулак кичәләр? Барыгызны да аулак кичәсенә чакырам.
Халкыбызның матур, күркәм йолаларының берсе - аулак кичәсе. Әлбәттә, олылыр, әти-әниләр ризалыгы белән үткәрелгән бу кичә. Аулак өй серен һич кенә дә яшереп булмый авылда. Берәрсенең әти-әнисе кунакка китсә, бу йортта аулак үткәрелә. Ашкынып кич җиткәнен көтүләр...аулак өй ул – җыр, моң, уеннар.
Гомәр Бәширов “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә аулак өйгә чыгуларны искә төшереп, болай дип яза: (слайд)
“Тик бүген апайның болай беркемгә дә сүз катмыйча, күтәрелеп карамыйча, мыштым гына утыруы бүтәннән булган икән... Әни орчыгын берничә мәртәбә зырылдатып алуга, апай аңа әллә ничек кенә итеп ым какты. Әни шома гына итеп күрше Ибраһим абзыйларның Кибәхуҗага кунакка китүләре турында әйтеп куйды. Әни күз кырые белән генә әтигә карап алды, бармак очына төрекгәләп, орчыгын тагын бер зырылдатып:
-Баягынак Мәликә аулак өй сакларга Өммикамалны да чакыра кергән иде. Иптәш булыр дип...
-Ярар, керсен...-диде.
Безнең аулак өебезнең хуҗалары кем соң? Аларны белү өчен табышмаклар, мәкальләр ярдәмендә кроссворд чишик һәм кунакларның кем икәнен белербез. (слайд)
Сөяге юк, ние юк,
Сөләмәгән сүзе юк. (тел)
Ишетмәмешнең ишеге төбендә
Ике иш ат бәйләнгән. (Алка)
Сызгыра, пошкыра,
Өстәлемдә парлар атып,
Кунак көтеп утыра. (Самовар)
Кашык өстендә аягын салындырп утыра (Токмач)
Мактый-мактый ашала шул
Бездә камыр ашлары.
Эченә бәрәңге ягып
Пешерә осталары. (Кыстыбый)
Саран кеше ишеген (кунак) шакымас.
(Кроссвордта тартык дигән сүз языла)
Безнең аулак өйнең кунаклары кемнәр инде?
Димәк, дәрестә без нинди авазларны акбатларбыз?
Дәрес темасы өстендә эш
Сүзлек диктанты
Район, әкият, хат, икмәк, мәк, итек, тал, егет, гөмбә, елга. Зал.
-Кунакларны нинди сүз белән каршы алырбыз? Язган сүзләрнең беренче хәрефләреннән сүзтезмә төзергә.
-Нинди тылсымлы сүз килеп чыкты? (Рәхим итегез)
2) Аулак өйнең беренче кунаклары [къ], [гъ] һәм [к], [г] тартыклары.
-Алар нинди тартыклар?
-Һәр укучыга аерым бирем бирелә. Төшеп калагн хәрефләрне куярга һәм бер сүз белән җөмлә төзергә.
3) Гадәттә, яшьләр урам-урам, төркем-төркем булып, яки парлашып йөри торган булганнар. Аулак өйгә килүче икенче парлар [һ] һәм [х] тартыкралы.
-Алар нинди тартыклар?
-Хәзер мин шушы тартыклар булган сүзләр әйтәм, сез аларны ике баганага аерып языгыз.
Шәһәр, хат, хуҗа, охшаш, һава, һөнәр, һәм, хикәя, бәхет, һәммә, Заһит, Илһам, хәрәкәт, хезмәт.
4) Мәкальләрдәге төшеп калган сүзләрне табу. (Төркемнәрдә эш)
-Хезмәтенә күрә хөрмәте
-Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
-Һөнәрле ир хур булмас.
-Һәр ишеткәнен сөйләгән һич теләмәгәнен ишетер.
-Һәр эшнең ахырын уйла.
5) Ял минуты
6) Аулак өйдә чәй эчкәннәр, аулак ашлары пешергәннәр, аны урын ашы дип тә йөрткәннәр. Без хәзер аулак ашы – әлбә пешерергә өйрәнербез. Нәрсә ул әлбә? (Рәсем экранда) Әлбә - аулак өйләрдә пешерелә торган баллы ботка. Халыкта шундый мәзәк йөри. (Мәзәк укыла)
Кызлар аулак йортка җыелганнар, әлбә пешерергә булганнар. Тик берсе дә әлбәне ничек пешерергә икәнен белми икән: тоз салыргамы, юкмы?
Бер кыз югалып калмаган. Ул ишек төбендәге егетләргә:
-Китегез, тозсыз әлбәләр, йөрмәгез ишек төбендә,-дип кычкырган.
-Әлбә тозлы булмый ул,-дип җаваплаган егетләр. Менә шулай кызлар әлбә пешерергә өйрәнгәннәр.
7) Аулак өйнең чираттагы кунаклары [н] һәм [ң] тартыклары.
-Тартыклар турында укучыларның җаваплары.
-Аулак өйгә барганда кызлар алка, төймә тага торган булганнар.
а) “Төймәләр” дигән текст укыла (текст экранда)
-Нинди төймә турында сүз бара? (Мактанчык)
-Үзеңне үзең мактама, кеше сине мактасын (экранда) дигән мәкаль бар.
б) Бирелгән сүзләрне иялек килештә куеп язу (тактага чыгып та язалар)
Казан, ун, дан, син, тиен, ялан, тун, чан, уңган, ялган, тукран, мең, бөрлегән, ул
8) Аулак өйгә кунаклар килеп бетеп бара. Чираттагы кунагыбыз [W] һәм [в] тартыклары.
-Болар нинди тартыклар?
Бирелгән сүзләрдә [W] астына бер сызык, ә [в] астына ике сызык сызарга.
Авыл, ватык, вагон, авыр, вариант, ваза, вирус, һава, август, бавыр, виноград, тавыш, вазелин, авыз.
9) Йомгаклау.
Өй эше –Һәр кагыйдәгә караган бер сүз белән җөмлә төзеп килергә.
Бәяләү.