Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...






Уку предметы: татар теле

Сыйныф: 5

Укытучы: Шәмсетдинова Гүзәл Әмир кызы

УМК : автор Хәйдәрова Р.З.

Дәреснең темасы: Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Дәреснең тибы: яңа материалны үзләштерү

Максат:

 1 Укучыларга боерык фигыль турында төшенчә формалаштыру, зат-сан белән төрләндерү күнекмәсе булдыру . Боерык фигыльдә басымны билгеләү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү.
2. Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.  

3.Боерык фигыльнеӊ зат һәм сан белән төрләнеше турында

   аӊлату.               

Җиһазлау: 1. . - Дәреслек: Р. З. Хәйдәрова, Г. М. Әхмәтҗанова, Татар теле. 5 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2014.





















Дәрес этаплары


Дәрес этабының максаты


Укытучы эшчәнлеге


Укучы эшчәнлеге

Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү


Укучы өчен максат:



I. ОештыруБалаларда яхшы кәеф, эшлисе килү теләге тудыру.


- Исәнмесез, балалар! Бер-бе­ребезгә яхшы кәеф, күңел күтәрен­келеге теләп, татар теле дәресен башлап җибәрик.


2.Фонетик зарядка. {Ә}-әтәч,чәчәк, чәч; {ө}- көмеш,өлеш, көт;{ ү}-үрмәкүч,күлмәк, үс, {җ}- җиләк,җавап, җибәр,{ ң}-сиңа, яңак, аңлат; {һ}-һәйкәл, һәм.

.

  1. Кереш әңгәмә.

 -Укучылар, өйдәгеләрегез мәктәпкә озатканда үзегезгә нинди теләкләр әйттеләр?

-Бу сүзләр кәефегезгә ничек тәэсир итте? Ни өчен?

Укытучы фикере.

-Дөрес, укучылыр, әти-әни, әби- бабайларның теләге көн башланганда бик мөһим.





Укучыларның исәнләшүе

Дежур укучының чыгышы:


-Исәнмесез, укытучы апа һәм хөрмәтле кунаклар! Мин бүген дежур, сыйныфта барлык укучылар да бар, без дәрескә әзер!

Мин сезгә яхшы кәеф ,уңышлар, ә үзебезгә яхшы билгеләр телим.




Укучылар авазларны, сүзләрне кабатлыйлар

































Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру































II.Белемнәрне актуальләштерү. Алда үтелгән дәресләрне искә төшерү. Төркемнәр арасында  капма –каршы сорауларга җаваплар бирү.

Нинди сүз төркеме фигыль дип атала? (Эшне, хәлне, хәрәкәтне белдереп, нишли, нишләр, нишлә кебек сорауларга җавап биргән мөстәкыйль сүз төркеме фигыль дип атала.)

Фигыльләр нәрсә белән төрләнә, нинди фигыльләрне затланышлы диләр?( Зат-сан белән төрләнгән фигыльләрне затланышлы диләр.)

Затланышлы фигыльләргә нинди фигыльләр керә?( Хикәя, боерык, шарт фигыльләр.)







III. Яңа тема.

.(I cлайд) Экранда шигырьләр.

Бирем. Шигырьне сәнгатьле итеп укырга. Фигыльләрне табарга, сорау куярга.

Барыгыз болынга балалар, балалар!

Йөгерегез, уйнагыз, көлегез!

Елмайсын күреп шат аналар,

Юансын боеккан күңелегез...

                                            (М.Җәлил)

Көтмә инде, көтмә, изге карчык,

Җир куенында ята кулларың.

                                            (А. Алиш)

Оч син,  кошчык, көчле җырым булып,

Шушы сиңа соңгы теләгем,

Тәнем калсын монда, (Нәрсә ул тән?)

Барсын илгә минем йөрәгем.

                                            (М.Җәлил)

Көлгәндә дә, чишмә кебек челтерәп,

Нәкъ татарча, тыйнак көлегез,

Тәнгә-җанга сихәт, дәрман биргән

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Дулкынланып, йөрәкләргә агып,

Үтсен сезнең һәрбер көнегез,

Күпме сәхра сусыз кибә, сула, ─

Чишмәләрнең кадерен белегез!





Танып-белү эшчәнлеге.


























Укытучы. Шигырьдә сезгә таныш нинди фигыльләр  бар?


Укытучы. Болар нинди фигыльләр?


Укытучы. Исбатлап күрсәтегез.


Укытучы. Сезгә таныш булмаган нинди фигыльләрне таптыгыз?


Укытучы: Боерык фигыль боеру яисә эш кушуны, өндәүне белдерә. Интонация, кисәкчәләр ярдәмендә, боеру мәгънәсе йомшартылып, киңәш итү, үтенү, сорау, ялвару кебек төсмерләр белдерелергә мөмкин. Боерык фигыль заман белән төрләнми, зат-сан белән төрләнә. Ул җөмләдә хәбәр була.

( II cлайд)

Боерык фигыльне мисаллар белән ныгыту.

Курыкма,  балам, хәзер... хәзер бетә. Йом күзеңне, күзең күрмәсен. (М.Җәлил.)

2. Таблица белән эш  

Таблицага нигезләнеп, боерык фигыльләрне зат-сан белән төрләндерегз.

                                  I вариант – бар, кал, сук

                                  II вариант –так, кил, сип

III cлайд

Экранда боерык  фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

Берлек                                                         Күплек

I бар-ыйм                                           I бар-ыйк

II бар                                                      II бар-ыгыз

III бар-сын                                          III бар-сыннар

Юклыкта

I барма

II бармасын

III бармагыз



1. Күнегүләр эшләү. Дәреслектәге күнегүне телдән башкару.

2. язмача күнегү эшләү, боерык фигыльләрне табарга, нинди мәгънә белдерелүен аңлатырга һәм боерык фигыльләрнең астына сызарга.

V. Өй эше бирү.

1.  Боерык фигыльләр кергән 5 мәкаль яки әйтем табарга.


Биргән, кибә, сула.


Укучы. Хикәя фигыльләр.


Укучы. Алар эш-хәлне белдерәләр, III затта, барлыкта. Җөмләдә хәбәр булып килгәннәр.


Укучылар: Барыгыз, йөгерегез, уйнагыз, көлегез,  елмайсын, юансын, оч, калсын, барсын.


Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия.


Йомгаклау.

·        Без бүген фигыльнең нинди төркемчәсен өйрәндек?

·        Боерык фигыль нәрсәне белдерә?

·        Ул җөмләдә нинди җөмлә кисәге булып килә?

Без үзебез алдыбызга куелган максатка ирештекме?

Кемнәргә дәрес Җиңел бирелде?

Кемнәргә дәрестә эшләргә авыр булды?


 Белемнәрне бәяләү.



Боерык фигыль.


Боеруны,эш кушуны,өндәүне белдерә.


Ул җөмләдә хәбәр булып килә.


Әйе.


(Укучылар баса)

(укучылар баса)