6нчы сыйныф
Тема:Исем сүз төркемен кабатлау. Максатлар:
1. Исем сүз төркеме турындагы белемнәрне кабатлау;
2. Исем сүз төркемен язма һәм сөйләмә телдә куллану, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен ныгыту;
3. Әдәплелек сыйфатлары, белем алуга омтылыш тәрбияләү, туган телгә, әниләргә мәхәббәт тәрбияләү;
Укыту методлары:тикшеренү, өлешчә эзләнү.
Укыту алымнары: уен элементлары, таблица белән эш, тест һ.б.
Дәрес төре: кабатлау-гомумиләштерү.
Дәрес планы.
I. Актуальләштерү.
1. Исәнләшү. Уңай-психологик халәт тудыру. Дежур отчеты
Дәреснең эпиграфы белән таныштыру
-уку, тәрҗемә итү, эчтәлеге буенча эш.
(дәресебезнең темасы шушы шигырь эчендә бирелгән) ИСЕМ
2. Дәреснең темасын, максатын укучылар куя. (сез ничек уйлыйсыз, дәрескә нинди максат куябыз?)
Укучылар, бүген дәрестә ике төркем үзара ярышырбыз, ягъни исем сүз төркеме буенча белемнәребезне тагын да ныгытырбыз, кабатларбыз,
Төркемнәрдә эшләүнең тәртибен искә төшерү!!
(тыңларга, бер-береңне бүлдермәскә, тавышланмаска)
Командаларның исеме: килеш, сан (командирлар)
3. Дәфтәрләрдә эш.
Мәкальләр белән эш
Эш тырышлыкны ярата.
Дуслыкта – көч.
-уку, тәрҗемә итү (тырышып, дус)
Дәфтәрләргә язып кую.
II. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1.Исем сүз төркеме нәрсәне белдерә? (Предметны яки затны).
Исем сүз төркеменең сораулары? (Кем? Нәрсә? Ни?).
Баш хәрефтән языла торган исемнәрне нинди исемнәр дип атыйлар? (Ялгызлык).
Юл хәрефеннән языла торган исемнәрне нинди исемнәр дип атыйлар? (Уртаклык).
Ясалышы ягыннан нинди исемнәр була? (Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма).
Исем нәрсәләр белән төрләнә? (Сан, тартым, килеш).
Исемнәргә нинди сан кушымчалары ялгана? (-лар/-ләр; -нар/-нәр).
Кайчан исемнәргә -нар/-нәр кушымчалары ялгана? (Исемнең тамыры борын авазына бетсә).
Борын авазларын әйтегез.([м], [н], [ң]).
Исемнәргә тартым кушымчалары ни өчен кулланалар?
Килешләрне рәттән сана. (Баш, иялек, юнәлеш, төшем, чыгыш, урын-вакыт).
Килешләрнең сорауларын әйтегез.
Яхшы...
2. Укучылар, безнең нинди бәйрәм якынлашып килә? Әниләр бәйрәме
Кем үзенең әнисе турында сөйләп китә?.......(балалар чыгышы)
Мин сезгә шигырь язып куйдым. Укып чыгу, тәрҗемә итү, исемнәрне табу,.
Исемнәр белән эшлибез.
2.Гөлназ әнием исемнәргә характеристика
Килешләр белән тәрләндерергә
Командаларга перфокарталар бирелә
Тикшерү, җөмләләр төзү
Перфокарталарны алышып тикшерү.
Физминутка!!!!!
3.Исемнәрнең төзелешен тикшер. Таблицаларда эш
Килеш Сан
Урамнарыбызга күлләребезгә
4.Исемнәргә морфологик анализ.
Китапларда эш.
42нче бит үрнәк бергәләп тикшерү
Өстәлен- исем, урт. исем, тамыр, бер., санда, тартым белән төрләнгән, т.к., тәмамлык.
Гөлназ-
әниемнең-
һәр командадан берәр укучы чыгып, кара хәрефләр белән бирелгән сүзләргә морфологик анализ ясый.
Бик яхшы, укучылар. Без сезнең белән исем сүз төркемен өйрәнеп бетердек, аның барлык категорик билгеләрен беләбез. Алга таба сөйләгәндә һәм язганда исем сүз төркемен дөрес итеп файдаланырсыз дип ышанам.
5.Ә хәзер, укучылар, тест эшләрсез.
Исемгә туры килгән билгеләмәне күрсәт.
а) предметның билгесен күрсәтә;
б) предметны белдерә;
в) предметның эшен, хәрәкәтен белдерә.
2. Исем нинди сорауларга җавап бирә?
а) нинди? кайсы?
б) нишли? нишләде? нишләгән?
и) кем? нәрсә?
г) ничә? ничәнче? күпме?
3. Урам сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?
а) –лар; б)–ләр;
к) - нар; г) –нәр.
4. Ялгызлык исемне билгелә.
а) очучы; ә) Акбай;
5. Уртаклык исемне билгелә.
а) Марат; б) Ык;
й) дәфтәр; ю) Азнакай.
6. Иялек килешендәге исемне билгелә.
а) укучыга; ә) дәрестән;
в) бәйрәмдә; б) кешенең.
в) кеше; г) өстәл.
1-Б
2-и
3-к
4-ә
5-й
6-б
7-ә
8-т
РЕЗЕРВ:
Китапханә (китап, ханә, хан, хат, хит, хак (правда, истина), ит, ат, ата, ана, әти, әни, апа, пан, кан, кап, кит, ката, тән, итәк, Хатип, тана, никах, кинә (үч), китән (шнур), әп(поцелуй), кән(шахта), пат(шахм.пат кую), ихата(изгородь), пик һ.б.) Бер сүздәге хәрефләрдән генә дә күпме исем эзләп таптык. Димәк, телебездә исем сүз төркеме еш кулланыламы? (әйе) Бер исемнән генә дә күпме яңа исем ясый алдык.
III. Өй эше бирү. 1.42нче бит 66 нчы күнегү
2.3 сүзгә морфологик анализ
IV. Йомгаклау.
Укытучы: Димәк, бүгенге дәрестә нәрсәгә өйрәндек?
Укучы: Исемнәр мөстәкыйль сүз төркеме, алар предметны белдереп, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә. Ялгызлык һәм уртаклыкка бүленә, берлек һәм күплек сан белән, килеш белән төрләнә.
Димәк, укучылар сез бүген галимнәр дәрәҗәсенә мендегез.
Без морфология иленә сәяхәтне алдагы дәресләрдә дәвам итә алабыз.
.