Тема: Антонимнар
Максаты: капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне таный һәм куллана белү күнекмәсен үстерү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
метапредмет – чагыштырып нәтиҗә ясау күнекмәсе булдыру;
предмет – антонимнарны куллана белү;
шәхескә кагылышлы – төркемнәрдә аралашуның әһәмиятен аңлап шөгыльләнү.
Дәрес барышы
I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.
1. Уңай хәләт тудыру.
Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Имин булсын көнегез! слайд
Җавап:
Укытучы: Мин сезгә уңышлар телим. Утырыгыз! ..
2. Өй эшен тикшерү
Укытучы: Өй эшен тикшерәбез. 66 нчы күнегү. слайд
67 нче күнегү. Нинди сүз килеп чыкты?
Җавап: Омоним.
3. Актуальләштерү.
Укытучы: Нәрсә ул омоним? слайд
Җавап:Әйтелеше һәм язылышы бер үк, ләкин мәгънәләре төрле булган сүзләр. Слайд
Укытучы: Хәлләрегез ничек? слайд
Җавап: Яхшы, әйбәт, шәп, искиткеч! слайд
Укытучы: Болар нинди сүзләр? Слайд
Җавап: Синонимнар . слайд
Укытучы: Нәрсә ул синоним? Слайд
Җавап: Бер үк яки охшаш мәгънәле сүзләрне синонимнар диләр. Слайд
4. Уку мәсьәләсен кую.
Укытучы: Слайдтагы рәсемгә карагыз. Слайд
1) Рәсемдә кемнәр бар?
2) Алар нишлиләр?
3) Балалар һәм әби белән бабай нинди?
4) Рәсемдә нәрсәләр бар?
5) Алар нинди? ...............Слайд
Җавап: 1 нче нәтиҗә. Алар капма-каршы мәгънәле сүзләр.
Нәтиҗә ясала.
Укытучы: 2 нче нәтиҗә. Димәк, капма-каршы мәгънәле сүзләр, ничек атала?
Җавап: Антонимнар. Слайд
Укытучы: Дәреслектәге нәтиҗәне укыгыз, сез чыгарган нәтиҗә белән туры киләме?
Җавап: Әйе. (кагыйдә укыйлар) 40бит.
У к у м ә с ь ә л ә с е.
Укытучы: Бүген дәрестә нәрсә эшләрбез?
Җавап: Антонимнарны кулланырга өйрәнербез.
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.
5) Яңа тема өйрәнү. 1 нче бирем. (Төркемнәрдә эшләү) Слайд
Укытучы: Мәкальләрне укы. Антонимнарны тап, асларына сыз.
Башланган эш – беткән эш.
Тырышлык зурлык, ялкаулык – хурлык.
Ялкау кеше – ярты кеше, уңган кеше – алтын кеше.
Алга бар, артка кара.
Укытучы: Бу мәкалләр безне нәрсәгә өйрәтә?
Җавап: Тырыш, белемле, эшлекле, акыллы булу өчен , һәр эшләгән эшне уйлап башкарырга тиеш.
2 нче бирем. (парлап эшләү)
Укытучы: Дәреслектәге 70 нче күнегү. Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп укы.
Апа былтыр киткән иде,
Быел кайтты елкадан.
Ә мин былтыр яткан идем,
Быел тордым йокыдан.
3 нче бирем. Ысул чыгару.
Укытучы: Антонимнарны тану өчен нишлисез?
Җавап: Ысул :
сүзне укыйбыз;
мәгънәләрен чагыштырабыз;
сүзнең капма-каршысын ачыклыйбыз;
нәтиҗә ясап, сүзтезмәдә кулланабыз. слайд
6) Ныгыту.
Укытучы: Биремне укыгыз. Ничек эшләрсез?
Җавап: Ысул кулланып
нче бирем. Җөмләне язып бетер.(чиратлап) Слайд
Кар ак, ә җир ______ .
Җәй җылы, ә кыш _______ .
Шәһәр зур, ә авыл _______ .
7) Ял итү. Физкультминут. Укучылар, хәрәкәтләр ясап, 71 нче күнегүдәге шигырьне сөйлиләр.
5 нче бирем. Сүзләрнең антонимнарын яз һәм тәрҗемә ит (парлап эшләү)
килә –
кия –
бара –
ала -
6 нчы бирем. 72 нче күнегү. Табышмаклар чишү. Слайд
Нәрсә булыр, уйлап тап. (китап)
Көндез ята. Ул нәрсә? (ай)
Ул булмаса, төн була. (кояш)
Алтын китте, көмеш килде (ай-кояш)
Көзен туа, язын үлә.(боз)
Гәүдәсе бар – җаны юк,
Үзе эшләпә кигән.(гөмбә)
8) Үз аллы эш.
7 нче бирем. Кроссворд чишү. слайд
Сүзләрнең капма-каршыларын яз.
Нинди сүз килеп чыкты? (Антоним)
Ак.
Зур.
Пычрак.
Кыска.
Ерак.
Яңа.
Каты.
8 нче бирем. Таблицаны тутыр. слайд
зур –дәү, батыр – кыю, белемле – надан, гүзәл – нәфис, кыш – җәй, тирән – сай
III Рефликсия(дәрес нәтиҗәсе). слайд
1. Нәрсә белдек?
Ничек белдек?
2. Бәяләү.
Өй эше.
Дәреслектәге 73 нче күнегү. Антонимнар кулланып, дәреслекнең 39 нчы битендәге рәсем буенча җөмләләр яки хикәя төзеп язарга.
Антонимнар кергән 5-10 мәкаль язып килергә