План урока Саннарның ясалышы

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче

Питрәч беренче гомуми урта белем бирү мәктәбе “




Ачык дәрес планы









Тема : Саннарның ясалышы




Укытучы : Александрова М.И.






















2016 нчы ел


Тема: Саннарның ясалышы.

Дәреснең максаты :

1.Укучыларны тамыр, кушма, тезмә, парлы саннар белән таныштыру;

2.Әлеге саннарны сөйләмдә һәм язуда кулланырга өйрәтү, өлеш санының рус теленнән аермалы укылышын билгеләү;

3. Иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга

өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү сәләтен үстерү.

4. Туган як табигатенә, якташ язучылар иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.

Дәреснең методлары: аңлату, әңгәмә, өлешчә эзләнү, иҗади эш, сингапур

структураларын куллану

Материал:

Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина. Татар теле. 6 нчы сыйныф (рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен дәреслек), Казан,”Мәгариф” нәшрияты,2010.

Җиһазлау: ноутбук, мәкальләр язылган карточкалар, плакат, терәк сүзләр язылган карточкалар, Татарстан табигате темасына кагылышлы рәсемнәр, экран, ноутбук, китаплар, менеджметлар.

Дәрес барышы.

1..Дәрес үткәрү өчен уңай халәт булдыру

2.Игътибарны туплауга уен “Яшерелгән санны тап”.

Кунак, йөзек, бертуган, көч, бишек, фикер, көчек.

3.Санлы ребусны чишү

6н -алтын 100ек -йөзек 1дәм - бердәм

К3 - көз 5мәт - бишмәт 1лек -берлек

Т10 -тун 100ү - йөзү 1үк - берүк

5ек -бишек

Белемнәрне актуальләштерү.

- Укучылар без сезнең белән сан сүз төркеме турында өйрәнүебезне дәвам итәбез. Яңа теманы өйрәнергә керешкәнче ,белемнәребезне тикшереп карыйк әле.

Тикшерү өчен без сингапур структурасыннан файдаланырбыз.Ул ФИНКИН МЭПС дип атала. Сезнең алдыгызда карта –шар төшерелгән рәсем .Уртадагы шарга без өйрәнә торган сүз төркеме атамасы язылган. Янәшәдәге шарларга сез сан сүз төркеменә хас булган үзенчәлекләрне язып чыгыгыз.



- Хәзер тактага карыйбыз һәм тактада бирелгән карта – шардагы язмалар белән чагыштырабыз. Кем сан төркемчәсенең үзлекләрен төгәл исендә калдырганлыгын билгелибез. Тагын бер кат түбәндәге сораулар белән өйрәнелгән материалны ныгытабыз.

1. Сан нәрсәне белдерә?

а) предметны;

б) предметның билгесен;

в) предметның санын,исәбен.

2. Сан нинди сорауларга җавап бирә?

а) күпме? ничә? никадәр? ничәү? ничәшәр? һ.б.

б) кем? нәрсә?

в) нинди? кайсы?

3. Сан белән ачыкланган сүз ничек атала?

а) сыйфатланмыш;

б) аныкланмыш;

в) саналмыш.

4.Гасырлар, даталар нинди цифрлар белән языла?

а) I, V, X, L, C, D,M- рим цифрлары белән;

б) 1,2,3,4,5,6,7,8,9- гарәп санары белән;

в ) мең,ун, сигез,алты – сүз белән.

III. Яңа белем һәм төшенчәләр формалаштыру.

  1. Ясалышы ягыннан саннарны өйрәнү (плакатка язылган).

а) бер, ике, илле, йөз, тугыз мең, миллион, туксан;

б) унбер, унике.унөч, ундүрт, унбиш, уналты, унҗиде,унсигез, унтугыз;

в) ике – өч, унар-унбишәр, биш-алты, алтмышлап- җитмешләп,

г) егерме бер, алтмыш биш, бер мең тугыз йөз илле, биш йөз егерме сигез, ике йөз биш;

биштән бер(1/5), алтыдан өч (3/6).

- Тактага карагыз әле, монда нинди сүз төркеменә мисаллар язылган? Ясалышы ягыннан болар нинди саннар икән? Беренче юлны укыйк әле. Бу юллар ничә кисәктән, тамырдан тора ?

- Әйе, бер сүздән, ягъни тамырдан гына. Димәк, бу саннар ничек атала? (тамыр саннар).

- Икенче юлда язылган саннарга игтибар итегез әле.Алар ничә тамырдан тора һәм ничек язылалар?

- Өченче юлдагы саннарга игътибар итик әле. Алар ничә сүздән тора һәм ничек язылалар? (ике яисә берничә тамыр саннан тора һәм тезелеп аерым язылалар.) Димәк, алар тезмә саннар

Дүртенче юлдагы саннарга игътибар итик әле. Бу саннар ике саннан торалар һәм сызыкча аша язылалар. Димәк, бу юлда парлы саннар .

- Өлеш саннарына игътибар итик әле. Саннарның язылыш һәм әйтелешендә аерма бар . Рус телендә сез аларны «дробные числительные» дип өйрәнәсез. Өлеш саны рус телендә аерым төркемчә итеп карала, ә татар телендә ул микъдар саны төркемчәсенә керә. Укылышы да рус теленнән аермалы. Рус телендә 2/5 (два/ пятых), ә татар телендә ваклаучысыннан башлап 2/5 (биштән ике) дип укыла. Килеш белән төрләнгәндә, өлеш санының санаучысы гына төрләнә, ә ваклаучысы чыгыш килешендә кала (мисаллар китерү).Мәсәлән : Бакчаның дүрттән беренә җиләк утырттык.

  1. Кагыйдә уку (нәтиҗә ясау). 85-86 нчы битләр.

  2. Физкульминутка. Структура “Чоп чилли Чоп чилли Чоп чилли чоп”.(Сингапур структурасын кулланып үткәрелә).

  3. Дәреслектәге күнегүләрне эшлибез .140 нчы күнегүдәге саннарны сүз белән әйтергә.

  4. Татарстан табигате турында рәсемнәр карау һәм әңгәмә үткәрү.

1.Сез Татарстан табигате турында нәрсәләр беләсез ?

2.Безнең якларда нинди агачлар үсә?

3. Питрәч авылы янында нинди урман үсә?

4.Яшеллекне арттыру өчен сез ниләр эшлисез?

6. 141 нче күнегүдән саннарны күчереп язарга һәм ясалышлары буенча төркемен билгеләргә.

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Хәзер өйрәнгән материалны ныгыту өчен тагын сингапур структурасына мөрәҗәгать итәбез һәм Карта – агач төзибез (ФИНКИН МЭПС). Тактадагы схемагага карыйбыз, бүгенге материал буенча тутырабыз һәм тикшерәбез.

1нче рәт – саннарның ясалышы,

2 нче рәт – ничек языла;

3 нче рәт – ничә сүздән тора;

4 нче рәт- мисаллар




  1. Сингапур структурасын куллану : СЭЙМ БАТ ДИФЭРЭНТ

Тактага карагыз әле. Анда нинди сан язылган. ? Сез хәзер түбәндәге сүзләрне кулланмыйча бу санны нәрсәгә охшатуыгыз турында 3әр сүз языгыз. Кулланырга ярамый торган сүзләр : сан, овал, ноль, түгәрәк, шар. (Мисаллар : баш, тәрәзә, сушки , ипи, кояш,туп ) Сүзләрне укып, бертөрлеләрен бергә җыябыз , укыйбыз ,бәялибез , тавышларны саныйбыз һәм иң охшаган 3 сүзне билгелибез. ( Мәсәлән : 2нче номерлы укучы сүзләрне укый һәм тавышларны саный). Структура ФИСТ ТУ ФАЙФ.













  1. Иҗади биремле эш (карточкалар белән эшләү ).

Өч йөз алтмыш бала каз,

Кырык сигез ана каз,

Унике аккош , бер торна,

Аны белмәсәң җир тырна. (тәүлек , атна, айлар, ел.)



Алты аягы бар, алып түгел,

Дүрт күзе бар, дию түгел,

Аркасында кылдан җебе,

Эрләп суккан җебе түгел. (Үрмәкүч)

Саннарның ясалыш буенча төркемнәрен билгеләргә.

Дүрт татар, дүртесе дә бер чиләк төбенә атар.

Гавай телендә 12 генә хәреф бар.

Греция гимнда 158 юл бар.

5. Мәкальләрнең икенче өлешен әйтергә, мәгънәсен ачыкларга; саннарны табып, ясалыш төрен билгеләргә.

Җиде кат үлчә, … (бер кат кис).

Мең сум акчаң булганчы, …(мең дустың булсын).

Ике куян артыннан кусаң , …(берсен дә тота алмассың).

6 “Табышмак әйтәм тап!” - уены.

Мең шырпыга бер лампа.(ай )

Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә)

Дүрт кешегә бер эшләпә.(өстәл)

Бер кеше ике юлдан бара.(чалбар)

Башы бер,күзе унике.(сәгат)

Бер йомгакта мең энә.(керпе)

Бер чүлмәктә ике төрле май.(йомырка)

Төбе бер,башы мең.(агач)

Микс Фриз Групп

Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез сорауларның җавабына карап берләшергә тиеш буласыз. 1.Ике икең ничә ? (Дүрт ) 2. Сыйныфта ничә тәрәзә бар ? (Өч). 3.Класста ничә малай бар? (Дүрт).Икегә өчне кушкач ничә була?(Биш)



IV. Йомгаклау өлеше.

1.Рефлексия.

-Нәрсәне белә идем?

-Нәрсә яңалык булды?

2. Билгеләр кую.

V. Өй эше Саннар кертеп “Безнең нарат урманы ” исемле кечкенә хикәя төзергә.