Внеклассное мероприятие по татарской литературе Образ матери в литературе

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Татар әдәбиятында ана образы”

1. а.б. Хәерле көн, безнең кадерле кунакларыбыз. Күптән түгел без март аенда әниләр, хатын-кызлар, картәниләр бәйрәмен билгеләп үттек. Һәм без шушы кичәбездә татар әдәбиятындагы, шигырьләрдәге һәм әсәрләрдәге ана образына җылы карашны күрсәтергә телибез.

Балалар:

Газиз әнкәй!

Иң сөйкемле күзләр - әниемнеке,

Йомшак, җылы куллар - әниемнеке,

Иң-иң татлы сүзләр - әниемнеке,

Җан изрәткән җырлар - әниемнеке. (кыз исеме)

Синсез дөнья күрмәс идек,

Синсез берни белмәс идек,

Синсез берни кылмас идек,

Синсез кеше булмас идек.

1 бала:

Бүген әниләр бәйрәме

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген

Гөлләр шуңа шатлана.

Җыр “Әниләр бәйрәме”

Кояш көлә, мин елмаям,

8нче март бүген

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

Кушымта: (2)

Кайсын юам, кайсын җыям,

Чиста булсын, ак булсын.

Әниләрнең күңеледәй

Бөтен нәрсә пакъ булсын.

Кушымта: (2)

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! – диеп,

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнен

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын.

2.а.б.: Әни! Күпме наз, күпме җылылык бар бу сүздә. Әниләр безгә тормыш бүләк иткән, йомшак кулларында тирбәтеп, бишек җырлары көйләп үстергәннәр, кулларыбыздан тотып тәпи өйрәткәннәр, телебез дә “әннә” дип ачылган.

2 бала:

Йөрәк җылың белән,

Бишек җырың белән

Күңел кылларымны чирткәнсең.

Рәхмәт, әнкәй, сиңа

Сабый чакларымнан

Бу дөньяга гашыйк иткәнсең

2 а.б.: сезнең алдыгызда “Курчаклар биюе” (“Әлли-бәлли” җыры)

1 а.б.: Әниләребез безне һәркөнне хәерле юл теләп мәктәпкә озаталар һәм тәмле ашлама, ягымлы йөзләре белән каршы алалар. Сезнең алдыгызда 8нче сыйныф укучысы “Ана догалары” шигыре белән чыгыш ясый.

Февраль җиле тәрәзәгә

Буранын бурап сылый

Коръян моңына изрәп,

Бишектә сабый йоклый.

Ана догаларын укый,

Кушып йөрәк сагышын.

Нарасыена юрыйдыр

Пәйгамбәрләр язмышын.

Бәләкәч Җәлил бишектә

Йоклый тәмле төш күреп.

Коръян моңы болытларны

Худы җилгә җиктереп.

Уянды Җәлил, елмайды,

Кояшны көнләштереп.

Килде җиргә-китәр өчен

Мәңгелек яз китереп.

1.а.б.: Ә хәзер сезнең алдыгызда 5нче сыйныф укучылары Абдулла Алишның “Чуар тавык” әкиятеннән өзек күрсәтеп китәләр.

Автор: Өч атна дигәндә, йомырткалар борынладылар, берәм-берәм чебешләр чыга башладылар. Җамал әби чыккан берсен җылы бүреккә җыя барды/килегез бәләкәчләр, килегез. Бергә булсагыз җылырак булыр/бу чебешләр һич тә элеккегеләр кебек түгелләр, бик тереләр/.

Ике көн үткәч, чебешләр һәм бәбкәләр бары да чыгып беткәч:/мин куйган максатыма ирештем чебешләрне Чуар тавыкка тапшырдым/

Гата да чебешләрне Җамал әби төсле үк сөйде. Аларның язмышы өчен көйде. Дошманнардан яклады, я су эчертте, я ярма сипте. Килегез бәләкәчләр, ашагыз ач йөрмәгез.

Ишегалдын бер итеп чуар тавык, үзе чебешләре тирәли йөри чабып.

Чебешләре:”пи-пи-пи, әни, бир ипи!”

Автор: Әниләре чакыргач, йөгерешеп килделәр, җим эзләделәр, нәни тәпиләре белән тибенделәр, ямь-яшел чирәмлеккә сибелделәр.

Кинәт ала каргамы, кара каргамы күренде. әйтерсең ул берәр чебешне эләктерергә тырышты. Кыт-кыт-кыт, бирмим балаларымны, бирмим, бар кит, бар кит.

Кайсы кая качып беттеләр. Кайсылары әниләре канаты астына кереп киттеләр.

Ләкин карга тиз югалды, чөнки чуар тавык та сизенеп калды, җитмәсә, Гата да кузгалды. Тиз генә кулына таш алды, һавага җибәрде, ташы әз генә каргага тимәде.

Яктылык сүнә, әзәя караңгылык үзенең канатын җәя. Чебешләре дә чәрелдиләр:

Чебешләр: Йоклыйсыбыз килә, әни, йоклыйбыз!

Автор: Чуар тавыкның канат астына тулалар, күзләрен йомалар, татлы йокыга чумалар.

4 бала:

Син әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

2.а.б.: Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет. Аны ярату гына җитми, аның сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә йөрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк. Каршыгызда 5нче сыйныф укучысы үзенең әнисе турында язып киткән иншасын сөйләп китә.

2.а.б.: Рәхмәт Эльвинага бик матур иншасы өчен. Әйе, ана – ул дөньяда иң бөек кеше. Бик күп күренекле шәхесләрне, галимнәрне, укытучыларны, табибларны ана тудырган. Ана баланы 9 ай буе үзенең карынында күтәреп йөртә, тудыра, ул аңа үзенең күкрәк сөтен имезеп, төн йокылары калдырып үстерә. Шушы әниләр һәм балалар арасындагы җылы сыйфатларны күрсәтер өчен сезгә 8нче сыйныф укучылары Ә.Еникиның “Матурлык” әсәреннән өзек күрсәтеп китәләр.

1.а.б.:Бик күп язучыларыбыз үзләренең әсәрләрендә ана образын чагылдыралар. Мәсәлән, Ә.Еникиның “Әйтелмәгән васыятъ”, Туфан миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр”, М.Җәлилнең “Әниләр бәйрәме” һ.б. язучыларның әсәрләре.

Гомүмән, татар хатын-кызы бик батыр, уңган, чиста, пөхтә, сабыр булып кала белгән. Шуның өчендер, Ана – татар поэзиясендә идеал образ.

2 а.б.: Әни күзләре шундый молаем, ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның асылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез. Йомшак куллары сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Бары әнкәй йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Сезнең алдыгызда 8нче сыйныф укучысы “Рәхмәт, әнкәй” шигыре белән чыгыш ясый.

Укучы:

Кояш төсле, җылы нур сибүче,

Яктыртучы минем күгемне

Син генә бит, әнкәй бердәнберем,

Җылытучы минем күңелне.

Кайда гына булмыйм, синең сүзләр

Яңгырыйлар колак төбендә

Мин аларга һәрчак тугры булдым,

Һәм онытмам, әнкәй, бүген дә.

Рәхмәт, әнкәй, миңа канат биреп,

Җиңеләйттең авыр юлларны.

Зур ихтирам белән башны иеп,

Назлап үбәм синең кулларны.

Бергә чыгып шигырь сөйлиләр, җыр җырлыйлар.

1 а.б.: Менә шуның белән безнең бүгенге кичәбез тәмам. Рәхмәт безне зурлап килгән өчен. Әйдәгез бергә “Туган тел” җырын җырлап, кичәбезне тәмамлыйк.

6