Контрольная работа по физике на тему Механика (10 класс)

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Султанов А.М. Зәй районы Югары Налим урта мәктәбенең физика укытучысы.

1 нче яртыеллык өчен контроль эш ике вариантта.

Тема: Механика. 10 сыйныф физикасы.

1 вариант

  1. 100 Н көч тәэсирендә 0,5 м/с тизләнеш алган җисемнең массасы күпме?

  2. Ай өслегеннән 300 км биеклектә әйләнә буенча хәрәкәт итүче Айның ясалма иярчененең үзәккә омтылу тизләнешен табыгыз

  3. Ышкылу коэффициенты 0,75 булганда 54 км/сәг тизлек белән килүче автомобиль нинди min радиуслы әйләнә буенча борыла ала?

  4. Авыш яссылык буйлап җисемне тигез генә тартып алып менәләр. Җисемгә тәэсир итүче көчләрне сызымда күрсәтегез.бу көчләрнең бердәй тәэсир итүчесе күпме?



2 вариант



  1. Массасы 5 кг булган ядрәне спортчы 1000 Н көч белән эткәндә, ул аңа нинди тизләнеш бирә?

  2. Җир өслегеннән 600 км биеклектә әйләнә буенча хәрәкәт итүче Җирнең ясалма иярчененең үзәккә омтылу тизләнешен табыгыз.

  3. 36 км/сәг тизлек белән килүче автомобиль 30 м радиуслы әйләнә буенча борыла алсын өчен min ышкылу коэффициенты күпме булырга тиеш?

  4. Авыш яссылык буйлап җисем тигез хәрәкәт итеп төшә. Җисемгә тәэсир итүче көчләрне сызымда күрсәтегез.Бу көчләрнең бердәй тәэсир итүчесе күпме?