“Яңа Чишмә гимназиясе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Мәктәптә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында үткәрелгән сыйныфтан тыш чара.
Үткәрде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтшина Айсылу Әсгать кызы.
Яңа Чишмә
2012
Тукай яши безнең йөрәкләрдә.
“Могҗизалар кыры” уены
(Сыйныфтан тыш чара)
Максат: Г.Тукай турында белемнәрен тирәнәйтү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, иҗатына кызыксыну уяту, Тукай шәхесе белән горурлану, туган телгә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү.
Җиһазлау: Электрон такта, презентация, китаплар күргәзмәсе, Габдулла Тукай портреты , Тукайга багышлап язылган сүзләр.
Чараның барышы
- Исәнмесез. Хәерле көн, кадерле дуслар!
Без бүген “Могҗизалар кыры” уенына җыелдык. Сез бүген рәхәтләнеп күңел ачарсыз, ял итәрсез һәм яхшы кәеф белән таралышырсыз, дип ышанам.
Безнең халык гомер-гомергә зирәк, тапкыр телле, моңлы көйле булган. Тормышның һәрбер күренешенә багышланган табышмаклар дисезме, хикмәт энҗеләре, алтын бөртекләр, үткен, кыска мәкаль-әйтемнәр дисезме, тылсымлы, сабак алырлык әкиятләр дисезме, хискә, мәгънәгә бай нәфис сүзләре һәм дәрткә бай тылсымлы көйле җырларымы – боларның барысын да халык тудырган. Шуңа күрә сөекле Тукаебыз да: “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”, – дигән бит. Халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукай да шундый кешеләрнең берсе булган.
Шулай итеп, безнең бүгенге уен Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышлана.
- Каршы алыгыз, беренче тур уенчылары: Миләүшә, Айгөл, Алинә.
1 нче тур.
Ана – баланың иң якын киңәшчесе, хәленә керүче, кайгы-шатлыгын үз йөрәге аша үткәрүче. Бала туганнан алып дөньяда яшәгән дәвердә анага һәрвакыт бала булып кала. Ана белән үскән бала бәхетле. Ә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай бу бәхеттән мәхрүм булган. Бик еш әнисен сагынып искә алган һәм аңа иң үзәк өзгеч җырларын багышлаган.
Бирем. Әнисе Мәмдүдәгә багышланган җырның исемен атагыз.
Т Ә
Ф
Т
И
Л
Ә
Ү
2 нче тур
Яшь Апуш, Габдулла, тугыз яшенә тикле бер тирәдә әйләнеп йөргән. Кушлавыч, Өчиле, Сасна, тагын Өчиле, Казан, тагын Өчиле һәм Кырлай... “Мин баш ия торган, иң хөрмәт иткән нигез бер генә иде”, - дип искә алган ул.
Бирем. Г.Тукай иң хөрмәт иткән нигез хуҗасының исеме.
С Ә
Г
Ъ
Д
И
3 нче тур.
Күп вакытта Тукайның бай теленә гаҗәпләнәләр. Татар теле – ана теле. Туган тел. Тукай төрки, гарәп, фарсы телләрен дә яхшы белгән. Тукайны укымышлы, талантлы кешеләр укыткан. Шуларның берсе Җаек мәдрәсәсендә белем биргән.
Бирем. Г.Тукай Җаекның кайсы мәдрәсәсендә белем ала?
- М
О
Т
Ы
Й
Г
И
Я
- Кадерле дуслар, әйдәгез әле, сез дә үзегезнең тапкырлыгызны күрсәтегез!
Габдулла кем гаиләсендә дөньяга килә? (Мөхәммәтгариф мулла белән
Бибимәмдүдә гаиләсендә)
Әтисе Габдулла күпмелек вакытта үлеп китә? (Дүрт ай ярым)
Әнисе Габдулланы кем исемле карчыкка вакытлыча асрамага бирә? (Шәрифә)
“Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә...”
Өзек кайсы шигырьдән алынган? ( “Кызыклы шәкерт”)
4 нче тур
Җиңүчеләр уены.
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.
Бирем. Бу шигъри юлларда кайсы авыл турында сүз бара?
- К
У
Ш
Л
А
В
Ы
Ч
5 нче тур
Суперуен.
“Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен;
Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.”
Бирем. Бу юлла Тукайның кайсы шигыреннән?
- Э
Ш
Б
Е
Т
К
Ә
Ч
У
Й
Н
А
Р
Г
А
Я
Р
Ы
Й
Очко өчен бүләкләр: (шаян бүләкләр)
2 кг конфет – 40 сум
Зур юл сумкасы – 150 сум
5 лампалы свительник– 170 сум
Электр тегү машинасы – 120 сум
Фен (чәч бөдрәләткеч) – 100 сум
Язу машинасы – 100 сум
Кер юу машинасы – 95 сум
Тузан суырткыч – 150 сум
Савыт – саба юа торган машина – 140 сум
Газ плитәәсе – 400 сум
Хәтер китабы – 110 сум