Полимерлар
[link] . Каты үтә күренмәле эшләнмәләр ясала..
5төркем. Полимер җитештергәндә экологик проблемалар.
Полиэтилена, полипропилена и поливинилхлорид җитештерү әйләнә-тирәгә күр кенә экологик проблемалар тудыра. Чөнки полиэтилен һәм башка полиолефиннар җитештерү пожар һәм шартлау куркынычына ия, этилен и пропилен һава белән кушылганда шартлагыч катнашма хасил була. Ике мономерның да наркотик үзлекләре бар. Һавада этиленның ПДК 0,05 ∙ 10 -3 кг/м3, пропиленның - 0,05 ∙ 10 -3 кг/м3 га тигез. Югары басым һәм температурада җитештерелгәнгә күрә югары басымлы (ПЭВД) полиэтилен җитештерүбигрәк тә куркыныч. Түбән басымлы полиэтилен һәм полипропилен җитештергәндә диэтилалюминий хлориды кулланыла Улкөчле реакция үзлегенә ия, су һәм кислород белән контактка кергәндә көле шартлау булырга мөмкин. Винилхлорид җитештерүдә дә шартлау һәм янгын чыгу куркынычы зур.Һ.Б.
Кешелек алдында калдыкны кая куярга дигән проблема килеп басты. Безгә әллә нинди глобаль проблемалар турында сөйләгәнче эчкән су шешәләрен, ашаган ризык чүпләрен теләсә кая атмаска, җыеп барырга һәм аларга икенчел куллану табарга өйрәнергә кирәк. Ишек алдында, урамда сыра, су савытлары, кәгазьләр, консерв банкалары аунап ята. Кая карама чүп өеме. Ә бит табигатьне саклау шул кечкенә нәрсәдән - үз артыңнан җыюдан башлана. Безне борчыган бу сорауларга җавап эзләп иң беренче чиратта гаиләдә барлыкка килгән кайбер көнкүреш калдыкларының таркалу вакыты белән таныштырып китәбез: кәгазь 2 ел. - пыяла 1000 ел - консерв банкасы 30 ел - полиэтилен 2000 ел
IV. Белемне ныгыту.
Төркемнәрдә эш: Пластмассаларның өстенлекле һәм кимчелекле якларын язарга. Соңыннан фикер алышу.
Өстенлеге:
-җиңел, тыгызлыгы түбән, коррозиягә чыдам, кислоталарга һәм селтеләргә бирешми,бәясе арзан, су үткәрми, тәме исе юк, төрле форма бирергә була, т электр һәм җылылык изоляторлары, ышкылуга чыдам, һ.б.
Җитешсез яклары:
1.Полимер җитештерү экологик проблемалар барлыкка китерә.Табигый полимнрлардан аермалы буларак,аларны таркатучы ферментлар, организмнар юк,янган вакытта бик агулы газлар бүленеп чыга, һ.б.
Үзлектән эш. ”Бирелгән полимерларны төркемнәгә бүлеп язарга”.
I вариант- резина, табигый ефәк, полиэтилен, вискоза, табигый йон, вискоза. II вариант- мамык, поливинилхлорид, ацетат ефәк, каучук, пенополистирол, полистирол.
3. Көнкүрештә пластмассаларны куллану һәм сәламәтлекне саклау буенча тәкъдимнәр язарга.
Пластмассадан эшләнгән савытларны тикшереп торырга һәм полипропиленнан башкаларын кулланмаска (маркировка PP).
Пыяла, агач, металлдан ясалган эшләнмәләргә өстенлек бирергә.
Пластмассадан ясалган уенчыкларга(бигрәк тә кечкенә балаларга) зур игътибар бирергә.
Продукциянең сертификаты гигиена нормаларына туры килергә тиеш.
Пластмассадан эшләнгән эшләнмәләрнең исен тикшерегә(начар, тәмсез ис килмәскә тиеш).
Нәтиҗә ясау:
Укучылар тикшерү нәтиҗәләрен таблицга тутыралар һәм фикер алышалар.
V. Дәрескә йомгак ясау һәм билгеләр кую.
Бу дәреснең сезгә файдалы ягы нәрсәдә булды? Җөмләне дәвам ит , үз фикереңне әйт:
- Бүген мин дәрестә............................белдем.
-Бу дәрестә миңа.....................кызыклы тоелды.
- Дәрестә.......................яңа әйберләр белдем.
- Мин үземнең сәламәтлегем турында кайгыртачакмын, чөнки.............
VI.Өй эше:
§ 43-44 укырга, күнегү1-4, «Полимерлар» темасына кроссворд төзергә (10-15 сүзле)