Внеклассное мероприятие по татарской литературе Яңа Чишмәм - туган ягым

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Яңа Чишмә гимназиясе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

[link]

Мәктәптә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында үткәрелгән сыйныфтан тыш чара.



Яңа Чишмәм – туган ягым

(Дәрестән тыш чара)











Үткәрделәр: татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Әхмәтшина Айсылу Әсгать кызы,

Гафиятова Гөлия Юныс кызы.




Яңа Чишмә

2012


Яңа Чишмәм – туган ягым.

Максат: туган телебезгә карата башка милләт балаларында кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү; якташларыбызның батылыкларын, иҗатларын белү; бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Зал бәйрәмчә бизәлә. Сәхнә түренә район эмблемасы эленә.


1 нче алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар! Бүгенге бәйрәм барыбыз өчен дә кадерле туган төбәге­без – Яңа Чишмәнең 400 еллык юбилеена багышлана.


2 нче алып баручы. Яңа Чишмәгә 400 яшь тулды. Юбилеең белән, төбәгем!

Синең белән бергә шат яшибез.

Яңа Чишмәм - гүзәл җирем,

Чишмә буе - туган ягым,

Син дип тибә hәрчак йөрәгем.

1 нче алып баручы.

Яңа Чишмәм - туган ягым,

Йөрәгем сиңа дәшә.

Кайларда гына булсак та,

Гел булырсың янәшә.

  • Туган як” җыры

2 нче алып баручы. Яңа Чишмә ...

Шушы серле дә, шигъри дә сүзне әйтүгә гали­җәнап тарихның үзе белән күрешкәндәй була­сың. Биредә мәшhүр бабаларыбыз гомер ки­чергән.


Ике гомер безгә насыйп булмас,

Без яшибез җирдә, бер туып.

Шушы җирдә бик каласы килә

Бер югалмый торган җыр булып.

(К. Сибгатуллин)


1 нче алып баручы. Авылыбыз бормаланып-бормаланып аккан Чишмә буенда урнашкан. Чишмә - үзенең тарихы белән дә үзенчәлекле, бик күп серләрне үз эченә яшергән.



1 нче укучы Ф.Вәлиуллинаның «Гомер юлдашым» шигырен сөйли.

Туган якның матурлыгын

Бер күрергә зарыксаң

Кил гүзәл Чишмә буена,

Көч алырсың син аннан.

Яңа Чишмәм - гомер юлдашым,

Яңа Чишмәм - тормыш юл башым.

Һәp көн саен ул яңара,

Үсә, ныгый, зурая.

Күп яшьләрнең шул Чишмәдә

Тормыш җебе бәйләнә.

Яңа Чишмәм - гомер юлдашым,

Яңа Чишмәм - тормыш юл башым.

Калка матур, мәhабәт йортлар,

Күз явыңны алырлык.

Тырыш, уңган халкы яши

Хезмәтенә табынып.

Яңа Чишмәм - гомер юлдашым,


Яңа Чишмәм - тормыш юл башым.

Ял итә эштән бушаган,

Шат күңелле яшьләрең.

Күңелләргә дәрт, ямь бирә

Торган гүзәл затларың.

Яңа Чишмәм - гомер юлдашым,

Яңа Чишмәм - тормыш юл башым.


2 нче алып баручы. Авылыбыз Шушма елгасы буена урнашкан. Ул 5584 кв.м. мәйданны били, ә халкы нигездә терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнә.


  • «Яшьлегем чишмәләре»җыры


2 нче укучы М.Газыймовның «Еракларга таныттың» шигырен сөйли.

Яңа Чишмәм – иген ягы,

Диңгез кырлары белән.

Җиң сызганып көнен күрә



Егет-кызлары белән.

Урман-суы, табигате –

Ходай биргән матурлык!

Халкымның тырыш хезмәте –

Һәр көн саен батырлык.

Ямьләнә Яңа Чишмәмдә –

Йортлар, урам, юллары,

Төрлекченең, игенченең

Данга күмә куллары.

Еллап түгел, гасырларда

Исәпләнә вакытың,

Күтәрелдең һәм үзеңне

Еракларга таныттың.

Башка чыккан улың кебек,

Нигез кордың, торгыздың.

Булсын,- димен, алгы көндә

Көнләшерлек тормышың.


1 нче алып баручы. Авылыбызның иң зур байлыгы - аның халкы. Яңа Чишмә кеше­ләре элек-электән эшкә уңган, алтын куллы булган. Районыбыз үзенең агач эшкәртү осталары, челтәр бәйләүчеләре, чигүчеләре белән дан тоткан төбәк. Батыр, ты­рыш Яңа Чишмә халкы.


3 нче укучы Г.Нуриеваның «Өмет белән яшик» шигырен сөйли.

Яңа Чишмә - туган төбәк безнең

Балкып тора ерак-ерактан.

Тырыш хезмәт, зур эшләре белән,

Нык адымнар ясый бар яктан.

Төрле милләт яши бу якларда,

Эшләп таба хезмәт җимешен.

Авылымның көч-куәте өчен,

Һәpкeм кертә хәләл өлешен.

Яңа Чишмә дигәч, ихлас булып

Яңалыкка өндәү чагыла.

Тормыштагы тирән үзгәрешләр

Барыр киләчәккә юл сала.

Чишмә булып, гүзәл авылыбыз


Челтерәп аксын, бер дә кипмәсен.

Өмет белән яшик дусларыбыз,

Өметсезлек безгә килмәсен.


2 нче алып баручы. Бик талантлы халык яши безнең якларда. Яңа Чишмә үзендә туып-үскән язучылар, шагыйрьләр, артистлар белән хаклы рәвештә горурлана. Халкыбызның рухи хәзи­нәсен баетуда фидакарь хезмәт куйган олуг шәхесләребез дә байтак.


1 нче алып баручы. Якташларыбыздан Н.Галимов,М.Газыймов, З.Хәбибуллина, З.Гарифуллина, Р.Абдуллина, Я.Кәримов, Кондеева, Ә.Гайнанов, Иванов, Шумкова, Ф.Вәлиулина, һәм башка язучыларыбыз туган төбәгебезгә багышлап шигырьләр иҗат итәләр.


  • «Татар халык» биюе


4 нче укучы Н.Юсупованың « Киләчәгең бар синең» шигырен сөйли.

Яңа Чишмә – торган җирем,

Бик зур авыл, елга буенда.

Ярларында аның таллар үсә,

Сандугачлар сайрый куенында.

Яңа Чишмәм, әй Чишмәм,

Яшим синдә шатланып,

Синең аккан суларыңнан

Дәрт алып, канатланып.

2 нче алып баручы. Безнең як шагыйрь­ләренең шигырьләре хискә бай. Алар hәрбер­се туган ягын, ил-җирен бөтен барлыгы, бөтен җаны-тәне белән ярата.

5 нче укучы Я.Кәримовның «Күңелемдә мәңге калырсың» шигырен сөйли.

Туган җирем, Яңа Чишмәм минем,

Күңелемдә мәңге калырсың.

Тәкъдир мине кая ташласа да,

Миннән калмый син дә барырсың.

Язлар җиткәч, Шушма елгасында

Ярсый-ярсый бозлар агалар.

Чит якларга язын аккан бозлар

Сагышларга мине салалар.

Яңа Чишмәм минем иркен синең


Болыннарың, басу-кырларың.

Уңган егетләрең иген игә,

Тыңлый-тыңлый тургай җырларын.

6 нчы укучы. Н.Ситдикованың «Мин китмәмен синнән» шигыре.

Туган җирем, сиңа булган мәхәббәтемне

Шигырь юлларына саламын,

Чишмә суың эчеп, саф hаваңны сулап,

Чирәмеңдә тәгәрәп үскән, газиз балаңмын.

Мин китмәмен синнән, Яңа Чишмәм,

Кошлар кебек канат кагынып.

Алар да бит язлар саен кайта,

Ташлап киткән җирен сагынып.

Матур җырлар җырлыйлар бүген,

Яңа Чишмәм, синең турында.

Мин бәхетле, әгәр хисләремне

Әйтә алсам шушы җырымда!


7 нче укучы З.Гарифуллинаның «Яңа Чишмә» '" шигыре.

Чишмә дигән гүзәл елганың

Иң мәһабәт матур җирендә

Тал – тирәкләр белән кочышып,

Яңа Чишмәм минем күренә.

Яңа Чишмәм – туган төбәгем,

Синдә генә яшьлек хыялым.

Үстерәсе килә тик синдә

Тормышымның гүзәл гөлләрен.

Тугайлардан борма-борма ага

Чишмәләрнең көмеш сулары.

Гашыйк итәр бик күп егетне

Чишмәләрнең матур кызлары.

Чишмә буйларында тугайлар,

Сандугачлар сайрый гел анда.

Чишмә суын эчкән егетләр

Сынатмыйлар алар һичкайда.

Кичләрендә тальян моңнары

Дәртләндерә моңлы күңелне.



Яңа Чишмә үсә, зурая,

Киләчәге аның өметле.

Авылым горурлыгы булып тора

Чишмә дигән безнең бу елга.

Илнең даны булган Идел дә бит

Безнең Чишмәләрдән башлана.


8 нче укучы. З.Хәбибуллинаның « “Хәтер” китабыннан элим» '" шигыре.

Җиңү көне якынлашкан саен,

Яңаралар иске яралар.

Кара тышлы “Хәтер” китабыннан

Эзлим сезне кайтмый калганнар.

Кабат, кабат битен ачып карыйм,

Күздән кичерәм һәрбер юлларын.

Хәтер” китабына керми калган

Туган авылым, бик күп улларың.


  • Хәрби” бию


  • Ә.Гаффарның «Венски гармун» әсәре сәх­нәләштерелә.


(Чиләк-көянтә күтәргән Шәмсенур әби керә. Җәүдәт аның чиләкләрен алып җиргә куя.)

Шәмсенур әби. Тагын синмени, Җәү­дәт?


Җәүдәт. Бүтән кем булсын инде, Шәмсе­нур әби. Күпме әйттем, Шәмсенур әби: чыкканда капка келәңне төшереп, капкаңны бикләп йөр, дип.

Шәмсенур әби. Минем җиде тавыгым да бер әтәчем, ялгыз кәҗәмә кем кызыксын соң?

Җәүдәт. Менә, мин.

Шәмсенур әби. Әйтәм җирле атаң-

анаңнан урлап әле бодай, әле печән кертәсең.

Җәүдәт. Урлап түгел ул, Шәмсенур әби.

Шәмсенур әби. Алайса, яшереп.

Җәүдәт. Юк. Алай да түгел. Алар белә.

Син генә белмисең ул.

(Шәмсенур әби чиләкләренә иелә.)

Җәүдәт. Үзем, үзем, Шәмсенур әби. (Чи­ләкләрен өйгә алып керә.) Шәмсенур әби ...



Шәмсенур әби, бүгенгә генә гармуныңны би­реп тор әле.

Шәмсенур әби. Уйнамый ич ул.

Җәүдәт. Мин аны төзәттем бит инде.

Шәмсенур әби. Кайчан?

Җәүдәт. Син өйдә юк чакларда.

Шәмсенур әби. Хәзер мин өйдән бик сирәк чыгам бит олан, ялганламыйсыңмы?

Җәүдәт. Юк, Шәмсенур әби, ялганла­мыйм.

Шәмсенур әби. Ул гармун сиңа нәрсәгә соң? Синең үз баяның бар ләбаса.

Җәүдәт. Бу гармунга җитми.

Шәмсенур әби. Нәрсәсе?

Җәүдәт. Бу бит-Венски.

Шәмсенур әби. Ә син каян беләсең аның Венски икәнлеген? Кем әйтте?

Җәүдәт. Аның җиз бакалы ягында тире каешы артында, латин хәрефләре белән «Ве­на» дип язылган.

Шәмсенур әби. И, Җәүдәт улым, ул гар­мунны гомерем буе сакладым. Котдүс бабаң кайтмасмы дип көттем. Кайтмады. Ә син ул гармунның ничек миңа килеп эләккәнен белә­сеңме соң?

Җәүдәт. Беләм, Шәмсенур әби, беләм. Венаны үткәч, Прагада җирләгәннәр ул Котдүс абыйны. Аннары ул гармунны командиры сиңа җибәргән.

Шәмсенур әби. Я, улым, алай булгач бе­ренче тапкыр шул гармунны кузгатып бер уй­нап бирмисеңме миңа?

Җәүдәт. Туй җитсен инде. Туйга кадәр уй­намыйм, үпкәләмә, Шәмсенур әби.

Шәмсенур әби. Киләсе елга армия хезмәтенә дә барасың бар бит. Кем белгән дөнья хәлен, улым. Ярар, мә ал, сиңа булсын бу Кот­дүс абыеңның гармуны, истәлегем булсын. Сакла син аны. Армиягә киткәндә сөйгән ярыңа калдырып китәрсең. Ләкин гармун безнең яз­мышларны кабатламасын иде!

Җәүдәт. Рәхмәт, Шәмсенур әби, рәхмәт. (Гармунны алып чыгып китә.)


  • «Солдатлар» җыры (Р.Әхмәтҗанов сүзләре, Ф.Әхмәдиев көе) башкарыла.

1 нче алып баручы. Авылыбызның горур­лыгы булган, яу кырларында дошманга кар­шы батырларча сугышкан якташларыбыздан Савельев Федор Петрович, Чекин Борис Сергеевич Советлар Союзы герое исеменә лаек булган, Шолгина Надежда, Савельев Федор Петрович, Чекин Борис Сергеевич Ленин ордены белән бүләкләнгән.

2 нче алып баручы. Үсеп килүче яшь буын күңелендә алдагы көннәргә күчә бара аларның батырлыклары. Мәңгелек дан аларга!

1 нче алып баручы.


Җырларымда ничә мәртәбәләр

Җырлангандыр Чишмә җырлары.

Китапларга язылмыйча калган

Туган ягым - газиз улларың!


2 нче алып баручы.

Якташларым, алар бөек затлар

­Халкыбызның җыры, вөҗданы.

Бүген алар – безнең авылыбызның

Бөеклеген ачкан ил даны!


1 нче алып баручы.

Яшәсен!

Егетләрнең бик түбәннән

Күтәрелеп дан алганы;

Эш сөйгәннең аз гынадан да

3ур шатлык ала алганы.

2 нче алып баручы.

Тырыш халкың – төп байлыгың,

Хөрмәт белән дәшәсең.

Бар теләгем, Яңа Чишмәм,

Исән-имин яшә син!

Икесе бергә. Мәңге яшә, мәңге яшь бул, туган төбәгем!


  • Җыр “Яңа Чишмәм”. (Н.Галимов сүзләре, В.Бәйрәмов көе)