Планирование. Рабочая программа по татарскому языку и литературе в 5 классе по программе Фетхулловой для школ с этнокультурным чувашским компонентом.

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


[pic]

5 сыйныфның татар теле һәм әдәбияты дәреслегенә аңлатма язуы.

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 N 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации") 2. “РФның халык телләре турында” 126-ФЗ нчы номерлы федераль законы” ( 24.07.1998).

3. СанПиН 2.4.2.2821-10 «Гомуми белем бирү учрежденияләрендә укыту өчен шартлар һәм укытуны оештыруга санитар-эпидеомиологик таләпләр» (РФның баш дәүләт санитар табибының 189нчы номерлы карары (29.12.2010)

4. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының приказы, 09.07.2012 №4154/12(«Об утверждении базисного и примерных учебных планов для образовательных учреждений Республики Татарстан, реализующих программы начального общего и основного общего образования)

5. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы муниципаль гомуми бюджетлы белем учреждениесе Чуваш Майнасы урта гомуми белем бирү мәктәбенең белем бирү программасы

6. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы муниципаль гомуми бюджетлы белем учреждениесе Чуваш Майнасы урта гомуми белем бирү мәктәбенең уставы.

7. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Төзүче авторлары: К.С.Фәтхуллова , Р.З.Хәйдәрова, 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2014 ел.

Укыту предметының укыту планында тоткан урыны

5 нче укытуга сәгатьләр саны түбәндәгечә каралган:

  1. 5 сыйныфта ФДБС ның базис укыту планы буенча татар теле һәм әдәбиятына 70 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла. Программа 2 өлештән тора: 1 өлеш – татар теле дәресләрен, 2 өлеш – татар әдәбияты дәресләрен планлаштырудан.

  2. Дәреслекләр: Татар теле: Рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 5 нче сыйныф /, Р.Х. Ягъфәрова, К.С. Фәтхуллова – Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2014 ел.

Дәреслеккә түбәндәге аралашу темалары кертелде: “Яңа уку елы котлы булсын!”, “Кеше һәм сәламәтлен”, “Өйдә һәм кунакта”, “Туган ягыбыз табигате”, “Татарстан Республикасы”, “Уйныйбыз да, биибез дә”, “Һөнәрләр дөньясында”, “Музейлар һәм театрлар”, “Сәяхәт итү”, “Бигрәк матур җәй!”.

Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче сыйныф. Ике кисәктә/ Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Л.К. Хисмәтова - Казан: ”Мәгариф - Вакыт” нәшрияты, 2014 ел.

Дәреслеккә түбәндәге аралашу темалары кертелде: К. Насыйри, “Патша белән карт”; Г. Тукай, “Су анасы”; М. Җәлил, “Алтынчәч” (либреттодан өзек); Ф. Кәрим, “Кыр казы”; Ф. Хөсни, “Чыбыркы” (хикәясеннән өзек); М. Әгъләм, “Матурлык минем белән”; Н. Дәүли, “Бәхет кайда була?”


Татар телен укыту максатлары.

5 сыйныфта чуваш телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге.

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” булырлык һәм шуның аркылы аның үзяшәешендә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Урта баскычта татар халкының рухи дөньясын чагылдырган, тормыш ¬– көнкүрештәге әхләкый проблемаларны үз эченә алган, укучыларның кызыксынуларына, яшь үзенчәлекләренә туры килгән әдәби әсәрләр белән танышу; Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабызКазанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге.

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда,бу максатлар беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге.

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Эчтәлектә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырыла,сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләр тәкъдим ителә.

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

Программага эчтәлек сайлау үзенчәлекләре

Программага сайланган эчтәлек гомуми белем бирү системасының фундаменталь нигезен тәэмин итә һәм урта гомуми белем бирү баскычында ул тирәнәйтелә. Шулай ук сайланган эчтәлек укучыны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, гомуми универсаль уку гамәлләрен формалаштыру максатларына хезмәт итә; башлангыч гомуми белем бирү баскычы программасы белән дәвамчанлыкны саклый.

Программа Федераль Дәүләт стандартларының методологик нигезе булган системалы-эшчәнлекле юнәлешкә туры килә торган коммуникатив технологияне төп укыту ысулы буларак билгели. Укыту процессы, гомуми дидактик принциплардан тыш, коммуникатив технологиянең төп принципларын исәпкә алып оештырыла: аралашуга аралашу аша өйрәтү принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынлаштыру);шәхси индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль куллануын тәэмин итү); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (лексик-грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу ихтыяҗыннан һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләренә үзара бәйләнештә өйрәтү принцибы да зур әһәмияткә ия.


Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

– Укучыларның коммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

– коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

– “Татар теле” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

– шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

– әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

– әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

– “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп белем бирү баскычында татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

– иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

– объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

– төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

– тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

– уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

– эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш

– әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү. алымнарын таба белү;

– уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

– билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

– укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

– дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

– дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.


Коммуникатив нәтиҗәләр:

– әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

– әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– парларда һәм күмәк эшли белү;

мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;


Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Тыңлап аңлау. 1,5-2 минутлык бәйләнешле текстны тыңлап, эчтәлеге буенча укытучының сорауларына җавап бирә белү яки сөйли алу; җанлы сөйләмне аңлап аралаша алу.

Диалогик сөйләм. Сорау җавап репликаларын дөрес кулланып, тәкъдим ителгән ситуаөия буенча сөйләшү үткәрә алу (һәр укучының репликалар саны 7 дән ким булмаска тиеш); укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча әңгәмә кора алу.

Монологик сөйләм. Җыйнак җөмләләрне җәенкеләндереп, хикәя төзи алу; лексик тема буенча бәйләнешле текст төзеп сөйли алу (җөмләләр саны 8 дән ким булмаска тиеш); укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген сөйләп бирә алу.

Уку. Төрле жанрлардагы текстларны сәнгатьле итеп һәм тулысынча аңлап укый һәм төп мәгълүматны таба белү; тексттагы таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен сүзлекләрдән табып аңлата белү; татар балалар язучылары һәм шагыйръләре турында сөйли белү; әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне укып, андагы вакыйгалар турында әйтеп бирә белү; шигырьләрне яттан сөйли .

Язу. Актив үзләштергән сүзләрдән диктант язу;

лексик тема буенча хикәя яза алу;

укылган (тыңланган) текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирә алу.



5 нче сыйныфны тәмамлаган чуваш телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле буенча үзләштерергә тиешле белем –күнекмәләр.

  1. Сан, тартым белән төрләнгән исемнәргә килеш кушымчаларын ялгау тәртибен гамәли үзләштерү (апа + лар + ым+ ны; дәф + тәр + ләр + егез + гә).

  2. Зат алмашлыкларының җөмлә төзүдә куллану үзенчәлекләрен аңлату (Бу – абыем. Аның исеме – Марат. Бубезнең мәктәп. Ул яңа. Без аны яратабыз).

  3. Берлек һәм күплек сандагы тартымлы исемнәрне сөйләмдә дөрес куллануга ирешү. Тартым кушымчасының рус теленә тәрҗемә ителү үзенчәлекләрен искәртү.

  4. Фигыльнең инфинитиф формасын модаль сүзләр белән кулланып, җөмлә төзергә күнектерү: барырга кирәк (кирәкми), алырга ярый (ярамый), сөйләргә тиеш (түгел).

  5. Хикәя фигыльнең заман формаларын сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.

  6. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта юклыкта зат-сан белән төрләнешен гамәли үзләштерү.

  7. Буенда, буйлап, буенча бәйлек сүзләрен урынлы куллануга ирешү.

  8. Бәлки, билгеле, димәк, беренчедән, икенчедән, минемчә, синеңчә кебек кереш сүзләрне сөйләмгә кертү.

  9. -даш/дәш,-таш/тәш (сыйныфташ, юлдаш); -лык/лек, (дуслык, шатлык) кушымчалы исемнәрне үзләштерү: кушма (башваткыч, тизәйткеч) һәм парлы (бала-чага) исемнәрнең мәгънәләренә төшендерү.

  10. Җөмләнең баш кисәкләрен билгеләргә өйрәтү.

  11. Хикәя, боеру, сорау җөмләләрдә сүз тәртибе үзенчәлекләрен рус теле белән чагыштырып өйрәтү.


Укыту – тематик план.

Нечкә һәм калын сузык авазлар;

Җөмләдә сүзләр тәртибе;

Авазлар һәм хәрефләр;

Саңгырау һәм яңгырау тартыклар;

Кушма һәм парлы сүзләр.


Старт контроль эше (диктант язу)

2

3

Кеше hәм сәламәтлек

Сәламәт,гәүдә,каш, керфек, ирен, тән, терсәк, яңак, тез,саф hава, чиста, күзлек, уңайлы, шатланырга, елмаерга,өлкән, олы, чыныгырга, шөгыльләнергә, йөзү, йөгерү

Билгеле, билгесез киләчәк заман, үткән заман фигыль;

Киләчәк заман фигыльләрнең юклык формасы;

Килешләр, сүзләрнең килеш белән төрләнеше;

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше;

Контроль эш (диктант язу)

3

6

Өйдә hәм кунакта

Рәхим итегез, рөхсәт итегез, гафу итәргә, гафу, үтенергә, сый, сыйларга, әзер, әзерләргә, әзерләнергә,пешерергә, авыз итәргә, кунакчыл, кунак итәргә, урнаштырырга, табын, куярга, бергәләп, чын күңелдән, зинhар өчен, өченчекөн, берсекөнгә

Алмашлыклар;

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше;

Күрсәтү алмашлыкларының килеш белән төрләнеше;

Фигыль;

Боерык фигыль формалары;

Үткән заман хикәя фигыль;


Дәрес -практикум

4

5

Туган ягыбызның табигате

Ала карга, песнәк, саескан, чәүкә, урман тавыгы, ач, ачлык, үләргә, үлән, үсемлек, бака яфрагы, гүзәл, гүзәллек, нәфис, нәфислек, сокланырга, тигез, иркен, алан, бурсык, җәнлек, дала

Сан. Гади, кушма һәм тезмә саннар;

Вакыт үлчәү берәмлекләре;

Вакыт рәвешләре;

Сүзлекләр. Алынма сүзләр;

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльләр;

Инфинитив;

Контроль эш (тест эшләү)

5

3

Татарстан - минем Республикам

Милләт,төрле, тату, җитештерергә, төзелергә, мул, уңыш, якын, артык, билгеле. о, күрсәтергә, озынлык,очратырга, күрсәтергә, озынлык, тирәнлек, биеклек

Сыйфатларның исем белән кулланышын кабатлау;

Тотрыклы сүзтезмәләр;

Исем ясагыч кушымчалар;

Бәйлекләр;

Дәрес -практикум

6

2

Уйныйбыз да, биибез дә

Тиздән, көлкеле, әйбер, каршылыыарга, сикерү, чүлмәк вату, көрәш, аркан тартышу, катнашырга, чыгыш ясарга, ятларга, дәвам итәргә, түзәргә, тәбрикләргә, шатланырга

Кушма сүзләр;

Тартыкларның чиратлашуы;

Бәйлек сүзләр;

Фигыльләрнең юклык формасы;


Контроль эш (Сүзлек диктанты)

7

3

Музейлар hәм театрлар

Тарих, тарихи, әдәбият, әдәби, милли, милләт, фән, фәнни, борынгы, әбер, хәзинә, кызыклы, рәсем, рәсем ясарга, карачкы, төрле, башка, таныштырырга, төрле , корал, дөнья

Сыйфат дәрәҗәләре;

Кереш сүзләр;

Кисәкчәләр;

Исем фигыль;

Контроль эш (тест эшләү)

8

3

Сәяхәт итү

Юл, юлчы, юлдаш, хыял, хыялланырга, ышанырга, озатырга, тимер юл вокзалы, , елга порты, ил, чит ил, инглиз, кытай, гарәп, төрек, диңгез, ял йорты

Ярдәмче сүз төркемнәре;

Сүз ясагыч кушымчалар;

Исемнәрнең тартым белән төрләнүе;

-чы/-че кушымчалары;

Дәрес -практикум

9

5

Бигрәк матур җәй

Ком, комлык, кызынгырга, су коенырга, балык тотарга, сөенәргә, чикерткә, күбәләк, черки, чебен, эссе, күләгә, җиләс, учак ягарга, күк, йолдыз, орлык чәчәргә, үстерергә, беренчедән, икенчедән, өченчедән, минемчә, синеңчә

Җөмләнең баш кисәкләре;

Җөмләдә сүзләр тәртибе;

Аваз ияртемнәре;

Фразеологизмнар;

Контроль эш (Сүзлек диктанты)

Барлыгы

35





Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып күрсәтелде:

ЛКФ-лексик күнекмәләрне формалаштыру

ЛКК-лексик күнекмәләрне камилләштерү

ГКФ-грамматик күнекмәләрне формалаштыру

ГКК-грамматик күнекмәләрне камилләштерү

ЛГКК-лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Д/с-диалогик сөйләм

М/с-монологик сөйләм.


Кулланылган әдәбият

  1. Р.З. Хәйдәрова, Р. Л. Малафеева “ Татарский язык в таблицах” Набережные Челны, 2005.

  2. Н.Г. Сазонова. Татар теленнән тестлар. Казан, “Гыйлем”, 2010 ел.

  3. Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова, Н.Г.Сазонова. Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар. Гомуми урта белем бирүче рус мәктәпнең 5-11 сыйныфлары өчен. Казан-Тарих, 2003.

  4. Ф.С.Сафиуллина .Татарский язык интенсивный курс. Казань “Хэтер” 1998

  5. А.Ш.Әсадуллин. Татар сөйләме,5 нче класс, Казан “Мәгариф”, 2002

  6. Р.Р.Нигъмәтуллина. Татар теле өйрәнүчеләргә кагыйдәләр һәм күнегүләр,Казан, “Мәгариф”, 2004

  7. Р.З.Хәйдарова , Л.Ә.Гыйниятуллина. Татар теле дәресләре, 5 нче сыйныф, Казан, “Мәгариф”, 2006.



Укыту программасының үзләштерелүен тикшерү



1. Дәреслектәге «Белемегезне тикшерегез» биремнәре.

2. Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова, Н.Г.Сазонова. Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар. Гомуми урта белем бирүче рус мәктәпнең 5-11 сыйныфлары өчен. Казан-Тарих, 2003.

3. Н.Г. Сазонова. Татар теленнән тестлар. Казан, “Гыйлем” нәшрияты, 2010


















1 өлеш - татар теленнән календарь-тематик план


Сә-

гать

Планлаштырган белем стандартының минимумын тәэмин итеп көтелгән нәтиҗәләр

Контроль эшләр

Үткәрү

вакыты

Предмет

Метапредмет

Шәхси нәтиҗә



план


факт

Яңа уку елы котлы булсын! – 5 сәгать

1

Яңа уку елы котлы булсын!

1

Тел белеме турында төшенчә. Татарча алфавитны яттан белү: 38 хәреф (12 сузык, 24 тартык, 2 хәреф-ъ, ь аваз белдерми) булуы. Рус алфавиты белән татар алфавиты арасындагы аерманы белү

Башкаларны тыңлый белү, сөйләм культурасын үстерү. Матур язуны камилләштерү, укучыларның игътибарын, фикерләү сәләтен үстерү

Үз фикереңне җиткерү, әйтү, башкаларны тыңлый белү

Үз-үзенне бәяләү күнекмәләрен үстерү

Диалогик, монологик сөйләм, грамматик күнекмәләрне фронталь тикшерү


07.09

2

Сузык авазлар

3-4 дәресләр

1

Сузык авазларны ишетә һәм аера белү. Җөмләдән бәйләнешкә кергән сүзләрне парлап аерып чыгару. Сүзтезмәләрне танып белү. Аларда ияртүче һәм иярүче сүзләрне, бәйләүче чараны аера алу. Сүзтезмәләрне тикшерү.

Үз-үзеңә контроль ясый белү күнекмәләре формалаштыру. Укытучыны тыңлап аңлау күнекмәләре формалаштыру

Уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру

Диалогик, монологик сөйләм, грамматик күнекмәләрне фронталь, индивидуаль тикшерү


14.09

3

ө, ә, о хәрефләре

5-6 дәресләр

1

Беренче иҗекләрдә “а” авазының “о”авазына охшаш әйтелүе. “о” хәрефенең сүзнең беренче иҗегендә генә язылуын, икенче һәм өченче иҗекләрдә “ы” хәрефе язылуын аңлату. “ө” хәрефенең сүзнең беренче иҗегендә генә язылуын, икенче һәм өченче иҗекләрдә “е” хәрефе язылуын аңлату

Дәреслек белән эшли белү күнекмәләрен камилләштерү,

тәрҗемә итә белү күнекмәсен ныгыту

Сорауларны дөрес формалаштыра белү

Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру. Үз фикереңне җиткерү, әйтү, башкаларны тыңлый белү

Диалогик, монологик сөйләм, грамматик күнекмәләрне индивидуаль тикшерү


21.09

4

(ы) һәм(э) авазлары

7-8 дәресләр

1

ы, э сузыкларының татар һәм рус телләрендәге ясалу үзенчәлеген чагыштырып аңлату; аларның татар телендә тар һәм кыска әйтелешен үзләштерү; укучыларның сүз байлыгын арттыру; ике телне чагыштырып өйрәнү күнекмәләрен үстерү.

Дәреслек белән эшли белү. Тәрҗемә итә белү күнекмәсен ныгыту, ике телне чагыштырып өйрәнү күнекмәләрен үстерү.

Үз фикереңне җиткерү, әйтү, башкаларны тыңлый белү

Диалогик, монологик сөйләм, күнекмәләрен фронталь тикшерү


28.09

5

Старт контроль эше. Диктант язу

1

Үзләштерелгән белемнәрне күрсәтү.


Үзләштерелгән белемнәрне күрсәтү. Дәфтәрдә чиста, пөхтә эшләү.

Үзбәя бирү күнекмәләрен камилләштерү


Белемнәрне тикшерү


05.10

Кеше һәм сәламәтлек – 3 сәгать

6

Тартык авазлар.

Г,В, К хәрефләре

11-13 дәресләр

1

[в] тартыгы-яңгырау, өрелмәле, ирен-теш тартыгы, аның алынма сүзләрдә генә кулланылуы. [к] һәм [къ] авазларының ясалышы. Бу авазлар кергән сүзләрне дөрес уку. [къ] авазының татар теленең үз сүзләрендә генә булуы.

Дәреслек белән эшли белү күнекмәләрен камилләштерү. Чагыштыра белү

сәләтен үстерү,

дәреслек белән эшли белү күнекмәләрен камилләштерү,

тәрҗемә итә белү күнекмәсен ныгыту

Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру. Үз фикереңне җиткерү

Диалогик, монологик сөйләм, күнекмәләрен фронталь тикшерү. Cүзлек диктанты.



7

Исемнәрнең килеш белән төрләнүе.

18 дәрес

1

Килешләр һәм килеш сорауларын белә, сүзләрне килешләрдә төрләндерә белү

Эш тәртибен анлап, уку эшчәнлеген оештыра белү, активлык сәләтен тәрбияләү.

Үзбәя бирү күнекмәләрен камилләштерү

Яңа лексиканы үзләштерүләрен тикшерү.



8

Контроль эш – диктант язу.

1

Бүлек буенча үтелгән кагыйдәләрне файдаланып, грамоталы язу күнекмәләрен үстерү.

Үзләштерелгән белемнәрне күрсәтү.

Үзбәя бирү күнекмәләрен камилләштерү




Өйдә һәм кунакта – 6 сәгать

9

Хаталар өстендә эш. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

23-24 дәресләр

1

Тартыкларга беткән исемнәрне килеш белән дөрес төрләндерә белү.

Әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, аралаша белү сәләтен үстерү

Үзбәя бирү күнекмәләрен камилләштерү

Фронталь тикшерү.



10

Зат алмашлыклары

25-26 дәресләр

1

Зат алмашлыкларын танып белү. Зат алмашлыкларының берлек-күплек санда килүе, килешләр белән төрләнешен белү.

Чагыштыра белү

сәләтен үстерү,

дәреслек белән эшли белү күнекмәләрен камилләштерү,

тәрҗемә итә белү күнекмәсен ныгыту

Үз фикереңне җиткерә белү

Фронталь ткшерү.



11

Боерык фигыль

28-29 дәресләр

1

Боерык фигыль. Боерык фигыльнең II һәм III затлары. Боерык фигыльдә басым

Кирәкле мәгълүматны аерып алып, чагыштырып нәтиҗә ясый белү

Белемгә омтылыш тәрбияләү

Диалогик, монологик сөйләм, күнекмәләрен фронталь тикшерү



12

Фигыльның юклык формасы

30-32 дәресләр

1

Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы, күнегүләр эшләү.

Чагыштыра белү

сәләтен үстерү,

дәреслек белән эшли белү күнекмәләрен камилләштерү,

тәрҗемә итә белү күнекмәсен ныгыту

Үз фикереңне җиткерү

Диалогик, монологик сөйләм, грамматик күнекмәләрне индивидуаль тикшерү



13

Диктант язу. “Өйдә һәм кунакта” темасы буенча тест эшләү

1

Бүлек буенча үтелгән кагыйдәләрне файдаланып, грамоталы язу күнекмәләрен үстерү.

Үзләштерелгән белемнәрне күрсәтү.

Үзбәя бирү күнекмәләрен камилләштерү

Диалогик, монологик сөйләм, күнекмәләрен фронталь тикшерү



14

Өйдә һәм кунакта” темасы буенча дәрес- практикум

1

Хаталар өстендә эшләү

Хаталарны таный белү. Хаталарны төзәтү. Укучылар ның язу һәм язма сөйләм күнекмәлә рен камилләштерү эшен дәвам итү.

Укудагы уңышларыңның, уңышсызлыкларының сәбәбен аңлый, анализлый белү

Практик дәрес



Туган ягыбыз табигате – 5 сәгать

15

Сан

33-35 дәресләр

1

Вакыт үлчәү берәмлекләре турында төшенчә. Рәвеш билгеләмәсе. Рәвеш төркемчәләре. .

Әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, аралаша белү сәләтен үстерү.

Вакытның кадерен белү

Яңа лексиканы үзләштерүләрен тикшерү.



16

Сүзлекләр

36-37 дәресләр

1

Капма-каршы мәгънәле вакыт рәвешләре турында төшенчә

Тиешле мәгълүматны аеру, сүзлекләр белән эшли белү,аралаша белү сәләтен үстерү

Вакытның кадерен белү, ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру

Фронталь тикшерү.



17

Инфинитив

38-40 дәресләр

1

Инфинитив. Инфинитивның юклык формасы

Укучыларның орфоэпик күнекмәләрен тирәнәйтү, эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыру

Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру

Диалогик, монологик сөйләм, грамматик күнекмәләрне индивидуаль тикшерү



18

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

41-42 дәресләр

1

Билгеле үткән заман хикәя фигыль кушымчаларын белү.

Төп мәгълүматны аеру, уку эшчәнлеген нәтиҗәле оештыра белү

Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү

Фронталь тикшерү.



19

Татарстан-минем республикам” - тест эшләү

1

Бүлек буенча үтелгән кагыйдәләрне файдаланып, грамоталы язу күнекмәләрен үстерү.

Үзләштерелгән белемнәрне күрсәтү.

Үзбәя бирү күнекмәләрен камилләштерү

Контроль эш



Татарстан Республикасы – 3 сәгать

20

Татарстан Республикасы 43-46 дәресләр

1

Тотрыклы сүзтезмәләрне танып белү. Аларда ияртүче һәм иярүче сүзләрне, бәйләүче чараны аера алу.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый,аңа туры килә белерлек җавап бирә белү, аралашу калыбын төзергә өйрәнү

Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру

Яңа лексиканы үзләштерүләрен тикшерү.



21

Җөмләнең баш кисәкләре.

49-51 дәресләр

1

Күплек сандагы исемнәр искә төшерү. Сүз ясагыч кушымчаларны барлау

Укучыларның орфоэпик күнекмәләрен тирәнәйтү, эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыру. Парларда эшли белү

Татар теленә ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру. Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру

Диалогик, монологик сөйләм, күнекмәләрен фронталь тикшерү. Яңа лексиканы үзләштерүләрен тикшерү.



22

Татарстан минем Республикам” темасы буенча дәрес - практикум


Бүлек буенча үтелгән кагыйдәләрне файдаланып, грамоталы язу күнекмәләрен үстерү.

Үзләштерелгән белемнәрне күрсәтү.

Үзбәя бирү күнекмәләрен камилләштерү

Практик дәрес



Уйныйбыз да, биибез дә – 2 сәгать

23

Уйныйбыз да, биибез дә.

53-62 дәресләр

1

Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше. Тартыкларның сөйләм барышында чиратлашуы.

Бәйрәмнәр турында белешмә бирү

Халкыбыз йолаларына ихтирам тәрбияләү

Яңа лексиканы үзләштерүләрен тикшерү.



24

Уйныйбыз да, биибез дә” темасы буенча дәрес-практикум. Сүзлек диктанты.

1

Бүлек буенча үтелгән кагыйдәләрне файдаланып, грамоталы язу күнекмәләрен үстерү.

Үзләштерелгән белемнәрне күрсәтү.


Үзбәя бирү күнекмәләрен камилләштерү

Контроль эш



Музейлар һәм театрлар – 3 сәгать

25

Сыйфат дәрәҗәләре 73-76 дәресләр

1

Сыйфат дәрәҗәләрен чагыштыру.

Дәреслек, таблица белән эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру

Диалогик, монологик сөйләм, грамматик күнекмәләрне индивидуаль тикшерү



26

Сыйфат+исем сүзтезмәсенең килеш белән төрләнеше

82 дәрес

1

Лексик темага бәйле сөйләмне үстерү, күнегүләр эшләү

Тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү

Аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү

Диалогик, монологик сөйләм, грамматик күнекмәләрне индивидуаль тикшерү



27

Музейларда һәм театрларда” - тест эшләү

1

Бүлек буенча үтелгән кагыйдәләрне файдаланып, грамоталы язу күнекмәләрен үстерү.

Үзләштерелгән белемнәрне күрсәтү.

Үзбәя бирү күнекмәләрен камилләштерү

Контроль эш



Сәяхәт итү – 3 сәгать

28

Сүз ясагыч кушымчалар.

83-86 дәресләр

1

Сүз ясагыч кушымчаларның сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртүе, мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларның сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртмичә, әйберләр, эш-хәл, күренешләр арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне белдерүе.

Укытучыны тыңлап аңлау күнекмәләре формалаштыру

Уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру

Яңа лексиканы үзләштерүләрен тикшерү.



29

Исемнәрнең тартым белән төрләнүе. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнүе

1

Тартыкка беткән исемнәрнең тартым белән төрләнүе. Килеш кушымчаларын кабатлау

Дәреслек белән эшли белү күнекмәләрен камилләштерү, тәрҗемә итә белү күнекмәсен ныгыту. Сорауларны дөрес формалаштыра белү.

Үз фикереңне җиткерү, әйтү, башкаларны тыңлый белү

Яңа лексиканы үзләштерүләрен тикшерү. Диалогик, монологик сөйләм, грамматик күнекмәләрне индивидуаль тикшерү.



30

Йөргән йөрәкле булыр” темасы буенча дәрес - практикум


Бүлек буенча үтелгән кагыйдәләрне файдаланып, грамоталы язу күнекмәләрен үстерү.

Үзләштерелгән белемнәрне күрсәтү.

Үзбәя бирү күнекмәләрен камилләштерү

Контроль эш



Бигрәк матур җәй – 5 сәгать

31

Сыйфат.

93-95 дәресләр


1

Җөмләдә сүзләр тәртибен искә төшерү. Сыйфатларны кабатлау.

Дәреслек белән эшли белү күнекмәләрен камилләштерү, тәрҗемә итә белү күнекмәсен ныгыту

Үз фикереңне җиткерү, татарча сөйләшергә омтылыш тәрбияләү

Диалогик, монологик сөйләм, грамматик күнекмәләрне индивидуаль тикшерү



32

Синонимнар.

96-98 дәресләр

1

Яңа сүзләр белән танышу, аларны истә калдыру.

Сорауларны дөрес формалаштыра белү.

Үз фикереңне җиткерү, әйтү, башкаларны тыңлый белү

Диалогик, монологик сөйләм, грамматик күнекмәләрне индивидуаль тикшерү



33

Исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау.

99-102 дәресләр

1

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау.

Дәреслек белән эшли белү. Таблица, сүзлекләр белән белән эшли белү күнекмәләрен үстерү

Үз фикереңне җиткерү, әйтү, башкаларны тыңлый белү

Диалогик, монологик сөйләм, грамматик күнекмәләрне индивидуаль тикшерү



34

Контроль эш – сүзлек диктанты язу “Бигрәк матур җәй”


1

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү

Үзләштерелгән белемнәрне күрсәтү.

Үзбәя бирү күнекмәләрен камилләштерү

Еллык контроль эш



35

Хаталар өстендә эш.


1

Хаталар өстендә эш

Хаталарны таный белү. Хаталарны төзәтү. Укучыларның язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү эшен дәвам итү.

Укудагы уңышларыңның, уңышсызлыкларының сәбәбен аңлый, анализлый белү




1 өлеш - татар әдәбиятыннан календарь - тематик план

I бүлек

Төп мәктәп уку-укыту системасында 5 нче сыйныф әһәмиятле урын алып тора. Бу сыйныф балаларының яшь һәм әдәби үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән УМК үз эченә дәреслекне, укучы өчен мөстәкыйль эш дәфтәрен, укытучылар өчен методик әсбапны ала.

Дәреслек ике кисәктән тора. Укучыларның белем-күнекмәләрен бәяләп бару өчен, һәр кисәк тә дүртәр модульгә бүлеп төзелгән. Һәр модуль бөтен кисәкнең өлешләрен хәтерләтә. Модульгә салынган мәгълүмат та, дәреслек үзе дә хронологик нигезгә корыла. Шул ук вакытта модульләр эчендә тематик-хронологик принцип та саклана.

Һәр модуль укучыларның әдәби үсеш дәрәҗәсен үстерүне дә, эрудициясен киңәйтүне дә, әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре белән бәйләп баруны да, теоретик төшенчәләрне үзләштерүне дә, сорау-биремнәрне үтәгәндә файдалана алуны да күздә тотып урнаштырылган. Дәреслектә модульләр арасындагы бәйләнешләр сорау-биремнәр һәм контроль тестлар аша гамәлгә куела. Шулай итеп, дәреслекне әдәби-теоетик төшенчәләр сүзлекчәсе, фразеологик сүзлекчә кебек белешмәләр төгәлләп куя.

Дәреслеккә салынган әдәби әсәрләрнең нигезен “Үрнәк программа”да күрсәтелгән (төзүчеләре: Ф.Х.Җәүһәрова, К.С.Фәтхуллова) әдәби әсәрләр минимумы (7 әсәр) тәшкил итә. Алар түбәндәгеләр:

К. Насыйри, “Патша белән карт”;

Г. Тукай, “Су анасы”;

М. Җәлил, “Алтынчәч” (либреттодан өзек);

Ф. Кәрим, “Кыр казы”;

Ф. Хөсни, “Чыбыркы” (хикәясеннән өзек);

М. Әгъләм, “Матурлык минем белән”;

Н. Дәүли, “Бәхет кайда була?”


II бүлек

5 нче сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

әдәби әсәрләрне сүзләрен дөрес әйтеп йөгерек уку;

– авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

– әдәби − теоретик төшенчәләрне рус әдәбият белеме белән тәңгәлләштерү;

– татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

– авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

– 8 − 10 татар, рус, чит ил язучысы, шагыйрьләре исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

– 3 − 4 сәнгать әһеленең тормышы, иҗатын турында мәгълүматлы булу;

– Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;

– төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

– төрле халыкларның киң таралган мифларыннан хәбәрдар булу, берничә мисал китерә белү;

– 5 мәкаль, 5 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;

– мәкаль белән әйтем, миф белән әкият, халык җыры белән автор җыры арасындагы аерманы белү;

– төрле авторларның 2 − 3 шигырен яттан сөйли белү;

– сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;

– төрле темаларга проект эше яклау;

– әдәби әсәргә тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.



III бүлек

Курс темаларының эчтәлеге


Эчтәлек

Сәгать саны

Борын-борын заманда...

3

Әкият яздым – укыгыз...

3

Хыял канатларында.

-

Белем баскычлары.

-

Балачак – хәтердә мәңге калачак...

7

Ватаным өчен.

8

Кояшлы ил – бәхет иле.

8

Кеше − табигать баласы.

6

Эш беткәч көләргә ярый.

-

Барысы:

35


Сәгатьләр:

Тест – 4;

Проект – 1;

Әсәрләрне өйрәнү – 30.



Ятлау өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр:

Дәрдемәнд, “Кил, өйрән...”

Ф.Кәрим, “Сөйләр сүзләр бик күп алар...”

Р.Фәйзуллин, “Табигать кочагында”















Дәрестән тыш (өстәмә) уку өчен тәкъдим ителгән әсәрләр

(укытучы сайлавы буенча):

Башмак (татар халык әкияте)

Төлке белән Алёнушка (рус халык әкияте)

Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми? (башкорт халык әкияте)

Куркак юлдаш (татар халык әкияте)

Каюм Насыйри. Күләгә

Фәнис Яруллин. Хәтерсез күке

Владимир Даль. Кар кызы

Ганс Христиан Андерсен. Борчак өстендәге принцесса

Рудольф Эрих Распе. Сигез аяклы куян

Тукай-Апуш. Рабит Батулладан

Илдус. Ибраһим Газидан

Мөнирә Булатова

Фатих Кәрим. Ватаным өчен

Мәңгелек хәтер. Лев Кассильдан

Сугышчан бурыч. Фаил Шәфигуллиннан

Шәүкәт Галиев

Оҗмах балалары. Мәдинә Маликовадан

Көнбагыш чәчәге. Фоат Садриевтан

Әхмәт Рәшитов. Кояшлы ил — бәхет иле

Туган көн. Мәгъсүм Хуҗиннан

Нури Арсланов. Ринат авылда

Чәчәк нигә боекты? Габделхәй Сабитовтан

Борис Вайнер. Искиткеч китап

Шәүкәт Галиев. Мәрзия мәсьәләсе


IV бүлек 2 өлеш - татар әдәбиятыннан тематик план

Дә-

рес

Дәрес темасы

Дә-рес са-ны

Төп эчтәлек


Көтелгән нәтиҗә

Укучылар эшчәнлеге

төрләре

Конт роль эш төрләре

Үткәрү

вакыты


метапредмет

предмет

шәхси



план

факт


Борын-борын заманда...- 3 сәгать


1

Акыллы сүзгә ни җитә!


1

Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау булдыру.

Халык авыз иҗатын тарих белән бәйләп өйрәнү.

Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау ясау.

Укучыларда үткәнебезгә, тарихыбызга карата игътибар тәрбияләү.

«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, дәреслектә, рус халык авыз иҗаты белән чагыштырып, мисаллар китерү.



02.09


2

Белмәгәнгә — әкият, белгәнгә — чын.

1

Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау булдыру, әкият турында белем бирү.

Татар һәм рус әкиятләрен чагыштырып өйрәнү.

Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау ясау, әкият турында белем алу.

Укучыларда үткәнебезгә, тарихыбызга карата игътибар тәрбияләү.

«Әкиятләр» схемасы белән эш, дәреслек, , чылбыр буенча уку, чылбыр буенча сөйләү, җөмләләр төзү.



09.09


3

Борын-борын заманда... (Кабатлау дәресе)

1

Халык әкиятләрен гомумиләштереп кабатлау, аларның төрләргә бүленешен

искә төшерү.

Халык иҗатының бай мирасын өйрәнү, әхлак һәм эстетик тәрбия бирү.

Әкият жанрын кабатлау, аның төрләргә бүленешенең принципларын истә калдыру.

Укучыларда әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү.

Бәйләнешле сөйләм

телен үстерү, белемнәрне тикшерү.

Тест




Яшәгән, ди, булган, ди... – 3 сәгать


4

Яшәгән, ди,

булган, ди...

1

К.Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Патша белән карт» әсәрен өйрәнү; «автор әкияте», «әдәби герой» төшенчәләрен

аңлату.

Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясау.


Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Патша белән карт» әкиятен өйрәнү;

«автор әкияте», «әдәби герой» төшенчәләрен аңлату.

Балаларда кешелек-лелек, намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү.

Әңгәмә, сәнгатьле уку. Бирелгән билгеләмәләргә нигезләнеп, нәтиҗә ясау. Үз фикереңне әйтә белергә өйрәнү.




5

Юк дип әйтмә, бардыр ул...

1

Г.Тукайның тормыш

юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Су анасы» әкиятен өйрәнү; «шигъри

әсәр», «әкият-поэма» төшенчәләрен аңлату.

Рус әдәбияты белән чагыштырып, мифик образлар сурәтләнгән әсәрләрне анализлау.

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Су анасы» әкиятен өйрәнү; «шигъри әсәр», «әкият-поэма»төшенчәләрен аңлату.

Укучыларга, әсәрдән чыгып, кеше әйберен сораусыз алырга ярамаганлыкны аңлату.

Әкиятне уку, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр эшләү, әкият-поэмада әкияткә хас

сыйфатларны табу.





6

Б.Әлменов. «Су анасы» картинасы.


1

Рәссам Б.Әлменовның тормыш юлы һәм иҗаты турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Укучыларда рәсем сәнгате аша эстетик зәвык тәрбияләү.

Рәссам Б.Әлменов-ның тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материал-лар аша танышу; рәсем сәнгате турында сөйләү.

Балаларда табигатьнең матурлыгына соклану, рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту.

Рәсемне аңлау, төп детальләргә игътибар итеп, аның эчтәлеген сөйләтү, нәтиҗә ясау.





Балачак- хәтерләрдә мәңге калачак... – 7 сәгать


7- 8- 9-10

Исемдә калганнар.

4

Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре

аша укучыларны

аның балачагы белән

таныштыру; әти-әниләргә карата ихтирам тәрбияләү.

Шагыйрьнең авыр тормышта үсүен укучыларга аңлату.


Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре аша укучыларны аның балачагы белән таныштыру.

Укучыларда әти-әниләргә карата

ихтирам тәрбияләү.


Әңгәмә, сөйләү, образларга бәяләмә, сүзлек эше, анализ, биремнәр эшләү.





11

Бөек Тукай һәм Бәләкәй Апуш.

1

Рәссам Х.Казаков-

ның тормыш юлы һәм иҗаты турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша

танышу.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.


Рәссам Х.Казаков-ның тормыш юлы һәм иҗаты турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материал-лар аша танышу; рәсем сәнгате турында сөйләү.

Балаларда Г.Тукайның балачагына, рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту.


Рәсемне аңлау, төп детальләргә игътибар итеп, аның эчтәлеген сөйләтү, нәтиҗә ясау.





12

Музейларда — хәтер.

1

Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.


Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Балаларда Г.Тукай белән бәйле истәлекләргә карата кызыксыну, ихтирам уяту.

Тукай музее белән танышу. Видео, презентацияләр карау.





13

Кабатлау дәресе.

Ямьле

балачак.

1

Укыганнарны гомумиләштереп кабатлау, беленәрне тикшерү.

Укыганны гомумиләш-терә,

нәтиҗә ясый, иң мөһим

мәгълүматны

аерып ала

белү.

Укыганнарны гомумиләш-

тереп кабатлау.

Балаларда һәр мизгелнең кадерен белеп яшәүне тәрбияләү.

Укыганнарны искә төшереп, гомумиләштереп кабатлау. Тексттан мисаллар китереп, теорияне искә төшерү. Белемнәрне тикшерү.

тест




Ватаным өчен! – 8 сәгать









12.12

14

Мин сине шундый сагындым…

1

Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзлә--штерү, «Сагыну» шигырен өйрәнү, язучының патриот шагыйрь икәнлеген, каһарман сугышчы булуын аңлату.

Балаларга язучының патриот шагыйрь икәнлеген, каһарман сугышчы булуын аңлату.

Муса Җәлилнең

«Сагыну»

шигырен өйрәнү, язучының патриот шагыйрь икәнлеген, каһарман сугышчы булуын аңлату.

Балаларда азатлык өчен көрәшүче сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү.



Язучы иҗаты белән танышу, әсәрне укып, укытучы җитәкчелегендә бергәләп анализлау, нәтиҗә ясау.





15

Гомере аның моңлы бер җыр иде…

1

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча беле-мнәрен ныгыту, «Соңгы җыр» шигы-рен өйрәнү, сугыш-чыларның батыр--лыгына ихтирам, фашизмга карата тарих аша нәфрәт хисе тәрбияләү.

Сугышчылар-ның батырлыгына ихтирам, фашизмга

карата нәфрәт хисе тәрбия-

ләү.



Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне ныгыту, «Соңгы җыр» шигырен өйрәнү.

Балаларга язучының үлем куркынычы астында да туган илгә, халкыбызга тугрылык саклап калган шагыйрь икәнлеген аңлату.


Шигырьне уку, сорау-биремнәргә җавап эзләү.






16 17

«Алтын-

чәч».

2

Муса Җәлилнең «Алтынчәч» әсәрен өйрәнү, «опера», «либретто» төшенчәләрен аңлату, балаларда татар халкының тарихына карата кызыксыну уяту.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү; М.Җәлилнең татар театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеген аңлату.

Муса Җәлилнең «Алтынчәч» әсәрен өйрәнү.


Укучыларда татар халкының тарихына карата кызыксыну уяту.


Эчтәлек белән танышу, әсәрнең төп фикерен аңлату, эш дәфтәрендә биремнәр эшләү, чылбыр буенча уку.





18

Опера ничек туа?


1

Композитор Нәҗип Җиһановның тормыш юлы һәм иҗаты турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.

Композитор Нәҗип Җиһановның тормыш юлы һәм иҗаты турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Балаларда татар музыкасына карата кызыксыну уяту.


Тема белән кызыксынып, уйны ачык итеп әйтү.





19

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет теат-ры.

1

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Театр, балет, опера сәнгате белән әдәбиятны бәйләп өйрәнү.


Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Балаларда татар музыкасына карата кызыксыну, ихтирам уяту.


Эчтәлек белән танышу, әсәрнең төп фикерен аңлату, эш дәфтәрендә биремнәр, чылбыр буенча уку, диалогик сөйләм үстерү.





20

Кыр казы


1

Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, Фатих Кәримнең «Кыр казы» шигырен өйрәнү.

Сугыш кырларында илебезнең азатлыгы өчен кан коелуның мәгънәсен укучыларга аңлату.

Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, Фатих Кәримнең «Кыр казы» шигырен өйрәнү.


Укучыларда азатлык өчен көрәшкән сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү.


Сәнгатьле уку, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр аша лирик әсәрне анализлау.





21

Сөйләр сүзләр бик күп алар…

1

Фатих Кәрим иҗатын өйрәнүне дәвам итү, «Сөйләр сүзләр бик күп алар» шигырен сәнгатьле итеп уку; туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын өйрәнү.


Фатих Кәрим иҗатын өйрәнүне дәвам итү, «Сөйләр сүзләр бик күп алар» шигырен сәнгатьле итеп уку.


Укучыларда азатлык өчен көрәшкән сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү.


Сәнгатьле уку өстендә эшләү, әңгәмә, сорауларга җавап бирү.

Ятлар га




Кояшлы ил – бәхет иле – 8 сәгать









27.02

22 23

«Бәхет кайда була?»


2

Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Бәхет кайда була?» шигырен өйрәнү.

Укучыларга хезмәтнең, тырышлык-

ның бәхет чыганагы икәнлеген аңлату.


Шагыйрь Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Бәхет кайда була?» шигырен өйрәнү.

Балаларда хезмәткә, хезмәт кешесенә ихтирам тәрбияләү.


Язучы иҗатына күзәтү ясау, әсәрен укып, ярдәмче сорауларга нигезләнеп, аңа бәя бирү.





2425

26

27

28

Минем холкым —
минем язмышым.

5

Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү; сюжет элементларын өйрәнү; укучыларда белемгә омтылыш уяту, җаваплылык хисләре тәрбияләү.


Укылганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану.

Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү, сюжет элементларын өйрәнү.


Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү.


Әсәрне өлешләргә бүлү. Эчтәлекнең идеясен таба белү. Исем табу — тема — идея — эчтәлек бәйләнешләрен табу, анализлау.





29

Кабатлау дәресе.

Кояшлы ил — бәхет иле.


1

Өйрәнелгән материалны гомумиләш-тереп кабатлау, белемнәрне тикшерү. «Кояшлы ил — бәхет иле» шигырен укып, җырын өйрәнү.

Укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң

мөһим мәгъ-лүматны аерып ала белү.

Укыганнарны гомумиләш-

тереп кабатлау.

Балаларда бәхетнең кадерен белеп яшәү хисләрен тәрбияләү.


Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау, җыр өйрәнү, белемнәрне тикшерү.

тест




Кеше – табигать баласы – 6 сәгать









20.03

30




31

Матурлык минем белән.


2

Мөдәррис

Әгъләмнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Матурлык минем белән» әсәрен өйрәнү.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.


Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу; «Матурлык минем белән» әсәрен өйрәнү.

Укучыларда табигатьнең матурлыгына соклану, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү.


Уку, сорауларга җавап бирү. Хикәя буенча фикер алышу.





32

Җир-ана, кояш һәм башкалар.


1

Мөдәррис Әгъләмнең «Җир-ана, кояш һәм башкалар» әсәрен өйрәнү, «баллада» төшенчәсен кабатлау.

Экологик тәрбия бирү.

Мөдәррис Әгъләмнең «Җир-ана, кояш һәм башкалар» әсәрен өйрәнү, «баллада» төшенчәсен кабатлау.

Укучыларга хезмәтнең бәхет, шатлык, хөрмәт чыганагы икәнлеген төшендерү.


Сүзлек өстендә эш, эчтәлек буенча фикер алышу.





33

Җир-ана-

быз —рәәсемнәрдә.


1

Рәссам

И.И.Шишкинның тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу.

Рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту.


Рәссам И.И.

Шишкинның тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә матери-аллар аша танышу; рәсем сәнгате турында сөйләү.

Балаларда табигатьнең матурлыгына соклану, рәсем сәнгатенә карата

кызыксыну уяту.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау.





34

Дәрес-проект

«Гүзәл табигатьле туган җирем».


1

Әдәбият белән сәнгатьне бәйләп күзаллау. Картина аша әйтергә теләгән фикерләрне сүз белән әйтергә өйрәтү.

Команда белән эшләү күнекмәләрен булдыру.

Әдәбият белән сәнгатьне бәйләп күзаллау. Картина аша әйтергә тел

әгән фикерләрне сүз белән әйтергә өйрәтү.

Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау.


Проект эше




35

Кабатлау дәресе.

Туган илем - иркә гөлем.

1

Өйрәнелгән материалны гомумиләштереп кабатлау, белемнәрне тикшерү.

Укыганны гомумиләш-терә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

Укыганнарны гомумиләш-

тереп кабатлау.

Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау, белемнәрне тикшерү.

тест




























Курс темаларының эчтәлеге


Дәреслекнең 1 нче кисәге

Кереш.

Язучылар китапның кеше тормышындагы роле турында. Китап бер буынның икенчесенә васыяте. Китапның төзелеше (тышы, титул, форзац битләре, астөшермәләр, бүлек исемнәре); китапны төзүчеләр (авторлары, рәссамы, редакторлары, корректоры, җыючылары, нәшрияты). Татар әдәбияты дәреслеге һәм аның белән эшләү үзенчәлекләре.

I бүлек. Борын-борын заманда.

Халык авыз иҗаты.

Фольклор – халыкның коллектив иҗат җимеше. Анда халыкның теләк-омтылышының чагылышы. Фольклорның вариантлы булуы. Фольклор әсәрләрен башкаручылар (әкият сөйлә\челәр, чичәннәр һ.б.). Фольклор әсәрләренең төрләре, жанрлары. Балалар фольклоры (бишек җырлары, табышмаклар, тизәйткечләр һ.б.).

Әдәбият теориясе. Фольклор. Халык авыз иҗаты.

Татар халык әкиятләре. Халык прозасының бер төре буларак әкиятләр. Әкиятләрнең хайваннар турында, тылсымлы, тормыш-көнкүреш төрләре булуы. Әкиятләргә салынган мәгънә, аларның әкият төзәтүгә юнәлдерелгән булуы, фәлсәфәсе.

«Ак бүре» (татар халык әкияте). Әкияттә яхшылык белән явызлык көрәше. Әкияттә халык морале, тылсым элементлары. Ак бүренең төрки халыкларның тотемы булуы. Әкияттәге традицион образлар. Тылсымлы әкиятләрнең поэтикасы. Тылсымлы әкияттә фантастика.

Татар халык әкияте «Абзар ясаучы төлке», «Өч кыз», «Башмак», «Куркак юлдаш», рус халык әкиятләре «Төлке белән Алёнушка», башкорт халык әкияте «Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми?» Төрле халык әкиятләрендәге уртак һәм аермалы яклар. Әкиятләрдә халыкның яшәү рәвеше, менталитеты чагылышы. Әкият геройлары, аларга хас сыйфатлар.

Әдәбият теориясе. Әкият. Әкият төрләре. Әкиятләрнең теле. Гипербола, литота. Әкият формулалары. Чагыштыру.

II бүлек. Әкият яздым укыгыз...

Халык әкиятләреннән үсеп чыккан автор әкиятләре турында мәгълүмат. Аларның уртак һәм аермалы яклары. Автор әкиятләрендә халык әкиятләренең мотивлары, образларының үстерелеше.

Каюм Насыйри. Тормыш юлы турында мәгълүмат.

«Патша белән карт» әкияте. Әкияттә ил белән идарә итүче образы. Халыкның бер вәкиле булган тапкыр карт образы, аның зирзклеге. Әкиятнең диалогка корылган булуы. «Күләгә» әкиятенә салынган мораль.

Габдулла Тукай. Әдип турында мәгълүмат.

«Су анасы» әкият-поэмасы. Әкият-поэмада кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре. Су анасы мифик образы. Әсәрдә малай образының бирелеше, аңа салынган мәгънә. Г.Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр авторы – Байназар Әлменов. Аның иҗаты, ачыш-табышлары.

Әдәбият теориясе. Әкият-поэма төшенчәсе.

Фәнис Яруллинның «Хәтерсез Күке» әкияте. Әкиятнең эчтәлеге. Күке образы. Авторның ачышы. Халык әкиятләре уртак яклары.

Владимир Дальның «Кар кызы» әкияте. Рус халык әкиятынең эчтәлеге. «Төлке белән Алёнушка» әкияте белән уртак яклары.

Ганс Христиан Андерсенның «Борчак өстендәге принцесса» әкияте. Әкиятләрдә төрле катлам халык вәкилләрен ачу үзенчәлеге. Әкияттә халык әкиятләренә хас үзенчәлекләр.

Туфан Миңнуллинның «Гафият турында әкият» әкият-пьесасы. Драматургиядә халык әкиятләренең мотивын куллану. Гафият исемле малай, әкиятче, мифик образлар, урман җәнлекләре образлары. Алар аша автор идеясенең ачылуы.

Әдәбият теориясе. Әкият-пьеса төшенчәсе.

«Әкият» курчак театры турында мәгълүмат. Театрлар тарихында курчак театрларының урыны, әһәмияте. Казандагы «Әкият» курчак театрының бинасы, репертуары, җитәкчелеге, режессёрлары, актёрлары.

III бүлек. Хыял канатларында.

Адлер Тимергалин «Сәер планетада». Адлер Тимергалин турында белешмә. Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү. Әсәрдәге фантастик алымнар.

Теоретик төшенчә. Фантастика. Фантастик элементлар.

Рудольф Эрих Распе. «Сигез аяклы куян». Барон Мюнхгаузен маҗараларының бер өлешен өйрәнү. Әсәрдәге чындарлык белән фантастиканың нисбәте.

IV бүлек. Белем баскычлары.

Белемгә омтылу. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында мәгълүмат. Мәдрәсәнең 1882 нче елда Казанда ачылуы. Анда белем алучыларның шәкертләр дип аталуы.

Казанның Татар укытучылар мәктәбе турында мәгълүмат. Аның 1876 нчы елда ачылуы. Дүрт ел дәвамында белем алган укучыларның рус теле укытучысы булып китүе. Аларны Василй Радлов, Василий Богородицкий, Каюм Насыйри укытуы.

Казан университеты турында мәгълүмат. Аның 1804 нче елның 17 нче ноябрендә ачылуы. Анда Карл Фукс, Илья Березин, Николай Лобачевский эшләве. Анда белем алган атаклы кешеләр. Хәзер аның Казан (Идел буе) федераль университеты дип аталуы.

Гаяз Исхакыйның «Мөгаллим» пьесасы. Гаяз Исхакый турында мәгълүмат. «Мөгаллим» пьесасындагы Салих образы. Аңа салынган автор идеалы.

Дәрдемәннең «Кил, өйрән...» шигыре. Дәрдемәнд турында мәгълүмат. «Кил, өйрән...» шигыренә бәйләп телләр белүнең әһәмияте турында сөйләшү.

V бүлек. Балачак — хәтерләрдә мәнге калачак...

Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» әсәреннән өзек. Әсәрдә кечкенә Тукай образының бирелүе. Автобиографик әсәр герое белән Тукай арасында уртак һәм аермалы яклар. Кечкенә Габдулланың Хаҗиморат Казаковның «Бәләкәй Апуш» картинасында сурәтләнеше.

Рабит Батулланың «Тукай-Апуш» әсәрендә кечкенә Апушка хас сыйфатлар. Аның иптәшләреннән аермалы ягы – сәләтле булуы.

Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее. Музей урнашкан төбәк. Андагы истәлекле экспонатлар.

Теоретик мәгълүмат. Мемориаль комплекс.

Ибраһим Газның «Илдус» әсәре. Малайның үз-үзен тотышы. Лагерьда Илдус белән бәйле вакыйга турында сөйләшү.

«Салават күпере» журналы. Аның тарихы һәм бүгенгесе турында мәгълүмат.



Дәреслекнең 2 нче кисәге

I бүлек. Ватаным өчен.

Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» повестеннан «Әби әкияте», «Яз җиткәч», «Сихерле чәчәкләр», «Расад» бүлекләрен уку. Рөстәм образы турында сөйләшү. Малайга хас сыйфатларны табу. Хыял белән чынбарлык арасындагы аерманы табарга өйрәнү.

Муса Җәлилнең «Сагыну», «Соңгы җыр» шигырьләрен уку. Аларга салынган хисне аңлау. «Алтынчәч»либреттосыннан өзек өйрәнү. Либреттоның әкияткә һәм дастанга нигезләнеп язылган булуы. Аның төп каһарманнары: Тугзак ана, Җик, Алтынчәч. Нәҗип Җиһановның либреттога музыка язуы. Композиторның иҗаты.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры турында мәгълүмат.

Җырчы Мөнирә Булатова иҗаты. Ул башкарган арияләр. Язмышының опера сәнгате белән бәйле булуы.

Фатих Кәримнең «Кыр казы», «Ватаным өчен», «Сөйләр сүзләр бик күп алар...» шигырьләрен уку. Аларда Туган илне саклау, ярату хисләренең салынган булуы.

Лев Кассильнең «Мәңгелек хәтер». Мәскәү Кремле янындагы мәңгелек ут.1965 нче елда Мәскәүгә герой-шәһәр исеме бирелүе.

Фаил Шәфигуллинның «Сугышчан бурыч» хикәясе. Әсәрдә Нәбир исемле малайның үз-үзен тотышы. Малай кыйлган гамәлләр.

Шәүкәт Галиевның «Аталы-уллы солдатлар» балладасы. Илне басып алучыларга көрәштә халыкның фидәкарьлеге. Ил батырларына хөрмәт.

Теоретик төшенчә. Баллада.

II бүлек. Кояшлы ил – бәхет иле.

Нәби Дәүлинең «Бәхет кайда була?» «Мин җирдә калам»шигырьләрендә бәхет эзләү һәм табу кебек фәлсәфи мәсьәләнең чишелеше. Лирик герой өчен бәхетнең үзе яшәгән җирдә булуы.

Теоретик төшенчә.Шигырь. Ритм. Рифма.

Мәдинә Маликованың «Оҗмах балалары». Пьесада кешенең үз илендә, туганнары янында гына бәхетле була алуы.

Фатих Хөснинең «Чыбыркы» хикәясе. Автор турында белешмә. Хикәядә малайның үз эшләре өчен җавап бирүе. Авторның бала психологиясен ачу үзенчәлеге.

Теоретик төшенчә.Сюжет. Сюжет элементлары (экспозиция, төеноәнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация, чишелеш)

Фоат Садриевның «Көнбагыш чәчәге» хикәясе. Яхшылыкның нәтиҗәсе яхшылык булуын аңлау.

Әхмәт Рәшитовның « Каяшлы ил – бәхет иле» шигыре. Туган ил кадерен белергә өйрәтү. Лирик геройның кичерешләрен ачу.

Мәгъсүм Хуҗинның «Туган көн» хикәясе. Олыларга игътибарлы булырга өйрәтү. Кешеләрнең күңелен күтәрү - зур бәхет булуын ачыклау.

III бүлек. Кеше – табигать баласы.

Равил Фәйзуллинның «Табигать кочагында» шигыре. Шигырьдә табигатьне саклау, аны ярату хисләре өстенлек итүен ачыклау.

Мөдәррис Әгъләмовның «Матурлык минем белән» шигыре, «Җир-ана, кояш һәм башкалар» балладасы. Матурлыкны табигатьтән эзләү мотивы. Табигатьнең кешеләргә мәрхәмәтле булуы, аны сакларга кирәклеген төшендерү.

Рәссам Иван Иванович Шишкин иҗаты. Аның Татарстан белән бәйле язмышы. Иҗаты.

Нури Арслановның «Ринат авылда» шигыре. Лирик геройның авыл табигате, мохите белән танышуы.

Гәбделхәй Сабитовның «Чәчәк нигә боекты?» хикәясе. Кызчыкның әнисенә ярдәм итүе, табигатьне яратуы. Борис Вайнерның «Искиткеч китап». Елның дүрт фасылы. Аларның һәрберсе үзенчә матур булуы.

IV бүлек. Эш беткәч көләргә ярый.

Ләбиб Леронның «Пирамида» хикәясе. Укучыларда белем алуга теләк тудыру. Укымыйча гына белемле булып булмавын ачыклау.

Теоретик төшенчә. Юмор.

Алмаз Гыймадиевның «Зөлфия + ... мин» хикәясе. Яшүсмерләрне беренче мәхәббәт хисләренең сурәтләнеше. Язуда гына түгел, тормышта да хаталар җибәрергә ярамавын ачыклау.

Шәүкәт Галиевның «Ул кем?» «Әлләкем», «Мәрзия мәсьәләсе» шигырьләре. Шагыйрьнең табышмак, юмористик -шигырьләрендә бала хисләренең ачылышы.