Тема:А.Алишның “Сертотмас үрдәк" әкиятенә анализ
Максат:1.Балаларны укыган әсәр нигезендә логик фикерйөртергә,уйларга өйрәтү.
2.Балаларны әхлаклы,якын дусларына тугрылыклы,иптәшләренең серләрен беркемгә дә сөйләргә тиеш түгеллекләрен,һәрвакыт уйлап эш итәргә кирәклеген төшендерергә тырышу.
3.А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятенә анализ ясау.
Дәрес бизәлеше:
Интерактив тактада А.Алиш портреты,төп геройлар турында аңлатмалы сүзлектән текстлар.
Мәкальләр:
-Акылсыз авызны ачарга ачкыч кирәкми.
-Чиләктә су тормый,
Ахмакта сүз тормый.
-Серең эчеңдә торса,йортың тыныч булыр,җиме-релмәслек нык булыр.
Дәрес барышы
I.Орг момент
-Исәнләшү
Ачык дәрес бүген сыйныфыбызда
Күркәм бәйрәм күк булсын ул барыбызга да.
Тәҗрибәле гыйлем остазлары килгән
Ихтирамга лаек бүген барыгыз да.
Милләтемнең олы горурлыгы булып
Дәресем үтә татар телендә.
Ачык дәрес онытылмаслык булып,
Бер бәйрәм күк калсын күңелдә.
(Деҗур укучының чыгышы)
-атна көне, ел мизгеле, һава торышын күзәтү.
2 . Уку мәсьәләсен кую.
Ике уен уйнап алыйк.
Төркемнәрдә,парларда эшләү.
а) Һәркем үз янында утырган иптәшенең колагына сер итеп кенә бер сүз әйтә.
б)Беренче төркемдә утырган укучы иптәшенең колагына бер сүз әйтә, тегесе ул сүзне үзе белән утырганының колагына әйтә, тегесе ул сүзне үзе белән утырганының колагына җиткерә. Сүз, колактан колакка әйтелә барып, барлык төркемнәр аша үтеп чыгарга тиеш
3.Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар.
Беренче уенда әйтелгән сүзне ике генә кеше белде, ә икенче уендагысын-барысы да белде.
Ике генә кеше белгән сүзне икенче төрле нинди бер сүз белән әйтәбез?
Ул сер була.
Ә икенче уендагысы?
Ул сүз сер була алмый.
Ни өчен?
Чөнки аны беренче төркемдәгеләрнең барысы да белде.
Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?
Сер саклау турында
-Балалар СЕР нәрсә соң ул?(Сер кешегә белдерергә ярамаган яшерен информация)
4. Язучының портреты.
-Кем портреты икән бу? Ни өчен мин бу портретны сезгә тәкъдим иттем?
-Бу портретка карап сез нәрсәләр әйтә аласыз?
- Портреттагы кеше нинди кеше икән?
-...А.А. тормыш юлы турында нәрсәләр беләсез?
7. Бер укучы А.А. тормыш юлын сөйли.
8. -Балалар, мин сезгә табышмаклар әзерләп килдем, әйдәгез аларның җавабын табыйк һәм бу җәнлекләр кайсы әсәр геройлары икәнен белербез.
1.Бернәрсә тегә белми,
Энәләр тагып йөри. (Керпе)
2.Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак.(Куян)
3. Сорыдыр төсе, үткендер теше,
Урманда йөри,бозаулар эзли. (Бүре)
4. Җәен урманда патша,
Кышын кардан да аста. (Аю)
5. Көлтә-көлтә койрыгым,
Селки- селки барамын,
Кетәклеккә кереп мин
Тавык – чеби аламын. (Төлке)
6. Соскы борын бакылдык-
Күп сөйләшә такылдык. (Үрдәк)
-Укучылар, димәк бу җәнлекләр нинди әсәрнең геройлпары?
9.-Дөрес, балалар бу әсәр нинди җанрга керә? Ни өчен?
-Тагын нинди әкиятләр була?
-Нәрсә ул әкият?
Бу дөньяда бер серле ил
Ул әкият дөньясы.
Гөлчәчәкләр гел чәчәктә,
Күкләр аяз
Фирүзәдәй зәңгәр күлләр көзге кебек,
Җәнлек, кошлар сөйләшәләр күрсәң килеп.
-Нинди өй эше бирелгән иде?
10.Сүзлек эше
11. -Балалар, әйдәгез тактада бирелгән рәсемнәрне карыйк, тәртип буенча урнаштырып, әкиятнең эчтәлеген искә төшерик.
Укучылар рәсемнәрн тәртип буенча урнаштырып, әкиятнең эчтәлеген сөйлиләр)
1.Хуҗа урманга ауга китә.
а) хайваннарга нинди киңәш бирә?
2. Ү. керпе очрый
а).Ү. беренче нинди хайван очрый?
Б)Керпе нинди хайван була, ул үрдәккә нинди киңәш бирә?
В) Ү. керпе биргән киңәшне тотамы?
(Шул өзекне дәреслектән рольләргә бүлеп укыйк)
3. Ү куян, аю, бүре очрый.
А) Куян,аю, бүре белән очрачкач,Ү нәрсәләр сөйли?
4.Ү. төлке очрагач нәрсәләр була?
-Керпе биргән киңәшне тотканмы?
-Нәрсә була?
12. Ял минуты (Мактанчык үрдәк)
13. Анализ өчен сораулар:
Ни өчен А.А. Ү. адый исем бирде икән?(Чөнки Ү. хуҗа биргән серне сакламый барысына да сөйләп йөргән)
Ү. фаҗигасе нидә, ни өчен үрдәк фаҗигага юлыга?Ү.нинди хата ясый?
Ү. сер саклый белмәве үзенә генә зыян саламы?
Ни өчен хуҗалыкка зыян килми? (тексттан табып уку)
-Безнең халкыбыз элек-электән матур фикерләр әйтеп калдырган. Слайдтагы мәкальләргә карагыз, укыгыз һәм кайсысы безнең Ү. туры килә?
1. Сер тотмас – дус тапмас.
2. Сер күтәрә алмаслык кешегә сер сөйләмә.
3.Өч кеше белгән нәрсәне утыз кеше белә.
4. Күп сөйләгән авыз – бәхетсезлек капкасы.
-Кешеләр белән мондый хәлләр булырга мөмкинме?
-Үрдәк хәлендә калмас өчен нишләргә кирәк?
-Укучылар, әгәр дә сез А.А. булсагыз, әкиятнең азагын ничек бетерер идегез?
14. Йомгак
-Бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барды?
-Дәрестән үзегезгә нинди сабак алдыгыз?
-Әкиятне укыгач нинди фикергә килдегез?
Сез бик матур уйлыйсыз, фикер йөртәсез. Матур уй-фикер йөрткәннәрнең күңелендә начарлык булмас. Сез нинди генә эш эшләсәгез дә җаваплылык тоегыз, дусларыгызның серен саклагыз.
Якын дустым! Сиңа миннән киңәш шул:
Кешеләргә сереңне сөйләмәс бул.
Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел,
Үзең кайгыр, үзең егъла, үзең көл.
Билгеләр кую
15. Өй эше (сайлау мөмкинлеге)
1.Әкиятнең куңелегезгә хуш килгән өлешләренә рәсем ясарга мөмкин.
2.Бүгенге дәрестә алган тәэсирләрегез хакында яза аласыз.
3.Үзегезгә охшаган берәр өзекне ятлап килсәгез дә ярый.
16 Билгеләр кую
Әкият — халык иҗатының борынгы жанрларыннан берсе, могҗизалы һәм маҗаралы вакыйгаларга, шулай ук көнкүрешкә бәйләнешне хәлләргә корылган фантастик әсәр, реаль һәм фантастик алымнар белән сурәтләнгән кешеләр, хайваннар, мифик образлар аша халыкның үткән тормышын, киләчәккә карата хыял һәм омтылышларын чагылдыручы чәчмә халык авыз иҗаты әсәре.
Үзебез табышмак язабыз