ФДББС 6нчы сыйныф. Татар теле. Алынма исемнәрне килеш һәм тартым белән төрләндерү.

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Тема: Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләре.

Максат: 1. Алынма сүзләрнең үзенчәлекләрен искә төшерү, белемнәрне тирәнәйтү.

2.Алынма сүзләрдә килеш һәм тартым кушымчаларын дөрес итеп ялгый белү.

3. Анализ ясау, гомумиләштерү, мөстәкыйль фикерләүләренә ирешү. Төп билгеләрне фаерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.

4. Төркемнәрдә һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен ныгыту. Инсерт ысулы белән таныштыру.

5. Туган як табигатенә мәхәббәт хисләрен үстерү.

Дәрес тибы: Яңа белем бирү.

Җиһазлау: дәреслек, ярдәмлек, схема

Укытучы эшчәнлеге


Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

Мотивация

Укучыларны саләмләү, уңышлар теләү.

Хәерле иртә.

Исәнләштек, хәл белештек

Елмаештык, көлештек.

Яхшы кәефләр белән менә

Без дәрескә керештек.

Күзләрегез әзерме?

Колаклар әзерме?

Кулларыгыз әзерме?

Ә үзегез әзерме?


Саләмне тыңлау, бер-берләренә яхшы кәеф теләп эшкә керешү.

Тыңлаган әсәрләр буенча сораулар бирә белү;


әхлакый-этик бәяләү

социаль һәм шәхси бәяләрдән чыгып,шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү

Актуализация

1.“Алтын көз” исемле хикәяләрен сыйныфка тәкъдим итү.

2.Яңа теманы кабул итәргә әзерләү, алынма сүзләр турындагы белемнәрне яңарту, укучыларга сораулар биреп:

  • Алынма сүзләр дип нинди сүзләр атала?

  • Ни сәбәпле татар телендә алынма сүзләр барлыкка килә?

  • Татар телендә кайсы телләрдән кергән алынма сүзләр бар?

  • Алынма сүзләрнең нинди үзенчәлекләрен исегезгә төшерә аласыз?

3. Дәреснең максатын билгеләү.

Сүзләрне уку. Радиобызның, иҗатында.

  • Бу нинди сүзләр?

  • Аларга нинди кушымчалар өстәлгән?

  • Димәк, бүген без нәрсәләр турында сөйләшербез?

Укучылар өй эшләрен сыйныфка тәкъдим итәләр. Укучылар тыңлыйлар, иптәшләренең эшләрен бәялиләр.



Сорауларга җавап бирәләр.

Соңгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү. Прогнозлау(алдан фаразлау)

Нәтиҗәгә соклану һәм аның үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Дәреснең максатларын ачу.

Укучылар алынма сүзләргә кушымчаларны ялгау үзенчәлекләрен белмиләр.



Мисал бирү, дәреснең максатын билгеләү өчен проблемалы ситуация тудыру.


Аңлатмалы сүзлек белән эшләү.


Мисалны өйрәнү, дәрес темасын билгеләү.

Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү; Планлаштыру;


Авырлык

тан чыгу юллары.

Сингармонизм законын искә төшерү.

Сүзлекләр белән эшләү.

Сүзлекләр белән эшлиләр.

Сорауларга җавап бирәләр, аңлаталар.


- проблеманың әйтелеше яки бирелеше

-эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль табу.

Яңа материалны аңлату.

  1. Укучылар белән алынма сүзләр турындагы белемнәрне тирәнәйтү.

А) 56нчы күнегү ярдәмендә проблемалы ситуация тудыру, аны хәл итү.

-Бу сүзләр татар теленең үз сүзләреме?

Б) сүзләрне үрнәк буенча төрләндереп карау, нәтиҗә чыгару.

2) Укучыларга Инсерт ысулын аңлату;

? – белмәгән идем;

! – белергә телим;

+ - мин моны беләм.

  • Сан, килеш, тартым белән төрләнгәндә, рус һәм Европа телләреннән кергән исемнәр татар теле кагыйдәләренә буйсыналар.

  • Нечкә авазга беткән алынма исемнәргә нечкә кушымча ялгана.

  • Калын авазга беткән алынма сүзләргә калын кушымча ялгана.

  • СК кушымчасына беткән алынма исемнәрнең төрләнешендә үзенчәлекләр бар.

  • Й авазына беткән алынма сүзләрдә дә үзгәрешләр барлыкка килә.

  • Ь билгесенә беткән исемнәргә нечкә кушымчалар ялгана.


  1. Мисалларны карау, нәтиҗә ясау.

Курскидан, спектаклендә,

сараегыз.

Нинди үзгәрешләр күзәттегез? Телдән аңлатыгыз.

Дәреслектәге кагыйдәләрне укып чыгу (29-30б.), үзебезнең ачышлар белән чагыштыру.

Укучылар алда өйрәнгәннәрен искә төшерәләр, аңлатмалы сүзлектән карыйлар.


Нәтиҗә чыгару. Кагыйдә белән чагыштыру (103б.)

Сүзлекләрне карыйлар, төзелеш үзенчәлеген күзәтәләр, нәтиҗә ясыйлар.


Сорауларга җавап бирәләр;

Инсерт таблицасын тутыралар, үзләренең белмәгән кагыйдәләрен билгелиләр.



-кирәкле информация туплау;

- билге-символлар

- модельләштерү


Логик

- билгеләрне табу максатыннан чыгып, анализлау

- җитмәгән компонентларны тулыландырып, синтезлау;

- чагыштыру, объектларны классларга бүлү, серияләү өчен критерийлар сайлау;


Материал

ны беренчел ныгыту.

  1. 57нче күнегүне башкару:

А) сүзлек эше;

Б) биремен башкару;

В) Укып чыгу. Этик-эстетик темага әңгәмә оештыру.


Укыйлар, фикер уртаклашып нәтиҗә ясыйлар, мәгънәсен аңлаталар. Сүзлек белән эшлиләр.


Мисаллар ярдәмендә дәлиллиләр.


Төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позициясен нигезләү. сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен ачыклау,

- логик фикерләү чылбырын төзү,

- исбатлау.

Телдән аңлату.

Физкультминутка

Минем кебек эшлә” уены.

Минем арттан кабатлагыз,

Минем кебек эшләгез.

Минем кебек эшләргә

Сез бер дә иренмәгез.

Минем шулай эшләвемне

Барыгыз да күрегез

Нәрсә эшлим хәзер менә

Әйтеп кенә бирегез. (юу, буяу, очу, язу, чигү, кадаклау, чистарту)

Тыңлыйлар, хәрәкәтләрне башкаралар.

Җавап бирәләр.

Ишетеп аңлау

Мөстә

кыйль эш.

58нче күнегүне башкару.

  • Укучыларга эшләү рәвешен аңлату, үрнәк белән танышу;



Сүзлек эше. Сүзнең мәгънәсен аңлаталар, нәтиҗә ясыйлар.

Үрнәк буенча тикшерү.


Үрнәк буенча тикшерәләр, үзбәя.

Нәтиҗәгә соклану һәм аның үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү ,аның вакытлы характеристикалары. Контроль;


Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре.

Кем тизрәк”Төркемдә эшләү.

  • Алынма сүзләрне искә төшерү. 5 сүзне дәфтәр битенә язып кую?


Сүзлекчәдән карау.

Татар теленең җөмлә төзелеше үзенчәлеген исләренә төшерәләр. Бергәләп эшлиләр, чагыштыралар.

Сорауларга җавап бирәләр, киңәшеп төркемдә эшлиләр.

Төркемдә эшләү Төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позициясен нигезләү. логик фикерләү чылбырын төзү,

Тикшерү, коррекцияләү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү,үз фикереңне тулы әйтә

Рефлексия. Өй эше.

Дәрескә йомгак ясау.

  • Нинди эш башкардык?

  • Нинди яңалык белдегез?


  • Кайсы эш катлаулы булды?

  • Үзегезнең эшегезне ничек бәяләр идегез?

Үзбәя.

1. Кагыйдәне истә калдырыгыз.

2. Иҗади эш. Алынма сүзләрнең төрле грамматик формаларын кулланып 5 җөмлә төзегез. (әдәби өзектән сайлар ч)

Үз эшен, иптәшләренең җавапларын, үз хезмәтен бәяли белү.



  • Сан, килеш, тартым белән төрләнгәндә, рус һәм Европа телләреннән кергән исемнәр татар теле кагыйдәләренә буйсыналар.

  • Нечкә авазга беткән алынма исемнәргә нечкә кушымча ялгана.

  • Калын авазга беткән алынма сүзләргә калын кушымча ялгана.

  • СК кушымчасына беткән алынма исемнәрнең төрләнешендә үзенчәлекләр бар.

  • Й авазына беткән алынма сүзләрдә дә үзгәрешләр барлыкка килә.

  • Ь билгесенә беткән исемнәргә нечкә кушымчалар ялгана.