Рабочая программа по татарскому языку 2 класс

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


2015-16 нчы уку елында 2В классы өчен әдәби уку дәресләрен календарь-тематик планлаштыру

Укытучы: Р.И.Гәрәева

Укыту планы буенча 68 сәгать.

Атнага 2 сәгать .

Елга 68 сәгать

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;

  2. Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы «Азнакай шәһәре 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең 2015- 2016 нчы уку елына төзелгән укыту планына;

  3. Татар телендә урта башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә әдәби уку” предметын укыту программасына (татар балалары өчен) (1-4нче сыйныфлар). Казан, 2011 нче ел. Программа авторлары: Г..М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,Ә.Г.Мөхәммәтҗанова,Ф.Ф.Хәсәнова.

  4. Дәреслеккә: Г..М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,Ә.Г.Мөхәммәтҗанова,Ф.Ф.Хәсәнова. Әдәби уку.1-2 кисәк. Казан ”Мәгариф - Вакыт”нәшрияты,2012

Г..М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,Ә.Г.Мөхәммәтҗанова,Ф.Ф.Хәсәнова.Әдәби уку.Дәреслек-хрестоматия. Казан ”Мәгариф - Вакыт” нәшрияты,2012



Өстәмә әдәбият:

1. Вагыйзов С. Г. “Кызыклы грамматика” Казан: “Мәгариф” - 2002.

2. Минһаҗева Л. И. “Балалар фольклоры” Казан: “Хәтер” - 2009.

3. Нәкый Исәнбәт “Татар халык табышмаклары” Яр Чаллы: “Идел-йорт” - 2002.

4. Нәкый Исәнбәт “Татар халык мәкальләре” Яр Чаллы: “Идел-йорт” - 2003.




Аңлатма язуы.



Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль);

2. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгы (Приказ №373);

Дәреслекләр: Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я, Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. Әдәби уку. 2 сыйныф. Дәреслек. 1-2 нче кисәк— К, Мәгариф/Вакыт, 2012

Перспектив башлангыч мәктәп” системасының иң мөһим үзенчәлеге мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш». Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.

Әдәби уку – башлангыч мәктәптә төп предметларның берсе. Бу фән аша кече яшьтәге мәктәп баласына һәрьяклы белем бирелә. Укучының аңы дөньяны дөрес кузаллый алырлык сизгер була (әдәби әсәрләрне генә түгел, безне чолгап алган тирәлекне - кешеләр һәм табигать дөньясын да) Бары тик югары аң тәрбияләп кенә әйләнә-тирәлекне дөрес күзалларга мөмкин.

Төп идеяләр берничә, һәм бу идеяләрне тормышка ашырмыйча максатка ирешергә мөмкин түгел.

Беренче идея. Уйдырмалар(мифлар), халык авыз иҗаты, авторлар әсәрләренең бәйләнеше турында дөрес кузаллау булдырырга кирәк. Халык авыз иҗаты белән танышу язучылар әсәрләре белән таныштыруның алшарты булып тора. Аларны өйрәнү автор әсәрләрен уку белән параллель алып барыла.

Икенче идея. Әдәбият дәресләрендә ашыкмыйча гына әдәби образ төшенчәсе кертә барырга кирәк, (әдәби образ термины,билгеле, кулланылмый) Кече яшьтәге мәктәп баласын үзе аңларлык әдәби алымнар: чагыштыру,капма-каршы кую һ.б. таныштырырга кирәк.

Өченче идея. Кече яшьтәге мәктәп баласын башта халык авыз иҗаты жанрларын,ә соңыннан әдәби жанрларны аера белергә өйрәтергә кирәк. Шулай ук һәр жанрның шартлы чикләрен билгели белергә өйрәтү дә таләп ителә.

Дүртенче идея. Кече яшьтәге мәктәп баласын шигъри әсәрләрне яратырга һәм аларны укып ләззәтләнә белергә өйрәтергә кирәк. Ә башлангыч сыйныфларда боларны өйрәтә алмасак, сәнгатьнең бер төре буларак поэзия күп кенә укучылар өчен аңлаешсыз булып калачак.

Әдәби уку” укыту-методик комплектыны үзенчәлекле яклары:

Укыту-методик комплектының төп үзенчәлекләренең берсе булып, әдәби әсәрләрнең әхлакый-эмоциональ мәгънәләрен ачыклау максатыннан чыгып, сюжет элементларын төрле төсләр белән билгеләү, аерым өлешләрен күрсәтү санала.(Мәсәлән, Г. Тукайның «Кәҗә белән Сарык әкияте»ндә чылбыр буенча уку мәгънәви кисәкләргә бүлеп бирелә: текст кырыенда сары һәм зәңгәр төсләр.)

Ә текст үзе кызыл сызыклар белән бүлекләргә аерылды.Балаларда рольләргә бүлеп уку күнекмәсе камилләштерү максатыннан, туры сөйләм сары һәм зәңгәр сызыклар белән әйләндереп алынды, текст эчендә бала игътибар итәргә тиешле сүзләр кара хәрефләр белән күрсәтелде. Аерым әсәрләрдә(мәсәлән: «Ник соң әле итек җитмәде?») кабатлаулар зәңгәр төс белән бирелде. Мөстәкыйль эш дәфтәрендә дә балалар ике төрле карандаш белән эшлиләр. Күбесенчә — сары төс, уңай эмоцияләрне, ә зәңгәр төс курку, борчылу һ. б. ны белдерә.Кайбер очракта баланың үзенә сайлап буяу мөмкинлеге бирелә.

Бер үк текст өстендә төсләр белән дә, төрле тамгалар белән дә эш оештыру планлаштырылды.

Әдәби уку дәресләренең төп максаты - уку елы дәвамында балада дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып эстетик ләззәт алырга өйрәтү.

Бурычлары:

Әдәби уку-укыту методик комплекты «Перспектив башлангыч мәктәп» концециясенә нигезләнә һәм түбәндә күрсәтелгән гомум дидактик бурычларны чишүгә юнәлтелә:укучы үзенә кирәкле информацияне «Эчтәлек» битенә карап таба белергә; исеме буенча текстның эчтәлеген күзалларга;күзәтү эшчәнлеген формалаштырырга; әдәби һәм сәнгать әсәрләреннән аерым детальләрне табып, барлык ваклыклары
белән сөйләп бирергә; аерым детальләргә нигезләнеп, таралган төрле мәгълүматларны берләштереп, бербөтен картина тудырырып гомумиләштерергә; «акыллы өлкәннәр» белән хат аша аралашу ихтыяҗы формалаштырырга өйрәнергә тиеш була.

Бала яшенә туры килә торган теоретик бурычлар:

Хайваннар турындагы әкият үзенчәлекләре белән таныштыру: татар халык әкиятләренең, бер яктан, башка халыкларның хайваннар турындагы әкиятләренә охшаш булуы (төп геройлары — хайваннар, еш кына бер үк төрле мөнәсәбәтләргә керәләр); икенче яктан, бер-берсеннән аерылалар (төп геройлар башка төрле хайваннар, бер-берсе белән мөнәсәбәтләре бөтенләй башка төрле); хайваннар турындагы автор әкиятләренең еш кына халык әкиятләренә нигезләнүе (башлангыч сыйныфларда әле автор әкиятләренә нигезләнүе термин буларак әйтелми); халык әкиятләрендә аерым хайваннарның патшалык итүе (баш булуы); хайваннар турындагы әкият героеның һәрвакыт көчсезләрне яклаучы гына түгел, еш кына хәйләкәр, тиктормас, көлкегә калучы икәнлеге турында төшенчә бирү.Тылсымлы әкиятләрнең кайбер үзенчәлекләре белән таныштыру (маҗаралы хәлләрнең, тылсымлы предметлар яки ярдәмчеләрнең булуы, әкияттә кабатлауларның булуы).

Әхлакый бурычлар:

Күзәтүчәнлек, хыяллана белүчәнлек, дуслар белән аралашу, ярата һәм яратыла белүнең байлык һәм рухи кыйммәт икәнлеге турында күзаллау булдыру.

Эстетик бурычлар:

Матурлык — ул сине чолгап алган тирәлек, бары тик аны күрә белергә генә кирәклеге турында төшенчә бирү.
Сөйләм телен үстерү бурычлары:

Текстта ориентлаша белергә өйрәтү: бүлекләрне өлешләргә бүлү, кирәкле урынны табып укып күрсәтү, хисләр белән белдерелгән өзекнең эчтәлеген ачыклау; әдәби әсәрләргә бәя биргәндә һәм сәнгать әсәрләрен караганда, предметка «синең карашың һәм бәяң — синең әсәрне аңлау идеяң» икәнлеген җайлап төшендерү.

Дәреслек һәм дәреслек-хрестоматия структурасы һәм идея эчтәлеге буенча бер-берсенә бәйләнеп килә. Мәсәлән,дәреслекнең «Белдекле Керпедә кунакта», «Белмәмештә кунакта», «Укымышлы Ябалак янында», «Аю өнендә», «Күрү ноктасы», «Шагыйрь өчен табигать — серле һәм җанлы дөнья», «Кызык һәм көлкеле хәлләр» бүлекләренә дәреслек-хрестоматиянең «Хайваннар турындагы һәм тылсымлы әкиятләр»,«Фантазия һәм ялган», «Чын һәм ялган байлык турында», «Күрү ноктасы», «Табигатьтә һәрнәрсә матур», «Көлкеле хәлләр сере» бүлекләре туры килә.

Әдәби уку курсының төп этик бурычлары:

Әхлак, экология, ватанпәрвәрлык мәсьәләләре дәреслектә турыдан-туры үгет – нәсихәт бирү, махсус кертү юлы белән хәл ителми, ә бәлки баланың табигать, тормыш-көнкүреш һәм яшәү тәҗрибәсенә нигезләнеп хәл ителә. Әдәби уку курсында яхшы булырга, комсызланмаска, көйсезләнмәскә, ялкауланмаска, әләкләшмәскә, өлкәннәргә һәрвакыт булышырга, яхшы укырга дигән төшенчәләр турыдан-туры бирелми, ә бәлки әдәби әсәрләр укып, кирәклене эзләп табып,чагыштырып тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, бала үзе нәтиҗә ясый. Укучы беренчел билгеләргә генә карап ашыгыч нәтиҗә ясамаска, дөньяның бик катлаулы икәнлеген аңларга өйрәнә. Туган илгә мәхәббәт, Ватан алдында җаваплылык хисләре коры сүзләр аша гына бирелми. Туган як табигатенә соклану, халыкның үткән тарихы белән горурлану, Ватанның тарихи һәйкәлләренә хөрмәт,туган телнең бихисап мөмкинлекләренә гаҗәпләнү, тарихи шәхесләргә тиңләшергә теләү хисләре аша күрсәтү.

Укыту процессының төп характеристикасы:

1.Эш формалары: сыйныф белән, төркемләп, индивидуаль, парлап, фронталь, дифференциаль.

2.Укыту методлары: сөйләү, күрсәтмәлелек, практик, эзләнү, проблемалы, мөстәкыйль эш, стимуллаштыру, тикшерү.

Башка предметлар белән бәйләнеше: программа әйләнә-тирә дөнья, татар теле, тарих фәннәре белән һәм халык авыз иҗаты, туган як төбәге белән бәйләнештә төзелгән.

Түбәндәге нәтиҗәләр көтелә:

Икенче сыйныфта баланың китап укучы буларак тәҗрибәсе үстерелә. Текстның мәгънәсен аңлап йөгерек уку техникасы камилләшә. Кече яшьтәге мәктәп балалары язучылар әсәрләрендә кулланылган халык авыз иҗаты: әкиятләр, санамышлар, тизәйткечләр, эндәшләр, бишек җырларының сюжет- композиция үзенчәлекләрен аера беләләр инде .2нче сыйныфта җәнлекләр турындагы әкиятләр белән бергә тылсымлы әкиятләр өстендә дә эш алып барыла. Шигъри әсәрләр белән бер үк вакытта хикәяләр белән дә таныштырыла. Укучыларның чәчмә һәм шигъри әсәрләрнең сәнгатьлелеге турындагы белемнәре киңәя: укучылар әсәрнең исемен,геройларның үз-үзләрен тотышын, эш- гамәлләрен,портретларын,исемнәрен,сөйләмнәрен анализларга өйрәнәләр. Сынлы сәнгать әсәрләре һәм әдәби әсәрләр чагыштырып өйрәнелә.

Икенче сыйныфны тәмамлаган вакытта балалар әдәбиятның образлылыгын белергә тиешләр, әдәби әсәрләрне, сынлы сәнгать белән чагыштырып алар арасындагы уртак матурлыкны бербөтен итеп аңлый белергә, күбрәк уку ихтыяҗы булдырырга кирәк .


Укучыларның белемнәрен бәяләүнең системасы:

Дәресләрдә укучы сөйләмә телне куллана. Укучының белемен бәяләүнең тулы бер системасы бар: телдән җавап бирү,тест, мөстәкыйль эш, практик эш, сәнгатьле уку. 2 нче сыйныфта иң кулае булып телдән җавап бирү,сәнгатьле уку тора. Укучының белемнәре биш баллы система буенча бәяләнә: “5” – бик яхшы; “4” – яхшы; “3” – канәгатьләнерлек; “2” – начар; “1” – бик начар. Бу билгеләр дәрескә, чиреккә, еллыкка куела.



























Укыту-тематик план


Кызык һәм көлкеле хәлләр

6


Барысы

68



Укыту курсының эчтәлеге


1. Белдекле Керпедә кунакта (15 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Хайваннар турында әкиятләр. Әкиятләр турында гомуми күзаллау булдыру. Татар халык әкиятләрендәге төп герой белән башка халыклар әкиятләрендәге төп герой арасындагы охшаш һәм аермалы яклар. Геройларның характеры. Россия халыклары әкиятләре.

Тылсымлы әкиятләр. Җирдәге һәм тылсымлы дөньяны чагыштыру. Тылсымлы предметлар (эченнән гаскәр чыга торган таяк, төрле ашамлыклар тулы тырыс, хәзинәсе бер дә кимеми торган сумка, кеше күзенә күрсәтми торган бүрек,җилән, зур атлата торган итек, дошманны кырып сала торган кылыч Һ.6.), герой куллана торган тылсымлы әйберләр: тарак,көзге, кайрак, балдак. Тылсымлы булышчылар (җәнлекләр: әтәч, бүре, аю, куян, шулай ук убырлы карчык Һ.6.), тылсымлы төсләр (ак һәм кара). Борынгы дөньяның тылсымлы әкиятләрдә чагылышы (табигать көчләре, кешеләрнең хайваннарга, үсемлекләргә әверелүе).

Тылсымлы әкиятләрнең төзелеше (вакыйгаларның чылбыр рәвешендә баруы, кабатланулар, билгеле бер ритм, әкиятне истә калдыру).

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, эчтәлек сөйләү, төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Дәреслекнең төзелешен белергә,әкиятләрнең автор һәм халык әкиятләренә бүленешен аерырга,эчтәлек битендә ориентлаша алырга, халык һәм автор әкиятләрен аерырга, иллюстрацияләр аша әкиятләрне танырга,әкиятләрне мәгънәви кисәкләргә бүлә белергә,кыен хәлләргә калганда авырлыкларны җиңә белергә, әкиятләрнең үзенчәлекләрен мөст.рәв. күрә белергә ,укыган әкиятләр арасыннан тылсымлыларын аера белергә,җәнлекләр турындагы татар халык әкиятләрен башка халык әкиятләре белән чагыштырып үзенчәлекле якларын таба белергә,автор әкиятләре белән борынгы әкиятләрне аера белергә.

Милли төбәк компоненты: Татар халык авыз иҗаты белән танышу


2. Белмәмештә кунакта(4 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Шигъри формада язылган әсәрләр(Р. Вәлиева, Ф. Яруллин, Җ. Дәрзаман ,Йолдыз) . Йолдыз “Белмим” Р.Вәлиева “Замана баласы” Ф.Яруллин “Эшнең аның берние юк” Җ.Дәрзаман “Солдат булдым”.

Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы —шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуга инандыру. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет. Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру, контраст,җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп,
тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү,түбәнәйтү).

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, эчтәлек сөйләү, төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр: Әкиятләрнең тәрбия бирү өлкәсендәге мөһим ролен аңларга,кабатлану алымын таба белергә,мәзәк маҗара белән әкиятләрнең охшашлыгын күрә белергә, әкиятләрнең тәрбия бирү өлкәсендәге мөһим ролен аңларга, табигатьнең бербөтен булуын, аны сакларга кирәклеген белергә, үз эшләрен анализлый белергә,күзәтүчән, иг-лы була белергә,татар халкы белән япон халкы арасындагы уртак якларны күрә белергә,рәсем һәм шиг-т арасындагы бердәмлекне күрсәтә белергә, хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә ,үзеңдәге тискәре сыйфатларны бетерергә кирәклеген аңларга.

Милли төбәк компоненты: Татар язучылары иҗаты белән танышу.

3. Укымышлы Ябалак янында (4 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Г.Тукай ,Н.АхуноваА., Р Вәлиева,Р.Файзуллин, Э. Шәрифуллина әсәрләре; Г.Тукай ”Буран”; кыска шигырьләр; Н.Ахунова “Хоккулар”; Э.Шәрифуллина “Алтын балык”

Җанр үзенчәлекләре: сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы; әхлакый проблемаларның актуальлеге; уйдырмалар. Хикәянең төп мәгънәсе. Хикәя исеменең эчтәлеккә туры килүе. Хикәя геройлары, аларның портретлары һәм характерларының сөйләмнәре, башкарган гамәлләре аша чагылышы. Авторның үз героена мөнәсәбәте.

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр: күзәтүчән, игътибарлы була белергә,үзеңдәге тискәре сыйфатларны аңлау һәм бетерү өстендә эшләргә,хезмәтнең кеше тормышындагы ролен ачыкларга,күзәтүләр аша гомумиләштерергә,әсәрләрдән тиешле урыннарны таба белергә, хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә ,хыял белән үзең теләгән дөньяны бәйли белергә.


Милли төбәк компоненты: Татар язучылары иҗаты белән танышу.


4. Аю өнендә (8 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Л. Лерон,И.Туктар,Р.Миңнуллин әсәрләрен уку.

Л.Лерон “И ямьле дә соң дөнья!”

И.Туктар “Урман букеты”.

Р.Миңнуллин “Чыршы әйләнәсендә”.

Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы —шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуга инандыру. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет. Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру, контраст,җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп,
тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү,түбәнәйтү).

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Кеше һәм табигать бергәлеген, дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзалларга,әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы —шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуга инандырырга. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитетларны аерырга, автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлыкны,чагыштыру, контраст,җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белергә, аңлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерүергә(темп,тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү,түбәнәйтү).

Милли төбәк компоненты: Татар язучылары иҗаты белән танышу.


5. Күрү ноктасы (17 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Р.Харис,Ш.Галиев,Ф.Садриев,Р.Миңнуллин, Р.Сарби,Г.Юнысова,Г.Гыйльманов,Н.Арсланов,

М.Әгъләмов,М.Шабаев,Н.Мадьяров,З.Минһаҗева,Г.Шаһи,Ф.Зыятдинов,Р.Файзуллин, Г.Тукай,Р.Хафизова,Җ.Дәрзаман,Б.Рәхмәт,Р.Корбан,ЛЛерон,Ә.Моталлапов, Г.Афзал,Р.Валиева әсәрләрен уку.

Үзбәя бирә белү,табигатьне җанлы итеп күрә белү ,табигатьнең кабатланмас кыйммәтен аңлый белү,дөньяга шигъри караш белән объектив караш арасындагы аерманы аера белү. гади генә предметлардан да тылсым күрә белү ,бер тамчы суда да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген аңлау, бинокль аша да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген белү,матурлыкны “Күңел күзе” белән күрә белү ,күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү,төрле ситуациядән чыгу өчен оптимистик карарлар кабул итү,тема һәм фикер уртаклыгын таба белү ,авторның төп фикерен аңлый белү.

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда.

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

«Эчтәлек» кә карап кирәкле әсәрне китаптан таба белергә, өй, мәктәп китапханәләреннән файдаланырга, фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләргә.

Пейзаж, натюрморт, портрет жанрларын гамәли рәвештә таба белергә. хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә ,хыял белән үзең теләгән дөньяны бәйли белергә. Үзбәя бирә белергә,табигатьне җанлы итеп күрә белергә,табигатьнең кабатланмас кыйммәтен аңлый белергә,дөньяга шигъри караш белән объектив караш арасындагы аерманы аера белергә. гади генә предметлардан да тылсым күрә белергә ,бер тамчы суда да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген аңларга, бинокль аша да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген белергә,матурлыкны “Күңел күзе” белән күрә белүергә,күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белергә,төрле ситуациядән чыгу өчен оптимистик карарлар кабул итә белергә,тема һәм фикер уртаклыгын таба белергә ,авторның төп фикерен аңлый белергә.

Милли төбәк компоненты: Татар язучылары иҗаты белән танышу.


6. Балалар газета-журналлары(4 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Газета-журналларның ни өчен вакытлы матбугат дип аталуын,яңалык белән гайбәт арасындагы аерманы аера белү. Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру (интонация,тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп, чират буенча уку.Укылган әсәргә анализ ясау. Татар телендә чыга торган балалар журналларын белү. журналларда һәм газеталарда ориентлаша белү.

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштырырга(интонация,тон, темп саклап кычкырып уку),автор бирергә теләгән картинаны күзалларга, эчтән укый белергә күнегергә, чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп, чират буенча укырга,укылган әсәргә анализ ясый белергә,татар телендә чыга торган балалар журналларын белергә. журналларда һәм газеталарда ориентлаша белергә.

Милли төбәк компоненты: Балалар газета-журналлары белән танышу.

7. Шагыйрь өчен табигать-серле һәм җанлы дөнья(4 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Г.Морат, Г.Хәсәнов, Ә.Еники, Р.Мингалим, Йолдыз, Ф.Сафин, М.Фәйзуллина, Р.Газизов, С.Урайский, Л.Лерон, М.Галиев,М.Шабаев, Э.Шәрифуллина, Г.Мөхәммәтшин,Р.Вәлиева, Р.Корбан әсәрләре.

Әсәрләрне анализлый белү, рәссамнарның матурлыкны буяулар белән бирү үзенчәлекәрен белү,картиналардагы матурлыкны күрә белү, табигатьнең матурлыгын күрә белү.

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Әсәрләрне анализлый белергә, рәссамнарның матурлыкны буяулар белән бирү үзенчәлекәрен белергә,картиналардагы матурлыкны күрә белергә, табигатьнең матурлыгын күрә белергә.

Милли төбәк компоненты: Татар язучылары иҗаты белән танышу.

8. Кызык һәм көлкеле хәлләр(6 сәгать)

Бүлекнең төп эчтәлеге:

Л.Лерон,М.Галиев,М.Шабаев,Э.Шәрифуллина,Г.Мөхәммәтшин,Р.Вәлиева,Р.Корбан,Йолдыз әсәрләре.

Капма-каршылыкның көлке тудыруын аңлау,үзеңнең кимчелекләреңне әсәрләр аша аңлау, бетерү өстендә эшләү,язучыларның кызыклы хәлләрне җиткерү алымнарына төшенү,юмор хисен аеру, мәзәк өлешне таба белергә өйрәнү,чыга алмаслык кыен хәлләрнең булмавын ачыклау.

Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда

Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Капма-каршылыкның көлке тудыруын аңларга,үзеңнең кимчелекләреңне әсәрләр аша аңларга, бетерү өстендә эшләргә,язучыларның кызыклы хәлләрне җиткерү алымнарына төшенергә,юмор хисен аерырга, мәзәк өлешне таба белергә өйрәнергә,чыга алмаслык кыен хәлләрнең булмавын ачыкларга.

Милли төбәк компоненты: Татар язучылары иҗаты белән танышу.


Бирелгән программа буенча укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр


Укучылар башкара алырга тиешле эшләр:

Әсәрдәге сүзләрне дөрес итеп әйтеп, кычкырып һәм эчтән укый белү.

  1. Шигырьләрне сәнгатьле итеп уку.

  2. Әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирә белү.

  3. Төрле авторларның б—8 шигырен яттан сөйләү.

  4. Кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү.

  5. Тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера белү

  6. Әсәрдәге төп геройга үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

  7. Укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контраст кебек алымнарны таба белү.

  8. Сүзлекләрдән файдалану.


Укучы белергә тиеш:

  • 2—3 татар классигының исемен;

  • 2—3 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен,алар язган әсәрләрне һәм әсәрләрнең эчтәлеген;

  • баланың үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен.Алынган белемнәрне көндәлек тормышта куллану:

  • китапның төрле элементларына карап, эчтәлеген билгеләү;
    мөстәкыйль рәвештә уку өчен китап сайлау;

  • сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны табу.





























Әдәби уку 68 дәрес (34 атна исәбеннән төзелде)


Белдекле керпедә кунакта (15 сәг.)


1.09


1.


Белдекле керпедә кунакта

2 нче сыйныф өчен әдәби уку дәреслеге белән танышу, укучылар да дәреслек белән эшләү сәләте булдыру.

-Эчтәлек битендә ориентлаша алу

- Халык һәм автор әкиятләрен аеру

Шәхескә бәйле гамәлләр:Укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү

Регулятив гамәлләр:Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү. Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү."башкаларга карата ярдәм итү,” “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү;
дусларың белән горурлану
укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү
Танып- белү гамәлләре: Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Коммуникатив гамәлләр: Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.
Парларда эшли белү.





2.

Г.Тукай “Кәҗә белән Сарык “ әкиятенең жанр үзенчәлеге.

Г.Тукай “Кәҗә белән Сарык “ әкиятенең жанр үзенчәлеген ачыклау

әкиятләрне мәгънәви кисәкләргә бүлә белү

-кыен хәлләргә калганда авырлыкларны җиңә белү

4.09


3.

Г.Тукай “Кәҗә белән Сарык “ әкиятен уку.

Г.Тукай әсәрләрен иллюстрацияләр буенча таный белү, әсәрләрен укып анализлау.

8.09





4.

Г.Тукай әсәрләрендә халык авыз иҗатының чагылышы.

Халык һәм автор әкиятләре арасындагы охшашлыкларны күрү

-авторлардагы халык авыз иҗатын аера белү

-тылсымлы предметларга карап кайсы әкияттән икәнен аера белү

11.09


5.

Хайваннар турындагы һәм халык әкиятләре. “Батыр әтәч” татар халык әкиятен уку.

Мондый әкиятләрнең ни өчен кирәк булуларын ачыклау, сюжет- композиция төзелешен аңлау.

әкиятләрнең үзенчәлекләрен мөст.рәв. күрә белү


15.09


6.

Хайваннар турындагы һәм халык әкиятләрен уку. Йолдыз “Кояшка җавап”шигырен уку.

Хайваннар турындагы әкиятләрне укуга кызыксыну булдыру.

сюжет-компози циясен күрсәтә белергә

әкиятләрнең үзенчәлекләрен мөст.рәв. күрә белү



18.09


7.

Йорт хайваннары турындагы халык әкиятләрен уку.

Йорт хайваннары турындагы укып анализлый,үзенчәлекләрен мөстәкыйль эзләп таба белү,

22.09


8.

Йорт хайваннары турындагы халык әкиятләрен уку. “Әтәч патша”

Әкият төрләре турында белемнәрне тирәнәйтү,мөстәкыйль нәтиҗәләр ясый белү.

25.09


9.

Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләр."Бүдәнә белән төлке”.

Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләрнең сюжет үзенчәлеген аңлау.

29.09


10.

Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләр.”Аю белән төлке” әкиятен уку.

Фантастик күренешләрне табу

2.10


11.

Аз булса да үз акылың булсын.

Чынбарлык һәм фантастика бәйләнеше

-төп фикерне таба белү


6.10


12.

Җәнлекләр турында гуцул халык әкияте.

--Җәнлекләр турындагы татар халык әкиятләрен башка халык әкиятләре белән чагыштырып үзенчәлекле якларын таба белү.


9.10


13.

Дуслык турында мәкальләр. Г.Юнысова “Керпе кайгысы”.

Тема уртаклыгын таба белү

13.10


14.

Тылсымлы әкиятләр. “Гөлчәчәк” әкиятен уку.

Тылсымлы әкиятләрнең төзелешен аңлау.

16.10


15.

Тылсымлы әкиятләр.”Өч кыз” әкияте өстендә эш.

Үзләре белгән әкиятләр арасыннан тылсымлыларын аерып күрсәтү

20.10


Белмәмештә кунакта (5 сәг.)

16.

Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгы.Тест

Автор әкиятләре белән борынгы әкиятләр арасындагы идея уртаклыгын аңлау

Шәхескә бәйле гамәлләр: "башкаларга карата ярдәм итү,” “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү;
дусларың белән горурлану; укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү
Регулятив гамәлләр:

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү. Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

Танып- белү гамәлләре:

Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.
Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.

Коммуникатив гамәлләр: Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.
Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.
Парларда эшли белү

23.10


17.

Ш.Галиев әсәрләрендә мәзәк мәсьәләләр.

Әкиятләрнең тәрбия бирү өлкәсендәге ролен аңлау

27.10


18.

Ш.Галиев “Котбетдин мәргән”(мәзәк маҗара).

Мәзәк маҗара белән әкиятләрнең охшашлыгын күрү, юмор хисен аера белү

30.10


19.

Уйдырма әкиятләр.Н.Исәнбәт “Мырауҗан агай хәйләсе”.

Уйдырма әкиятләрнең роле

10.11


20.

Бөҗәкләр турындагы шигъри әсәрләр.З.Мансур”Кырмыска һәм малай”

Табигатьнең бербөтенлегенә төшенү

13.11


Укымышлы ябалак янында (5 сәг.)

21.

Автор әкиятләре.”Музей йортына сәяхәт”Г.Вәлиева “Су әкияте”н уку

Әкияттәге тәрбияне аера белү. Тест №1

Шәхескә бәйле гамәлләр: Хезмәтне ярату;
укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү; Әхлак тәрбиясе бирү.

Регулятив гамәлләр:Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү. Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү. Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү. Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү
Танып- белү гамәлләре: Рольләргә бүлеп уку күнекмәләре булдыру

Коммуникатив гамәлләр: Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.
Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү. Парларда эшли белү.Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.
Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү. Парларда эшли белү.

17.10


22.

Белмәмештә кунакта. Йолдыз “Белмим” әсәрен уку.

Үзеңнең тискәре якларыңны ачыклау, аларны бетерү өстендә эшләү.

20.11



23.

Замана баласы.Р.Вәлиева “Замана баласы”.

Замана баласына куелган таләпләр һәм аларны үтәү.

24.11


24.

Эш эшкә өйрәтә.Ф.Яруллин “Эшнең аның берние юк”.

Хезмәтнең мөһим урын тотканлыгын аңлау.

27.11


25.

Илен сөйгән, ир булган. Җ.Дәрзаман “Солдат булдым”..

Солдат хезмәте белән танышу, аның тоткан ролен ачыклау. Тест 2

1.12


Аю өнендә (3 сәг.)

26.

Укымышлы ябалак янында .”Музей йортына сәяхәт”.

Сынлы сәнгать әсәрләрен күрә белү,күзәтүләр аша гомумиләштерә белергә өйрәнү.

Шәхескә бәйле гамәлләр:Әхлакый сыйфатлар формалаштыру.

Регулятив гамәлләр:уку мәсьәләсен куя белү, табу юлын планлаштыру, контроль тоту

Танып- белү гамәлләре: Дәреслек белән эш итә белү. Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү. Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Коммуникатив гамәлләр: Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.
Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.
Парларда эшли белү.

4.12


27.

Хоккулар. Кыска шигырьләр.Н.Ахунова “хоккулар”ы

Татар халкы белән япон халкы арасындагы уртак яклар

8.12


28.

Кыска шигырьләр. ”Музей йортына сәяхәт”

Кыска шигырь жанрын аңлау,фикереңне кыска формада әйтә белү.

11.12


Күрү ноктасы (24 сәг.)

29.

Әкият һәм чынбарлык бергәлеге. Э.Шәрифуллина “Алтын балык”.

Текстны әкият һәм чынбарлык вакыйгаларына бүлә белү


Тест 3

Шәхескә бәйле гамәлләр:Әхлакый сыйфатлар формалаштыру. Табигатьне яратырга, аңа карата мәрхәмәтле булырга


Регулятив гамәлләр: уку мәсьәләсен куя белү, табу юлын планлаштыру

Танып- белү гамәлләре: Дәреслек белән эш итә белү.
Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү. Тема һәм фикер уртаклыгын таба белү
Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Коммуникатив гамәлләр: Башка-ларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү. Сораулар кую- информация эзләү, туплауда хезмәттәшлек.Парларда эшли белү.

Үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

15.12


30.

Аю өнендә. И.Лерон “И ямьле дә соң дөнья!”

Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

18.12


31.

Музей йортына сәяхәт”. “Музей йорты”.Тест.

Гади әйбернең дә матурлыгын күрә белү.

22.12


32.

Күзәтә белгән кеше- бәхетле кеше. И.Туктар “Урман букеты”.

Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

25.12


33.

Серле ачкыч” мәктәп клубына хат язу.Р.Миңнуллин “Чыршы әйләнәсендә”.

Эчтәлеге буенча хатларны төрләргә аеру,хат язарга өйрәнү.

12.01


34.

Күзәтү ноктасы.Р.Харис “Төсле рәсем”.

Пейзаж , натюрморт, портрет жанрларын гамәли рәвештә таба белү

15.01


35.

Дөньяны танып белүнең яңа ысуллары.Ш.Галиев “Яңа фотоаппарат”.

Фоторәсем-дөньяны танып белүнең бер ысулы икәнен аңлау.

19.01


36.

Хыялда тудырган дөнья. Р.Миңнуллин “Рәсем”.

Илһамланырга , хыялланырга өйрәнү.

22.01


37.

Музей йортына сәяхәт”. Р.Миңнуллин “Ак кыш”.

Бер үк темага бирелгән фото һәм картина арасындагы охшаш һәм аермалы яклар.

26.01


38.

Күңел күзе. Г.Юнысова “Күзләр”әсәрен уку.

Гади әйбернең дә матурлыгын күрә белү.

29.01


39.

Ай нәрсәгә охшаган.Н.Арсланов “Сезнеке”

Табигать дөньясына карашның күптөрлелеге

2.02


40.

Дөньяга төрлечә караш.М.Әгъләмов “Ямь-яшел”.

Дөньяга шигъри караш белән объектив караш арасындагы аерманы аера белү

5.02


41.

Дөнья белән танышуны дәвам итү(су өслеге)Н.Мадьяров”Үз шәүләсен куркыткан”.

Су өслегендә таб-нең матурлыгын күрә белү

9.02


42.

Дөнья белән танышу (боз аша). Ф Садриев “Боз өстендә”

Боз аша да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген аңлау.

12.02


43.

Бер тамчы суга дөнья ничек сыйган? Г.Шаһи “Тамчы”

Бер тамчы суда да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген аңлау.

16.02


44.

Бинокльдән күзәтү.Р.Фәйзуллин “Бинокль”

Бинокль аша да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген аңлау.

19.02


45.

Син-миңа, мин сиңа карыйм.Р.Хафизов “Күңел күзе”

Күзәтү ноктасы”белән танышу .

таб-не яратырга, аңа карата мәрхәмәтле булырга

23.02


46.

Алар-безгә, без-аларга карыйбыз., Җ.Дәрзаман “Балык тотты”, Б.Рәхмәт “Гөлйөзем белән чебен”

Күзәтү ноктасы”белән танышу .

таб-не яратырга, аңа карата мәрхәмәтле булырга

26.02


47.

Үсемлекләр дә хыяллана , Ф.Зыятдинов “Карга белән Шөпшә”.

Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

1.03


48.

Музей йортына сәяхәт”, Җ.Дәрзаман “Күбәләк кар”

Хыял һәм чынбарлыкны күрсәтә белү.

4.03


49.

Бер предметка төрлечә караш.Р.Миңнуллин “Кем соң минем Әби?”

Тест.

Бер үк предметка төрлечә караш булуын аңлау.

8.03


50.

Кечкенә дә төш кенә.Ә Моталлапов “Кечкенә дә төш кенә”.

Бер үк предметка төрлечә караш булуын аңлау.

11.03


51.

Музей йортына сәяхәт”.Р.Миңнуллин “Йорт агачлары”


15.03


52.

Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы. Г.Тукай “Бу кайчак була?”, Р.Корбан “Ел фасыллары”, Г.Афзал “Беренче кар”

Билгеләре буенча ел фасылларын аерырга өйрәнү

18.03


Балалар газета – журналлары (3 сәг.)

53.

Мин һәрвакыт үзем булып калам.Р.Миңнуллин “Төрле кешеләр була”,”Юкка малай булганмын”

Мөстәкыйль фикерли нәтиҗәләр ясый алу.

Шәхескә бәйле гамәлләр:Әхлакый сыйфатлар формалаштыру. Табигатьне яратырга, аңа карата мәрхәмәтле булырга, үзең дә матурлык тудыра белергә өйрәнү

Регулятив гамәлләр: уку мәсьәләсен куя белү, табу юлын планлаштыру

Танып- белү гамәлләре: Дәреслек белән эш итә белү.
Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү. Тема һәм фикер уртаклыгын таба белү
Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Коммуникатив гамәлләр: Башка-ларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү. Сораулар кую- информация эзләү, туплауда хезмәттәшлек.Парларда эшли белү.

Үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

1.04


54.

Кем нәрсәгә шатлана?Р.Вәлиева “Шатлык кызы”.

Үзең эшләгән яхшылык өчен генә түгел, кеше эшләгәненә дә сөенә белү.

5.04


55.

Яңалыклар ничек тарала? Р.Миңнуллин “Малайлар сөйләшә”.

Яңалыкларның таралу юллары

8.04


Шагыйрь өчен табигать – серле һәм җанлы дөнья (7 сәг.)

56.

Балалар журналлары.

татар телендә чыга торган балалар журналлары белән танышу, журналларда ориентлаша белү

Шәхескә бәйле гамәлләр: Табигатьне яратырга, аңа карата мәрхәмәтле булырга, үзең дә матурлык тудыра белергә өйрәнү

Регулятив гамәлләр: уку мәсьәләсен куя белү, табу юлын планлаштыру

Танып- белү гамәлләре: Дәреслек белән эш итә белү.
Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү. Тема һәм фикер уртаклыгын таба белү
Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Коммуникатив гамәлләр: Башка-ларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү. Сораулар кую- информация эзләү, туплауда хезмәттәшлек.Парларда эшли белү.

Үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

12.04


57

Балалар газеталары

татар телендә чыга торган балалар газеталары белән танышу

15.04


58

Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы. Ш.Галиев “Тынлык”.

Дәреслек һәм хрестоматия белән иркенләп эшләү, авторларның әсәрләрен табу.

дәреслекләрдә һәм вакытлы матбутта ориентлаша белү

19.04


59.

Шагыйрь өчен табигать-серле һәм җанлы дөнья.Г.Хәсәнов “Имән каргасы”

Табиг-не ярату, аны яклау.

22.04


60.

Якты тәрәзә каршында. ”Музей йорты”на сәяхәт.

Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү. Рәссамнар тудырган матурлыкны күрә белү

26.04


61

Кышкы урман матурлыгы.Ә.Еники “Кышкы урман”, Йолдыз “Бәхетле агач”.

Кышкы матурлыкны күрә белү.

29.04


62

Якты күл сагышы.Ф.Сафин”Якты күл сагышы”,М.Фәйзуллина “Агачлар да күлмәк алыштыра”.

Таб-нең матурлыгын күрә белү.

3.05


Кызык һәм көлкеле хәлләр (6 сәг.)

63.

Көлке ничек туа? Л.Лерон “Тишек хәтер”

Көлкене аңлау,юмор хисенең әһәмияте

Шәхескә бәйле гамәлләр: үзеңнең кимчелекләреңне бетерү, үзең дә матурлык тудыра белергә өйрәнү

Регулятив гамәлләр: ихтыяр көче кую, каршылыкларны җиңеп чыгу сәләтенә ия булу.

Танып- белү гамәлләре:текст укуның максатын аңлап һәм уку төрен шул максаттан чыгып сайлау нәтиҗәсендә аңлап укуга ирешү, белемнәрне структуралау(тәртипкә салу).Тема һәм фикер уртаклыгын таба белү
Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Коммуникатив гамәлләр: Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү. Сораулар кую- информация эзләү, туплауда хезмәттәшлек, конфликтларны чишү. Үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

6.05


64.

Шаяртуның да бер төп мәгънәсе була. М.Галиев “Көзге каршында”, М.Шабаев “Зәңгәр песи”

Көлкене аңлау,юмор хисенең әһәмияте

10.05


65.

Гаҗәпнең дә гаҗәбе, мәзәкнең дә мәзәге.Э.Шәрифуллина “Оттырды”, Л.Лерон “Гаҗәп хәлләр”

Кызык хәлләрне җиткерүдә тасвирлау алымнары

13.05


66.

Искитмәле тамашалар.М.Галиев “Тамаша”, М.Мөхәммәтшин”Көчле булсам”.

Көлкене аңлау,юмор хисенең әһәмияте ;кызыклы,мавыктыргыч,эмоциональ, сөйләү осталыгы

17.05


67.

Серле ачкыч” мәктәп клубына хат. “ Серле ачкыч” мәктәп клубы членнарына биремнәр.

Кеше белән аралаша белү

20.05


68







Уку елын йомгаклау. Җәйге биремнәр

Еллык тест


24.05