Технологик карта
Предмет: татар теле
Сыйныф:5
Тема: Фразеологик әйтелмәләр.
Максат: 1) белем бирү: фразеологик әйтелмәләр турында төшенчә бирү; ирекле һәм тотрыклы сүзтезмәләр арасындагы аерманы билгеләү; татар һәм рус теле грамматикасын чагыштырырга өйрәтү;
2) күнекмәләр булдыру: фразеологизмнарны сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллана белү күнекмәсе формалаштыру;
3) тәрбия бирү: укучыларда дөрес сөйләм һәм әхлаклылык тәрбияләү; бердәм эшләү күнекмәләрен үстерү
Фразеологик әйтелмәләр темасына кагылышлы аңлатма. -Үзара тыгыз бәйләнешле ике яки берничә сүздән торган һәм бер үк мәгънәне аңлаткан күчерелмә мәгънәле тотрыклы сүзләр тезмәсе фразеологик әйтелмә дип аталуы.
-Бер мәгънәне аңлатулары һәм бер җөмлә кисәге булулары.
-Фразеологизмнарны тәрҗемә итү үзенчәлегенә белешмә бирү.
Әңгәмәгә керү, тыңлау
Ш – шәхси
Р – уку мәсьәләсенкую, планлаштыру, алдагы уку материалына кызыксыну уяту.
К – тыңлый белү.
Т.Б. – модельләштерү, адымлы гамәләр куллану
Ныгыту (15 мин)
Яңа материалны үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыльлекккә ирешү, сораулар бирү, эшләрен тикшерү.
Сүзтезмә һәм фразеологик әйтелмә арасындагы аерманы билгеләү.
Физкультминут.
Бер уңга, бер сулга,
Әйләнәбез урында.
Бер алга, бер артка,
Атлап торыйк урында.
Утырыйк чүгәләп,
Ял итик бергәләп.
Бераз гына ял итик тә,
Аннан соң эшләп китик
-89,90 нчы күнегүләр(телдән)
-91 нче күнегү(язмача)
-Бирелгән фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен бер сүз белән язарга:
эт белән мәче шикелле; араларыннан су да үтми; акыллы баш; борын салындыру; куллары алтын; энә төшәр урын юк.
Әңгәмәгә керү, яңа теманы аңлап куллана белүгә ирешү, яңа үзләштергән белемнәрне кулланып биремнәрне эшләү
Ш – шәхси
Р – прогноз кую, коррекция, контроль, алдагы уку материалларына кызыксыну уяту
К – тыңлый белү,әңгәмә кору, хезмәттәшлек итү
Т.Б. – модельләштерү, уку мәсьәләсенчишү
Йомгаклау (5 мин.)
Нәтиҗәләр ясау, алдагы дәрескә юнәлеш бирү, бәяләү.
Фразеологик әйтелмәләр:
Ике яки берничә сүздән торган сүзтезмә;
Бер мәгънә булалар;
Бер сүз белән алыштырып була; Телдә үзгәрешсез яшиләр; Күчерелмә мәгънәдә генә кулланылалар.
Сорауларга җавап бирә, нәтиҗә ясау, үзбәяләү
Ш – шәхси
Р – бәяләү, коррекция, алдагы уку материалларына кызыксыну уяту
К – әңгәмә тыңлау, бер-береңне хөрмәт итү
Т.Б. – уку мәсьәләсенчишү
Өй эшен бирү
Өй эшен бирү, аңлату.
-кагыйдәне ятларга.
-Фразеологизмнар кулланып, 6 җөмлә уйлап язарга, мәгънәләрен аңлатырга.
Тыңлау, аңлау, укытучыга сораулар бирү
Ш – шәхси
Р – алдагы уку материалына кызыксыну уяты
К – сораулар бирү, тыңлый белү