Тема. Аваз ияртемнәренең төзелешләре һәм язылышлары
Максат. аваз ияртемнәре белән танышуны дәвам итү, аның төзелеше һәм ясалышы, сүзләр ясауга нигез булуы турында белем һәм күнекмәләр формалаштыру; аваз ияртемнәрен сөйләмебездә куллану;
Дәрес барышы.
Оештыру.
Актуальләштерү. Өйрәнгәннәрне искә төшерү.
Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
1) Хайван, җәнлек, кош-корт, бөҗәк тавышларын тасвирлый торган аваз ияртемнәре
Й о р т х а й в а н н а р ы тавышы: иһа-һа-һай, бә-ә, һау-һау
К о ш – к о р т тавышларының тасвиры: ка-ка-ка, кыйгак, кикрикүк
Е р т к ы ч җ ә н л е к л ә р тавышы: У-у-у- у-у!
Б ө җ ә к л ә р тавышы: безз-безз – черки тавышы, чарр-чарр – чикерткә тавышы
Җансыз предметлар чыгарган тавышларга охшатып ясалган аваз ияртемнәре: чаж-пож, шарт-шорт, гөрс-гөрс, шыбыр-шыбыр
Кеше хәрәкәте тудырган тавышка охшатып ясалган аваз ияртемнәре: дөп-дөп, лап-лап, шап-шап, шак-шык
Кеше тавышына охшатып ясалган аваз ияртемнәре: ха-ха-ха, хи-хи-хи
Образ ияртемнәре. Я к т ы л ы к һәм т ө с тасвирлары: ялт, гөлт, ялт-йолт, ялтыр-йолтыр
Хә р ә к ә т т а с в и р л а р ы: тыр-тыр, тыз-быз, җил-җил
Э ч к е с и з е м л ә ү г ә, психик халәткә бәйле тасвирлар: жу, дер-дер, дерт, леп-леп
Ияртемнәр нигезендә сүз ясалышы.
а) –ла/-лә кушымчасы белән: шартла, чырла, гөрлә, чыңла, шаула, мияула һ.б.
б) –а/-ә кушымчасы белән: шалтыра, ялтыра, мөгерә, күкерә һ.б.
в) –ылда/-елдә кушымчасы белән:чыжылда, шакылда, дерелдә, дырылда, выжылда, чәрелдә һ.б.
Тезмә фигыльләр ит, кил ярдәмче фигыльләре белән ясала: ялт ит, келт ит, шарт ит, шылт ит, ду кил, мәж кил һ.б.
Исем ясалышы: шарлавык, гөрләвек, гөрелте һ.б.
4.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. Дәреслек белән эшләү.
6.Йомгаклау
Дәрескә нәтиҗә ясау. Билгеләр кую.