План-конспект интегрированного урока по татарской литературе в 11 классе Каршылыклы геройларның фаҗигале язмышлары турында уйланулар

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


11нче сыйныфта татар һәм рус әдәбиятлары буенча

А. Г. Яхин методологиясенә нигезләнгән әдәбият дәресе


Гайсина Суфия Искәндәр кызы,

[pic] аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче

16нчы урта гомуми белем бирү

мәктәбенең югары категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Тема: Каршылыклы геройларның фаҗигале язмышлары турында уйланулар

(М. Мәһдиевнең “Кеше китә - җыры кала” һәм

В.Распутинның “Живи и помни” әсәрләре буенча).



Максат: 1. Укучыларның образлы һәм тәнкыйди фикерләү,

вакыйгаларга заман күзлегеннән чыгып бәя бирү сәләтләрен

үстерү;

2. Тел белгечлеге һәм журналист һөнәренә әзерлек

кысаларында әсәрләрдәге социаль-фәлсәфи һәм әхлакый

башлангычларның синтезын билгеләргә өйрәтү;

3. Геройлар язмышлары аша укучыларда рухи ныклык, гражданлык

җаваплылыгы тәрбияләү.

Җиһазлау: язучыларның портретлары;

дәреслек -хрестоматия, В. Распутин “Живи и помни”. – Рассказы I том;

Р. Фәхреддин .“Җәвәмигуль кәлим шәрхе”;

Татар әдәбияты тарихы.

Дәреснең тибы: Дәрес- семинар.



Дәрес барышы.


I. Укытучы: 1. Кереш. Адәм баласы якты дөньяга сыналыр өчен килә. Кайчагында гомернең бер саплам җеп кебек кыска калуын сизәсең... Ул шулкадәр кыска... Кешелексез шартларда калганда да, тормышның үтеп булмаслык кебек сизелгән сикәлтәләрендә дә адәм баласы чын кеше булу миссиясен үтиме? Исән чагында бер-берсенең кадерен беләме? Бүгенге дәрестә без М. Мәһдиевнең “Кеше китә - җыры кала” һәм В. Распутинның “Живи и помни” әсәрләрен сюжет-композицион яктан чагыштыру барышында иҗтимагый һәм шәхси каршылыклар бердәмлегеннән торучы геройларның яшәү фәлсәфәсен һәм кыйбласын ачыкларга тырышырбыз. (Эпиграфны уку)

Фани дөньяда лаеклы яшәп, изге исемеңне һәм эзеңне калдыру – адәм баласы өчен иң әманәтлесе шулдыр.




2. Сүзлек өстендә эш.

инсан – кеше;

фани дөнья – яши торган дөнья;

һәлакәтле – фаҗигале;

әманәт – үтәргә тиешле бурыч;

Бүген без әсәрләрне чагыштырып тикшерү барышында хыянәт һәм нәфрәт, намус һәм бурыч проблемаларын кеше характерының эвалюцион үсеше яссылыгында карарбыз. Психологик сюжетлардан яшәү мәгънәсенең серен ачыкларбыз. Тормышчан проблемаларны ике әсәрдән дә чыгарырбыз. Тормыш бер , һәм бу проблемалар татар һәм рус әдәбиятларында чагылыш тапкан.


II. Әсәрнең сюжет-композицион бөтенлегенә булышлык итүче вакыйгалар чылбырын барлау.

Аңарчы өй эше итеп бирелгән гыйбарәләрне әйтеп чыгыгыз.

1. Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер.

2. Бәхетеңне сыер сөзсә, көтү көткән акчаңны да җыеп ала алмассың.

3. Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри.

4. Бер яхшыга бер яман...

5. Дөнья куласа, әйләнә дә бер баса.

6. Бәхетле дуңгызның борын очында азык булыр.

7. Баланы яшьтән, хатынны баштан.

8. Яхшы ирнең сөяге кабердә черер, ә исеме яшәр.

Шуның аша әсәрнең төп хасиятенә күчәбез.


I [pic] [pic] [pic] II. Образлар системасын барлап, алар аша әсәрне вакыйгаларга, өлешләргәбүләрбез. [pic]

Ни өчен Шәяхмәтне алдым. Ни өчен Андрейны алдым.

[pic] Шәяхмәт – 1 өлеш. Михеич – 1 өлеш.

Хәкимулла – 2 өлеш. Андрей – 2 өлеш.


1. Вакыйгалар (уртак):

1) Өйләнү вакыйгасы.

2) Бала – ата.

3) Сугыш башлану.

4) Сугыштан соң.

Охшаш вакыйгалар аша әсәрдәге геройларны бер фокуска җыю.




2. Хронотоп:

уртак: сугышка кадәр - сугыш - сугыштан соң.

Нәтиҗә: Гаиләви мәсьәләләр

Иҗтимагый мәсьәләләр

Психологик катлам.

IV. Сугышка кадәрге: уртак таяну ноктасы табу өчен.


1. Шәяхмәт Михеич

Шәяхмәт – Хәкимулла – Нәриман Андрей-Настена-Семеновна

Мәшәкатьле өйләнү тарихы – ата (рухи, әхлакый башлангыч тарихы)

(укучылар сөйли)

  • председатель.

  • каената.

1) Нәтиҗәләр чыгара барабыз: Гаиләдә тәртипле ата, каената, игелекле гомер буе намус белән гомер итәргә күнеккән. Яшәү кыйбласы – дөреслек. Балаларына да шуны телиләр.

2. Хәкимулла Гуськов

- өйләнү - өйләнү

- сугышка китү - сугышка китү



2) Нәтиҗә: Яшәү мәгънәсе, дәрәҗәңә, җаныңа тап төшермәскә! Вөҗдан газабы кичерү! (Кешедән хайванга әйләнү эволюциясе).


3. Васфикамал Настена

- килен (характеристика) - килен (характеристика)

- чая - бойкая

ГАИЛӘ УЧАГЫН ТОТУЧЫЛАР.

  • Нәселне дәвам итү: Буын-нәсел дәвам итәрме? Гуськов юк. Юк кешедән бала кирәкме? Оятын кая куярга?

3) Нәтиҗә: Хатын – кызның язмышын үзенә бер хасият белән сурәтләү.

Сорау: Ни өчен авторлар геройларны коточкыч ситуацияләрдә сурәтлиләр, сыныйлар!? (җаваплар)

9 Май – Җиңү: (кемнәр нишли)

Гуськов -тере мәет.




V. Әсәрләрдән психологик катламнар аша конфликтларны билгеләү.

ЭЧКЕ ТЫШКЫ

(Психологизм)

Шулар аша фаҗигаләрнең төрләрен билгелик.

1. Шәхес фаҗигасе;

2. Гаилә фаҗигасе;

3 [pic] . Ил фаҗигасе. Масштаб (гомуми тема.)

Ике авторны да борчыган пролемалар.

Кеше китә - җыры кала” әсәре – туй белән бетә, ә “Живи и помни” – үлем белән. Ни өчен дип уйлыйсыз? (фикерләр гомумиләштерелә)


VI. Уртак таяну нокталары табу өчен, өйгә сораулар бирәм. Иҗади эшләр өчен материал туплап киләсез.

  1. Ике әсәрнең дә социаль-фәлсәфи һәм әхлакый башлангычларын билгеләгез.


VII. Тема, проблемалар, идеяне билгелибез.


Тема: мең еллар дәвамында сынала, чарлана килгән халык әхлагының чагылышы. Зур сынау вакытында адәм баласы үз халкы белән бергә булырга тиеш.

Проблемалар: - хакыйкатьне гомернең иң гүзәл вакытын корбан итү бәрабәренә табу;

  • кеше булып калу;

  • гаилә проблемалары;

  • сатлыкҗанлылык.

Идея: Адәм баласы үз башына төшкән шатлык, кайгы, көенечләрне кабул итә белергә, кешелек дәрәҗәсенә, намусына тап төшермәскә тиеш.

(Шәяхмәт турында укырга) (Җаваплар гомумиләштерелә.)


VII. Йомгаклау. Укытучы: Кеше китә - җыры кала, диләр

Бер җыр калсын әле бездән дә...


Живи и помни, человек, в беде, в самые тяжкие дни испытаний место твое рядом с народом; всякое отступничество, вызванное слабостью ль твоей, недоразумением ли оборачивается еще большим горем для твоей родины и народа, а стало быть и для тебя.

Тормыш һәм кеше без уйлаганнан катлаулырак һәм әзер калыпларга сыеп бетми. Кеше – бәһасез. “Дөрес яшәдемме? Кемнәрнеңдер күз яшьләре баш очында эленеп тормыймы?” дигән сорауга җавап эзләп, күпләр баш вата.

Ни белән үлчәнә бу гомер?

Калган эзләр белән. Уйланыйк әле! Бу –мәңге ачык тема.

IX. Өйгә эш.1). Сочинение- эссега әзерлек белән киләсез. Темалар:

1. Кеше китә - җыры кала диләр...

  1. Яшәү кыйбласын аңлауда Шәяхмәт образы.


2).“Әсәрләрдән чыккан проблемалар безгә - хәзерге буынга кагыла микән?” –

Публицистик стильдә статья, мәкалә. (бергә рецензиялибез). Теләгән эш төрен сайлагыз.