Проект программы Лучший учебный материал. Тема Һади Такташ иҗатында хатын-кыз матурлыгы.

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...





Ягудина Нясиха Рафатовна


Участница в областном конкурсе программ по сохранению родного (татарского) языка


1 проект программы «Лучший учебный материал»









Семинар-дәрес. 11 сыйныф.


«Хатыннарның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда…»

«Женщина прекрасна тем, что она может быть матерью»



Тема: Һади Такташ иҗатында хатын-кыз матурлыгы.


Максат:

1. Такташ иҗатын анализлау аның мәгънәле телен аңларга өйрәнүне дәвам итү.

Әсәрдәге хатын-кыз матурлыгының Такташ әсәрләрендә чагылу үзенчәлеген танып белергә күнектерү.


2. Укучыларның логик фикерләү, әдәби телдә эзлекле рәвештә сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.


3. Сыйныфтагы кызларда чын матурлыкка омтылыш тәрбияләү. Хатын-кызның чын матурлыгын күрә белү. Нәфис затларның тышкы һәм рухи матурлыгына соклану, яшь буынны эш сөючән һәм горур татар хатын-кызлары үрнәгендә тәрбияләү.




Җиһазлау. Һ.Такташ портреты, китаплар кургәзмәсе. Магнитофон, видео-язмалар, берничә плакат инновацион-технологик алымнар, тестлар, слайдлар.


Методлар: Укучының лекциясе, әңгәмә, аңлату, сәнгатьле уку, анализ бирү, хәбәр итү, фикер алышу, һ.б. эзләнү.


Плакатлар: 1)Такташ-татар шигъриятенең алтын баганаларыннан берсе…XX гасырның давыллы вакыйгалары казанында кайнаган бу олы шагыйребез халык күңелендә мәңгегә урын алды.

Җанында Такташ яшәмәгән кабатланмас бер шәхеснең көчле рухы һәм тирән моңнары белән сихерләнмәгән милләттәшләребез сирәктер дип беләм. Яңа меңьеллыкта без Такташлы булып керә алуыбыз белән бәхетле.

Аның күкләргә ут белән язылган шигъри авазы вакытлар узган саен тагын да көчлерәк яңгыраячак әле… Минтимер Шәрип улы Шәймиев (Татарстанның беренче Президенты).


2) «Ана –

Бөек исем,

Нәрсә җитә анна булуга:

Хатыннарның бөтен матурлыгы

Бөтен күрке анна булуда!...

Һ. Такташ.

(Укучыларга өстәмә материаллар, сораулар алдан ук тәкъдим ителә. Өзекләр яттан сөйләнә.







Дәреснең барышы.


1. Укучының кереш сүзе.


Чал тарихлы татар әдәбиятында хатын-кыз образы, дөнья сүз сәньгатендәге шикелле үк, гаять мөһим урын били.

Халык җырларының гүзәл үрнәкләреннән, Кол Гали, Котб, Сәйф Сарал, Кандалыйлар чорларыннан башлап, хатын кыз илаһи зат матурлык чыганалы итеп сүрәтләнә. Югары дәрәҗәдәге әхлаклылыкны үзе өчен кагыйда итеп алган нечкә хисле бөек шагыйрь Һади Такташ та үз иҗатында хатын-кыз матурлыгына битараф калмаган.

20нче еллар башындагы иҗатында Һ.Такташ революцияне бер генә тапкыр да хуплап язмый. Киресенчә, гражданнар сугышы елларындагы канн коюларга үзенең ризасызлыгын белдерә. Сугышка каршы чыга һәм явызлыкка каршы торырлык көч булып аның әсәрләрендә мәхәббәт, хатын-кыз матурлыгы килеп керә.

Хатын-кыз матурлыгына багышланган әсәрләр арасында «Урман кызы» шигыре аерым урын алып тора.


Урман кызы

Нигә?... Нигә синең шаян күзләр

Күзләремә болай багалар?

Нинди көчләр, сөйлә, нинди көчләр

Керфәк очларыңнан агалар?!

Кайчак, күзләреңнән көчләр алып,

Биеклеккә табан ашам мин,

Ә кайчакта башым түбән иям,

Әй, Әминәм, синнән качам мин.

Син кем белмим, синең шаян күзләр

Нигә, белмим, болай багалар;

Нинди көчләр, сөйлә, әй, аппагым,

Керфек очларыңнан агалар?!

Әминә образы тышкы матурлыгы белән укучыны сокландыра.


1нче укучы Галия Рафикова сөйли.

Әминәнең матурлыгы тасвирланган урыннарны яттан сөйли. (Акрын гына Җ.Фәйзинең «Урман кызы» шигыренә язган музыкасы яңгырый №1285 иновация куллану).


Укытучы. Әйе, кызның рухи сафлыгына, күңел матурлыгына игътибар итми мөмкин түгел.


2нче укучы. Кызга ышанычлы, тугры, табигатьле дигән мәгънә белдергән исем юкка гына бирелмәгән. Бу исем аның җисеменә дә туры килә.


Укытучы. Шагыйрь нинди проблема күтәрә? Аны нәрсә борчый?


3нче укучы. Шагыйрь Әминәнең азат, бәйсез, белемле булуын тели.


4нче укучы. Шагыйрь хатын-кызның азатлыгы турында борчыла. Хатын-кызга ирек, белем алу хокукы бирелсә, ул җәүһәр кебек ялтырап, тагын да файдалы кеше булыр иде. Әлеге ул җәүһәр күмелгән. Аны караңгылыктан азат итәргә кирәк.


5нче укучы. Аны сөйгән гөл-чәчәкләр! Ул килгәндә, Тәкъдим итеп башыгыз иярсез! Бу юлларда Такташның хатын кызны тәкъдим (хөрмәт) итүе, яратуы чагыла. Язучы фикеренчә, хатын-кыз хөрмәткә, назга, мәхәббәткә лаек. Гөл-мәхәббәт символы. Гөлләр дә хөрмәткә лаек…


Укытучы. «Куктән сөрелгәннәр» шигырендә шәфькатле фәрештә итеп хатын-кыз образы – күк кызы бирелә. Биредә күк кызы, урман кызыннан аермалы буларак, кешеләрнең азатлыгы өчен көрәшүче, кыю, горур образ. Бу гадел шәфькать иясе гаять дәрәҗәдә чибәр дә әле. Әдип аны саф матурлык, аның кодрәте Газраилгә тәэсир итү көче, тышкы һәм рухи матурлыкның гармониясе итеп тасвирлый.


6нче укучы. Күк кызының күзләре «зур», «серле». Күзләренең карашында толу ташларны эретердәй шәфкать нуры балкый. Газраил – ферештәне – күк кызын күреп, бер мәлгә узенең ни өчен килгәнлеген хәтереннән чыгара. Бу матурлык, сафлык гөнаһсызлык алдына үлем фәрештәсенең күңелендә җылылык барлыкка килә, сөю хисе уяна. Фәрештәнең тышкы матурлыгы рухи матурлык белән баетылган. Ул азатлык, гаделлек өчен көрәшүче – «кукнең шәфкать йолдызы». Тышкы гүзәллек рухи күркәмлек белән тәңгәсе килгәндә генә чын матурлыкны тәшкил итә. Шундый матурлык кына әсир итү көченә ия.


Укытучы. «Алсу» поэмасын искә төшерик әле. Алсуның Әминә белән уртак һәм аермалы яклары нидән гыйбарәт?


7нче укучы. Әминә дә, Алсу да – чибәрләр. Алсуның портреты бөдрә чәчле, матур сөйкемле һәрчак көләч итеп бирелгән. Әминә кечкенә чакта гына шаян була. Алсу, кияүдәге хатын булуга карамастан, чая, наян, җор теле, яшьлеге ташып торган, тиктормас, шат күңелле булып гәүдәләнә. Усал да, шаян һәм акыллы, әчкерсез, бераз гына бала-чагарак та; үз-үзенә соклану кебек, чибәр хатын-кызга хас гадәт тә аңа ят түгел. Ул яшәвеннән, тормыштан канәгать.


8нче укучы. Алсу урманда таң атканын көтеп утыручы хатын-кыз түгел инде, киресенчә, ул – җәмгыятнең ирекле әгъзасы, студент. Ләкин Алсуны нәрсәдер усал булырга мәҗбүр итә. Бәхетле Алсу тормышында да тирәнгә яшерелгән моң – сагыш бар. Бу түбәндәге юллардан аңлашыла:

Аңа бүген әллә нәрсә булган:

Бер җырлыйсы килә, бер көлә.

Бер онтылып, кинәт керфекләре

Бер ноктага килеп төртелә…

Иренә җибәрәсе рәсеме артына Алсу мондый сүзләр яза:

Бу Алсуың синең,

Күрәсеңме,

Наинди матур булып утырган.

Кара, башкаларга мине алыштырма,

Кадерем белеп яшә…!

Бу юллардан Такташның: «Хатын-кызның кадерен белергә кирәк», - диюе аңлашыла.


Укытучы. «Җырым сиңа булсын»

Шигырендә хатын-кызның нинди сыйфатлары тәнкыйтьләнә?


9нчы укучы. Биредә хатын-кызның кыска итеп киюе тәнкыйтьләнә. Кызлар – булачак аналар, шуңа да аларның киеменнән тыйнаклык, әдәплелек, садәлек, нәзакәтлелек бөркелеп торырга тиеш.


Укытучы. Такташ кызларга нинди теләкләр тели?


10нчы укучы. Кызларга якты уйлар юлдаш булсын, дип тели Такташ. Алар азатлык, ирек төшенчәсен дөрес аңлап, әхлак кагыйдәләрен, үзенең киләчәктә ана булырга тиешлеген бервакытта да истән чыгармыйча тормышта адашмыйча, белемгә омтылып, әбиләребезнең йөзенә тап төшермичә яшәсеннәр идее, ди ул.


Укытучы.Бу шигырь бугенге көндә актуальме?


11нче укучы. Без – татарлар. Узебезнең бик күркәм мили киемнәребез бар. Хәзер күп кенә яшь кызлар мили киемнән йөри башлады. Нәфис зат үзенең милләт анасы булуы турында да онытмасын иде.


Укытучы. Кыска күлмәк киюгә ислам дине ничек карый икән?


12нче укучы. Озын күлмәк хатын-кызны яман күзләрдән, ямьсез сүзләрдән саклый һәм шуның белән аның абруен күтәрә.


Укытучы. «Мәхәббәт тәүбәсе» лиро-эпик поэмасында төп герой – Зөбәйдә» - гарәпчәдән «сайлап алынган иң асыл, иң затлы бүләк» дигән сүз.


13нче укучы. Зөбәйдәнең матурлыгын, хис – тойгыларын, һәм мәхәббәте турында сөйли.


14нче укучы. Зәбәйдәнең матурлыгы безнең күз алдыбызда арта бара. Ул –баласы турында кайгыртучы гүзәл, асыл хатын-кыз, чын ана. Хатын-кызның бөтен матурлыгы ана булуда.


Укытучы. Зөбәйдә – чибәр, матур, сөйкемле, назлы хатын-кыз, дидек. Ул ирекле азат. Ә шулай да кайгы-хәсрәткә дучар булла. Моңа кем гаепле соң?


1нче укучы. Аны иң якын кешесе сөйгәне-авыр газапка сала. Сөю хисеннән исереп, башы әйләнгән кызны алдавы авыр булмагандыр. Әмма ир-егетне бу сыйфат бер дә бизәми. Ир-ат һәр гамәле өчен җавап бирә белергә тиеш. Ә Мәхмут, вәгъдәсен бозып җаваплылыктан качып, Зөбәйдәнең кайгысын арттыра. Аның бу адымын берничек тә аклап булмый. Бу бернинди әхлак кануннарына да сыймый.

Ә Зөбәйдә әле шуннан соң да үзенә Мәхмүтне гафу итәрлек көч таба. Нинди олы йөрәкле ул!


2нче укучы. Ярый әле Мәхмут хатасын соңлап булса да аңлый. Ә нихатле көчле затларыбыз, бөтен җаваплылыкны хатын-кыз җилкәсенә генә ташлап, үз балаларының дөньяда барлыгын да белмичә, Такташ әйткәнчә, песиләр, этләр кебек качып йөриләр. Шул да буламы егетлек?!


3нче укучы. Халкыбызда борынгыдан ук мәхәббәттә сафлык-пакьлык, самимилек язылмаган законнар булып саналган.

Намусыңны саклау, сабыр буллу һәм чик чаманы белү мәкаль һәм әйтемнәрдә дә урын алган. Хатын-кызларыбызга борынгыдан ук сафлык, тәннең, рухның, уйларның пакьлеге, нечкә күңеллелек, чисталык әдәплелек кебек сыйфатлар хас. Хатын-кызның көче – гүзәллектә һәм әдәплелектә.


4нче укучы. Ислам дине гаилә тормышында зур әһәмият бирә. Динебез буенча гаилә тормышы никах белән башлана. Өйләнмичә, никахсыз тору динебездә гөнах санала.


5нче укучы. Ислам дине буенча, мөселман кешегә ят хатыннарның йөзенә текәләп карарга ярамый. Шулай ук хатын-кызларга да ирләр, егетләр белән үзләрен әдәпле, тәртипле тоту зарур.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: ирекле мәхәббәт ир-егетне дә, хатын- кызны да бизәми.

6нче укучы. Мәхәббәт алдауны, хыянәтне гафу итә алмый. Аның юлдашы – сафлык, тугрылык намуслылык. Ирекле мәхәббәт – кешедән калу ул. Димәк, ирекле мәхәббәт булла алмый, андый мәхәббәт гомумән юк. Ул бозыклык, азгынлык кына.


(№611. «Яшьлегем хисләре» исемле җыр (Галимҗан Сагыйдуллин сүзләре, Шакир Мәҗитов көе) тыңлана)


Укытучы. «Югалган матурлык» драмасындагы Галиянең үз-үзен тотышына гаиләдәге вазифаларын башкаруына игътибар итик әле. Биредә нинди матурлыкның югалуы турында сүз бара? Такташ нинди хатын-кызларны тәнкыйтьли?

(Видеотасмадан Һ. Такташның «Югалган матурлык» драмасыннан өзек күрсәтелә. Соңыннан укучыларның фикерләре тыңлана).


7нче укучы Галиядә яхшылык, күңел матурлыгы, аналык хисе югалган. Ир хатыны булуын Галия түбәнлеккә санап ялгыша.

Галия баласына йомшак күңелле ана була алмый. һ/б.

Галия хатын-кыз буларак кына түгел, хәтта кешегә хас эчке һәм тышкы матурлыгын югалта, кешелеген җуя. Һ. Такташ Галия кебекләрне аяусыз мәнкыйть итә.


Укытучы нәтиҗә ясый.


Нинди татар хатын-кызын матур дип атый алабыз?

(Бер укучы, сорауга җавап итеп, Ибраһим Абдуллинның «Татар кызы» шигырен яттан сөйли.


Укытучы. Һ.Такташның хатын-кызга мөнәсәбәте нинди булган? Без боларны нәрсәләрдә күрәбез?


8нче укучы. Такташның хатын-кызга карата мөнәсәбәтен ачыклау өчен, аның әнисен, сеңелесе Хәнифәне яратуы, алар хакында борчылуы да искә төшерү дә җитә. Чөнки үз әнисен, апа-сеңелләрен ихлас йорәктән яраткан кеше башка хатын-кызларны да кадерли, хөрмәт итә дип, шикләнмичә әйтеп була.

Такташның әнисе аяктан калып аврый, 7 ел урын өстендә ята. Һади анны Казанда табибларга йөртә күтәреп бакчага чыгарып утырта, әнисе белән озак сөйләшеп утырудан тәм таба.


Укытучы. Һ. Такташ киләчәк буын хатын-кызны нинди итеп күрергә теләгән?


9нче укучы. Һ. Такташ хатын-кызны олылаган, зурлаган, хормәт иткән, матурлыгына сокланган: хатын-кызны күңел матурлыгы һәм тышкы күркәмлеге сокландырган, ит агатьле сабыр акыллы, тыйнак, баласы өчен җан атып торучы, пөхтә, уңган, азат; хөкүмәт, ир-ат тарафыннан якланган, белемле, бәхетле итеп күрергә теләгән.


Укытучы. Һ Такташның хатын-кызга карата әйтелгән изге теләкләре бүгенге көндә тормышка ашып беткәнме?


10нчы укучы. Бүген хатын-кызлар ирекле, ләкин алар җилкәсенә эштә дә, гаиләдә дә гаять авыр йөк төшә. Тормышны үзләре генә тартып баручы хатын-кызлар да күп.

Ислам дине хатын-кызга акча табу бурычны йөкләми. Хәзерге вакытта хатын-кызның хәлен җиңеләйтү юлларын эзләргә кирәк. Аларга хөкүмәт тарафыннан да, ир-егетләребез тарафыннан да игътибар артсын иде.

Җаваплы, намуслы, әхлаклы, тугрылыклы, уңган һәм кайгырт учан, игътибарлы ир-егетләр янәшәсендә хатын-кыз, әлбәттә һәр яктан матур тугрылыклы, әдәпле, назлы, сөйкемле була.


11нче укучы. Ана. Ана хакы. Ана теле дип, еш әйтәбез. Җирдә шушы гүзәл затның газиз, кадерле булырга хакы бар. Балага ана карынында ук җан өрелә, акыл формалаша башлый. Ананың тәне, җаны, рухы нинди, баланыкы да шундый була. Димәк, хатын-кызны яклардай көчле рухлы, акыллы, булдыклы, батыр буыннар тусын өчен, иң әүвәл хатын кызга мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк


ІХ. Ә хәзер Туфан Миңнуллинның «Бәхетле кияү» комедиясен бер өзек карыйбыз.


Нәфига – Мәдинә диалогында җанландырган ана дәресләрен генә алыйк.

Нәфига – Кызым, иртән нәрсә ашый икән кияү?

Мәдинә – Белмим тагын. Ни бар шуны ашый ул.

Нәфига – Син – ир – хатыны, кызым, белергә кирәк.

Укытучы йомгак ясый.

Укучылар! Гаиләдә ирне хөрмәтләү, бала алдында атаны гаилә терәге итеп күрсәтү татар хатын-кызларының әлек – әлектән килгән матур традициясе. Ана – шуны баласына ирештерергә тиеш.


Х. Йомгаклау.


Укытучының сүзе.

Бүгенге һәм киләчәк буын гүзәл затларыбыз – хәятнең тереклекнең чишмә башы булган асыл затларыбыз! Бүгенге дәрес сезне бик күпкә өйрәтте. Сез, кызлар, киләчәк, булачак аналар! Билгеле инде Һ. Такташның иҗатында хатын-кыз матурлыгын тормыш юлына баскач, дөрес итеп куллана белергә туры килер. Хатын-кызның барлык нәрсәсе дә матур булырга тиеш: уйлары да, йөзе дә, аңы да, тышкы һәм эчке матурлыгы да.

- Рус язучыларыннан кайсысын Һ.Такташка тиңләп була?

- (Маяковскийны)

-Язучынын нинди әсәрләрен укыганыгыз бар?.

(Укучылар әйтеп китә).

Балалар өчен Тәүфыклы песи», «Нәни разбойник», «Алсу», «Мокамай», «Үтеп барышлый».

Шулай итеп Һади Такташ: шагыйрь публицист, драматург, прозаик та.

ХІ. Бәяләү (Билгеләр кую).

ХІІ. Өйгә эш: Шушы тема буенча сочинение язып килергә.




























Урок-семинар в 11 классе.


Тема: «Женщина прекрасна тем, что она может быть матерью...» (урок по творчеству Х. Такташа о женской красоте и честности).


Цель:


1. Научить анализировать творчество Х. Такташа; постигать языковой стиль поэзии.

2. Оценивать женские образы в поэзии.

Научить мыслить логически ; совершенствовать навыки выразительного чтения.

3. Воспитывать понимание настоящей красоты; у девушек чувство скромности и трудолюбия.


Оборудование:


Портрет Х. Такташа, книжная выставка по творчеству Х. Такташа.

Магнитофон, видеозаписи (ИКТ).


Ход урока


1. Вступительное слово учителя.

В древней татарской литературе женский образ стоит в центре читательского внимания. Девушек – красавиц, пленительной красоты, изображал и талантливый поэт Х.Такташ. В стихотворении «Лесная девушка» образ Амины выражается не только во внешней красоте, но и во внутренней, духовной.

Он борется за равноправие и старается уравнять девушек в правах с мужчинами. Воспевая красоту цветов, он воспевает женскую красоту. Цветы – символ любви, верности и преданности. Это отражается в его поэме «Алсу», стихах «Тебе посвящается», «Изгнанные с небес» и др.

Девушка в исламе должна излучать преданность, скромность и трудолюбие... Вольность в поведении и одежде строго карается. Это отражается в его лиро-эпической поэме «Покаяние любви»...

В образе девушки «Зобэйди» - с перевода фарса означает «избранный, самый дорогой подарок»

В данном образе мы видим любящую мать- стойкую, мужественную, свободную и гордую, готовую ради ребенка пожертвовать всем.

В своей поэзии Х. Такташ против любви, т.к. это уже путь к испорченности, тем более она же вписывается в каноны ислама.


Исполняется песня: «Чувства молодости».


Ученик читает стихотворение «Газраилләр» наизусть. Прислушаемся к голосу самого Такташа, внимательней вчитаемся в исполненные огромной поэтической силы строки стихотворения.


6. Работа по тексту.


-Ваше впечатление от стихотворения…

-Как услышали вы интонацию стихотворения?

-Какой образ задает ему тон?

-О чем мечтает главный герой стихотворения?

-Что он делает для достижения своей цели?

-Какие силы ему мешают?

-Как вы оцениваете конец стихотворения?

-Стихотворение Такташа, прочитанное нами, символично... Вы согласны с этим? Найдите образы-символы, на которых построено это стихотворение. Какой из них является ключевым?

-Образ «Хаят» является интегральным для творчества многих татарских писателей начала ХХ века.

Одинаковое ли звучание он получает в творчестве Дардменда, Г.Тукая, Ф. Амирхана? Сделайте вывод о значении этого образа для татарской литературы ХХ века.

-В стихотворении «Газраилләр» в завуалированной форме нарисована Такташем трагедия движения джадидов в Бухаре. Докажите через систему образов правильность этой точки зрения.

-Сделайте вывод о концепции личности, сформулированной поэтом в этом стихотворении.


Слово учителю. Итак, по сути в стихотворении Х. Такташа «Газраилләр» закодирована, что было в традициях суфизма, трагедия джадидского движения в Бухаре. Не случайно Ангел в стихотворении предельно очеловечен. Он несет на себе явные отпечатки суфийской концепции «совершенного человека». Идея очищения ислама, возвращение к великим достижениям мусульманской цивилизации и духовном истоком стала знаменем джадистов.

В поэтическом представлении Такташа этот идеал реализуется в мечте Ангела о «Хаят», стране истинной жизни, неразрывными нитями, связанными с идеей свободы личности и братства людей на земле и т.д.


7. Вывод делают сначала ученики, затем учитель.


8. Поэзия Х.Такташа за будущее в нашей жизни – за прекрасных женщин и истинных мужчин. В них все должно бать прекрасно: и одежда, и душа, и мысли. Это отражается и в творчестве Х.Такташа, поэта, публициста, драматурга и прозаика.