Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Державино төп гомуми белем бирү мәктәбенең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйбадуллина Фирдәвес Сафьян кызы
Тема: Иярчен кире җөмләләр. 8 класс
Максат:
иярчен кире җөмлә турында төшенчә формалаштыру,аның белдерелү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү;
иярчен кире җөмләне тану һәм аеру ысулларын билгеләү;
сөйләм әдәбен тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек Р. Г. Хәсәншина”Татар теле” 8 сыйныф; презентация.
Дәреснең тибы- УМ (уку мәсьәләсен) кую һәм чишү.
Дәрес барышы
I Мотивлаштыру-ориентлашу
Унай психологик халәт тудыру
Белемнәрне тигезләү:
(Укучылар төркемнәрдә искә төшерәләр)
Көтелгән җавап:
- Үткән дәрестә иярчен шарт җөмләләрне өйрәндек.
Модельне искә төшерү.
Үзбәя
II Актуальләштерү
Өй эшен тикшерү . Әдәби әсәрдән алып язган шарт җөмләләрне уку, схемаларын карау.
III Уку мәсьәләсен кую
Презентация буенча эшләү.
Модельне тутырырга: өйрәнелгән иярчен җөмлә төрләрен язарга.
? ? ? ? ? ? ? ? -Иярчен җөмәнең кайсы төре өйрәнелмәде?
- Иярчен кире җөмләләр.
-Димәк, бүген иярчен кире җөмләләрне өйрәнәбез.
Үзбәя
Тема тактага һәм дәфтәрләргә язып куела.
IV Уку мәсьәләсен чишү. Яңа төшенчәләр, күнекмәләр формалаштыру.
Презентация буенча эшләү
Төркемнәрдә эшләү .
Бирелгән җөмләләрне язарга, грамматик нигезләренең асларына сызарга, схемаларын төзергә, бәйләүче чараларны аерып чыгарырга.
1 төркем.
1)Күпме еллар узсалар да,
Онытылмый туган яклар.(Г.Хуҗи)
2)Патрон белән снаряд юклык безгә зур гына кыенлык ясый, шуңа карамастан сугышчыларның күңелләре күтәренке.
2 төркем.
1)Көн дә инде төшкә авышкан булуга карамастан,печән җыючылар кузгалмаган иде әле.
2)Күпме генәтуңдырмасын , яз язлыгын итми калмас.
2 бирем.Тикшерелгән җөмләләрнең кайсылары синтетик, кайсылары аналитик икәнен дәлилләргә.
Үзбәя
Модельләштерү. (Төркемнәрдә эшләү)
Иярчен кире җөмлә
-көтелгән эш-хәлнең баш җөмләдә киресе булачагын белдерә;
- нишләсә дә? нәрсәгә карамастан? ни генә булмасын?
Белдерелә
СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ – кара- каршы партнерлар аерым кәгазь битендә берьюлы мөстәкыйль эшлиләр, соңынннан, тикшерер өчен, бер-берсенә бирәләр.
ТАЙМД ПЭА ШЭА структурасы буенча янәшә утыручылар билгеле бер вакыт эчендә иярчен кире җөмлә турында белгәннәрен бер-берсенә сөйлиләр.
Үзбәя.
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
1)Дәреслек буенча эш.
316 нчы күнегү. Иярчен кире җөмләле кушма җөмләләрне генә күчереп язарга, схемаларын төзергә.
2)Төркемнәрдә эшләү.
1 төркем. Бирелгән җөмләләрдән иярчен шарт җөмләле кушма җөмләләрне генә язып ала.
2 төркем. Бирелгән җөмләләрдән иярчен кире җөмләле кушма җөмләләрне генә язып ала.
Кем ни генә әйтсә дә, бүре салам ашамас.
Үзең кыек утырсаң да, сүзең туры булсын.
Бер ялган сөйләсәң, тугыз дөресеңә дә ышанмаслар.
Тикшерү.
-Бирелгән җөмләләр нәрсәләр? (мәкальләр)
- Мәкальләрдә нәрсә турында әйтелә? (сөйләм әдәбе)
-Димәк, һәрберебезгә үзебезнең сөйләмебезгә игътибар итәргә кирәк.
IV Рефлексия, бәяләү
Экранда күренгән слайдтагы җөмләләрне дәвам итәргә
-Без бүген...
-Мин иярчен кире җөмлә турында...
- Мин үземә шундый белем алдым...
-Мин белдем...
-Мин өйрәндем...
-Минем әле өйрәнәсем бар...
Йомгаклау
-Дәрескә нинди уку максаты куйган идек? Ниләр башкардык?
Дәрескә гомуми бәя.
Дәрес буе бернинди ялгышсыз җавап биргән яисә, 1 зур булмаган ялгыш җибәреп, аергычны бик яхшы беләм һәм үз сөйләмемдә куллана алам дигән укучыла р- “5”
2-3 ялгыш җибәреп, аергычны яхшы беләм һәм үз сөйләмемдә куллана алам дигән укучылар - “4”
4-5 ялгыш ясап, аергычны бераз беләм һәм үз сөйләмемдә бераз куллана алам дигән укучылар - “3”
Өйгә эш. 318 күнегү. Иярчен кире җөмләлре булган 3-4 мәкаль язарга.
Файдаланылган әдәбият:
1. Иҗади үсеш технологиясе дәресләре. - Казан, 2012.
2.”Мәгариф” журналының 2015 № 7саны.
3. magarif-uku.ru сайты.
4. Совершенствование качества преподавания в Республике Татарстан.
Преобразование обучения в ХХI веке.- Казань, 2013