Татар әдәбиятыннан йомгаклау контроль эше.
9 нчы сыйныф
Тест
1.Татар әдәбиятының чорларга бүленеше:
а) 4;
б) 5;
в) 6.
2.Әдәбият сүзенең мәгънәсе нәрсәне аңлата?
а) әдип һәм аның әсәре;
б) әдәп турындагы әсәр;
в) әдәпкә ия.
3.Татар халкы нинди халык төркеменә карый?
а) угро-фин;
б) төрки;
в) славян.
4.Әдәбиятның нигезендә кайсы жанр ята?
а) әкият;
б) миф;
в) риваять.
5.Болгар дәүләте ничәнче елда Ислам дине кабул итә?
а) 375;
б) 922;
в) 632.
6“Кыйссаи Йосыф” әсәренең чагыштырмача дөрес вариантын төзегән галим
а) Мөхәммәдьяр;
б) Габдерәхим Утыз Имәни;
в) Габди.
7.Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре герое?
а) Ширин
б) Гөлдерсен
в) Зөләйха
8“Кыйссаи Йосыф” та кулланылган төп деталь
а) кулъяулык;
б) төш;
в) кое.
9“ Анафора нинди сурәтләү чарасы?
а) строфа башында ;
б) строфа уртасында
в) строфа азагында кабатлаулар
10.Түбәндәге әсәрләрнең кайсы дастан түгел?
а) “Сөһәйл вә Гөлдерсен”;
б) “Кыйссасел - әнбия”;
в) “Идегәй”.
11.Газәл жанрының төп тематикасы
а) олуг затларны мактау;
б) мәхәббәт;
в) Аллага табыну.
12.Уй-хисләр, эчке кичерешләрне “мин” исеменнән сөйләүче герой
а) төп герой;
б) лирик герой;
в) ярдәмче герой.
.
13.Тел-сурәтләү чараларының, образлар бирелешенең, сюжетның башка чорларга да күчеше нинди күренеш?
а) новаторлык;
б) традиция;
в) әдәби багланыш.
14.Әдәби әсәрләрнең авторларын бел.
3 Сезгә әсәр башланып киткән берничә юл бирелгән. Шуннан чыгып, әсәрнең исемен, авторын һәм жанрын билгеләгез. 2 балл. Аңына килгәч,күлмәкне ул кулга алды,
Үбә-коча,еглый-еглый күзен салды,
Күлмәгендә ертылган җир табылмады,-
“Нинди шәфкатьле бүре бу?”-дияр имди.