Урок по татарскому языку Батырлыкта-матурлык

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәмсетдинова Лилия Ильдусовна

Арча 7нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе



Тема. Батырлыкта – матурлык.

(Татар теленнән БРИга хәзерләнү , синтаксисны

гомумиләштереп кабатлау).


Максат. 1. БРИга әзерлек максатыннан, укучыларның гади һәм

кушма җөмлә буенча алган гомуми теоретик һәм

гамәли материалны үзләштерү дәрәҗәләрен тикшерү.

2. БРИ га әзерлекне дәвам итү,өйрәнгәннәрне бер сис-

темага салу.

3. Иҗади фикерләү сәләте үстерү.

4. 8 нче сыйныфта үзләштергәннәрне искә төшерү.

5 .Укучыларга хәрби- патриотик тәрбия бирү, ба тырлык,илгә тугрылык хисләре тәрбияләү.


Дәрес тибы. Иҗади эзләнүле, әңгәмә.

Метод. Традицион, шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе.

Дәресне җиһазлау

Татар теленнән тестларН.В.Максимов.-Казан:Мәгариф,2008

Н.В.Максимов,З.В.Шәйхразиева Урта мәктәптә татар теле укыту:Кушма җөмлә синтаксисы.

Мәгариф”журналы ,2009 №10

Тест сораулары,биремнәр язылган карточкалар

Татар халык мәкальләре.

Бөек кешеләрнең батырлык турында әйтелгән сүзләре.

Техник чаралар:

Компьютер, мультимедиа проектор.


Дәрес барышы.


  1. Уңай психологик халәт тудыру.

  2. 1слайд

Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар , Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы , әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле-төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул ”

Ф. Яруллин.

Батырлыкта-матурлык” (Батырлык һәм Бөек Ватан сугышы хакында әңгәмә)

III Гомумиләштереп кабатлау.

1. Биремнәр. ( А өлеше ).

А1.Синтаксис нәрсә өйрәнә?

1) телдәге авазларны өйрәнә

2)сүзләрнең төзелешен, ясалыш ысулларын,кушымчаларның төрләрен

3)сүзтезмә һәм җөмләләрне , аларның төзелешен, ягъни телнең төзелешен өйрәнә.

А2.Сүзтезмәне күрсәтегез .

1)батыр егет 3)батыр,тырыш

2)сугыш бетте 4) Бөек Ватан сугышы

А3.Батыр яуда беленер.Бу җөмләдә батыр сүзе җөмләнең кайсы кисәге?

1)хәл

2)аергыч

3)ия

А4.Аерымланган хәл ул –

1)ияртүче сүзеннән ераклаштырылган һәм ярымхәбәрлек төшенчәсенә

ия булган хәл

2)үзе ияргән сүз белән янәшә торучы хәл

3)ике яктан да тыныш билгесе белән аерымланган сүз

А5.Кайсы җөмләдә ия белән хәбәр арасында сызык куела?

1)Батыр ут булыр, куркак юк булыр.

2)Батыр куркак булудан курка.

3)Батыр егет яу күрке.

А6.Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрен билгеләгез.

Без Ватаныбыз азатлыгы өчен һәлак булган геройларны һәрвакыт

искә алабыз

1)хикәя җөмлә 3) тойгылы җөмлә

2)сорау җөмлә 4)боеру җөмлә

А7.Нинди төзелмә “кушма җөмлә” дип атала:

1) ике яки берничә гади җөмләдән торган кушма җөмлә;

2) җөмләләре аналитик юл белән бәйләнгән кушма җөмлә;

3) җөмләләре тезү юлы белән бәйләнгән кушма җөмлә.

А8. .Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан ничә төре бар?

1) 8

2) 12

в) 14

А9 .Аналитик иярчен җөмлә баш җөмләгә...

1) кушымчалар

2) янәшә тору

3) мөнәсәбәтле сүзләр,көттерү паузасы,теркәгечләр

ярдәмендә бәйләнә.

А10 Сугыш беткәч, батыр күбәер. Бу җөмләдә иярчен җөмләнең

мәгънәсе ягыннан төрен билгеләгез.

  1. иярчен күләм җөмлә

  2. иярчен рәвеш җөмлә

  3. иярчен вакыт җөмлә

А11 Бу җөмләдә нинди тыныш билгесе куярсың?

Мин шуны яхшы аңлыйм (?) безнең матур тормышта яшәвебез

өчен меңләгән солдатларның каны түгелгән.

1) өтер

2) ике нокта

3) сызык.

А12.Җир йөзендә канлы сугыш кабатланмасын өчен,

Ятимнәрнең күз яшьләре кабат таммасын өчен

Ныгытабыз илебезне без тыныч хезмәт белән. (Ә.Исхак)

Җөмләгә туры килә торган схеманы күрсәтегез.

1 [pic] [pic] ) 2) 3)


[pic] [pic] [pic] [pic]

[pic] [pic] [pic] [pic] [pic] [pic] [pic] = = \= ← ≠ ← ←

2. Бирем ( В өлеше).

Текст өстендә эш.

(1)“Батырлык!(2) Нәрсә соң ул батырлык? (3)Газинурлар , Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы , әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? (4)Кешеләр төрле-төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул ”,- дип яза Ф. Яруллин “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрендә.

(5) Чыннан да, нәрсә соң ул батырлык? (6)Минемчә , батырлык ул - туган илеңә тугры булу һәм шуны калганнарга исбат итү.

(7) Совет халкы үзенең нәкъ менә шундый сыйфатларга ия булуын 1941-1945 еллар аралыгында тагын бер кат раслады.

(8)Бөек Ватан сугышы башлангач, һәркем үзеннән зур өлеш кертте. (9)Фронтларда солдатлар, тылда олылар һәм кечеләр (?) һәммәсе, канын һәм тирен түгеп,батырлык һәм кыюлык күрсәттеләр. (10)Алар үз илләренең патриотлары булдылар.

(11) Бөтен халык та Җиңү көнен- 1945елның 9нчы маен- бик зарыгып көтте.

(12) Көннәр,еллар бер-бер артлы үтә тора.(13)ХХгасырның ишекләрен ябып, яңа гасырга да аяк бастык.(14)Быелгы яз безгә

Бөек Җиңүнең 65 еллыгын алып килә.

(15) Бәйрәмнәрнең иң олысы, иң кадерлесе -әлбәттә, Җиңү бәйрәме.(16) Без бик яхшы беләбез: күп корбаннар, зур югалтулар бәрабәренә яуланган Җиңү ул!

(17) Әйдәгез,Бөек Ватан сугышының данлы үткәне,аның үлемсез каһарманнарын һәрвакыт хәтеребездә саклыйк!

В1. Тексттагы сорау җөмләләрне күрсәт.

В2. 6нчы җөмләдәге минемчә сүзе җөмләнең кайсы кисәге була?

1)баш кисәге

2) иярчен кисәге

3) аерымланган кисәге

4)модаль кисәге

В3. 8нче җөмләгә билгеләмә бирегез.

В4. 9нчы җөмләдә сорау билгесе урынына нинди тыныш бил –

гесе куярга?

  1. өтер

  2. сызык

  3. ике нокта

В5. 11нче җөмләдә ни өчен сызык куелган?

1) ия дә , хәбәр дә баш килештәге исем белән белдерелгәнгә

2) тиңдәш кисәкләрдән соң килгән гомумиләштерүче сүз

янында

3) аныкланмышы исем белән белдерелгән аныклагыч

янында

В6. 12нче җөмләдә тезүле бәйләнештә булган сүзләрне күрсәте-

гез.

В7. 15нче җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр җөм-

нең кайсы кисәге икәнен күрсәтегез.

1)ия

2)хәбәр

3)аергыч

4)хәл

В8. 16нчы җөмләдә иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

3. 3 нче өлеш ( С өлеше).

Текстка якын килеп,үз мөнәсәбәтегезне белдереп 150 сүздән ким булмаган иҗади сочинение языгыз.

VI.Нәтиҗә.Йомгак.








1.Биремнәрнең җаваплары.

Биремнәрнең җаваплары.

А өлеше В өлеше

Җавап ( 2балл)

Җавап ( 3балл)

1.


2.


3.


4.


5.


6.


7.


8.


9.


10.


11.


12.

3


1


3


1


3


1


1


2


3


3


2


1

1.


2.


3.


4.


5.


6.


7.


8.

2,3,5.


4


иярчен вакыт җөмлә


2


3


көннәр,еллар


2


иярчен тәмамлык җөмлә


2.Слайд Батырларны искә төшерик һәркөн,

Олыларның күрик күңелен.

Исәннәрнең белик кадерләрен,

Корбаннарның белик каберен

Укучылар, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны һәрвакыт истә тотыйк.Аларның даны мәңгелек.

1. Биремнәр. ( А өлеше ).

А1.Синтаксис нәрсә өйрәнә?

1) телдәге авазларны өйрәнә

2)сүзләрнең төзелешен, ясалыш ысулларын,кушымчаларның төрләрен

3)сүзтезмә һәм җөмләләрне , аларның төзелешен, ягъни телнең төзелешен өйрәнә.

А2.Сүзтезмәне күрсәтегез .

1)батыр егет 3)батыр,тырыш

2)сугыш бетте 4) Бөек Ватан сугышы

А3.Батыр яуда беленер.Бу җөмләдә батыр сүзе җөмләнең кайсы кисәге?

1)хәл 2)аергыч 3)ия

А4.Аерымланган хәл ул –

1)ияртүче сүзеннән ераклаштырылган һәм ярымхәбәрлек төшенчәсенә ия булган хәл

2)үзе ияргән сүз белән янәшә торучы хәл

3)ике яктан да тыныш билгесе белән аерымланган сүз

А5.Кайсы җөмләдә ия белән хәбәр арасында сызык куела?

1)Батыр ут булыр, куркак юк булыр.

2)Батыр куркак булудан курка. 3)Батыр егет яу күрке.

А6.Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрен билгеләгез.

Без Ватаныбыз азатлыгы өчен һәлак булган геройларны һәрвакыт

искә алабыз

1)хикәя җөмлә 3) тойгылы җөмлә

2)сорау җөмлә 4)боеру җөмлә

А7.Нинди төзелмә “кушма җөмлә” дип атала:

1) ике яки берничә гади җөмләдән торган кушма җөмлә;

2) җөмләләре аналитик юл белән бәйләнгән кушма җөмлә;

3) җөмләләре тезү юлы белән бәйләнгән кушма җөмлә.

А8. .Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан ничә төре бар?

1) 8 2) 12 в) 14

А9 .Аналитик иярчен җөмлә баш җөмләгә...

1) кушымчалар 2) янәшә тору

3) мөнәсәбәтле сүзләр,көттерү паузасы,теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә.

А10 Сугыш беткәч, батыр күбәер. Бу җөмләдә иярчен җөмләнең

мәгънәсе ягыннан төрен билгеләгез.

1)иярчен күләм җөмлә 2)иярчен рәвеш җөмлщ 3)иярчен вакыт җөмлә

А11 Бу җөмләдә нинди тыныш билгесе куярсың?

Мин шуны яхшы аңлыйм (?) безнең матур тормышта яшәвебез

өчен меңләгән солдатларның каны түгелгән.

1) өтер 2) ике нокта 3) сызык.

А12.Җир йөзендә канлы сугыш кабатланмасын өчен,

Ятимнәрнең күз яшьләре кабат таммасын өчен

Ныгытабыз илебезне без тыныч хезмәт белән. (Ә.Исхак)

Җөмләгә туры килә торган схеманы күрсәтегез.

1 [pic] [pic] ) 2) 3)


[pic] [pic] [pic] [pic]

[pic] [pic] [pic] [pic] [pic] [pic] [pic] = = \= ← ≠ ← ←

2. Бирем ( В өлеше).

Текст өстендә эш.

(1)“Батырлык!(2) Нәрсә соң ул батырлык? (3)Газинурлар , Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы , әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? (4)Кешеләр төрле-төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул ”,- дип яза Ф. Яруллин “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрендә.

(5) Чыннан да, нәрсә соң ул батырлык? (6)Минемчә , батырлык ул - туган илеңә тугры булу һәм шуны калганнарга исбат итү.

(7) Совет халкы үзенең нәкъ менә шундый сыйфатларга ия булуын 1941-1945 еллар аралыгында тагын бер кат раслады.

(8)Бөек Ватан сугышы башлангач, һәркем үзеннән зур өлеш кертте. (9)Фронтларда солдатлар, тылда олылар һәм кечеләр (?) һәммәсе, канын һәм тирен түгеп,батырлык һәм кыюлык күрсәттеләр. (10)Алар үз илләренең патриотлары булдылар.

(11) Бөтен халык та Җиңү көнен- 1945елның 9нчы маен- бик зарыгып көтте.

(12) Көннәр,еллар бер-бер артлы үтә тора.(13)ХХгасырның ишекләрен ябып, яңа гасырга да аяк бастык.(14)Быелгы яз безгә Бөек Җиңүнең 65 еллыгын алып килә.

(15) Бәйрәмнәрнең иң олысы, иң кадерлесе -әлбәттә, Җиңү бәйрәме.

(16) Без бик яхшы беләбез: күп корбаннар, зур югалтулар бәрабәренә яуланган Җиңү ул!

(17) Әйдәгез, Бөек Ватан сугышының данлы үткәне, аның үлемсез каһарманнарын һәрвакыт хәтеребездә саклыйк!

В1. Тексттагы сорау җөмләләрне күрсәт.

В2. 6нчы җөмләдәге минемчә сүзе җөмләнең кайсы кисәге була?

1)баш кисәге 2) иярчен кисәге

3) аерымланган кисәге 4)модаль кисәге

В3. 8нче җөмләгә билгеләмә бирегез.

В4. 9нчы җөмләдә сорау билгесе урынына нинди тыныш бил –

гесе куярга?

1)өтер 2)сызык 3)ике нокта

В5. 11нче җөмләдә ни өчен сызык куелган?

1) ия дә , хәбәр дә баш килештәге исем белән белдерелгәнгә

2) тиңдәш кисәкләрдән соң килгән гомумиләштерүче сүз янында

3) аныкланмышы исем белән белдерелгән аныклагыч янында

В6. 12нче җөмләдә тезүле бәйләнештә булган сүзләрне күрсәтегез.

В7. 15нче җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр җөмләнең

кайсы кисәге икәнен күрсәтегез.

1) ия 2)хәбәр 3)аергыч 4)хәл

В8. 16нчы җөмләдә иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.