Укытучы | Хамидуллина Фирдинә Мансур кызы |
Предмет | Татар теле-6 нчы сыйныф |
Тема | Билгеле үткән заман фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше |
Максат | 1) Билгеле үткән заман фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше белән таныштыру, кушымчаларын өйрәнү, күнегүләр белән ныгыту. 2) Билгеле үткән заман фигыльләрне күнегүләрдә дөрес итеп куллану. 3)Дәрестә дустыңа карата ярдәмлек хисләре тәрбияләү, сөйләм телен үстерү.
|
Планлаштырылган нәтиҗәләр | Шәхси: Төркемнәрдә эшләгәндә, бер-берсенә игътибарлы булырга өйрәтү, җаваплылык хисе тәрбияләү. Метапредмет: Әдәбияттан күренекле шәхесләр буенча җөмләләр төзү; Танып-белү: Дөньяга карашны киңәйтү; Кирәкле информацияне эзләп табу; Уй-фикерне язма һәм әйтмә формада аңлап һәм ирекле оештыру; Коммуникатив: Аралашу максатына һәм шартларына туры китереп, үз фикереңне җитәрлек дәрәҗәдә тулы һәм төгәл итеп әйтә белү; ана теле грамматикасының, синтаксисының нормаларына туры китереп җөмләләр һәм хикәя төзү осталыгына ия булу; Регулятив: Билгеле һәм билгеле булмаганны чагыштырып, хәл ителергә тиешле уку бурычын кую. Бирелгән үрнәктән тайпылыш һәм аермалык булу-булмавын ачыклау өчен, эш алымын һәм аның нәтиҗәсен бирелгән эталон-үрнәк белән чагыштыру Предмет: Өйрәнелгән билгеле үткән заман фигыльләрне сөйләмдә дөрес куллану
|
Дәреснең тибы | Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе |
Төп төшенчәләр | Билгеле үткән заман фигыльләр, зат-санда төрләнешен күзәтү |
Предметара бәйләнеш | Әдәбият |
Эшне оештыру | Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль. |
Чыганаклар | Дәреслек, сүзлекләр, эш дәфтәрләре, презентация |
Җиһазлау | Экран, ноутбук, карточкалар |
|
|
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | УУГ |
Мотивлаштыру 2 мин. Максат: уңай психологик халәт тудыру.
| Укучыларны уку эшчәнлегенә тарту | Дәрестә төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр: башкаларны тыңла, үз фикереңне ачык әйт, игътибарлы бул. | Шәхси: әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү, бер-берсенә уңышлар теләү. |
Актуальләштерү 6 мин.
Максат: яңа белем алуга әзерлекне тикшерү, аның темасын формалаштыру.
| Үткән дәрестә өйрәнелгән хәзерге заман хикәя фигыльне искә төшерү .Сүзлек диктанты: Тора,чистарта,бара,ашый,кайта. Әзерли,уйный.булыша,укый.,йоклый
Өй эшләрен тикшерү.
| Бер-берсенә комплиментлар әйтү. Син бүген бик матур. Син бик тырыш, акыллы, .
Өйдә язып килгән җөмләләрне укыйлар, кулланган фиг-не әйтәләр.
| Регулятив: үзләштерелгән белән таныш булмаганны чагыштырып, хәл ителергә тиешле уку бурычын кую. |
Аңлау өчен авыр тоелган сорауны ачыклау өчен сынап карау этабы (пробный этап). 4 мин. Максат: укучының нинди авырлык белән очрашуын билгеләү
| Проблема тудыра. Слайд 1-5 Укучылар әйдәгез,слайдтагы укучыларга исем куябыз,һәм әйтеп карыйк әле,әгәр бу укучылар эшләрне инде үтәгән булсалар без ничек әйтер идек?
|
Парларда фикер алышалар.
1пар-1слайд 2пар-2слайд Калган слайдларны бергә карау
| Коммуникатив: информацияне эзләү һәм туплауда инициативалы хезмәттәшлек. |
Кыенлыктан чыгу планы. (яңа белемнәрне куллану). 5 мин. Максат: кыенлыктан чыгу юлларын ачыклау | Укучыларны проблеманы хәл итүгә оештыру.Нишләде? Мин уйнадым Син уйнадың Ул уйнады
| Берәм –берәм җавап бирү | Коммуникатив: проблеманы ачыклау, тәңгәлләштерү, аны хәл итүнең альтернатив юлларын эзләү һәм бәяләү. |
Планны тормышка ашыру/яңа белемне куллану. 6 мин.
Максат: билгеле үткән хаман фиг-нең зат-сан белән төрләнешен өйрәнү | Тактада аңлату Мин юдым Без юдык Син юдың Сез юдыгыз Ул юды Алар? Дәреслектә 151 нче биттә кагыйдә.
(-ма,-мә кушымчасы) | Укучылар кагыйдәне ачып куялар. Кирәкле информацияне табып укыйлар
Юклык формасын ясыйлар
| Коммуникатив: карар кабул итү һәм аны тормышка ашыру. |
Беренчел ныгыту 6 мин. Максат: яңа белемнәрне биремнәрдә куллану/тышкы сөйләмдә әйтеп күрсәтү
| 376 нчы күнегү, биремен аңлату
Күнегүне тикшерү
3нче күнегүне эшләү
|
Парларда эшлиләр ,киләчәк заман хикәя фигыльләрнең астына сызалар. | Танып белү: Белемнәрне структуралау, ягъни өлеш - кисәкләрнең эчке төзелешен тәртипкә салу. |
Үз-үзеңне тикшерү өчен мөстәкыйль эш. 6 мин.
Максат: үзләштерелгән белемнәр буенча нәтиҗә ясау.
| Карточкада җөмләләр язылган. Кушымчалар куй
| 2шәр кешедән торган төркемнәрдә эшлиләр, бер-берсенең эшләрен тикшерәләр.
Укучылар, дәреслек, сүзлекләрне кулланып, мөстәкыйль эшлиләр.
| Танып белү: уй- фикерне сөйләмдә һәм язма формада аңлап һәм ирекле оештыру. |
Белемнәрне системага салу. 4 мин.
Максат: алган белемнәрне куллану һәм ныгыту. | Үтелгәннәргә таянып,рәсемнәр буенча парларда хикәя төзиләр
| Укучылар класс буйлап таралалар, үзләренә пар табып, бер-берсе белән бәйләнешле итеп хикәя төзиләр | Регулятив: үзләштерелгән һәм үзләштереләсе белемнәрне аера белү һәм төшенү, үзләштерелгәннең сыйфатын һәм белү дәрәҗәсен аңлау. |
Рефлексия 6 мин. Максат: үз эшчәнлегеңә кире кайтып бәя бирү.
| Үз эшеңне бәяләүгә юнәлтелгән сораулар куела.
Укытучы укучылар белән берлектә эшкә йомгак ясый.
Өй эше бирү һәм аңлату.
| Һәр төркемнең эшенә һәм индивидуаль чыгышларга, үз эшләренә укучылар бәя бирәләр, билге куялар. | Танып белү: эш –хәрәкәтләрнең алымнарын һәм шартларын , эшчәнлекнең барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп бару һәм бәяләү. |