Өстәмә профессиональ белем бирү
дәүләт автоном мәгариф учреждениясе
“Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты”
Проект эше
Тема: “Кадерле син,кеше-туганым !”
“Гомуми белем бирү ФДББС шартларында татар телен һәм әдәбиятын туган тел һәм чит тел буларак укытулы эчтәлеген һәм методларын камилләштерү" “белем күтәрү курслары кысаларында.
Казан 2016
Эчтәлек
Кереш ______________________________________ 3
Төп өлеш ____________________________________6
Йомгаклау __________________________________10
Кулланылган әдәбият _________________________11
Кереш
Яңа стандарттагы иң мөһим таләп тә мондый: “укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу яңа стандартта эшлекле белем алу дип атала. Эшлекле белем стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын үзе аңлата. Укучыны татар телендә иркен сөйләшергә, аралашырга, эзлекле итеп уйлый белергә, дөрес язарга һәм укырга өйрәтү өчен гомумдидактик (фәннилек, дәвамчанлык, күрсәтмәлелек, укытуның тормыш белән бәйләнеше, тарихилык һ.б.), гомумметодик (коммуникатив, ситуатив-тематик һ.б.), хосусый методик (сүзләрне сайлау принцибы, аваз белән хәреф арасындагы аерманы төшендерү принцибы һ.б.), лингвистик (функциональ, стилистик аерымлау, бүлекара бәйләнеш принциплары) һәм психологик принципларга таянырга кирәк. Хәзерге методикада кулланыла торган методлардан гомумметодологик методлар, гомумдидактик (өлешчә эзләнү, проблемалы укыту, репродуктив һ.б.) һәм хосусый методлар (чагыштырма ысул, аңлаешлы-гамәли, аудиовизуаль һ.б.) телгә өйрәтүнең иң уңышлыларыннан саналалар. Татар теле укытуның максатлары түбәндәгеләрдән тора:
-укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның татар телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;
- дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;
- укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Проект эшенең максаты: татар теленнән 6нчы сыйныфның рус төркеме өчен технологик карта төзү.
3
Проектның бурычлары:
Укучыларның аралаша белү күнекмәләрен камилләштерү, үзара
дустанә мөнәсәбәт булдыру.
Төркем эчендә эшли, альтернатив фикерләрне тыңлый белү, проект биремнәрен үтәүдән һәр укучының җаваплылыгына ирешү.
Укучыларның танып белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; эзләнү-тикшерү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү.
Фаразлау (гипотеза):
- укытуны югарырак дәрәҗәгә күтәрү;
Көтелгән нәтиҗә.
Шәхси нәтиҗәләр:
- шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләген формалаштыру;
-әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
һәр төркемнең лидеры коллектив алдында чыгыш ясый һәм яклый алуы.
Метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып- белү) нәтиҗәләре:
-Уку максатын аңлау ,тәкъбир итү.
-Тексттан кирәкле информаөияне таба белү
-Аралаша,сөйли, тыңлый белү.
-Үз фикереңне дәллили белү
Регулятив УУГ: Дәреснең темасын максатын формалаштыру.Эчтәлеккә үзбәя бирү .
4
-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;
-әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;
- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
- парларда һәм күмәк эшли белү;
- әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;
-укучыларның фигыль темасын үзләштерүендә информацион-коммуникатив технологияләрне оста куллануы.
Проектны гамәлгә ашыру: технологик картаны урта мәктәп шартларында татар телен укыту буенча гамәлгә кертү.
5
Төп өлеш
1. Укучыларны Нәкый Исәнбәт тормышы һәм иҗат юлы белән кыскача таныштыру; аларда әсәрләрен укуга кызыксыну уяту.Лирик герой төшенчәсен аңлау “Өч матур сүз” шигыренең эчтәлеген ачу; әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә укучыларның үз карашын булдыру; логик фикерләү сәләтен үстерү.
Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: Әти-әниләргә, туган илгә мәхәббәт, ихтирам хисләре булдыру,кадерле икәнлеген аңлау.
Метапредмет нәтиҗәләр:
Танып-белү УУГ: Уку максатын аңлау ,тәкъбир итү.Тексттан кирәкле информаөияне таба белү
Коммуникатив УУГ: Аралаша,сөйли, тыңлый белү. Үз фикереңне дәллили белү
Регулятив УУГ: Дәреснең темасын максатын формалаштыру.Эчтәлеккә үзбәя бирү .
Предмет буенча: Н.Исәнбәт тормышы һәм иҗат юлы белән кыскача таныштыру. Шигырь эчтәлеген кыскача аңлау
Дәреснең тибы
Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе
Төп төшенчәләр
Әни,әти , туган ил
Предметара бәйләнеш
география
Эшне оештыру
Фронталь,төркемдә, парларда, индивидуаль
Материал
Дәреслек “Татар әдәбияты 6” 1нче кисәк Мотыйгуллина Ә.Р. “Мәгариф-вакыт” нәшрияты 2014 (44-45нче битләр)
Җиһазлау
Проектор,ноутбук, презинтация
6
Укытучы эшчәнлеге
Укучы
эшчәнлеге
Универсаль уку
гамәлләре (УУГ)
Оештыру мотивлаштыру
Исәнләшү.Үңай психологик хәләт тудыру.
Исәнләшәләр. Дәрескә әзерлекне күрсәтәләр.Әңгәмәдә катнашалар
ШУУГ:Укытучы һәм сыйныфташларны хөрмәт итү.
КУУГ:Әңгәмәдә катнашу.Үз фикереңне дөрес әйтә белү
РУУГ:Эшкә әзерлекле булу
Белемнәрне актуальдәштерү
Өй эшен тикшерү
Өй эшенә җавап бирәләр. Сорауларга җавап бирәләр
ШУУГ:эшкә җаваплы хисен аңлау
ТБУУГ:Сәбәп-нәтиҗә бәйләнеәләрен күрү
КУУГ:Әңгәмәдә катнаша алу
РУУГ:Башкаларның җавапларын бәяли белү
Уку мәсьәләсен кую
Уку мәсәләләрен формалаштырып әйттерү
Уку макмсатын аңлау
ШУУГ:максатчан була белү
ТБУУГ:Тәгъбир итә белү.Нәтиҗәләр чыгара белү.
КУУГ:Әңгәмәдә катнаша алу
РУУГ: Уку мәсәләсен куя белү
Уку мәсьәләсен
адымлап чишү
Н.Исәнбәт турында кыскача белешмә бирү.
Яңа сүзләр белән таныштыру.Шигырьне уку. Беренче тәсир белән уртаклашу
Теоретик төшенчә кертү
Тыңлау.
Әңгәмәдә катнашу
ШУУГ:Әти-Әни, туган ил иң кадерле икәнен аңлау
ТБУУГ:Текстны аңлап белү.
КУУГ:Фикерләрне дәлилли белү.Әңгәмәдә катнашу
РУУГ: Уку мәсәләсен чишә белү.Фикерләрне дәлилли белү.
ПУУГ:Шигырьнең идеясенә төшенү.
Ял минуты
Яңа теманы ныгыту
Туган ил турында әңгәмә кору.
Матур сүзләрне искә төшерү.
Әңгәмәдә катнашу
ШУУГ:Туган илнең әхәмиятен аңлау
ТБУУГ:Нәтиҗә чыгару,гомумиләштерү
КУУГ:Аралашу,әңгәмәдә катнашу
РУУГ: Уку мәсәләсен аңлау
ПУУГ: Шигырьнең идеясенә төшенү
Өй эше
Өй эшен бирү
Матур сүзләр китапчыгы ясарга.
Шигырьне ятларга
Өй эшен язып алу
ШУУГ:мөстәкыйль эшчәнлеккә әзер булу
ТБУУГ:Дәреслектән кирәкле информаөияне табу, аңлау
КУУГ:Диалог төзи белү.
РУУГ: Эшеңне конрольдәтоту
Рефлексия,бәяләү,
үзбәя
Сораулар биреп йомгак ясау. Максатка ирешкәнлекне ачыклау.Билгеләр кую
ШУУГ: Үзбәя
ТБУУГ: Нәтиҗә чыгару
КУУГ:Сорауларга җапап бирә белү.
РУУГ:бәяләү
9
Йомгаклау.
Бүгенге җәмгыять фәндә, техникада, сәнгатьтә, белем бирү һәм җитештерү өлкәсендә яңа горизонтлар ача алырдай шәхесләргә мохтаҗ. Җәмгыятебезнең киләчәге — бүгенге укучылар кулында. Ә ул куллар ышанычлы киләчәкне тәэмин итә алсын өчен, без бүгенге көндә барын да эшләргә тиешбез. Бу проект эше фән- техника зур тизлек белән үскән, радио-телевидениедә, интернетта чуар мәгълүмат ташкыны агылган һәм алардан күбесенчә тормышның тискәре яклары күрсәтелгән бер заманда югалып калмаслык, үз урынын табарлык нык ихтыяр көченә ия булган, белемле, әхлаклы һәм шуның өстенә бүгенге хезмәт базары шартларында көндәшлек сыйфатларына ия булырдай буынны тәрбияләүгә ярдәм итәр.
10
Кулланылган әдәбият исемлеге:
1. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч. М., Айдарова С.Х. Татарский язык в иноязычной аудитории: программа и методические рекомендации.- Казань: ТГГПУ, 2007.
2. “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары” (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2011)
3. Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.(Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М.,Хаков В.Х., Измайлова Г.Г., Хәмидуллина Э.Х.Казан, 2008.)
4. Интернет [link]
5. Дәреслек “Татар әдәбияты 6” 1нче кисәк Мотыйгуллина Ә.Р. “Мәгариф-вакыт” нәшрияты 2014 (44-45нче битләр)
11