Технологическая карта урока татарской литературы

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Әхмәтова Сания Исмәгыйл кызы, Түбән Кама районы, Зур Афанас урта гомуми белем бирү мәктәбе.

5 нче сыйныф татар төркемендә татар әдәбияты дәресе.



Максат

  1. Мәсәл жанры белән танышуны дәвам итү;

  2. Укучыларның иҗади һәм фәнни фикерләү күнекмәләре үсеше өчен шартлар тудыру; Г.Тукай, Ә.Исхакның бер үк сюжетка корылган мәсәлләрен эчтәлеге, төзелеше һәм әйтелгән моральнең төп мәгънәсе буенча чагыштырып өйрәнү; аермалы һәм охшаш якларны ачыклау;

  3. Мәсәлләр эчтәлеге аша һәр кеше үзе башкарган гамәлләре өчен үзе җавап бирергә тиешлекне аңлату;

Бурыч

Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.

Укучыларда УУГ (танып белү, регулятив, коммуникатив,шәхескә кагылышлы) формалаштыру.

УУЭ

Шәхескә кагылышлы УУГ:

- укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.

Регулятив УУГ:

- максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану;

-үзбәя.

Танып белү УУГ:

- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу.

Коммуникатив УУГ:

- иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү, төркемнәрдә эшли белү.


Төп төшенчәләр

Сюжет, мораль, төп герой, әсәр эчтәлеге.

Предметара бәйләнеш

Татар теле, әхлак тәрбиясе

Төп ресурслар






Өстәмә ресурслар

Куллану өчен дәреслек:

Татар әдәбияты: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д- лек (татар телен тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче с-ф. Ике кисәктә. /Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина.

Техник чаралар:

Компьютер, экран, проектор

Power Point да презентация.


Эшчәнлекне оештыру формасы

Фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эш.



1 этап. Оештыру өлеше, мотивация.

Максат: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт тудыру

Исәнмесез укучылар! Хәерле иртә сезгә! Кәефләрегез ничек? Бер-беребезгә карап, елмайыйк әле, бер-беребезгә изге теләкләр телик.

Укучылар, әйтегез әле, бер-берегезгә нинди теләкләр теләдегез?

Мин дә сезгә уңышлар телим. Дәрестә игътибарлы булыгыз, бер-берегезгә ярдәм итегез, актив катнашыгыз.

Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре (1.Укытучы сөйләвен игътибар белән тыңла. 2. .Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер! 3.Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир! 4.Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын!) искә төшерелә, аларның ни өчен кирәклеге кабатлана.

Укучылар бер-берсенә изге теләкләр телиләр. Бер-берсенә карап елмаялар.








Коммуникатив . Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле. Укучылар бер-берсенә теләкләр теләп уңай атмосфера тудыралар.

Шәхси. Яхшы укучы сыйфатын аңлау.

2 этап. Өй эшен тикшерү. Үткән материалны ныгыту, анализлый белү, фикерләүләрен үстерү.

Әйдәгез, укучылар, өй эшләрен тикшереп алыйк әле. Өйгә нинди эш бирелгән иде?

-Мәсәл темасы буенча белемнәрне кабатларга һәм сораулар әзерләп килергә кирәк иде.

Һәр төркем әзерләп килгән сорауларын укый, икенче төркемдәге укучылар шул сорауларга җавап бирә.

Коммуникатив: - бүтәннәрнен сөйләвен тыңлау һәм аңлау;

- үз фикерләренә ышандыра белү.


3 этап. Мотивация (эшкә кызыксыну) тудыру.

Максат: Укытучы сөйләгән вакыйга аша теманы ачыклау. Әсәрне өйрәнергә әзерләү

Мин сезгә ике дус турында бер вакыйга сөйлим. Марат белән Илдар бишенче сыйныфта укыйлар, якын дуслар. Беркөнне татар теле дәресендә диктант яздылар. Янәшә утыруларына карамастан, Илдар Мараттан күчерә алмады һәм диктанттан "икеле" алды. Ә тәнәфескә чыккач Маратка: - Син миңа күчертмәдең, мин шуңа күрә, "икеле" алдым, диде.

Сез бу вакыйга турында нәрсә әйтә аласыз? Кем гаепле?

Төркемнәрдә эш.

Укучылар укылган вакыйга буенча үзләренең фикерләрен әйтәләр, дәреснең темасын билгелиләр:

-эшең барып чакмаса, гаепне үзеңнән эзлә.

Метапредмет УУГ

регулятив:

- дәреснең максатын билгеләү, аңа формулировка ясау Коммуникатив: - бүтәннәрнен сөйләвен тыңлау һәм аңлау;

- үз фикерләренә ышандыра белү.


4 этап. Уку мәсьәләсе кую

Максат: Дәрескә максат кую (белгәннәр нигезендә ачыклап бу дәрестә үзләштерелергә тиешле уку мәсьәләсе кую).

-Укучылар, без дәреснең темасын кайсы әсәрләр аша ачарбыз икән?

Бүгенге дәрестә нинди әсәр өйрәнербез икән?

Слайдларга күз салыгыз әле, сез кемнәрнең фотосурәтләрен күрәсез? Г.Тукай һәм Ә.Исхак турында сөйләшү.


Төркемнәрдә эш.

Без Г.Тукайның "Төлке һәм йөзем җимеше" һәм Ә.Исхакның "Төлке һәм виноград" исемле әсәрләрен өйрәнербез.



Метапредмет УУГ

регулятив:

- укытучы ярдәмендә дәрестә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

5 этап. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: хикәянең эчтәлеген анализ нәтиҗәсендә табу; әсәрне

аңлау өчен шартлар тудыру.

Бүген без сезнең белән Г.Тукайның "Төлке һәм йөзем җимеше" һәм Ә.Исхакның "Төлке һәм виноград" исемле әсәрләрен өйрәнербез. Бу ике әсәрне чагыштырып анализ ясарбыз.

Беренче мәсәлне укып чыгыйк эле.

Һәр төркемнән бер укучы мәсәлне укый.

Шәхси УУГ:

- укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.

- төркемнәрдә эшли белү.


Регулятив УУГ:

- уку бурычларын кую;

- максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану.

Танып белү УУГ:

- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу ;

-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм укыганны анализлау.

Коммуникатив УУГ:

- башкаларның сөйләмен ишетеп һәм тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү;

- үз фикерләреңә ышандыра белү.


1нче бирем: Аңлашылмаган сүзләрне аерып алыйк.

Сүзлек өстендә эш (тәкъдим ителә)

Йөзем җимеше – виноград

Ниһаять – нәрсәнең дә булса чиге, ахыры

Карны ачкач –ашыйсы килгәч

Ләгыль, якут – кыйммәтле ташлар

Анлар – алар

Михнәтләнеп – газапланып

Хурлык – оят


Аңлашылмаган сүзләрне аерып алалар, укыйлар. Сүзлек өстендә эш татар теленең аңлатмалы сүзлеген һәм татарча-русча сүзлек кулланып оештырыла.

Мәгънәләре ачыклана, аңлаталар, сүзтезмәләр, җөмләләр төзиләр.


Үзбәя. Үзбәя өчен критерий:

а) сүзлектән файдаланып  сөйләп бирә алса - «3»;

б) сүзлектән файдаланып  сөйләп бирә, сүзтезмәләр төзи алса - «4»;

в) әлеге сүзләр белән җөмләләр төзи алса - «5».

2 нче бирем: Укылган әсәр буенча сорауларга җавап бирү, мәсәлнең морален ачыклау.

Әсәр нинди жанрга карый?

Төп героен әйтегез.

Бу мәсәлдән төлке турында нәрсәләр белеп була?

Төлкенең ни өчен буе җитми?

Төлке үз-үзен ничек юата?

Бу хәлдә кемне гаепләп була?

Көтелгән җаваплар:

Мәсәл жанры, төп герое- төлке, төлке - хәйләкәр, ач, бакчага керә, сикергәләп карый, буе җитми, ала алмый һ.б.

Үзбәя, укучылар үзләренә бәя куялар.



Физкультминутка "Миңлебай"

Максат:

Балаларны борынгы йолалар белән таныштыру;

Халык авыз иҗатына карата кызыксыну уяту;

Үзара дуслык хисе тәрбияләү.

Балалар, әйдәгез бераз ял итеп алыйк. Татар халык уены "Миңлебайны" уйныйбыз.


Без йөрибез әйләнеп,

Син уртада, Миңлебай,

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Без кыланырбыз шулай.

Уртадагы бала (кыланып):

Бер болай, бер болай,

Йә, кыланыгыз шулай.

Башкалар хор белән:

Бер болай, бер болай,

Моны эшләү бик уңай.


3 нче бирем: Ә.Исхакның "Төлке белән виноград" мәсәлен уку, морален билгеләү.

Балалар, без хәзер икенче мәсәлгә күчәбез. Әйдәгез, бер тапкыр укып чыгыйк әле.

Укылган материалны ныгытып китик әле. Әгәр мин әйткән фикерне дөрес дип санасагыз басасыз, әгәр дә юк икән нде - утырасыз:

-Бу әсәр хикәя жанры;

-Бу әсәр мәсәл жанрына керә;

-Төлке виноград сатып алырга теләгән;

-Төлке виноградны сатып алган;

-Виноградның бәясе кыйбат булган.

Мәсәлне укыйлар, матералны ныгыту, кире бәйләнеш башкарыла. Укучылар укытучы әйткән фикернең дөрес яки дөрес түгеллеген белдерәләр.

Үзбәя, укучылар үзләренә бәя куялар.

Үзбәя өчен критерий:

а)өч сорауга дөрес җавап бирсә –“3”;

б) дүрт сорауга дөрес җавап –“4”; в)бишесе дә дөрес булса –“5”.

4 нче бирем: Яңа теманы ныгыту, башкалар белән эшли белү, аралашу.

Ике мәсәлнең кайсысын уку җайлырак булды? Ә хәзер бу ике мәсәлнең аермалы һәм охшаш якларын ачыкларбыз.

Беренче төркем мәсәлләрнең охшаш якларын, ә икенче төркем аермалы якларын билгели.








Төркемнәрдә эш.

1 нче төркем охшаш якларын табып яза;

2 нче төркем аермалы якларын билгели.

Бу эш карточкаларда башкарыла. Укучылар башта төркемнәрдә сорауларга җаваплар язалар. Аннары берничә укучы тыңлана.

Үзбәя. Үзбәя өчен критерий:

а) ике сорауга дөрес җавап тапса – “3”

б) өч сорауга дөрес җавап тапса -“4”

в) дүрт сорауга да дөрес җавап таба алса-“5”

6этап. Рефлексия.

Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау


Төлкенең гаебе нәрсәдә?

Төлкегә нинди киңәшләр бирер идегез?

Бүгенге дәрестән сез үзегез өчен нинди сабак алдыгыз?

Сезнең дә шушы төлке хәлендә калганыгыз юкмы?


Төлке үзе башкара алмаганга башкаларны гаепли. Ул үзенең гаебен танып, дөреслек белән яшәсен иде, башкаларны гаепләмәсен. Без үзебез өчен бик күп сабак алдык. Үзеңне һәм башкаларны алдап яшәргә ярамый.

Әсәрләрне өйрәнеп шундый нәтиҗә ясадык: үзенең гаебенне белә торып, башкаларны гаепләмә


коммуникатив:

- бүтәннәрнең сөйләмен тыңлау һәм аңлау;

-- үз фикерләреңне тулы,

төгәл,ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау

Дәрескә гомуми бәя.


Укучылар, ә хәзер төркемнәрдәге эшне бәялибез. Кайсы төркем күбрәк смайлик җыйды икән, санап карыйк әле.

Үзегезнең белемнәрне бәяләгән карточкаларны миңа тапшырыгыз. Бары тик килешенгән билгеләр генә кәндәлекләргә куелачак.

Укучылар төркемнәрдәге смайликларын саныйлар, җиңүче төркем билгеләнә.

Үзләрен бәяләгән карточкаларын укытучыга тапшыралар.

Метапредмет УУГ

регулятив:

- дөрес һәм ялгыш эшләнгән эшне аера белү.

- үзара контроль булдыру.

-үз эшчәнлекләрен бәяләү.

7 этап. Өй эше бирү



Өй эшен сайлау мөмкинлеге бар.

  1. Мәсәлләр буенча рәсем ясап килергә.

  2. Мәсәлләрнең бер өлешен ятларга.


Метапредмет(УУГ)

регулятив:

-үз эшчәнлегең белән идарә итү, өй эшен сайлаганда дөрес карар кабул итү белү.