Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы. (6 класс)

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


VI сыйныф өчен татар теленнән дәрес.

Тема: Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы.

Максат:

1. Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы турында мәгълүмат бирү.

2. Иҗади фикер эшчәнлеген үстерү.

3. Яңа теманы күнегүләр белән ныгыту.

Дәрескә бурычлар:

-Монологик сөйләм үстерү.

-Укучыларның сүзлек байлыгын арттыру

- Алмашлыклар ярдәмендә “Олылырны хөрмәт итү темасына “диалоглар төзетү.

Җиһазлау: , тест, татар теле дәреслеге.

Дәреснең тибы: яңа белемнәр бирү.

Дәрестә кулланылган методлар: әңгәмә, уен элементлары, төрле биремнәр үтәү, мөстәкыйль эш һ.б.

Принциплар:

1. Дидактик принциплар:

-фәннилек принцибы;

-теория белән практика берлеге;

2. Лингвистик принциплар:

-функциональ принцип;

3. Методик принцип:

-коммуникатив принцип;

Дәрес барышы

I. Башлам.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Барыгызның да кәефләре әйбәтме?

II. Актуальләштерү.

Укытучы. Укучылар әйдәгез иң беренче булып өй эшләрен тикшереп үтик.(Өй эшләре тикшерелеп билгеләр куела)

Укучылар ә хәзер алдагы дәресләрдә алган белемнәрне ныгытып китик. Мин сезгә хәзер карточкалар таратам сез шуларга җавап бирегез. Тестның җавапларын аерым битләргә билгеләп языгыз.

1. Нинди сүз төркеме алмашлык дип атала?

А) мөстәкыйль сүз төркеме;

Ә) исем, сыйфат, сан һәм рәвешне алмаштырып килә торган сүз төркеме;

Б) сөйләмдә еш кулланыла торган сүз төркеме.

2. Алмашлыкларны ничә төркемчәгә бүлеп өйрәнәләр?

А) 5;

Ә) 8;

Б) 7.

  1. Бу җөмләдә алмашлык нәрсәләр белән төрләнгән?

Агачларның кайберләрен күчереп утыртырга туры килде

а) Сан, тартым, килеш;

ә) зат, сан;

б)тартым , килеш;

в) сан, килеш.

4. Күрсәтү алмашлыкларын билгеләгез.

А) үз, һәркем, һәрнәрсә;

Ә) ул, без, мин.

Б) шул, бу, андый.

5. Зат алмашлыкларын билгеләгез.

А) әллә нәрсәне, кемгәдер;

Ә) минем, аның, сезгә;

Б) берничә, беркем, бернәрсә.

Ә хәзер сез үзегезнең белемегезне тикшерә аласыз. Бер хата да булмаса, 5 ле, 1 хатага 4ле, 2 хатага өчле куела. Үзегезгә тиешле билгене куегыз.


III. Яңа теманы аңлату.

Укытучы: Укучылар безнең бүгенге дәреснең темасы: “Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы. .”. Теманы дәфтәрегезгә язып куегыз.

  • Укучылар, ничек уйлыйсыз, алмашлыклар нинди җөмлә кисәкләре була алалар? (Китаптан кагыйдәне карап эшлибез)

Укучы:

  • Беренче җөмләдә – ия

  • Икенче җөмләдә – тәмамлык

  • Өченче җөмләдә – аергыч

  • Дүртенче җөмләдә – хәл

  • Бишенче җөмләдә – хәбәр


Укытучы: Үзләре күрсәткән сүзләр җөмләнең кайсы кисәкләре булса, алмашлыклар да шул ук кисәкләр булып киләләр.

Укытучы:Укучылар хәзер бераз ял итеп алыйк.“Ял минуты”

Дежур укучы берничә күнегү эшләтә

IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Укытучы: Балалар ә хәзер барыгыз да парларга бүленәбез һәм әти -әниләрегезгә сез ничек булышасыз яки олыларга нинди ярдәмнәр күрсәтәсез шуның буенча алмашлыкларны төрле җәмлә кисәкләре буларак кулланып җөмләләр төзибез.(Укучылар җавабы тыңланыла)

Укытучы: Укучылар молодцы,булдырдыгыз! Без бу диалогларыгыздан чыгып нинди нәтиҗә ясый алабыз инде?

Укучы: Без әти-әниләргә Һәрвакыт ярдәм итәргә,яратырга,хөрмәт итәргә тиеш.Әбиләргә бабайларга ярдәм кулы сузарга,аларны онытмаска тиешбез.

Укытучы:Әйе,укучылар бик дөрес уйлысыз! Әти-әнине тыңларга,алар кушкан барлык эшләрне дә эшләргә,олы апаларга ,абыйларга ярдәм итәргә тиешбез!

Укучылар 188 күнегүне карыйк әле.

188 күнегүне (Укыгыз ,алмашлыкларга үрнәктәгечә морфологик анализ ясагыз.

Кая- сорау алмашлыгы,берлек сан,тартым белән төрләнмәгән ,юнәлеш килеше,җөмләдә хәл,тамыр сүз.

Кем- сорау алмашлыгы ,берлек сан ,тартым белән төрләнмәгән ,баш килеш,җөмләдә ия,тамыр сүз.

Шул- күрсәтү алмашлыгы ,берлек сан,тартым белән төрләнмәгән ,баш килештә,җөмләдә ия ,тамыр сүз .

Кемнең- сорау алмашлыгы, III- зат ,тартым белән төрләнгән,иялек килешендә,җөмләдә тәмамлык,тамыр сүз.

Шуның- күрсәтү алмашлыгы ,III-зат ,берлек сан ,тартым белән төрләнгән ,иялек килешендә,җөмләдә тәмамлык ,тамыр сүз.

Үз- билгеләү алмашлыгы ,берлек сан,тартым белән төрләнмәгән,җөмләдә аергыч ,тамыр сүз.

Ни-сорау алмашлыгы,берлек сан,тартым белән төрләнмәгән,баш килештә,җөмләдә ия ,тамыр сүз.

Шул-күрсәтү алмашлыгы ,берлек сан,тартым белән төрләнмәгән ,баш килештә,җөмләдә ия ,тамыр сүз .

Ни-сорау алмашлыгы,берлек сан,тартым белән төрләнмәгән,баш килештә,җөмләдә ия ,тамыр сүз.

Кайда- сорау алмашлыгы,берлек санда,тартым белән төрләнмәгән ,урын вакыт килешендә,җөмләдә хәл ,тамыр сүз.

Шунда- күрсәтү алмашлыгы,берлек сан ,тартым белән төрләнмәгән,урын вакыт килешендә,җөмләдә хәл,тамыр сүз.

V. Йомгаклау.

Укытучы:Димәк, алмашлыклар нинди җөмлә кисәкләре булып килә алалар?

Укучы: ия, тәмамлык,аергыч, хәл,хәбәр булып киләләр.

Укытучы:Укучылар без бүген сезнең белән нинди файдалы әйберләр алдык бүгенге дәрестән?

Укучы:без бүген алмашлыкларныд нинди җөмлә кисәкләре булып килүен белдек һәм олылырны хөрмәт итәргә,әти әнине тыңларга,әйбәт булырга икәненә төшендек.

Укытучы:Бик яхшы укучылар.Дәрестә катнашучыларга тиешле билгеләр куелыр.Өй эше итеп алмашлыкларның төрле җөмлә кисәкләре буларак килүенә икешәр мисал язып килергә.Сау булыгыз!Чыгарга мөмкин.