Электив курс «ӘДӘБИЯТТА МИЛЛӘТАРА БӘЙЛӘНЕШ» (10 класс)

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...










АВТОРЛЫК ПРОГРАММАСЫ




«ӘДӘБИЯТТА МИЛЛӘТАРА БӘЙЛӘНЕШ»

(10 нчы сыйныфлар өчен )







Автор: Салахова Роза Әбрар кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы




Яшел Үзән

2013 нче ел

АҢЛАТМА ЯЗУЫ


Һич бетәрме тарихи бу бергәлек?-

Без туган бер җепкә бергә теркәлеп...

Г.Тукай.


Татар әдәбиятын укытканда укучыларны туган телне, татар мәдәниятен, халыкның уңай традицияләрен, гореф-гадәтләрен тирәнрәк өйрәнергә омтылуга ирешү, аларда әдәбият-сәнгать материаллары , бигрәк тә язучының тормыш юлы hәм аерым әсәрләре ярдәмендә туган илне сөю hәм башка милләт халыкларына, аларның әдәбиятына, сәнгатенә ихтирам тойгылары тәрбияләү, камилләштерү, баету төп бурычлардан санала.Татар әдәбиятын укыту процессында яшь буында халыклар арасында дуслык тойгылары тәрбияләргә, камилләштерергә ярдәм итә алырлык шактый гына әдәби әсәрләр, сүз осталарының, мәдәният, мәгариф эшлеклеләренең тормыш юлын өйрәнүгә бәйле материаллар үзләштерелә.

Бу курс ярдәмендә татар әдәбиятының башка тугандаш халыклар мәдәниятләре белән үзара бәйләнешен,тәэсир итешүен, йогынты ясашуын тирәнрәк яктыртырга, теге яки бу язучы шәхесенә, халкыбыз, җөмhүриятебез, башкалабыз Казан тарихына h. б. бәйле материаллар ярдәмендә укучыларда туган илгә мәхәббәт, халыклар дуслыгы идеяләрен тәрбияләү, тугандаш халыклар мәдәниятен пропагандалау мөмкинлекләрен яктыртырга омтылу.

Бу курста республикабызда гасырлар буе дус, тату яшәп килүче тугандаш татар, чуваш башкорт, удмурт, мордва халыклары бәйләнеше күрсәтелә.








Бурычлар:


  1. Г.Тукай, Г.Исхакый, М.Фәйзи иҗатлары турында белемнәрен тирәнәйтү.

  2. Әсәр, мәкаләләрне мөстәкыйль укып, аларга үз мөнәсәбәтләрен белдерә алу күнекмәләрен бирү.

  3. Әдәбият теориясеннән төшенчәләрен тагын да тирәнәйтү.




Көтелгән белем нәтиҗәләре:


    1. Г.Тукай, Г.Исхакый, М.Фәйзинең иҗат үзенчәлекләрен күзаллау;

    2. Тугандаш халыклар әдәбияты, мәдәниятенең уртак якларын күрә hәм күрсәтә белү.

    3. Әдәби чыганакларны, әдәби мирасны тарихи үсеш этаплары белән бәйле рәвештә анализлый алу.



Укыту hәм уку алымнары:


Өлешчә эзләнү методы: өйрәнә торган материалның эчтәлегенә туры китереп сорау куярга өйрәнү; булган фактларга таянып, нәтиҗә ясау; әңгәмә; мөстәкыйль эш (төрле чыганаклар белән эшләү);


Белемнәрен бәяләү: әдәби викторина.



















Курсның эчтәлеге


Халыклар дуслыгы – күңелләр хушлыгы.

Татар-чуваш мәдәни бәйләнешләрен өйрәнү мәсьәләләре. Мари мәдәнияте белән бәйләнеш. Удмурт, мордва әдәбиятыннан Һәм мәдәниятеннән файдалану мәсьәләләре.


2

2.

Татарстан, Башкортстан бик якын аралары.

Бер ананың – туган илнең игезәк балалары.

Башкорт халык иҗаты Һәм татар әдәбияты. Татар-башкорт әдәби, мәдәни бәйләнешләр.


2

3.

Г. Тукай.

Башкорт әдәбиятын үстерүдә Г.Тукай керткән өлеш.


1

4.

Г.Исхакый.

Башкорт бәхете “ хикәясе аша.


1

5.


М.Фәйзи.

(“... ул үзенең күпчелек әсәрләрен үзенә илаҺи илҺам биргән Башкортстан, Баймак җирлегендә язган.” Н.Иделбай.)


1

6.

Йомгаклау дәресе.Әдәби викторина.

1


















Әдәбият


1. Бәширов Г. Бүген дә, иртәгә дә. - Әдәби тәнкыйть, публицистика, истәлекләр. –Казан, 1974.

2. А.Кудаш, Г.Тукай Һәм башкорт халык авыз иҗаты. – Совет әдәбияты №4 –1964.

3. Гайнуллин М. Дуслыкта – көч. Публицистик мәкаләләр, әдәби очерклар. – Казан,1973.

4. М.Җәләлиева.Әдәбиятыбызның җырлы чишмәләре. – Казан:”Мәгариф” нәшр., 2001.

5. Закирҗанов.Ә.М.Мәктәптә татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре.-Казан,1997.

6. Закирҗанов.Ә.М.Сыйныфтан тыш уку дәресләре(V-IXcыныфлар).-Казан,2000.

7. Исламов Ф.Ф.Татар әдәбиятын укытканда милләтара бәйләнеш.-Казан,2000.

8. Марджани Ш.Б.Наследие и современность.-Казань,1998.

9. Миннегулов Х.Ю.Татарская литература и восточная классика.-Изд-во КГУ,1993.

10. Михайлова С.Казанский университет и просвещение народов Поволжье и Приуралье.-Изд-во КГУ,1979.























Кушымта


Әдәби викторина сораулары


1. Казан университетында Октябрь революциясенә кадәр тугандаш чуваш, мари, удмурт, мордва халыкларының нинди күренекле уллары hәм кызлары укыган?

(И. Яковлев, Ашалчи Оки, Т. Борисов, В. Васильев, М. Евсевьев …)

2. Татарстан туфрагында туып-үскән нинди мәшһур чуваш мәгърифәтчесен беләсез?

(Илья Яковлев)

3. Революциягә кадәр Казанда чуваш телендә нинди газета чыга ?

(«Хынар» - хәбәр )

  1. Казанда мари телендә «Марла календаре» («Мари календаре») кайсы елларда чыга?

(1907-1913)

5. А. С. Пушкинның «Бахчасарай фонтаны» поэмасы кем тарафыннан тәрҗемә ителеп 1901 нче елда татар телендә Казанда чыга?

(М. Өметбаев)

6. Башкорт, татар халыкларының гореф-гадәтләрен, традицияләрен, психологик үзенчәлекләрен, рухи дөньясын бөтен нечкәлекләре белән ачучы нинди әсәрләрне беләсез?

(«Әйтелмәгән васыять» Ә. Еники, «Җидегән чишмә» Г. Бәширов, «Айлы төннәр» А. Расих, «Без бәләкәй чакларда» М. Әмир …)

7. Башкорт мәктәпләре өчен «Яңа буын» исемле әлифба дәреслеген нинди татар язучысы тудырган?

(Н.Исәнбәт)

8. Башкорт хатын-кыз язучыларыннан кемнәр башкорт халкының аң дәрәҗәсен үстерүдә, азатлык өчен көрәшчеләр тәрбияләүдә Г.Тукайның уңай роле турында язганнар?

(Һ.Дәүләтшина «Ыргыз», З. Бигишева «Кимсетелгәннәр»)

9. «Г. Тукай Башкортстанда» дигән җыентык нинди Башкортстан галиме тарафыннан төзелгән?

(Профессор Суфиан Сафуанов)

10. Бу шигъри юлларны нинди татар шагыйре иҗат иткән?

Дуслык – яшәү матурлыгы,

Дуслык – күңел хушлыгы.

Җанга шифа, тәнгә шифа

Уфа-Казан дуслыгы,

Казан-Уфа дуслыгы. (Ә. Ерикәй)

11. «Г.Тукай һәм Г.Ибраһимов» дигән рәсемне нинди башкорт рәссамы иҗат иткән?

(Мөхәммәт Усманов)

12. Башкорт әдибе Сәйфи Кудаш нинди зур күләмле әсәрләрендә Г.Тукай образын тудырган?

(«Язны каршылаганда», «Хәтердә калган минутлар»).

13. М.Фәйзи 1919-1921 елларда Башкортстанның кайсы авылында китапханә мөдире булып эшли?

(Юлык авылында)

14. М.Фәйзи Юлык, Баймак җирлегендә нинди пьесаларын иҗат итә?

(«Кызыл йолдыз», «Асылъяр», «Адашкан куңел»)

15. «Мирхәйдәр Фәйзи» дигән портретны кем язган?

(башкорт рәссамы Вил Шәрәфетдинов)

16. Нинди әсәрдә башкорт халкының өйләнү, гаилә кору кебек көнкүреш-этнографик мәсьәләләре яктыртыла?

(Г.Исхакый «Башкорт бәхете»)

17. Татар язучыларының 200 дән артык әсәрен чуаш халкы бүгенге көндә туган телендә укый. Сез нинди әсәрләрне беләсез?

(«Намус» Г.Бәширов, «Моабит дәфтәре» М.Җәлил, «Чәчәкләр сөйли белә» Ш.Рәкыйпов , «Тапшырылмаган хатлар» Г.Кутуй …)

18. Чуаш язучысы Мишши Юхманның ялкынлы татар революционерына багышланган нинди әсәре бар?

(«Көнгыш- үлемсезлек кошы» М.Вахитовка)

19. 20нче елларда мари язучысы, тәнкыйтьче, этнограф-галим Янош Ялкайнның кайсы татар шагыйре белән дуслыгы көчәя?

(М. Җәлил)

20. С.Хәкимнең мари дусларына багышланган нинди шигырьләрен беләсез?

(«Мари кызы Улина», «Мари карты Филипп», «Кадерле почмак», «Өч өянке», «Изге күршелек»)


Укучылардан тулы җаваплар алына. Дәресләр әдипләрнең бер-берсенең адресына әйтелгән җылы фикерләре, сүзләре язылган плакатлар,музыкаль язмалар белән баетыла.