Тема : Максат хәле
Максат : Җөмлә кисәге буларак хәл төркемчәләре белән танышуны дәвам итү;
максат хәле турында төшенчә формалаштыру, аның белдерелү үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү;
максатчанлык, ихтыяр көче кебек сыйфатлар тәрбияләү, райондаш язучыларыбызның әсәрләрен укуга кызыксыну уяту;
Җиһазлау:
7 нче сыйныф дәреслеге (Ф.С.Сафиуллина, С.М.Ибраһимов),
“Хәлләр” темасына презентация
Магнитлы карточкалар
Перфокарталар
Хәл төркемчәләре өчен 8 бүлеккә бүленгән кесәле плакат.(Үтелгән төркемчә әйләндереп куела)
Белемнәрен һәр этап буенча билгеләп бару өчен, кечкенә флажоклар(парталарда кадалып куела)
(Һәр укучының һәм төркемнең белеме шулай бәяләнә.)
I Оештыру . Мотивлаштыру-ориентлашу.
1.Уңай психологик халәт тудыру. Дежур укучы чыгышы.
Дәфтәргә число язу.
II Белемнәрне актуальләштерү
Нинди җөмлә кисәкләре беләсез?
Хәзер кайсы җөмлә кисәкләрен өйрәнәсез?
Үткән дәреснең темасы нинди иде?
( Экранда слайдлар ачыла. Җөмлә кисәкләре кабатлана.)
III. Дәреснең темасын, максатын билгеләү.
1. Ребус чишеп, дәреснең темасын билгеләү.
2. Дәреснең максаты белән таныштыру.
3. Тактага һәм дәфтәргә тема язу.
IV . Яңа тема аңлату.
1.“Максат хәле” карточкасы әйләндереп куела.
2. Максат сүзенең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? (Җаваплар)
3. Мисаллар китерү
4.Магнитлы тактада магнитлы карточкалар буенча эш.
(Азнакай районы язучыларының әсәрләреннән алынган җөмләләр экранда языла. Максат хәлләре кара хәрефләр белән языла.) тактага
Калын хәрефләр белән бирелгән хәлләрне үзләре ачыклаган сүзләре белән язып алырга, сорау куярга һәм белдерелү үзенчәлеген ачыкларга.
(Бер үк вакытта дәфтәрләрдә һәм тактада эшләнә)
1. –Утырт малайларыңны минем тарантаска, урманга җиләккә алып барам. (Н.Ә.)
2.Өянкеләрне теләктәш итеп килгән кешеләрнең шушындый яңа гореф-гадәтен
саклар өчен генә дә яшәрлек бу җирдә. (М.Г. “Нигез”)
3. - Күрше авылдан теге син ясаган һәйкәлне карарга килгәннәр. (М.Г.)
4. Яңа йортка инде бүген-иртәгә күченергә дип торалар. (М.Г. “Ерак урман авазы”)
5. – Зарима кызымны әйтәм, чиягә дип киткән иде,- дип сөйләнә-сөйләнә, Иләмән карт өйалдына кереп китте. (М.Г. “Ерак урман авазы”)
Модельгә таянып, максат хәленә билгеләмә бирү.
ачыклый
белдерә
Максат хәле соравы
белдерелә
2. Тормышта кемнәр бәхетле булырга тели?
Кемнәр тормышта уңышларга ирешергә тели?
Кем чын дуслары булуын тели?
Бу кешеләр , әлбәттә, үз алларына максат куялар. Андый кешеләрне максатчан кешеләр, бернигә дә карамый теләкләренә ирешер диләр. Кызганычка каршы, кайвакыт, үзебездән тормый торган сәбәпләр килеп чыгып, бу минутларны бераз кичектерергә мөмкин. Кайвакыт үзебез дә сәбәпләрен табып куябыз.Мәзәктәге кебек.(Мәзәк сөйләргә мөмкин).
1) Сәбәп һәм максат хәлләрен аерырга өйрәтү
Бер үк бәйләүче чара белән ияргән (мәсәлән, өчен бәйлеге, дип сүзе)
максат хәлен сәбәп хәленнән аеру кыен очракта, эш-хәлнең нинди заман белән бәйле булуын истә тотарга кирәк. Сәбәп хәле гадәттә үткәнгә карый, ә максат хәле киләчәкне күз алдында тота.
( Мисаллар өстендә аңлату)
Соңга калган өчен, ул шелтәгә эләкте. (И.Г.) Тик бу базны ризыгы мул булган өчен генә җәннәт димиләр. (Н.Ә.)
Менә шул җинаятьнең төбен тикшерер өчен, каладан Паларусов иптәш җибәрелгән иде. (Г.И.)
Аны күрер өчен, бик биеккә күтәрелергә кирәк.
Үткәнгә карый
Киләчәкне күздә тота
2) Укучылардан мисаллар уйлату (Төркемнәрдә эш)
Белемнәрен бәяләү.
V Яңа материалны күнегүләр өстендә ныгыту.
1. Перфокарталар белән эш.(һәр укучыга таратыла)
Сәбәп һәм максат хәлләрен перфокартада билгеләргә
1.Төлкегә осталыгын, хәйләсен тормышка ашырыр өчен, киңлек, иркенлек кирәк. (Н.Ә.)
2. Үзенә шундый җаваплы эш тапшырганга куанып, Шәхмизаран куыш авызына килә. (Н.Ә.)
З.Тик бу базны ризыгы мулбулган өчен генә җәннәт димиләр.(Н.Ә.)
4 . Ә хатын, халыкныышандырыр өчен, күз яшьләрен агызды. (Н.Ә.)
5. – Без Хәмит абый беләнҗиләк ашарга килгән идек, адаштык. (Н.Ә.)
6. Шуннан соң Җанбик урманга җәнлек ауларга юнәлә. (Н.Ә.)
Җөмлә №
Хәл төре
1
2
3
4
5
6
7
8
Сәбәп хәле
Максат хәле
Белемнәрен бәяләү.
Дәреслек буенча эш. 67 нче биттәге җөмләләр буенча эш.
Җөмләләрне күчереп язарга, максат хәлләренең астына сызарга, өсләренә белдерелү үзенчәлеген билгеләргә
(һәр төркемнән бер укучы тактада эшли)
VII Дәрестә үтелгәнне системага салу, ныгыту.
-Дәрестә нәрсәләр башкардык? Нәрсәләр белдек?
- Без бүген сезнең белән шпаргалка ясарга өйрәнербез.
(Терәк таблицалар төзү һәм шулар буенча сөйләү.)
VII Өй эше бирү.
1 нче төркем – 103, 104 нче күнегү (диалог төзергә)
2 нче төркем – 103 нче күнегү
IX Белемнәрне бәяләү.
X Дәресне йомгаклау.
Фәнис Яруллинның “Туган ягы кирәк кешегә” шигырен уку
Читтә йөргән чакта, сагындырып,
Керер өчен төнлә төшенә,
Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.
Зур уңышлар яулап, заманалар
Матур бәя бирсә эшенә,-
Шатлыкларын ишеттерер өчен,
Туган ягы кирәк кешегә.
Йөри-йөри күңле тупасланса,
Тузан кунса, яшьлек хисенә,-
Бер сафланып килер өчен, тагын
Туган ягы кирәк кешегә.
Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә,
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.