Технологическая карта к уроку татарского языка
в русскоязычной группе 7 класса общеобразовательной школы.
Укытучы (Учитель)
Халикова Эльмира Равил кызы
Предмет
Татар теле
Тема
Өлкәннәр һәм кечкенәләр.
Планлаш-тырылган нәтиҗәләр
(Планируемые результаты)
Шәхескә кагылышлы: өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәклеккә төшенү; башкаларның фикерен, теләкләрен дә исәпкә алырга мөһим булуны аңлау; эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасындагы бәйләнешне билгеләү;
Метапредмет:
Танып-белү УУГ: төп мәгълүматны аера белү; логик фикерләү күнекмәсен үстерү; аңлап уку күнекмәсе формалаштыру; текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлашу; үрнәк буенча эшли белү; аергычларны танырга өйрәнү.
Коммуникатив УУГ: укытучының, сыйныфташларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау; сорауларга җавап бирә белү; әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү; үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү; сорау җөмләләр төзи белү; аергычларны сөйләмдә дөрес, урынлы куллану.
Регулятив УУГ: дәреснең темасын, максатын формалаштыру; укытучы һәм сыйныфташлар белән уртак эшчәнлек оештыра, планлаштыра белү; эшчәнлеккә үзбәя бирү;
Предмет буенча: аергыч төшенчәсен истә калдыру; сорауларын белү; аергычларны тексттан таба белү; аларны сөйләмдә кулланырга өйрәнү.
Дәреснең тибы
(Тип урока)
Яңа белем формалаштыру дәресе
Төп төшенчәләр
(Основные понятия)
Аергыч, иярчен кисәк, җөмлә кисәкләре, сүз төркемнәре, мөнәсәбәт, яшьтәш, хаклы, хөрмәт, аралашу, ялгышу, тәртип.
Предметара бәй-ш (Межпредмет-ная связь)
Әдәби уку, әхлак тәрбиясе.
Эшне оештыру (Организация работы)
Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль
Чыганаклар (Источники)
Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Татар теле. 7 сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2014.
Җиһазлау.
(Оборудование)
Проектор, ноутбук, дәреслек.
Дәрес этаплары
(Этапы урока)
Укытучы эшчәнлеге
(Деятельность учителя)
Укучы эшчәнлеге
(Деятельность ученика)
Универсаль уку гамәлләре (УУГ)
(Универсальные учебные действия - УУД)
Оештыру
Мотивлаш-тыру (1-2 мин)
(Организация. Мотивация.)
Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра.
Рәсемнәр күрсәтеп, проблемалы сорау куя, дәреснең темасын балалардан әйттерә.
Сыйныф эшкә әзерләнә
(укытучыны сәламлиләр, рәсемнәргә карап сорауларга җавап бирәләр, дәреснең темасын билгелиләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар)
Шәхескә кагылышлы УУГ: укытучыны, сыйныфташларыңны хөрмәт итү.
Коммуникатив УУГ: Сыйныфташлар һәм укытучы белән хезмәттәшлек итү.
Регулятив УУГ: Дәрескә әзерлеккә үзбәя. Эш урынын әзерләү. Дәреснең темасын, максатын күрсәтү.
Фонетик зарядка
(Фонетическая зарядка)
“Өлкәннәр һәм кечкенәләр” темасы буенча баганалап бирелгән сүзләрне укыта, сүзтезмәләр төзетә.
Бирелгән сүзләрне кулланып, сораулар бирә.
Сүзләрне башта пышылдап, аннан хор белән кычкырып укыйлар, индивидуаль рәвештә сүзтезмәләр төзиләр.
Сүз, сүзтезмәләрне кулланып, сорауларга җавап бирәләр.
Предмет буенча УУГ: тема буенча лексик берәмлекләрнең мәгънәсен дөрес аңлый белү; үзләштерелгән лексик-грамматик белемнәрне куллана белү.
Коммуникатив УУГ: укытучының һәм сыйныфташларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау; дөрес әйтелеш өстендә эшләү.
Регулятив УУГ: коррекция – хаталарны табып төзәтү; үзконтроль; үзбәя.
Яңа белемнәрне формалаш-тыру (Формирова-ние новых знаний)
Үрнәк буенча җөмләләрне дәвам иттерә. Җөмләләргә сораулар куйдыра. (Нишләргә ярата? Нишләргә куша?)
Үрнәк буенча җөмләләрне дәвам итәләр. Җөмләләргә сораулар төзиләр.
Предмет буенча УУГ: җөмләләр төзи белү; тема буенча яңа сүзләрне үзләштерү.
Танып-белү УУГ: үрнәк буенча эшләү; чагыштыру; анализлау; гомумиләштерү.
Коммуникатив УУГ: үз җавабыңны дәлилли белү; уку хезмәттәшлеген планлаштыру; фикереңне төгәл итеп җиткерә белү.
Регулятив УУГ: уку мәсьәләсен дөрес аңлауны бәяләү; хаталарны табу, төзәтү.
Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү
(Совершенствование навыков диалогической речи)
Бирелгән тема буенча дуслар белән очрашу, дискотекага бару һ.б. турында диалог төзетә.
Диалог төзиләр (парларда эшлиләр).
Бер-берсен бәялиләр, уңышлысын сайлыйлар, сөйләшеп күрсәтәләр.
Предмет буенча УУГ: “Дуслар белән вакыт үткәрү” темасына диалог төзү;
Коммуникатив УУГ: диалогик сөйләм төзи белү; башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау; диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.
Регулятив УУГ: уку мәсьәләсен дөрес аңлауны бәяләү; контроль, коррекция, уку хезмәттәшлеген планлаштыру.
Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү
(Совершенствование лексико-грамматиче-ских навыков)
8 нче күнегүдән (56 нчы бит) аергычларны таптыра, аларның сорауларын әйттерә.
Күнегүне эшлиләр (тексттагы җөмләләрдән аергычларны табалар, аларның сорауларын әйтәләр).
Танып-белү УУГ: текстны кабул итү, аңлау, аның эчтәлегендә ориентлашу; тексттан фактик мәгълүматны таба белү.
Коммуникатив УУГ: үз фикереңне төгәл итеп әйтә белү; дәлилләр китерә белү.
Монологик сөйләмне камилләштерү
(Совершенствование монологиче-ской речи)
Төркемнәрдә эш: Илдарның хатындагы сорауга (“Әбием: “Һәр эштә тәртип булырга тиеш”,- ди. Бәлки ул хаклыдыр?..”) җавап бирергә тәкъдим итә, төркемдә киңәшләшеп уртак фикерне әйтергә, аңлатырга куша. Сөйләмне аергычлар белән баетырга куша.
Төркемдә (3 кеше) Илдарның хатындагы сорауга җавап әзерлиләр, үз фикерләрен дәлиллиләр.
Танып-белү УУГ: план буенча сөйли белү; белемнәрне структуралаштыру күнекмәсен үстерү; төп төшенчәләрне аера белү.
Коммуникатив УУГ: аңлап һәм ирекле сөйли белү;
Регулятив УУГ: сыйныфташларың белән уку хезмәттәшлеген оештыра белү; планлаштыру; үзконтроль, үзбәя
Рефлексия
Дәрес, дәрестә туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның эшенә бәя бирә.
Өй эшен аңлата: 1.“Бәлки ул хаклыдыр?” соравына җавапны дәфтәргә язып куегыз.
2. 13 нче күнегү, 58 нче бит (диалог төзегез).
З. Гаиләгездәге мөнәсәбәтләр турында 5-6 җөмлә языгыз.
Үз фикерләрен әйтәләр, өй эшен язып алалар, сораулар бирәләр.
Шәхескә кагылышлы УУГ: эшчәнлекнең максаты белән нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү; үз уңыш, уңышсызлыкларның сәбәпләрен ачыклау; үзбәя кую.
Танып-белү УУГ: өй эшен сайлап алу (дифференциацияләнгән бирем).
Коммуникатив УУГ: үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү; сорау бирә белү; сорауларга дөрес җавап бирә белү.
Регулятив: коллектив һәм индивидуаль эшне бәяләү.