Укучыларның белем һәм күнекмәләрен телдән һәм язмача тикшерү эшләренең күләме:
№ Эш төрләре
II
1.
Тыңлап аңлау
0,5 мин.
2.
Диалогик сөйләм
4 реплика
3.
Монологик сөйләм
5 реплика
Арадаш аттестация эшематериаллары
(телдән – билетлар буенча)
Аңлатма язуы
Максат: 2 нче сыйныфта өйрәнгән темалар буенча монологик сөйләм төзи белү осталыгын тикшерү.
1 нче билет.
Беренче сентябрь –белем бәйрәме.
2 нче билет.
Көз билгеләре. Көзге уңыш.
3 нче билет.
Мин чисталык яратам.
4 нче билет.
Кыш килде. Кышкы уеннар.
5 нче билет.
Безнең гаилә. Гаиләм турында сөйлим.
6 нчы билет.
Яз җитте. Яз билгеләре.
7 нче билет.
Туган ягым. Татарстан шәһәрләре һәм елгалары.
8 нче билет.
Минем туган шәһәрем – Түбән Кама.
9 нчы билет.
Без кибеткә барабыз.
10 нчы билет.
Җәй билгеләре, җәйге уеннар.
2 сыйныф укучыларының (рус төркеме) сөйләм күнекмәләрен
(монологик сөйләмне) бәяләү критерийлары
Монологик сөйләм- 5 фраза.
- тема буенча әйтелеше, гр. төзелеше ягыннан дөрес, эзлекле булган м/с өчен”5”ле;
- аерым сүзләрнең әйтелешендә, гр-к формасында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган м/с гә”4”ле;
- тема буенча эзлекле төзелмәгән ,4-6 хатасы булган м/с өчен “3”ле;
- м/с төзи алмаганда”2”ле куела.
Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максаты Татарстан республикасында дәүләт теле дип игълан ителгән татар телендә иркен сөйләшә алган билингваль шәхесләр формалаштыру. Рус телле балалар язма, телдән аралашу процессында хаталар җибәрергә мөмкиннәр, ләкин алардан программада күрсәтелгән тематика буенча татар телендә сөйләшә-аралаша белү таләп ителә.
Чит телләр укыту методикасында балаларның белемнәрен контрольгә алу процессында “аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә” төшенчәләре яши (В.П.Беспалько). Әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан югары булса, аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә дип санала һәм укучыга “4”, “5”ле билгеләре куела; әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан түбән булса, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә дип санала һәм укучыга “2”ле билгесе куела. Ягъни, үзләштерү коэффициенты 0,7 булса – “3”ле, 0,8 - 0,9 булса – “4”ле, 0,9 – 1 булса – “5”ле билгеләре куела.
Үзләштерү коэффициенты түбәндәге формула белән исәпләнә:
Ку = а : р, кайда Ку – үзләштерү коэффициенты, а – дөрес үтәлгән биремнәр (җөмләләр) саны, р – барлык биремнәр (җөмләләр) саны.
2 сыйныф укучыларның сөйләшә алуын тикшерү өчен, программада күрсәтелгән темалар буенча монологик сөйләмгә чыгу бирелде. 2 сыйныф укучылары программа буенча 5 фраза белән сайлап алынган темага сөйли белергә тиеш. Әйтик, укучы 4 дөрес төзелгән җөмлә белән сөйләм бурычын дөрес аңлап, аралаша алуын күрсәтте. Аның үзләштерү дәрәҗәсе коэффициенты 4:5 = 0,8=80% була. Ул “4”ле билгесе ала.
Еллык билгеләр программада күрсәтелгән темалар буенча укучыларның диалогик, монологик сөйләмгә чыгу дәрәҗәләре белән билгеләнә.