10 нче сыйныф өчен (Iтөркем) татар әдәбиятыннан контроль эш материалы (тест).
1. «Диване-лөгатет-төрк» ягъни төрки телләр сүзлегенең авторы кем?
а) Мәхмүд Кашгарый; ә) Йосыф Баласагунлы; б) Сөләйман Бакырганый;
2. Халкыбызның кайсы ядкарендә «Идел-Йорт» атамасы еш кулланыла?
а) Кол Гали, «Кыйссаи Йосыф»; ә) «Идегәй» дастаны; б) Сәйф Сарай, «Сөһәйл вә Гөлдерсен».
3. Борынгы һәм урта гасыр әдәбияты ничә чорга бүлеп өйрәнелә?
а) 4; ә) 5; 6)6; в) 7.
4. ...Йосыфның «ун төрле һөнәре бар»лыгы игълан ителә. Түбәндә бирелгән сыйфатларның кайсысы Йосыф образына туры килми?
а) теле бик саф, тугъры үзе; ә) кешелекле һәм шәфкатьле; б) күрексез һәм нурсыз йөзле; в) хыянәтсез һәм әманәтле.
5.Түбәндәге әдипләрнең кайсысы Казан ханлыгы чоры шагыйре түгел?
а) Өмми Камал; ә) Мөхәммәд Әмин; б) Мәхмүд Болгари; в) Колшәриф; г) Мөхәммәдьяр.
6. «Кыйссаи Йосыф» поэмасының чагыштырмача дөрес текстын кем төзи?
а) Сөләйман Бакырганый; ә) Сәйф Сарай; б) Габдерәхим Утыз Имәни.
7. Түбәндәге әсәрләрнең кайсыларын Мөхәммәдьяр иҗат иткән?
а) «Нәһҗел-фәрадис», «Кыйссасел-әнбия»; ә)«Дәфтәре Чыңгызнамә», «Тәварихе Болгария», «Җәмигь эт-тәварих»;б) «Нәсыйхәт», «Нуры содур», «Төхфәи мәрдан».
8. Аларөстенкүмепкомнарөелде... Бухәлне бары тик берсахракүрде.
Әлегеюлларкайсышагыйрьнеңниндиәсәреннәналынган?
а) Котб«Хөсрәүвә Ширин»; ә) Сәйф Сараи«СөһәйлвәГөлдерсен»; б) Сайяди «Таһир-Зөһрә».
9.Хикмәтжанрыныңбилгеләмәсе:
а) фәлсәфи-дидактикхарактердагы, афористикяңгырашлы лирик жанр;
ә) вакыйга-хәлләр, уй-кичерешләрбеләнүрелепбирелгәнәсәр;
б) ритм һәмрифмагакорылган лирик әсәр.
10. Галимнәркүкйөзендәкөнәшяңлигь,
Шәкертләртулыпторганайгаяңлигь,
Мөэминләркүкйөзендәйолдызяңлигь,
Наданларкоңгыз-корткаохшарбулгай.
Әлегешигъриюлларның авторы кем?
а) Габди; ә) МәүлаКолый; б) ТаҗеддинЯлчыгол.
11. Шигырьюлларындаиҗекләрнеңбилгелеберсандакилүенә, әлегеюлларныңбилгелеберзурлыктагы ритмик буыннаргабүленүенәнигезләнгәншигырьтөзелеше:
а) силлабикшигырь; ә) гаруз; б) метрик шигырь.
12 .Күпгыйлемлебулсаадәм — байдырул,
Башкаларйолдызкебектер, — айдыр ул...
Килсәдәүлем, галимүлмиһаман,
Үлемекилгәнчеүкүләнадан.
Югарыдабирелгәншигъриюлларның авторы кем?
а) ХөсәенбинеЛокман; ә) Габдессәлам; б) ГабдерәхимУтызИмәни.
13. Беренче реалистик роман язучы:
а)З.Һади; ә)Р.Фәхретдинов; б)М.Акъегетзадә.
14. Ниндииҗат методы кешенеңүз-үзенрухияктанкамилләштерү юлы беләнАллагаякынаюынкүздәтота?
а) романтизм; ә) мәгърифәтчелек; 6) суфичылык.
15. К.Насыйриның «Әбүгалисина» әсәре геройлары ил гизәргә нинди максат белән чыгып китәләр?
а)белем алу; ә)дөнья күрү; б)ял итү
16.Кайсы шагыйрь үзенең күп әсәрләрен Ш.Мәрҗанигә багышлаган?
а)Ш.Зәки; ә)Г.Чокрый; б)М.Акмулла.
17.Бирелгән өзекнең авторы кем?
«Муса исемле билгесез кешене эзләп табу иң зур бурыч булганлыктан, тикшерүчеләр бу эшне Шубин атлы бер сыщик-шымчыга тапшырдылар».
а)Р.Фәхретдинов; ә)Ф.Кәрими; б)З.Бигиев
18. Татар әдәбиятында детектив жанрга нигез салучы:
а)КНасыйри; ә)М. Акъегетзадә; б)З.Бигиев.
19.Г.Кандалый иҗатында төп тема:
а)авыл тормышы; ә)мәхәббәт; б)гаилә
20. Г.Исхакыйның туган җире:
а) Аксубай районы Кармәт авылы; ә) Казан шәһәре; б) Чистай районы Яуширмә авылы
21.Бу геройларның кайсысы З.Бигиевнең «Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә» әсәреннән?
а) Җиһангир; ә) Ягькуб; б )Габденнасыйр
22. Г.Тукай Җаек шәһәреннән Казанга кайчан кайта?
а) 1907; ә) 1886; б) 1913
23. Әлеге канатлы сүзләр кем тарафыннан әйтелгән?
“Якутлар табыладыр вакыт белән,
Вакытлар табылмыйдыр якут белән”.
а) М. Акмулла; ә) Г. Кандалый; б) Г.Чокрый.
24. Бу юллар Г.Тукайның кайсы шигыреннән?
“Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән;
Милли хисләр белән ялкынланып,
Сызлып-сызлып чыга күңленнән”.
а) “Өзелгән өмет”; ә) “Милләткә”; б) “Милли моңнар”
25.Г.Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән” повестендагы образлар:
а) Хисаметдин, Хәнифә; ә) Шәмси, Анна; б) Муса, Хәдичә.
26. ХХ йөз башы шагыйрьләре
а) М.Җәлил, Ф.Кәрим, Н.Арсланов, Г.Афзал
ә) Г.Тукай, Дәрдмәнд, С.Рәмиев, Ш.Бабич
б) Р.Миңнуллин, Ш.Галиев, Х.Халиков, Р.Харис
27. Эмиграциядә булган язучы
а) Г.Тукай; ә)Г.Исхакый; б) Ф. Әмирхан
28. ХХ йөз башында иҗат иткән драматургларны билгеләгез:
а) Бакый Урманче, Габдулла Шамуков ә) Г.Камал, М.Фәйзи
б) Н.Җиһанов, С.Габәши
Тестларны бәяләү нормалары
«5» - 86-100% дөрес җавап өчен куела; 25 – 28б – «5»
«4» - 71-85% дөрес җавап өчен куела; 20 – 24б – «4»
«3» - 51-70% дөрес җавап өчен куела; 15 – 19б – «3»
«2» - 0-50% дөрес җавап өчен куела; 0– 14б – «2»