Проект эше .Чыгыш ясау өчен

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Татарстан Республикасы

Зеленодол муниципаль районы

Осиново бистәсе

В.В.Карпов исемендәге лицей”











Фәнни-эзләнү эше

Тема: «Бөек Ватан сугышы минем гаилә тарихында»







Башкарды: Рахматуллова Галия Ирек кызы 6 нчы сыйныф укучысы


Җитәкче: Рахматуллова Гөлгенә Иршат кызы

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы







2016 нче ел



Эчтәлек.

1.Кереш................................................................................................ 3

2. Төп өлеш. ........................................................................................ 5

а) Бөек Ватан сугышы – ил, гаилә фаҗигасы.................................. 5

б) Бөек Ватан сугышы Зиннәт бабай гаиләсе тарихында................. 6

в) Мидхәт бабайның илне дошманнардан саклавы,

хатирәләре......................................................................................... 7


3. Йомгаклау............................................................................................. 9


Әдәбият исемлеге............................................................................... 10





















































Кереш.

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк.



Уткәнне белү, синең киләчәген

Хәтерләүдән курыкма син!

Уткәненне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Ни игкәнен, ни чиккәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.


Гаилә, нәсел киләчәгең…, токым... Әлеге сүзләр безгә бик кечкенә вакыттан, балачактан таныш. Гомер дәвамында кешеләр күренми торган җепләр, туганлык белән бәйле. Ә безне, бер-беребез белән нәрсә берләштерүе турында уйланып караганыбыз бар микән? Мөгаен, юктыр. Әйе, «илен белмәгән - игелексез», «халкын белмәгән - холыксыз», «нәселен белмәгән - нәсәпсез» дип, юкка гына әйтмәгән халкыбыз. Кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының үткәнен, үз халкының чыгышын белергә тиеш. Әлеге сорау белән генеология фәне өйрәнә. Генеология – ул кешеләрне һәм аларның килеп чыгышын өйрәнә торган тарихи фән.

Кызганычка каршы, күп кеше гаиләсенең тарихын, шәҗәрәсен, килеп чыгышын белми. Үз нәселеңне өйрәнер өчен бөтен мөмкинчелекләр дә тудырылган, югыйсә. Архивлар, эзләнү методлары, махсус әдәбият....

Борынгы заманда һәр кеше үзенең җиде буын бабасын белергә тиеш булган, үз нәселен белгән кеше абруйлылардан саналган. Минемчә, гаиләңнең тарихын өйрәнү кызыклы һәм файдалы. Минем әби – бабам кем булган, ничек яшәгән һәм шөгыльләнгән, кешеләр өчен файдалы эшләр башкарганнармы, әллә киресенчәме? Минем уйлавымча, безнең бабаларның яшәү рәвеше безнең тормышта да уз урынын алган, үз нәселеңне белергә һәм хәтерләргә тиешбез.

Бүгенге көндә буыннар арасында тарихи бәйләнеш юк дисәң дә була. Балалар өлкән буын кешеләреннән үрнәк алу мөмкинлегеннән мәхрүм. Шуңа күрә һәр кеше үз гаиләсендә буыннан буынга килгән истәлекләрне белеп, аларны саклап, киләчәк буынга тапшырырга тиеш.

Минем сайлап алган темамның актуальлеге шик тудырмый. Бүгенге көндә гаиләнең тарихын өйрәнү проблемасы иң мөһим проблемаларның берсе булып тора.

Фәнни-эзләнү тикшеренүнең төп объекты булып Калимуллиннар гаиләсе тора - аларның шәжәрәсе, Бөек Ватан сугышында һәрбер гаилә әгъзасының илне саклауга керткән өлешен өйрәнү, әби-бабаларның язмышы.

Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга жиде дистә елдан артык вакыт узса да, сугыш дип әйтүгә, күз алдына җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар туган җирләрен саклау өчен фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып кала. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме ватандашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада. Ил азатлыгы өчен изге сугышта һәлак булучыларның исемнәрен мәңгеләштерү эше бүген дә дәвам итә. Бу эштә һәркем үзеннән өлешен кертергә бурычлы. Бүгенге тыныч тормышта яшәвебез өчен без аларга бурычлы. Өлкән буынның сугыш һәм сугыштан соңгы героик тормышы безнең өчен һәрчак үрнәк.











Төп өлеш.

Бөек Ватан сугышы – ил, гаилә фаҗигасы.

1941 нче елнын 22 нче июнь иртәсе искиткеч матур, күк йөзе ап-аяз. Менә шундый матур күк йөзе кинәт самолётлар гөрелтесе, шартлаулар, янгын төтене каплап кала. Бу көнне, фашистлар Германиясе хыянәтчел төстә хөҗүм итеп, илдә Бөек Ватан сугышы башлана. Сугыш! Никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китердең син тыныч халыкка. Син аның бәхетен урлап, рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә, кешеләрне тезләндереп, алар өстеннән явызларча хакимлек итәргә теләгәнсеңдер. Безнең илнең көчсез, әле ныгып җитмәгән булуыннан файдаланырга теләгәнсеңдер. Ләкин бер хакыйкатьне син аңламагансың. Безнең илебез яшь, көчсез булса да, аның горурланып сөйләрлек, курку белмәс, җиңелмәс батыр уллары һәм кызлары, шундый батыр йөрәкле балалар үстергән бөек аналары бар. Аларга бәхет төшенчәсе туганда ук ана сөте белән керә, әнә шуны чын мәгънәсендә аңлау аларга бетмәс-төкәнмәс көч, туган илгә кайнар саф мәхәббәт бирә, әнә шул көч җиңүгә алып килә. Безнең илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән җиңү таңын каршылады. Без бәхетле яшәсен өчен егерме миллион кеше яу кырында ятып калды. Аларның чиксез батырлыгы турында без кинолардан карап, тарих дәреслекләреннән укып, язучыларыбыз сугыш темасына иҗат иткән әдәби әсәрләр белән танышып беләбез. Миллионнарча гаиләләр сугышта һәлак булган, хәбәрсез югалганнарның язмышын белә алмады.

Быел Бөек Ватан сугышының 71 еллыгы. Сугыш хатирәләрен, җиңелмәс батырларыбызны искә төшереп торучы тере һәйкәлләр – ветераннарыбыз бар. Шунысы кызганыч, аларның сафы елдан-ел сирәгәя. Бүгенге көндә, күкрәк тутырып көмеш медальләрен чыңлатып, Җиңү көнен каршылаучы авылдаш ветераннарыбыз бармак белән санарлык кына калып бара. Мидхат бабай һәм анын гаиләсе тарихын беләсем, өйрәнәсем, кешеләргә җиткерәсем килде. Бу гаиләнең тормышы – меңләгән гаилә тормышына охшаган да, үзенчәлекле дә; бу зур тарихның бер күзәнәге.

Бөек Ватан сугышы Мидхәт бабай гаиләсе тарихында

Зур гаилә башлыгы, Мидхат бабайның әтисе – Зиннәт бабай 1903нче елның арыш урган вакытта дөньяга килгән. Гади бер авыл малае булган. Иген иккән, атлар көткән. Җир малае булганга, бернинди кара эштән дә тартынып тормаган. Туп кебек, түм-түгәрәк, төптән юан чыккан егет булып үсеп җиткән. Матур кызны яр итеп сайлаган һәм гаилә төзегән. Бер-берсен хөрмәт итеп, дөнья мәшәкатьләренә чумып Зиннәт бабай тормыш итә, әби Бибигәйшә авыл хатыннарына хас эшләрне башкара. Акрынлап көннәр, айлар үтә. Тупылдап торган 3 ул - үстерәләр. Һәр туган көнгә сөенеп, тормыш тәгәрмәче тәгәри. Тик мондый бәхетле көннәр озакка сузыла алмый. Бөтен дөньяны төтрәткән Бөек Ватан сугышы башлана. Илгә килгән кара кайгы, бу гаиләне дә читләтеп үтми.

Шәмсетдин кызы Бибигәйшә әби «Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!» лозунгы астында, тылда хезмәт куя. Җир сөрә, урак ура, сугышчылар өчен кич утырып оекбаш-бияләйләр бәйли. Шулай ук җәйге челләләргә туры килгән уразасын да калдырмый.




























Мидхәт бабайның илне дошманнардан саклавы, хатирәләре.


1918нче елның 19 нчы гыйнварында Кәлимуллиннар гаиләсендә Зиннәт улы Мидхәт беренче бала булып дөньяга аваз сала. Шул чорның һәрбер малае кебек ул да укыган, үскән һәм гаиләдә олыларга булышкан.... Барлык йорт мәшәкатьләре әниләре һәм 15 яшьлек яшүсмер Мидхәт җилкәсенә төшә. Сугыштан килгән сирәк хатлар гына әниләренең күңеленә дәрт өстәп тора.

1943нче елда 17 яшь тулуга Мидхәткә дә фронтка барырга хәбәр килә. 29нчы гыйнварда ул илебезгә басып кергән ерткычларга каршы көрәштә сугышчылар белән бер сафка баса. Ул фронтта - укчылар полкының минометчигы була. Ул 1945нче елның 9 нчы маена кадәр укчылар полкы белән 1нче Белорус фронтында Ватаныбызны саклауда катнаша.

Бөтен Россия, Европа буйлап Берлинга кадәр күпме юллар, күпме ил чикләре узган! Мидхәт бабай бу еллар турында искә алырга яратмый иде. Үз гомеренең бу дәһшәтле, сугыш еллары турында ул авырлык белән генә сөйли иде. Аның әйтүенчә, пулеметларның куркыныч гүләвенә, пуляларның сызгырып очуына, елга кебек аккан канга берничек тә ияләнеп булмый. “Телевизордан онытылмас сугыш елларында кешеләрнең газаплануларын, үлемен күрсәтсәләр, әтиемнең колакларын куллары белән каплап икенче бүлмәгә чыгып китүе әле дә күз алдымда.” – дип сөйлиләр аның балалары: минем әбием һәм Мөсфирә апа, улы Рәис абый.

...Неман елгасын кичү, Кенигсберг, Вильнюс шәһәрләрен азат итүдә катнашу, Берлинга кадәр барып җитү бәхетенә ирешергә насыйп булды миңа. Бик күп күрдем: үлем дәһшәтен, дусларымны югалтуны, яралы да булдым. Сугышның һәрбер көне бер гасырга тора иде,” – дип әйтә торган булган Мидхәт бабай. “Катюша” снарядлары тавышы килә башлагач, колак чыңлаганына түзеп булмый башлый, куркудан я чүгәләп куясың, я тәгәрәп җиргә сеңәсең. Һәрбер пуля, снаряд сиңа гына төбәп килгән сыман. Ә сугышта син боерыкны үтәргә тиеш. Яңадан күтәреләсең дә, яңадан – алга... Бу курку хисе, “Катюша” снарядларының тавышы сугыштан соң да төшләремә кереп йөдәтте...”

Сазлыклы урыннарда фашист илбасарларын тар-мар итүләр, җиңүне якынайту өчен җил-давыллы яңгырда, карлы буранда, чыдап булмаслык эсседә, көнне-төнгә ялгап алга барулар берсе дә эзсез узмый, һәр солдатның күңелен, тәнен камчылый, мәңге җуелмаслык булып йөрәкләргә кереп оялый. Дәһшәтле сугыш салган яраларны дәвалау чарасын табуы гына, ай-һай, авыр,” – дип сөйли торган булган Мидхәт бабай.

Бөек Ватан сугышында күрсәткән хезмәтләре өчен Кәлимуллин Мидхәт Зиннәтулла улы түбәндәге орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән: 3нче дәрәҗә Дан ордены;Батырлык өчен” медале 1944ел.; «Сугышта хезмәтләре өчен»; «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре, 1946 нче ел; 2 нче дәрәжә Бөек Ватан сугышы ордены» 1985 нче ел һәм башка истәлекле юбилей медальләре.

Еллар үтә, сулар ага. Яшь егет Мидхәт белән тыйнак кыз Минсәрвәр гаилә төзиләр. Ул – склад мцдире булып эшләгән, Минсәрвәр - балалар үстерә. Бер-бер артлы 2 кызлары, 1 улллары туа: Голсинә,Мөсфирә, Рәис. Бабай белән әби барысына да түзеп, шатлык-борчуларны бергә җиңеп, матур тормыш кичерделәр. Балаларына тиешле тәрбия биреп, олы тормышка аяк бастырдылар. Ә тәрбияне алар үз үрнәкләре аша бирделәр. Алар үзләренең балаларында хезмәт сөючәнлек, фидакарьлек, олыларга карата хөрмәт һәм тормышны ярату кебек сыйфатлар тәрбияләгәннәр..

Мидхәт бабай үз хезмәтенә бик җаваплы караган. Аның мактау хатлары һәм Почет грамоталары да бар. Кеше арасында ул үзенең хезмәт сөючәнлеге, кешелеклеге, игелеклеге белән аерылып торган. Ир кеше үз гомерендә малай үстерергә, агач утыртырга, йорт төзергә тиеш дип әйтәләр. Мидхәт бабай барысын да үтәгән. Бүгенгесе көндә аның 6 оныгы, дүрт оныкчыгы бар. Ул 1993 нчы елның 12 октябрьндә вафат булды.

Бабайның якты хәтирәсе безнең күңелләрдә мәңге калыр! Җир йөзендә анын балалары, оныклары, оныкчыклары - аның дәвамы. Башкаларга терәк һәм үрнәк булып, тормыш сикәлтәләрендә егылып калмыйча яшәгәннәр алар. Үзеннән соң игелекле балалар, матур эшләр калдырганнар. Кеше турында башкалар күңелендә матур хатирәләр сакланса, аның исеме яши.





























Йомгаклау.

Тиздән - Бөек Җиңү көне. Аның быел 71 еллыгын бәйрәм итәбез. Совет солдаты бирешмәде! Туган ил хакына, аның бердәм халкы, туганнары, дуслары, сабый чаклары куркыныч сугыш елларына туры килгән газиз балалар хакына алар барлык авырлыкларга да түзде һәм җиңде! Аларга дан һәм чын күңелдән рәхмәтебез! Безнең буынны саклап калган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас! Күкрәкләренә орден, медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен — рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга! Дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар – туган илдә тынычлык булсын! Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз – ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебездә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.

Сугыш һәйкәлләре һәр урында:

Ишетәсезме, авылдашлар!

Безне беркайчан да

Начар яктан искә алмагыз,

Һәр ел Җиңү бәйрәме көнендә

Һәйкәлгә чәчәк куймый калмагыз!

Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм фаҗигале көннәре елдан-ел ераклаша бара. Ләкин халкыбыз кичергән ул кайгы-хәсрәтләр һичкайчан онытылмас... Бөек Ватан сугышы тәмамланганга, никадәр вакыт үтсә дә, аның хәтирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Язлар җитү белән Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә бу вакыйгалар кабат искә төшә.

Сугышлар булмый корбансыз.

Ансыз – юк Җиңү туе.

Ә без үлгәннәр алдында

Бурычлы гомер буе!





Әдәбият исемлеге.

  1. Данилов А.А. Отечественная история: Учебник для вузов. М., 2003г. С 99-112.

  2. 9. Зуев М.Н. История России. Учебник. М, 2004г. С 68-73.

  3. Книга памяти. Хәтер китабы. – Казань: издательство «Книга Памяти»,1995г.

  4. Мемориал Великой Отечественной войны – obd-memorial.ru

  5. Мошаров Н.Д. Как начать составлять свою родословную: консультации для начинающих. М., 1991. С 34-38.

6 .​ Татарстан в годы Великой Отечественной Войны 1941-1945гг. Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында (1941-1945) – Казань: издательство «Книга Памяти», 2000.















12