Тема. Билгеле үткән заман хикәя фигыль.
5нче сыйныф, Р.З. Хайдарова дәреслеге буенча
Дәрес тибы: лексик - грамматик күнекмәләрне формалаштыру
Максат:
Белем бирү максаты:
а) Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең ясалышы турында мәгълүмат алу;
ә) Билгеле үткән заман хикәя фигыль җөмләдә эш яки хәрәкәтнең үтәлү вакытын белдерү өчен куллануын аңлату;
б) сөйләмдә, язма эшләрдә билгеле үткән заман хикәя фигыльне дөрес куллануга ирешү
Үстерү максаты:
а) билгеле үткән заман хикәя фигыль формаларының куллану күнекмәләрен үстерү;
ә) билгеле үткән заман хикәя фигыль турындагы белемнәрне формалаштыру
Тәрбияви максат:
а) хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүгә ирешү; әти-әнигә ярдәм итү теләге булдыру.
Җиһазлау:
Проектор, ноутбук, дәрескә презентация, дәреслек, белемнәрне ткшерү өчен карточкалар
Методлар:
Әңгәмә,аңлату, биремнәрне аерым-аерым үтәү, сорау-җавап, интерактив белем алу структураларын куллану
Дәрес барышы
Оештыру өлеше
1. Исәнләшү (дәрескә кирәкле әсбапларны барлау,укучыларның фикерләрен дәрескә юнәлдерү,оештыру мизгеленең төп максаты булып,укучыларда яхшы кәеф,эшлисе килү халәте тудыру тора)
-Исәнмесез,укучылар!
-Исәнмесез-саумысыз!
-Кәефләрегез ничек?
-Кояшлы иртә кебек
-Сез татар теле дәресенә әзерме?
-Әйе,әзер
-Бик әйбәт, утырыгыз.
Дежур укучы белән әңгәмә
Актуальләштерү. (укучыларның сөйләмендә ситуатив конструкцияләрне дөрес куллануга ирешү, татар телендә дөрес сөйләмгә өйрәтергә омтылу)
Өй эшләрен тикшерү:
Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? Конструкцияләрен үзләштерүне тикшерү. (Структура МИКС ПЭА ШЭА (укучылар музыка астында әйләнәләр, музыка туктагач,парлашалар,үзләренең җаваплары белән бирелгән тема буенча фикер алышалар,(ТАЙМД ПЭА ШЭА)
Слайд 1
- Спроси у партнёра во сколько начинаются уроки?
- Спроси у партнёра во сколько заканчиваются уроки в школе?
- Пригласи партнёра в три часа сходить в библиотеку; и т.д.
Уку мәсьәләсен ачу өчен проблемалы сорау кую
Слайд 2
1нче һәм 2нче баганалардагы җөмләләрне укыгыз.Алар нәрсә белән аерылалар?
Рәсим тора. Рәсим торды.
Рәсим юына. Рәсим юынды.
Рәсим ашый. Рәсим ашады.
Нәсим зарядка ясый. Нәсим зарядка ясады.
Нәсим мәктәпкә китә. Нәсим мәктәпкә китте.
Нәсим мәктәптән кайта. Нәсим мәктәптән кайтты.
Фигыльләрдәге кушымчалар белән аерылалар.
Как эти изменения повлияли на смысл предложений?
(җөмләләрне русчага тәрҗемә итәргә тәкъдим ителә)
В 1 столбце действие происходит сейчас.Во 2 столбце действие произошло.
Слайд 3
Закончите предложение
-Если дествие происходит сейчас,то... (настоящее время глагола)
- Если действие произошло, то это... (прошедшее время глагола)
И тема нашего урока «Определённое прошедшее время изъявительного глагола». - «Билгеле үткән заман хикәя фигыль турында төшенчә бирү». Прошедшее определённое время употребляется тогда, когда реальность передаваемого факта не подлежит сомнению: ул китте (он ушёл)
Слайд 4
-Какие окончания имеет определённое прошедшее время изъявительного наклонения глагола?
-По какому признаку присоединяются аффиксы к основе глагола?
Именно на эти вопросы мы должны ответить в течении урока, и научится использовать полученные знания в практике.
Кыенлыклардан чыгу проектын төзү.
Посмотрите на таблицу. Что можно сказать по данной таблице?
Какое правило можно составить по таблице? - 1 группа. Кушымта №2
Составьте алгоритм по заданной схеме.- 2 группа. Кушымта №3
Проговорите ответ в команде по кругу в течении 1 минуты. Начинает партнёр №1.
Слайд 5
Основа оканчивается на гласный или звонкий согласный звук
Основа глагола
Аффиксы
яз
-ды
кил
-де
аша
-ды
Глухой согласный звук
кит
-те
кайт
-ты
Укучылар нәтиҗә ясый: Әгәр дә сүз сузык авазга яки яңгырау тартыкка бетсә, - ды / -де кушымчалары ялгана. Әгәр дә сүз яки саңгырау тартыкка бетсә, - ты / - те кушымчалары ялгана.
Алгоритм:
Основа глагола: гласный звук- согласный звонкий звук (-ды,-де) ; согласный глухой звук
Билгеле үткән заман хикәя фигыль
Кагыйдә белән эш (дәреслек)
-Представьте, что в тексте уже даны глаголы с аффиксами -ды, -де, -ты, -те как вы узнаете какое это время?
Если глагол оканчивается на -ды, -де, -ты, -те, то это прошедшее определённое время глагола.
Яңа тема буенча беренчел ныгыту
1)Кагыйдә буенча фикер алышу
Класс буенча хәрәкәтләнеп, иптәшләренең фикерләрен үзләренең битләрендә теркәп,кагыйдәне уйлап чыгаралар (2 мин)
2) 3нче күнегү 39 нчы бит
Укыгыз. Үткән замандагы фигыльләрне табыгыз.Алар ничек ялганган? Бирелгән алгоритм буенча әйтегез
Кичә Марат иртәнге сәгать җидедә тора. Салкын су белән юынды. Зарядка ясады. Ул иртәнге ашны ашады һәм мәктәпкә китте. Аннан соң ул өйгә кайтты, дәресләрен әзерләде.
Күнегүләр ярдәмендә ныгыту
1) Дәреслек белән эшләү
4 нче күнегү язмача эшләү (фигыльләр белән җөмләләр төзегез)
Слайдтагы биремне укучылар дәфтәрләрдә башкаралар.
Слайд 6
Бирем: үрнәккә карап, хәзерге заман фигыльләрдән үткән заман фигыльләрне төзегез. ( 5 фигыль сайлап язарга)
Бара, килә, китә, укый, пешерә, юа, уйный, җыя, сөртә, себерә.
Слайд 7
Үрнәк: яза-яз-язды
Правильные ответы:
Бара-бар-барды
Килә-кил-килде
Китә-кит-китте
укый-укы-укыды
Пешерә-пешер-пешерде
юа-ю-юды
уйный-уйна-уйнады
җыя-җый-җыйды
сөртә-сөрт-сөртте
себерә-себер-себерде
Килеп чыккан сүзләрне тәрҗемәсен табалар. Сүзлекләргә язып куялар.
Өйрәнелгән сүзләрне ныгыту. КЛАССБИЛДИНГ структурасы (төркем(4 укучы) колоннага тезелеп баса, укытучы беренче катнашучыга бирем бирә, бирелгән биремне үтәп, музыка астында хәрәкәтләнә, калганнары аның артыннан кабатлыйлар . Музыка туктагач, укучылар урыннары белән алмашыналар һ.б) мәсәлән: укытучы “Идәнне ю” дип әйтә, барысы да әйткәнне үтиләр.
Рәсемнәр белән эшләү
Слайд 8 (Кушымта №4)
Слайдтагы рәсемнәргә карап сорауларга җавап бирегез. МИКС ПЭА ШЭА структурасы (укучылар музыка астында әйләнәләр,музыка туктагач, парлашалар,үзләренең җаваплары белән бирелгән тема буенча фикер алышалар, ТАЙМД ПЭА ШЭА структурасын кулланып)
Малай нишли?
Сез бу эшләрнең барысын да эшлисезме?
Ә кайсыларын эшләмисез?
Малайга исем бирегез
Ул нишләде?
Рәсемдәге эшләрне иптәшеңә эшләргә куш.
Үзбәя. Мөстәкыйль эш, мисаллар буенча үзбәя кую
Сезнең каршыгызда биремле карточкалар ята (Кушымта №5)
“3 ле”белән билгеләнгән биремне барысы да эшләргә тиеш. “4 ле” һәм “5ле” белән билгеләнгән биремне теләкләре буенча эшлиләр. Сез бу эшләрне төркемләп яки икенче пар белән эшли аласыз. Эшләү вакыты – 10 минут.
Задание “на 3”
Үткән заман хикәя фигыльне русчага тәрҗемә итегез
Барды, килде, китте, укыды, пешерде, юды, уйнады, җыйды, сөртте, себерде.
Задание “на 4”
1.Бирелгән сүзтезмәләрдән билгеле үткән замандагы хикәя фигыльләрне язып алырга, кушымчаларын билгеләргә:
Җөмләләрне язам, бәлеш пешерә, шигырь сөйлиләр, дуслар белән аралашам, урынны җыя, тузанны сөртә, сеңле белән уйный.
2. Өйрәнелгән фигыль кушымчалары ярдәмендә сүзтезмәләрне алмаштырырга. Бер гади җөмлә төзергә.
Мәктәпкә китә-
Җыр җырлый-
Аш пешерә-
Идән себерә-
Задание “на 5”
Бирелгән фигыльләрне антонимнар уйларга (өйрәнелгән фигыльләр буенча) кушымчаларның астына сызарга.
Килде-китте
Ятты-торды
Менә- төшә