Исемнәрнең ясалышы. 6нчы сыйныф (татар төркеме). Татар теле дәресенең конспекты.

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Предмет: татар теле

Сыйныф: 6 (татар төркеме)

Дәрес темасы: Исемнәрнең ясалышы.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.

Максат: исем ясалу ысулларын сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллана белү күнекмәләрен формалаштыру.

Дәреснең бурычлары:

Белем алу:

  • Яңа материал белән танышу: исем ясалу ысулларын ачыклау

  • Укучыларда предметка кызыксыну уяту һәм сөйләмдә исем ясалу ысулларын дөрес куллана белү.

Тәрбияви:

  • Шагыйрь үрнәгендә уңай сыйфатлар тәрбияләү

  • Бер-береңә игътибарлылык, бердәм эшләү күнекмәләре һәм үз-үзеңә бәя бирү күнекмәләрен ныгыту.

Үстерелешле:

  • Мөсәкыйль уйларга өйрәнү һәм акыл эшчәнлеген камилләштерү

  • Өлешчә эзләнү күнекмәләрен үстерү

  • Сүзясалыш ысулларын аңлау һәм фикерләү сәләтләрен үстерү

  • Өйрәнелгән материал буенча нәтиҗәләр чыгару.

Күрсәтмә әсбаплар: презентация, сүзләр, биремнәр язылган карточкалар, дәреслек, тест сораулары, сүзлекләр, таблицалар.

Метод һәм алымнар: өлешчә эзләнү, әңгәмә, дәреслек, сүзлек һәм таблицалар белән эш



  1. Ориентлаштыру, мотивлаштыру этабы. Уңай психологик халәт тудырып, укучыларны уку эшчәнлегенә юнәлтү. Фәнгә кызыксыну уяту.

  1. Сәламләү. - Исәнмесез, укучылар!

Укучыларның укытучы белән исәнләшүләре. Укучыларның биткә-бит партнерлар белән исәнләшүләре:

- Сәлам, дустым! (кулларны кысышу)

- Хәлләр ничек? (җиңелчә җилкә кырыена кагу)

- Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)

- Син килдең! Мин бик шат (кочаклашу, кул кысышу)

  1. Бүгенге көн турында әңгәмә.

  2. Дәфтәрләрдә число, сыйныф эше язу. Тема язарга урын калдырып тору.

  1. Белемнәрне актуальләштерү, тигезләү.

  1. Өй эшен тикшерү. Табышмаклар өйрәнеп килергә кирэк иде. (Һәр укучы үзе өйрәнгән табышмакны әйтә, җавабын таптыра). Дәфтәрләргә җавапларны язабыз:

  2. Әңгәмә. Укучылар, әлеге сүзләрне чагыштырыгыз әле: алар нәрсә белән ошаш, нәрсә белән аерылалар?

  • (Нәрсә? соравына җавап бирәләр. Исем сүз төркеменә карыйлар).

  • Әйтегез әле, нәрсә ул исем?

  • Исемнәрнең нинди грамматик категорияләре бар?

  • (Берлек һәм күплек санда килә, килешләр һәм тартым белән төрләнә)

  • Ясалышлары буенча төрле-төрле.

  1. Яңа теманы “ачу”. Дәреснең темасын, максатын ачыклау, проблемалы сорау кую.

  1. Әңгәмәне дәвам итү.

  • Искә төшерик әле, ясалышлары буенча нинди сүзләр була?

  • (Тамыр, ясалма, парлы, кушма, тезмә). Слайд.

  • Һәр укучы үз табышмагының җавабын сүз ясалышы ягыннан тикшерсен әле.

  1. 61-күнегүне телдән эшләү. Һәр төркем бергәләп, сүзләрне ясалышы ягыннан тикшерәләр. 2 минут вакыт бирелә. Беренче дүрт сүзне - 1-төркем, икенче дүрт сүзне – 2-төркем, өченче дүрт сүзне 3-төркем аңлата. (РФ, спортзал сүзләренең ясалышын дөрес әйтмәскә мөмкиннәр).

  • ... сүзләренең ясалышы буенча нинди төргә керүен белмибез.

  • Укучылар, ничек уйлыйсыз, бүген дәресебезнең темасы ничек булыр икән?

(Теманы укучылар әйтәләр һәм дәфтәрләргә язып куялар).



  1. Яңа белемнәрне үзләштерү.

  1. 62-күнегүне эшләү. Таблицаны карау, уку, нәтиҗә ясау.Моделен төзү. Төркемнәрдә уйлыйлар, ясыйлар, такта янына чыгып яклыйлар.

  2. Сүзлек өстендә эш.

РТ, РФ, автовокзал, БДИ-ЕГЭ, ОГЭ - ТДИ, СНГ-БДБ, КамАЗ, драмтүгәрәк, США-АКШ, ООН-БМО, КФУ, ОАЭ- БГӘ, ЕРТ-БРТ.

  1. Физкультминут.

  2. 32-биттәге таблица буенча кыскартылма сүзләрнең ничек ясалуын аңлату. Һәр укучыга 1әр сүз.



  1. Яңа белемнәрне ныгыту.

  1. Бирелгән карточкалардагы сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерергә, такта янына чыгып язарга, тәрҗемә итәргә.

Тирәнлек, олылык, юмартлык, бердәмлек, кешелеклелек,сафлык, горурлык, турылык, кыюлык, гүзәллек, иркенлек, биеклек.

Нәтиҗә: болар нинди сүзләр? (-лык,-лек кушымчалары ярдәмендә ясалган исемнәр)

  1. Ф.Яруллинның “Сорау һәм җавап” шигыре өстендә эш.

  1. Уку, сорауга җавап эзләү. “Кешегә тагын нинди сыйфатлар кирәк?”. Тактада әлеге карточкалар белән кояш ясау. (Түгәрәкнең нурлары куела).

Сөйләү өчен алгоритм: “Кеше булып яшәргә ________ кирәк кешегә”.

  1. Тест биремнәрен үтәү. Алышынып тикшерү. Дөрес җаваплар белән чагыштыру. Билгеләр кую. Слайд.

Исем ясагыч кушымчалар –

А) - ны/ -не

Ә) - гыч/- геч

Б) - дан/ - дән

Алмачуар -

А) парлы исем

Ә) кушма исем

Б) тезмә исем

Солы боткасы –

А) парлы исем

Ә) кушма исем

Б) тезмә исем

Төзүче –

А) парлы исем

Ә) кушма исем

Б) тезмә исем

БМО сүзе –

А) кыскартылма исем

Ә) кушма исем

Б) тезмә исем.



  1. Рефлексия. Дәресне йомгаклау.

  1. Әңгәмә. Бүгенге дәрестә сез нинди яңалык алдыгыз?

  • Нинди максат куйган идек?

  • Барысы да аңлашылдымы?

  • Хәзер мин .... беләм”.

  • Миңа ... авыр булды”.

  • Миңа ... ошады”.

  • Светофорның төсләре белән үзегезгү билге куегыз.

  1. Өй эше бирү. Кызыл төс сайлаганнарга – 67-күнегүнең бөтен биремнәре, яшел төс сайлаганнарг – 2, 4-биремнәре.