Аңлатма язуы
Программа “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V–1Х сыйныфлар”(Төзүчеләр: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Г.Р.Шакирова,Казан, 2013), Харисов Ф.Ф. җитәкчелегендә төзелгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы”на (Казан, Мәгариф,2010), “Татар теле 5 кл.”( Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Казан ”Мәгариф” нәшрияты, 2012, 2015 ел.)дәреслегенә нигезләнеп төзелде.
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының күбрәк рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, аның рус телендәге үзенчәлеген (охшаш яки аермалы якларын) кыскача билгеләп бару зарур. Димәк, татар теле укытучысы рус телен дә камил белергә һәм кирәкле урында аңа таянырга да тиеш. Рус мәктәбендә укучы татар балаларына ана теленнән системалы фәнни ныклы белем бирелә, сөйләм күнекмәләре булдырыла, танып белү,гамәли юнәлештәге эш тормышка ашырыла. Ә үз телеңне камил белү башка телләрне үзләштерү өчен дә нигез булып тора. Бу туган телне һәм әдәбиятны, мәдәниятне өйрәнүне актуаль итә.
Соңгы елларда республикада татар теленең куллану даирәсе киңәйде, иҗтимагый функциясе көчәйде. Милләтара мөнәсәбәтләрне якынлаштыра, җайга сала торган чара буларак та аның мөмкинлекләре үсте. Укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләрбулдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максатын тәшкил итә.
Рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:
1.Татар телен өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда салынган кызыксынуын көчәйтү,үз милләтеңә , үз телеңә хөрмәт белән карау, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү.
2. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.
3. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.
4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.
5. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.
6. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.
7. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.
8.Туган тел ярдәмендә өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау.
9.Белем бирү белән беррәттән тәрбияви бурычны да үтәү.
Бу максатка ирешү һәм бурычларны хәл итү өчен дәресләрдә күрсәтмәлелек, укуның төрле формалары, әңгәмә, анализ, чагыштыру һ.б. метод һәм алымнарны файдалану белән беррәттән интерактив методлар (акыл штурмы, төркемле дискуссия, эссе һ.б.) куллану күздә тотыла.
Укучыларның белем, күнекмә һәм осталыкларын контрольгә алу диктант, изложение,сочинение язу, сорауларга җавап бирү, тест эшләү, эчтәлек сөйләү, анализ ясау формаларында алып барыла .
Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.
Татар теле дәресләре өчен эш программасы атнага 3 сәгать (елга – 105) исәбеннән төзелде.
Уку предметының гомуми характеристикасы
№ Бүлекләр, темалар
Сәг. саны
Шул исәптән
Барлыгы
Теор. Матер.
Каб.
БСҮ
Контроль эшләр саны
Өйрәтү характерында мөстәкыйль эшләр саны
1.
Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау
7
4
3
1д
2с
2.
Фонетика. Орфоэпия. Графика һәм орфография
45
30
3
12
1д, 2и
2д, 2и, 5с
3.
Лексикология һәм лексикография
21
12
2
7
1д
2и 4д
4.
Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы
25
17
2
6
1д, 2и
1д, 2и
5.
5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау
7
7
Барлыгы--105с
105
59
18
28
4д, 4и
7д, 8и, 5с
Программаның эчтәлеге
№ т/с
Төп темалар
Сәгать
саны
Белем һәм күнекмәләр
1.
Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау
4
Лексикология буенча өйрәнгәннәрне кабатлау.
Татар телендә сүзнең мәгънәле кисәкләре буларак тамыр һәм кушымчалар. Кушымчаларның төрләре.
Башлангыч сыйныфларда исем, сыйфат, сан, алмашлык һәм фигыль буенча үткәннәрне кабатлау.
Синтаксис буенча өйрәнгәннәрне кабатлау: сүзтезмә һәм җөмлә; җөмләнең баш кисәкләре; җәенке һәм җыйнак җөмләләр; җөмләнең иярчен кисәкләреннән аергыч; җөмләнең тиңдәш кисәкләре һәм алар янында теркәгечләрне дөрес куллану; эндәш сүзләр һәм интонация.
2.
Фонетика
Орфоэпия
Графика һәм орфография
33
Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми мәгълүмат. Авазларның ясалу урыннары турында төшенчә.
Татар телендә сузык авазлар һәм аларның классификациясе. Рәт һәм ирен гармониясе.
Тартык авазлар классификациясе. Татар телендә тартыкларның сөйләмдәге үзгәрешләре.
Татар телендә иҗек калыплары. Сүз басымы. Татар телендә сузыкларның кыскаруы. Интонация һәм аның төрләре турында гомуми мәгълүмат.
Графика һәм орфография. Аваз һәм хәреф төшенчәләре. Татар алфавиты.
Сузык аваз хәрефләре. Тартык аваз хәрефләре.
Икешәр аваз кушылмасын белдергән хәрефләрнең (я, ю, е) дөрес язылышы.
ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы. Сүзләргә фонетик анализ ясау. Кабатлау.
3.
Лексикология һәм лексикография
14
Лексика турында гомуми мәгълүмат. Сүзнең лексик мәгънәсе.
Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы.
Кулланылышы ягыннан татар теленең сүзлек составы.
Кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы.
Төрле типтагы сүзлекләрнең төзелү принциплары, алардан дөрес файдалану.
Сүзләргә лексик анализ ясау. Кабатлау.
4.
Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы
19
Сүзнең тамыры һәм кушымчалар. Төрле сүз төркемнәрен ясый торган кушымчалар. Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалардан бәйләгечләр һәм модальлек кушымчалары. Татар телендә кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе.
Сүзнең нигезе. Тамыр һәм ясалма нигезле сүзләр.
Татар телендә сүз ясалу ысуллары:
• ясагыч кушымчалар ялгану ысулы белән яңа сүзләр ясау;
• сүзләр кушылу ысулы белән кушма, парлы һәм тезмә сүзләр ясау;
• бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү ысулы белән яңа сүзләр ясалу;
• сүзләрне кыскарту ысулы;
• фонетик ысул белән яңа сүзләр ясалу;
• сүзләрнең мәгънәсе үзгәрү юлы белән яңа сүзләр ясалу. Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү.
Кабатлау.
5.
Бәйләнешле сөйләм үстерү
28
Бирелгән терәк сүзләрне кулланып, кечкенә хикәя төзү.
Өйрәнелгән сүз төркемнәрен файдаланып, яраткан ел фасылы турында кечкенә хикәя язу.
Хикәя һәм сорау җөмләләрне файдаланып, укыган китап яки караган спектакль буенча кара-каршы сөйләшү (диалог) төзү.
Укылган яки тыңланган әдәби әсәрдән өзеккә, хикәя һәм сорау җөмләләрне файдаланып, план төзү.
Бирелгән репликалардан логик бәйләнешле диалог төзеп язу.
Бирелгән фразеологик әйтелмәләрне бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү.
Изложение (сочинение) язарга өйрәнү.
Төрле характердагы диктантлар язу.
6.
Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау
7
Барлыгы
105
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр
5 нче сыйныф ахырына укучылар татар теленнән түбәндәге белем, осталык һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш:
Фонетика буенча.
Сузык һәм тартык авазларның классификациясен, алардагы үзгәрешләрне белү. Сингармонизм законын, аңкау һәмирен гармониясе үзенчәлекләрен сөйләмдә дөрес куллану.
Татар телендә иҗек калыплары, сүзләрне дөрес басым белән әйтү, тиешле интонация белән сөйләү.
Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Алфавитны истә калдыру.
Сүзләргә фонетик анализ ясау.
5. Орфоэпик сүзлекләрдән файдалану.
Лексика һәм фразеология буенча.
Татар теленең сүзлек составын килеп чыгуы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу активлыгы буенча бәяли белү.
Сүзләрне һәм фразеологизмнарны урынлы куллану, аларның мәгънәләренә аңлатма бирә белү. Синоним, антоним,омоним сүзләрне дөрес куллану.
Төрле типтагы сүзлекләрдән файдалана белү.
Сүз төзелеше һәмсүз ясалышы буенча.
1. Сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә аңлатма бирә белү. Тамырдаш сүзләр табу. Сүзләрне төзелеше һәм ясалышыбуенча тикшерү.
2. Татар телендә сүзләрнең ясалыш ысулларын белү.
Сөйләм эшчәнлеге буенча.
Укучыларның, үз тәҗрибәләреннән чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белүе.
Укыган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү, планын төзү.
Бирелгән план буенча сочинение язу.
Якын дустыңа яки туганыңа хат язу.
Татарчадан русчага яки русчадан татарчага тәрҗемә итү күнегүләре эшләү.
Укытуның көтелгән нәтиҗәләре:
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:
• татар теленең татар халкының милли мәдәни кыйммәтләрен баланың интеллектуаль, иҗади һәм шәхеснең әхлакый сыйфатларын билгеләгәндә ролен, белем алу процессында әһәмиятен аңлау;
• татар теленең эстетик кыйммәтен аңлау, аңа хөрмәт белән карау, үз телең өчен горурлык хисләре тәрбияләү; татар телен милли мәдәниятебезне саклаучы чара буларак саклау, дөрес сөйләмне формалаштырырга омтылыш булдыру;
• ана телендә иркен аралашу, үз фикереңне башкаларга җиткерү өчен тиешле сүз байлыгы булдыру, үз сөйләмеңне күзәтеп бәя бирергә сәләт булдыру.
Метапредмет нәтиҗәләре:
1)тыңлау (аудирование) һәм уку:
• барлык төр сөйләм эшчәнлеген үзләштерү
• тыңлау һәм уку:
• телдән һәм язма сөйләмдә бирелгән мәгълүматны дөрес аңлау;
• төрле уку төрләрен(эзләнүле, карап чыгу, танышу, өйрәнү) төрле жанрдагы, стильдәге текстларны белү;
• төрле жанрдагы текстларны ишетеп кабул итү(сайланма, таныштыру, тулы)
• кирәкле мәгълүматны төрле чыганаклардан аерып алу(вакытлы матбугат чаралары, компакт-дисклар,интернет ресурслары);
• төрле сүзлекләр, белешмә әдәбият,электрон кулланмаларны иркен куллана белү;
• укыган яки ишеткән билгеле бер темага материалны сайлап алу һәм системага салу; мөстәкыйль мәгълүмат эзли белү, мәгълүматны кирәгенчә үзгәртә алу, тиешенчә эчтәлеген саклап җиткерә белү;
• эчтәлеге ягыннан сөйләмдәге әйтемнәрне, аның стилистик үзнчәлекләрен, кулланылган тел чараларын чагыштыру һәм каршы кую.
Сөйләм һәм язу:
• уку эшчәнлегенең максатын билгели(шәхси һм коллектив), гамәлләр эзлеклелеген, ирешелгән нәтиҗәне бәяли һәм дөрес итеп телдән һәм язма бирә белү;
• тыңланган яки укылган текстны бирелгән дәрәҗдә җыйнап(кыскача) сөйләп бирү(план, сөйләү, конспект,аннотация);
• төрле типагы, стильдәге сөйләм һәм жанрның фикерен, аралашу урынын һәм ситуациясен күрсәтеп, телдән һәм язма текстлар төзи белү;
• Текст төзелешенең таләпләрен саклап, фикерне иркен һәм дөрес итеп телдән һәм язма бирә белү(фикерлелек,эзлеклелекк, бәйләнгән, темага туры килеше һ.б.);
• әйләнә-тирәдәге, укыган, ишеткән, күргән факт һәм күренешләргә үз мөнәсәбәтен белдерү;
• гамәлдә аралашканда татар әдәби теленең орфографик, лексик, грамматик, стилистик нормаларын , орфография һәм пунктуациянең төп кагыйдәләрен язмача аралашу процессында саклау;
• сөйләм этикеты таләпләрен саклап, мимика һәм кул хәрәкәтен туры китереп аралашу;
• уку эшчәнлеге процессында, көндәлек аралашуда сөйләмне контрольдә тоту, эчтәлеге ягыннан үз сөйләмеңне бәяләү, язма бирү, грамматик һәм сөйләм хаталарын табу, кимчелекләрне төзәтү, текстны редакцияләү;
• монолог торләрен кулланып сөйли белү(хикәяләү, тасвирлау, фикер алышу, барлык төрне катнаш кулланып) һәм диалог(этикет,сораштыру, рухландыру, чакыру, фикер алышу һәм катнаш);
• аудитория алдында, иптәшләре каршында кыска гына белдерүләр, доклад, реферат белән чыгыш ясау, бәхәстә катнашу, төрле дәлилләр кулланып, актуаль темалар буенча фикер алышу.
• алынган белем-күнекмәләрне көндәлек тормышта куллану; татар теленнән алынган белемне башка фәннәрдән белем алганда һәм предметара тел күренешләрен анализлаганда куллану;
• аралашу процессында әйләнә-тирә кешеләр белән максатчан үзара аралашу, бергә ниндидер эш башкару, бәхәстә катнашу, төрле формаль неформаль булмаган шәхси һәм мәдәни аралашуда сөйләм тәртибенең милли-мәдәни нормаларын белү.
Предмет нәтиҗәләре:
Фонетика,орфоэпия, графика буенча:
-сузык һәм тартыкларны классификациясен , алардагы аерманы таный белү;
- татар телендә иҗек калыплары, сүзләрне дөрес басым белән әйтү;
- аваз һәм хәрефләрне аера белү;
-алфавитны истә калдыру;
- сүзләргә фонетик анализ ясау;
- орфоэпик һәм орфографик сүзлекләрдән файдалану;
Лексикология һәм фразеология буенча:
- татар теленң сүзлек составын килеп чыгуы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу активлыгы буенча бәяли белү.
- Сүзләрне һәм фразеологизмнарны урынлы куллану, аларның мәгънәләренә аңлатма бирә белү. Синоним, омоним, антоним сүзләрне дөрес куллану.
- Төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү.
Морфемика һәм сүз ясалышы буенча:
- сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә аңлатма бирә белү. Тамырдаш үзләр табу. Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.
- Татар телендә сүзләрнең ясалыш ысулларын белү.
Сөйләм эшчәнлеге буенча:
1. Укучыларның, үз тәҗрибәләреннән чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белүе.
2. Укыган яки тыңлаган текстның эчтәлеген сөйләү, планын төзү.
3. Бирелгән план буенча сочинение (хикәя) язу.
4. Татарчадан русчага яки русчадан татарчага тәрҗемә итү күнегүләре эшләү
Укучыларның татар теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары
I. Уку тизлеген билгеләү һәм аны бәяләү
Уку — график рәвештә бирелгән текстны телдән сөйләмгә күчерү (кычкырып укыганда) һәм аны мәгънәви берәмлекләргә бүлүне (эчтән укыганда) үз эченә алучы сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Уку техникасы белән текстны аңлап уку тыгыз бәйләнештә тора, һәм алар бер-берсен тулыландыралар.
Билгеле булганча, дөрес уку — әдәби әйтелеш кагыйдәләре нсаклап, текстны хатасыз итеп уку. Ул балаларның әйтелеш һәм текстны аңлы рәвештә кабул итә алу күнекмәләреннән чыгып бәяләнә. Укучы аваз, иҗек һәм сүзләрне кабатламыйча, аларны төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, грамматик формаларын бозмыйча һәм дөрес әйтелешкә карата куела торган иң төп таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәдә укыганда гына дөрес укый дип әйтә алабыз.
Йөгерек уку — укыганның эчтәлеген аңлы рәвештә зиһенгә алуны тормышка ашырырга ярдәм итүче уку тизлеге. Гадәттә, кычкырып уку тизлегенең сөйләм тизлегенә туры килүе уртача уку тизлеге дип исәпләнә.
Сәнгатьле уку текстның эчтәлеген аңлап, автор әйтергә теләгән фикер, хис-тойгыларны тавыш, басым һәм башка барлык фонетик чараларны дөрес кулланып укый алуны белдерә.
Аңлап уку, ягъни текстның төп эчтәлеген аңлау һәм аңа карата үз карашыңны яки мөнәсәбәтеңне белдерә алу сәнгатьле укуга ирешүнең төп шарты булып тора.
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының 1 минутта кычкырып уку тизлеге түбәндәгечә бәяләнә:
- Сыйныф
Иҗекләр саны
Сүзләр саны
5
130—190
70—80
Уку күнекмәләре түбәндәгечә бәяләнә:
Укучы билгеләнгән күләмдә сүзләрне дөрес әйтеп һәм җөмләләрне сәнгатьле итеп, тулысынча аңлап укыса, «5» ле куела.
Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә һәм текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап бирә алса, әмма уку барышында 1—2 әйтелеш хатасы һәм сөйләмнең структур бүленешендә берничә төгәлсезлек җибәрелсә, «4» ле куела.
Уку тизлеге программада каралган таләпләргә туры килмәсә, текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап биргәндә, төгәлсезлекләр җибәрелсә, дөрес әйтелешкә бәйле һәм сөйләмнең төп структур берәмлекләренә бүлгәндә, 3—5 төгәлсезлек күзәтелсә, «3» ле куела.
Уку күнекмәләре тиешле тизлектән шактый түбән булып, текст эчтәлеген өлешчә аңлап, 5—6 дан артык әйтелеш хатасы җибәрелсә, «2» ле куела.
Өйдә әзерләнеп укуны бәяләгәндә, таләпләр югарырак була.
II. Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү
Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен яки аларның гомуми грамоталылыгын диктант, изложение, сочинение яздырып тикшереп була; сорауларга язма рәвештә җавап алу да уңай нәтиҗә бирә. Сораулар укыган әсәр, аерым текст, рәсем яки караган фильмнар буенча тәкъдим ителә. Бу очракта язма эшнең күләме һәр сыйныфның изложение күләменнән артмый. Укытучы, эшне бәяләгәндә, түбәндәге таләпләрне истә тотарга тиеш: җавапның тулы, төгәл, дөрес булуы, сөйләмнең стилистик яктан камиллеге, орфографик һәм пунктуацион яктан грамоталылыгы.
Сорауларга җавап язуны бәяләү:
Барлык сорауларга да дөрес җавап бирелсә, «5» ле куела (1 сөйләм хатасы яки 1 пунктуацион хата булырга мөмкин).
Сорауларга дөрес җавап бирелсә, ләкин 2 сөйләм хатасы, 3 орфографик, 2 пунктуацион хата яки 2 сорауга җавап язганда, төгәлсезлек җибәрелсә, «4» ле куела.
Язма эштә сорауларга җавап бирә белү күнекмәләре сизелсә, 3 сөйләм хатасы, 4 орфографик, 5 пунктуацион хата булса, «3» ле куела.
Җавапларның яртысы дөрес булмаса, сөйләм хаталары 3 тән артса, 5 орфографик, 6 пунктуацион хатасы булса, «2» ле куела.
Язма эшләрнең күләме
- Эш төре
Сочинение
Диктант
Изложение
Барлыгы
5
4(1)
6(2)
5(2)
15(5)
Искәрмә. Җәя эчендә контроль характердагы эшләр саны күрсәтелде.
Татар теле дәресләрендә укытучы укучыларның язу тизлегенә дә игътибар итәргә тиеш. Акрынрак язган укучылар белән аерым эшләргә кирәк. Бу эшне оештыру өчен, сүзләр һәм хәрефләрнең саны түбәндәгечә тәкъдим ителә.
Сыйныф Сүзләр саны
Хәрефләр саны
5
8—9
50—55
Диктантларның күләме һәм аларны бәяләү
Диктант — укучының гомуми грамоталылыгын тикшерү өчен уздырыла торган язма эшнең бер төре. Диктантлар өйрәтү һәм контроль төрләргә бүленә.
Өйрәтү диктантын бәяләү
Өйрәтү диктантлары берничә төрле була: сүзлек диктанты, искәртмәле, аңлатмалы, сайланма, иҗади, күрмә, хәтер, ирекле диктантлар.
Орфографик хатасы булмаса, «5» ле куела (1 пунктуацион хата булырга мөмкин).
1орфографик, 1 пунктуацион хатасы булса, «4» ле куела.
2орфографик, 2 пунктуацион хатасы булса, «3» ле куела.
5орфографик, 4—6 пунктуацион хатасы булса, «2» ле куела. Өйрәтү диктантлары 5—7 нче сыйныфларда ешрак яздырыла.
Сүзлек диктантының күләме
Сыйныф Сүзләр саны
5
16—20
Сүзлек диктантына әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзләр, гарәп - фарсы алынмалары кертелә.
Сүзлек диктантын бәяләү
Пөхтә итеп язылган, хатасы булмаган эшкә «5» ле куела.
1 орфографик хаталы эшкә «4» ле куела.
3 орфографик хаталы эшкә «3» ле куела.
5 орфографик хаталы эшкә «2» ле куела.
Контроль диктантларның күләме һәм аларны бәяләү
Алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү өчен, контроль диктантлар елга ике тапкыр яздырыла.
Контроль диктантның күләме
Сыйныф Сүзләр саны
Уку елы башында
Уку елы ахырында
5
50-55
55-60
Контроль диктант текстлары үз эченә өйрәнелгән тема яки темалар буенча орфограмма һәм пунктограммаларны (2—3 очрак) ала. Грамматик биремле диктант булганда, сүз саны киметелә дә ала. Контроль диктантта укучы тарафыннан төзәтүләр күп булса, билге бер баллга төшәргә мөмкин.
Контроль диктантны бәяләү
Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5» ле куела (1 орфографик, 2 пунктуацион хата булырга мөмкин).
2 орфографик, 2 пунктуацион яки 1 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә «4» ле куела.
4 орфографик, 4 пунктуацион яки 3 орфографик, 6 пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела.
6 орфографик, 5 пунктуацион яки 5 орфографик, 8 пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела.
Изложениенең күләме һәм аны бәяләү
Изложение яздыру өчен, матур әдәбият әсәрләреннән өзекләр, хикәяләр, аерым текстлар алына. Алар эчтәлеге һәм күләме ягыннан тиешле таләпләргә җавап бирергә, тәрбияви максатларны үз эченә алырга һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, камилләштерү юнәлешендә булырга тиеш. Изложение ярдәмендә укучының тема эчтәлеген ача белү осталыгы, лексик байлыгы, орфография, грамматика, пунктуация өлкәсенә караган грамоталылыгы тикшерелә. Бу вакытта яңа сүзләр һәм тәгъбирләрне аңлатырга, аларны тактага язып куярга кирәк.
Изложение текстының күләме
Изложениене бәяләгәндә, фикерләрнең логик эзлеклелегенә, эчтәлекнең тулы, дөрес бирелүенә, язма сөйләм теленең камиллегенә, грамоталы итеп яза алу дәрәҗәсенә игътибар ителә.
Изложение һәм сочинение өчен ике билге куела: беренчесе—эчтәлек һәм сөйләмне дөрес оештыра алуга, икенчесе — грамоталылыкка.
Изложениене бәяләү
Тема тулысынча ачылган, эчтәлеге һәм стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела (1 орфографик, 2 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булырга мөмкин).
Текстның эчтәлеге темага, нигездә, туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлар җибәрелсә, 1—2 фактик, 1—2 техник хатасы булса, 2 орфографик, 2—3 пунктуацион, 1 грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.
Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, 3 фактик, 2—3 техник хатасы булса, 3 орфографик, 4 пунктуацион, 2 грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.
Якынча календарь-тематик план
Дә- рес
№
Дәрес темасы
Дә-рес са-ны
Төп эчтәлек
Көтелгән нәтиҗә
Укучылар эшчәнлеге
төрләре
Контроль төрләре
Үткәрү
вакыты
шәхескә кагылышлы
метапредмет
предмет
план
факт
Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау-4 сәг. +3 сәг. Б.с.ү.
1
БСҮ. “Туган телем – иркә гөлем”
1
Туган телем – иркә гөлем” темасына әңгәмә
Телгә ихтирам һәм ана телендә аралашу ихтыяҗы
Телнең тормыштагы роле
Әдәби тел нормаларын белү
Әңгәмәдә катнашу, мәкальләр әйтү, дәреслек белән танышу
Сорау-җавап
1-6 сентябрь
2
Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр
1
Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне кабатлау
Укуга мәхәббәт тәрбияләү
Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм максатларын формалаштыру
Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аңлата белү
Күнегүләр эшләү, тел белеме кагыйдәләрен кабатлау
Сүзнең мәгънәсен билгеләү
1-6 сентябрь
3
Тамырдаш сүзләр
1
Тамыр һәм кушымча темасы буенча алган белемнәрне искә төшерү
Пөхтәлек турында әңгәмә
Үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү
Сүләрнең тамырын һәм кушымчасын таба, тамырдаш булган һәм булмаган сүзләрне аера белү
Күнегүләр эшләү, сүзләрне тамыр һәм кушымчалаларга аеру
Сүзне составы буенча тикшерү
1-6 сентябрь
4
Сүз төркемнәрен кабатлау
1
Укучыларның башлангыч сыйныфларда сүз төркемнәре буенча алган белемнәрен ныгыту
Уку әсбапларына хөрмәт тәрбияләү
Үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү
Сыйфатларны ,алмашлыкларны, фигыльләрне телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллануларына ирешү
Өлешчә морфологик анализ ясау, карточка белән эш
Карточка белән эш
7-13 сентябрь
5
Синтаксис һәм пунктуация. Сүзтезмә. Җөмлә
1
Сүзтезмә һәм җөмлә темасы буенча алган белемнәрне искә төшерү
Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү
Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм максатларын формалаштыру
Җөмләдән бәйләнешкә кергән сүзләрне парлап аерып чыгару. Сүзтезмәләрне танып белү. Аларда ияртүче һәм иярүче сүзләрне, бәйләүче чараны аера алу.
Дәреслектәге биремнәрне үтәү, кагыйдәләрне искә төшерү, сорауларга җавап бирү
Сүзтезмәләрне тикшерү
7-13 сентябрь
6
Контроль диктант №1
1
Грамматик биремле диктант язу
Чиста, матур язу тәрбиясе
Мөстәкыйль рәвештә грамоталы итеп язу күнекмәләренә ия булу
Укучыларның белемнәрен исәпкә алу
Ишетеп аңлау, диктант язу
Диктант
7-13 сентябрь
7
БСҮ. Хикәя һәм сорау җөмләләрнең диалогларда кулланылышы
1
Хикәя һәм сорау җөмләләрне кабатлау. Диалог төзү
Бәйләнешле сөйләм үстерү
Җөмлә төрләрен сөйләмдә куллана белү
Җөмлә кисәкләре буенча алган белемнәрне искә төшерү
Хикәя һәм сорау җөмләләрне кулланып, укыган китап яки караган спектакль турында кара-каршы сөйләшү
Диалог
14-20 сентябрь
Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография – 33сәг. +12 Б.с.ү.
8
Фонетика һәм орфоэпия турында төшенчә
1
Фонетика һәм орфоэпия төшенчәләрен аңлату
Укуга хөрмәт тәрбияләү
Классификацияләү өчен уртак билгеләрне табу
Тел белеменең фонетика бүлеге сөйләм авазларын, орфоэпия бүлеге сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтүен үзләштерү
Күнегүләр эшләү, фонетик зарядка ясау, үтелгән материал буенча сорауларга җавап алу, нәтиҗә ясау
Аваз һәм хәрефне аера белү
14-20 сентябрь
9
Авазларның ясалу урыннары һәм ысуллары
1
Авазларның ясалу урыннары һәм ысулларын өйрәтү
Уйлап әйтү фикерен тәрбияләү
Классификацияләү өчен уртак билгеләрне табу
Төп сөйләм органнары. Авазларның ясалышында сөйләм органнарының роле. Тавышлы, шаулы, борын авазлары.
Укытучыны тыңлау, дәреслек белән эшләү, телдән һәм язма күнегүләр үтәү
Авазларны ишетә һәм аера белү
14-20 сентябрь
10
БСҮ. Изложение
1
Изложение язу
Бәйләнешле сөйләм үстерү
Логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу
Ишеткән текстка хәтер буенча план төзи белү
Укытучы укыганны тыңлау. Укылган өзеккә, хикәя һәм сорау җөмләләр кулланып, план төзү, сөйләп карау
Изложение
21-27 сентябрь
11
БСҮ. Изложение
1
Изложение язу
Бәйләнешле сөйләм үстерү
Мөстәкыйль рәвештә эшли белү
Текстның эчтәлеген тулы, эзлекле һәм дөрес итеп яза белү
Укытучыны тыңлау, план буенча изложение язу
Изложение
21-27 сентябрь
12
Сузык авазлар
1
Сузык авазларны өйрәнү
Шәфкатьлелек сыйфатларын булдыру
Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү
Сузык авазларның дөрес әйтелешенә ирешү. Тар һәм киң әйтелешле авазларны аеру, транскрипциядә дөрес күрсәтү
Фонетик зарядка ясау, дәреслектәге биремнәрне үтәү, чагыштыру
Авазларга характеристика бирү
21-27 сентябрь
13
[о],[ы],[э] сузыклары
1
[о],[ы],[э] сузыкларын өйрәнү
Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү
Үрнәк буенча эшли белү
[о],[ы],[э] сузыкларының рус һәм татар телендәге әйтелеш үзенчәлеген белү
Әңгәмә, күнегүләр эшләү
Авазларга характеристика бирү
28-30
сентябрь
14
[а] авазы
1
[а] авазын өйрәнү
Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү
Үрнәк буенча эшли белү
а] сузыгының рус һәм татар телендәге әйтелеш үзенчәлеген белү
Әңгәмә, күнегүләр эшләү
Авазларга характеристика бирү
1-4 октябрь
15
Сузыклар гормониясе
1
Сузыклар гормониясен өйрәнү
Уйлап әйтү фикерен тәрбияләү
Классификацияләү өчен уртак билгеләрне табу
Сузыкларг гармониясенә буйсынган һәм буйсынмаган сүзләрне таный белү
Күнегүләр эшләү, сузыкларны чагыштыру, өлешчә эзләнү, нәтиҗә ясау
Транскрипция ясау
1-4 октябрь
16
Ирен гормониясе
1
Сүзнең беренче иҗегендә килгән [о], [ө] ирен сузыкларының калган иҗекләрдәге [ы], [е] авазларын иренләштерүен аңлату
Укуга мәхәббәт тәрбияләү
Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм максатларын формалаштыру
Ирен гармониясенең асылына төшенү. Закончалыкларны өлешчә фонетик анализда күрсәтә алу
Мисаллар китерү, транскрипция ясау, сүзләрне дөрес уку
Транскрипция ясау
5-11 октябрь
17
Сузык авазлар. Кабатлау
1
Сузыклар темасын ныгыту
Уйлап әйтү фикерен тәрбияләү
Мөстәкыйль рәвештә эшли белү
Авазларны аеру, транскрипциядә дөрес күрсәтү
Фонетик зарядка ясау, карточка белән эш
Тест
5-11 октябрь
18
Тартык авазлар турында төшенчә
1
Тартык авазларны тану, дөрес әйтү, характеристика бирү
Уку әсбапларына хөрмәт тәрбияләү
Үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү
Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аера һәм характеристика бирә белү
Татар телендәге яңгырау һәм саңгырау тартыклар таблицасын төзү, форзацтагы таблица белән эшләү, рус теле белән чагыштыру, биремнәрне үтәү
Өлешчә фонетик анализ
5-11 октябрь
19
Тартык авазлар классификациясе
1
Тартык авазларны тану, дөрес әйтү, характеристика бирү
Телгә ихтирам һәм ана телендә аралашу ихтыяҗы
Классификацияләү өчен уртак билгеләрне табу
Тартык авазларның татар теленә генә хас дөрес әйтелешенә ирешү
Телдән һәм язып, дәреслектәге күнегүләрне эшләү, сорауларга җавап бирү
Өлешчә фонетик анализ
12-18
октябрь
20
БСҮ. Хикәя язу. “Китапны ничек укырга кирәк?”
1
Укыган текстка нигезләнеп, хикәя төзеп язу
Бәйләнешле сөйләм үстерү
Фикерләү сәләтен үстерү
Бәйләнешле сөйләм төзү, үз язмаңны камилләштерү
Хикәя язу
Язма эш
12-18
октябрь
21
[в] һәм [w] тартыклары
1
[в] һәм [w] тартыклары кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу
Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү
Үрнәк буенча эшли белү
[в] һәм [ w] тартыкларын сүзләрдә дәрес әйтү һәм язу, транскрипциядә күрсәтә белү
«Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» белән эш, өлешчә эзләнү, транскрипцияләү, орфоэпик күнегүләр, чагыштыру, нәтиҗәләр ясау
Карточка белән эш
12-18
октябрь
22
[х] һәм [һ] тартыклары
1
[х] һәм [һ] тартыкларының әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләре белән таныштыру
Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү
Үрнәк буенча эшли белү
[х] һәм [һ] авазлары кергән сүзләрне дәрес әйтү һәм язу, транскрипциядә күрсәтә белү
«Татар теленең орфографик сүзлеге» белән эш, өлешчә эзләнү, транскрипцияләү, чагыштыру, нәтиҗәләр ясау
Карточка белән эш
19-25
октябрь
23
Контроль диктант №2
1
Грамматик биремле диктант язу
Чиста, матур язу тәрбиясе
Мөстәкыйль рәвештә грамоталы итеп язу күнекмәләренә ия булу
Грамоталы язу һәм сөйләмнең тотрыклы системасын булдыру
Ишетеп аңлау, диктант язу
Диктант
19-25
октябрь
24
[г], [гъ] һәм [к], [къ] тартыклары
1
[к] һәм [г], [къ] һәм [гъ] авазларының ясалышын, [къ] һәм [гъ] авазларының татар теленең үз сүзләрендә генә булуын аңлату
Әхлак тәрбиясен бирү
Фикерләү сәләтен үстерү
[къ],[гъ] авазларының тамак төбендә ясалуларын үзләштерү, татар теленә генә хас авазларның дөрес әйтелешенә ирешү
Әңгәмә, фонетик зарядка ясау, орфоэпик күнегүләр үтәү, «Татар теленең орфоэпик сүзлеге» белән эш, рус теле белән чагыштыру, нәтиҗә ясау
Бу авазлар кергән сүзләрне дөрес уку
19-25
октябрь
25
[м],[н],[ң] тартыклары
1
[м], [н] һәм [ң] тартыкларының уртак һәм аермалы якларын ачыклау
Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү
Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү
[м], [н], [ң] авазлары кергән сүзләрне дәрес әйтү һәм язу, транскрипциядә күрсәтә белү
Фонетик зарядка ясау, орфоэпик күнегүләр үтәү, транскрипцияләү, чагыштыру
Бу авазлар кергән сүзләрне дөрес уку
26-31
октябрь
26
[ч],[ц],[щ] тартыклары
1
[ч], [ц] һәм [щ] тартыкларының әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләре белән таныштыру
Телгә ихтирам һәм ана телендә аралашу ихтыяҗы
Үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү
[ч], [ц], [щ] авазлары кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу, [ц], [щ] тартыкларының алынма сүзләрдә генә кулланылуын белү
Фонетик зарядка ясау, орфоэпик күнегүләр үтәү
Бу авазлар кергән сүзләрне дөрес уку
26-31
октябрь
27
[‘] (һәмзә) тартыгы
1
[,] һәмзә тартыгының әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләре белән таныштыру
Укуга мәхәббәт тәрбияләү
Фикерләү сәләтен үстерү
['] (һәмзә) тартыгы кергән сүзләрне дәрес әйтү һәм язу, транскрипциядә күрсәтә белү
Фонетик зарядка ясау, орфоэпик күнегүләр үтәү
Бу авазлар кергән сүзләрне дөрес уку
26-31
октябрь
28
Татар авазларының сөйләмдә үзгәрешләре
1
Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше, авазларның әйтелешләре ягыннан үзара җайлашуы турында мәгълүмат бирү
Әхлак тәрбиясен бирү
Мөстәкыйль рәвештә грамоталы итеп язу күнекмәләренә ия булу
Тартыклар
ассимиляциясен белү
Телдән һәм язма күнегүләр эшләү
Сүзлек диктанты
9-15 ноябрь
29
БСҮ. Мәкалә язу. “Мин җәйне ничек үткәрдем?”
1
Мөстә-кыйль эш, язма сөйләм әдәбе
Телгә ихтирам һәм ана телендә аралашу ихтыяҗы
Мөстәкыйль рәвештә грамоталы итеп язу күнекмәләренә ия булу
Мәкалә язу күнекмәләрен үзләштерү
Мөстәкыйль рәвештә мәкалә язу
Мәкалә язу
9-15 ноябрь
30
Сузык һәм тартык авазларны кабатлау
1
Белемнәрне ныгыту
Уйлап әйтү фикерен тәрбияләү
Классификацияләү өчен уртак билгеләрне табу
Сузык һәм тартык авазларга характеристика бирә белү
Телдән һәм язма күнегүләр эшләү
Тест
9-15 ноябрь
31
Контроль диктант №3
1
Грамматик биремле диктант язу
Чиста, матур язу тәрбиясе
Мөстәкыйль рәвештә грамоталы итеп язу күнекмәләренә ия булу
Теоретик материалны гамәли яктан дөрес итеп куллану
Ишетеп аңлау, диктант язу
Диктант
16-22
ноябрь
32
Иҗек калыплары турында төшенчә
1
Иҗек калыплары турында төшенчә бирү
Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү
Фикерләү сәләтен үстерү
Иҗек калыплары турында төшенчә булдыру
Әңгәмә, күнегүләр эшләү. Иҗек калыпларына туры килерлек мисаллар уйлап язу
Сорау-җавап
16-22
ноябрь
33
Иҗек калыпларының кулланылышы
1
Иҗек калыпларының кулланылышын аңлату
Шәфкатьлелек сыйфатларын булдыру
Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү
Иҗек калыпларын дөрес куллана белүгә ирешү
Дәреслектәге биремнәрне үтәү, чагыштыру
Карточка белән эш
16-22
ноябрь
34
Сүз басымы турында төшенчә
1
Сүзләрне дөрес басым белән укырга өйрәтү, басым алмый торган кушымчалар белән таныштыру
Телгә ихтирам һәм ана телендә аралашу ихтыяҗы
Үрнәк буенча эшли белү
Сүз басымын дөрес куя белү
Сүзгә басым кую, дөрес уку, басым алмый торган кушымчаларны тану
Карточка белән эш
23-29
ноябрь
35
Алынма сүзләрдә сүз басымы
1
Сүзләрне дөрес басым белән укырга өйрәтү, басым алмый торган кушымчалар белән таныштыру
Телгә ихтирам һәм ана телендә аралашу ихтыяҗы
Үрнәк буенча эшли белү
Сүз басымын дөрес куя белү
Сүзгә басым кую, дөрес уку, басым алмый торган кушымчаларны тану
Карточка белән эш
23-29
ноябрь
36
Интонация
1
Интонация турында төшенчә булдыру, төрләре белән таныштыру
Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү
Логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу
Әйтелү максатына карап, җөмләләрне дөрес интонация белән уку
Әйтелү максатына карап, җөмләләрне дөрес интонация белән уку, күнегүләр эшләү, сөйләм төзү
Сорау-җавап
23-29
ноябрь
37
БСҮ. Хикәя язу. “Дүрт аяклы дустым”
1
Үзеңнең этең яки мәчең турында терәк сүзләр кулланып, сыйфатлама хикәя язу
Бәйләнешле сөйләм үстерү
Логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу
Сыйфатлый белү
Хикәя язу
Язма эш
1-6 декабрь
38
Үткәннәрне кабатлау
1
Үткәннәрне ныгыту
Телгә ихтирам һәм ана телендә аралашу ихтыяҗы
Мөстәкыйль рәвештә грамоталы итеп язу күнекмәләренә ия булу
Грамоталы язу һәм сөйләмнең тотрыклы системасын булдыру
Телдән һәм язма күнегүләр эшләү
Тест
1-6 декабрь
39
БСҮ. Изложение
1
Изложение язу
Бәйләнешле сөйләм телен үстерү
Логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу
Тыңлаган текстка план төзи белү
Укытучы укыганны тыңлау. Укылган өзеккә, хикәя һәм сорау җөмләләр кулланып, план төзү, сөйләп карау
Изложение
1-6 декабрь
40
БСҮ. Изложение
1
Изложение язу
Бәйләнешле сөйләм телен үстерү
Мөстәкыйль рәвештә грамоталы итеп язу күнекмәләренә ия булу
Текстның эчтәлеген тулы, эзлекле һәм дөрес итеп яза белү
Укытучыны тыңлау, план буенча изложение язу
Изложение
7-13 декабрь
41
Графика һәм орфография
1
Графика һәм орфография турында мәгълүмат бирү
Ярдәмчел булу турында әңгәмә
Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү
Сүзләрнең дөрес әйтелешен һәм язылышын үзләштерү
Хаталар өстендә эш ңшләү; «Татар теленең орфографик сүзлеге» белән эш; алфавит белән эш, сүзләрне авазларга таркату
Сорау-җавап
7-13 декабрь
42
Татар алфавиты
1
Татар алфавиты турында мәгълүмат бирү
Матур сөйләм тәрбияләү
Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү
Татар алфавиты белән рус алфавиты арасындагы аерманы күрсәтә белү
Алфавит белән эшләү тәртибен искә төшерү, сүзләрне дөрес язу
Карточка белән эш
7-13 декабрь
43
Сузык аваз хәрефләре
1
Сузык авазларны язуда дөрес билгели белергә өйрәтү
Әдәплелек сыйфатын тәрбияләү
Үрнәк буенча эшли белү
Сузык авазларны язуда дөрес билгели белү; иренләшү күренешен аңлау
Фонетик зарядка ясау, дәреслектәге биремнәрне үтәү, чагыштыру
Карточка белән эш
14-20 декабрь
44
Хат язу алымнары
1
Хат язу алымнарын өйрәтү
Әдәплелек сыйфатын тәрбияләү
Логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу
Хат язу алымнары белән танышу
Хат язу алымнары белән танышу
Сорау-җавап
14-20 декабрь
45
БСҮ. Туганыңа яисә дустыңа хат язу
1
Хат язу
Бәйләнешле сөйләм телен үстерү
Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү
Бирелгән темага, куелган максатка яраклы рәвештә язмача белемнәрен һәм фикерләрен җиткерә белү күнекмәсенә ия булу
Хат язу
Хат язу
14-20 декабрь
46
Е, ю, я хәрефләренең дөрес язылышы
1
Е, ю, я хәрефләренең дөрес язылышын өйрәтү
Уйлап әйтү фикерен тәрбияләү
Үрнәк буенча эшли белү
Бирелгән хәрефләрне сүзләрдә дөрес куллану
Дәреслектәге күнегүләрне үтәү
Сорау-җавап
21-27 декабрь
47
О,ө хәрефләренең дөрес язылышы
1
О,ө хәрефләренең дөрес язылышын өйрәтү
Тыйнак булу турында әңгәмә
Фикерләү сәләтен үстерү
Бирелгән хәрефләрне сүзләрдә дөрес куллану
Дәреслектәге күнегүләрне үтәү
Сорау-җавап
21-27 декабрь
48
Контроль диктант №4
1
Грамматик биремле диктант язу
Чиста, матур язу тәрбиясе
Мөстәкыйль рәвештә грамоталы итеп язу күнекмәләренә ия булу
Теоретик материалны гамәли яктан дөрес итеп куллану
Ишетеп аңлау, диктант язу
Диктант
21-27 декабрь
49
Тартык аваз хәрефләре. В хәрефенең дөрес язылышы
1
В хәрефенең дөрес язылышын өйрәтү
Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү
Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү
В хәрефенең дөрес язылышын үзләштерү
Күнегүләр эшләү, төшеп калган хәрефләрне куеп язу
Карточка белән эш
11-17
январь
50
[к], [къ] авазларының язуда белдерелүе
1
къ] һәм [гъ] авазларының язуда к, г хәрефләре аша белдерелүен аңлату
Шәфкатьлелек сыйфатларын булдыру
Фикерләү сәләтен үстерү
к], [къ] авазларының язуда дөрес белдерелүе
Күнегүләр эшләү, төшеп калган хәрефләрне куеп язу
Карточка белән эш
11-17
январь
51
ь һәм ъ хәрефләре
1
ь һәм ъ хәрефләренең функцияләрен ачыклау
Телгә ихтирам һәм ана телендә аралашу ихтыяҗы
Үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү
ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы
ь һәм ъ хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язу һәм уку, сөйләмдә урынлы куллану
Сорау-җавап
11-17
январь
52
БСҮ. Диалог турында төшенчә
1
Диалог турында төшенчә бирү
Уйлап әйтү фикерен тәрбияләү
Логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу
Диалог төзү үзенчәлекләрен үзләштерү
Диалог төзү
Диалог
18-24
январь
53
Фонетка, графика, орфография бүлеген гомумиләштереп кабатлау
1
Үткәннәрне ныгыту
Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү
Мөстәкыйль рәвештә грамоталы итеп язу күнекмәләренә ия булу
Алган белемнәрне үзләштерү
Фонетик анализ ясау, сораулар һәм биремнәр өстендә эш
Фонетик анализ
18-24
январь
Лексикология һәм лексикография – 14 сәг. + 7 сәг. Б.с.ү
54
Лексика һәм лексикология турында төшенчә
1
Лексика һәм лексикология төшенчәләре белән таныштыру
Укуга мәхәббәт тәрбияләү
Үрнәк буенча эшли белү
Лексик берәмлекләрне урынлы куллану
«Татар теленең орфографик сүзлеге» белән эш, мисаллар китерү
Сорау-җавап
18-24
январь
55
Бер һәм күп мәгънәле сүзләр
1
Сүзнең лексик һәм грамматик мәгънәсе барлыгына төшендерү
Телгә ихтирам һәм ана телендә аралашу ихтыяҗы
Сүзлекләр куллана белү
Сүзнең лексик һәм грамматик мәгънәләрен таба белү
Дәреслектәге күнегүләрне үтәү
Карточка белән эш
25-31
январь
56
Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Алынма сүзләр
1
Татар теленең сүзлек составын килеп чыгышы ягыннан классификацияләргә өйрәтү
Өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү
Фикерләү сәләтен үстерү
Сүзләрнең килеп чыгышын билгели белү
Әңгәмә, күнегүләр эшләү
Сүзләрнең килеп чыгышын билгеләү
25-31
январь
57
Интернациональ сүзләр
1
Интернациональ сүзләргә аңлатма бирү
Әдәплелек сыйфатын тәрбияләү
Үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү
Интернациональ сүзләр турында хәбәрдар булу
Дәреслектәге күнегүләрне үтәү
Сорау-җавап
25-31
январь
58
Б.С.Ү. Хикәя язу. “Мин һәм чит ил”
1
Хикәя язу
Бәйләнешле сөйләм телен үстерү
Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү
Бирелгән темага, куелган максатка яраклы рәвештә язмача белемнәрен һәм фикерләрен җиткерә белү күнекмәсенә ия булу
Хикәя язу
Хикәя язу
1-7
февраль
59
Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы
1
Татар теленең сүзлек составын өйрәтү
Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү
Үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү
Гомумхалык сүзләрен таный һәм куллана белү
Сүзләрнең килеп чыгышын билгели белү, күнегүләр эшләү
Сүзләрнең килеп чыгышын билгеләү
1-7
февраль
60
Һөнәрчелек сүзләре
1
Һөнәрчелек сүзләрен өйрәтү
Уйлап әйтү фикерен тәрбияләү
Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм максатларын формалаштыру
Терминнарны үзләштерү
Сүзләрнең кулланыш өлкәсен билгели белү, күнегүләр эшләү
Сүзләрнең кулланылыш өлкәсен билгеләү
1-7
февраль
61
БСҮ. Изложение
1
Изложение язу
Бәйләнешле сөйләм телен үстерү
Логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу
Текстның эчтәлеген тулы һәм дөрес итеп яза белү күнекмәләре булдыру
Укытучы укыганны тыңлау. Укылган өзеккә, хикәя һәм сорау җөмләләр кулланып, план төзү, сөйләп карау
Изложение
8-14
февраль
62
БСҮ. Изложение
1
Изложение язу
Бәйләнешле сөйләм телен үстерү
Логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу
Текстның эчтәлеген тулы һәм дөрес итеп яза белү күнекмәләре булдыру
Укытучыны тыңлау, план буенча изложение язу
Изложение
8-14
февраль
63
Актив һәм пассив сүзләр
1
Татар теленең сүзлек составын кулланылыш активлыгы ягыннан классификацияләргә өйрәтү
Ярдәмчел булу турында әңгәмә
Фикерләү сәләтен үстерү
Искергән сүзләрне яңа сүзләрдән аера белү
Сүзлек составын кулланылыш активлыгы ягыннан тикшерү, актив һәм пассив сүзләрне аеру
Сүзләрнең кулланылыш активлыгын билгеләү
8-14
февраль
64
Искергән сүзләр
1
Искергән сүзләр, аларның үзенчәлекләре белән таныштыру
Матур сөйләм тәрбияләү
Үрнәк буенча эшли белү
Искергән сүзләрне яңа сүзләрдән аера белү
Искергән сүзләрне тану, сөйләмдә куллану, мәгънәсен аңлату
Мисаллар китерү
15-21
февраль
65
Неологизмнар
1
Неологизмнар , аларның үзенчәлекләре белән таныштыру
Өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү
Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү
Неологизмнарны искергән сүзләрдән аера белү
Неологизмнарны тану, сөйләмдә куллану, мәгънәсен аңлату
Мисаллар китерү
15-21
февраль
66
Татар теленең сүзлек составы. Кабатлау
1
Үткәннәрне ныгыту
Уйлап әйтү фикерен тәрбияләү
Мөстәкыйль рәвештә грамоталы итеп язу күнекмәләренә ия булу
Белемнәрне ныгыту
Телдән һәм язма күнегүләр эшләү
Тест
15-21
февраль
67
БСҮ. Текст өстендә эшләү
1
Текст өстендә эшләү
Бәйләнешле сөйләм телен үстерү
Логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу
Укылган текстка нигезләнеп үз фикереңне әйтә алу, автор фикерен һәм теманы билгели алу
Укытучы укыганны тыңлау, теманы ачыклау, эчтәлек сөйләү, идеясен билгеләү
Язма эш
22-28
февраль
68
Фразеологик әйтелмәләр
1
Фразеологик әйтелмәләрнең үзенчәлекләре белән таныштыру
Укуга мәхәббәт тәрбияләү
Фикерләү сәләтен үстерү
Фразеологик әйтелмәләрне дөрес куллана белү
Фразеологизмнарны урынлы куллану. Сорауларга җавап бирү
Фразеологизмнар белән җөмлә төзү
22-28
февраль
69
БСҮ. Фразеологик әйтелмәләрне тәрҗемә итү
1
Фразеологик әйтелмәләрне сөйләмдә куллану үзенчәлекләре белән таныштыру
Матур сөйләм тәрбияләү
Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм максатларын формалаштыру
Фразеологик әйтелмәләрне тәрҗемә итә белү
Фразеологизмнарны сөйләмдә куллану , тәрҗемә итү, җөмлә төзү
Фразеологизмнар белән җөмлә төзү
22-28
февраль
70
Лексикография
1
Сүзлекләрнең әһәмиятен, алар белән куллану тәртибен җиткерү
Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү
Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү
Сүзлекләр белән эшләргә өйрәнү
Төрле сүзлекләр белән эшләү, күнегүләр эшләү
Карточка белән эш
1-6
март
71
Лексик анализ ясау
1
Лексик анализ ясау тәртибе белән таныштыру
Шәфкатьлелек сыйфатларын булдыру
Үрнәк буенча эшли белү
Лексик анализ ясау тәртибе белән танышу
Үтелгән материал буенча сорауларга җавап алу, нәтиҗә ясау
Лексик анализ
1-6
март
72
Лексика бүлеген кабатлау һәм ныгыту
1
Лексик анализ ясау күнекмәсен камилләштерү
Әдәплелек сыйфатын тәрбияләү
Үрнәк буенча эшли белү
Татар теленең сүзлек составына нинди сүзләр кергәнлекне аңлатып бирә белү
Кабатлау күнегүләре эшләү, сорауларга җавап бирү
Лексик анализ
1-6
март
73
Контроль диктант №5
1
Грамматик биремле диктант язу
Чиста, матур язу тәрбиясе
Мөстәкыйль рәвештә грамоталы язу күнекмәләренә ия булу
Теоретик материалны гамәли яктан дөрес итеп куллану
Диктант язу, бирем эшләү
Диктант
7-13
март
74
БСҮ. Белешмә язу
1
Белешмә язарга өйрштү
Бәйләнешле сөйләм телен үстерү
Мөстәкыйль рәвештә грамоталы язу күнекмәләренә ия булу
Белешмә язарга өйрәнү
Белешмә язу
Белешмә язу
7-13
март
Сүз төзелеше һәм ясалышы -19 сәг.+6 сәг. Б.с.ү
75
Тамыр һәм кушымчалар
1
Тамыр һәм кушымчаларның үзенчәлекләре белән таныштыру
Өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү
Логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу
Тамыр һәм кушымчаларны дөрес аера белүгә ирешү
Дәреслектәге биремнәрне үтәү, сүзләрнең тамырын, кушымчаларын билгеләү
Тамыр һәм кушымчаларны билгеләү
7-13
март
76
Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар
1
Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар белән таныштыру, функцияләрен аңлату
Туганлык хисләрен тәрбияләү
Үрнәк буенча эшли белү
Ясагыч кушымчалар белән сүзләр ясый белү
Күнегүләр эшләү, ясагыч кушымчалар белән танышу, тамырдаш сүзләрне билгеләү
Мисаллар китерү
14-20
март
77
Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчаларның кулланылышы
1
Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар белән таныштыру, функцияләрен аңлату
Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү
Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү
Ясагыч кушымчалар белән сүзләр ясый белү
Телдән һәм язмача күнегүләр эшләү
Тамыр һәм кушымчаларны билгеләү
14-20
март
78
Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар
1
Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар турында мәгълүмат бирү
Туган якка мәхәббәт тәрбияләү
Үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү
Сүзнең мөнәсәбәт белдерүче кушымчасын аерып күрсәтә белү
Ясалма һәм мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны аерып чыгару
Тамыр һәм кушымчаларны билгеләү
14-20
март
79
Бәйләгеч кушымчалар
1
Бәйләгеч кушымчалар турында мәгълүмат бирү
Әхлак сыйфатын тәрбияләү
Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү
Сүзнең бәйләгеч кушымчасын билгели белү
Язма күнегәләр эшләү, сүзләргә бәйләгеч кушымчалар ялгап җөмләләр төзү
Карточка белән эш
28-31 март
80
Мәкалә язу. “Әниемә бүләгем”
1
Мәкалә язу
Ихтирамлылык сыйфатларын тәрбияләү
Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү
Бирелгән темага, куелган максатка яраклы рәвештә язмача белемнәрен һәм фикерләрен җиткерә белү күнекмәсенә ия булу
Мәкалә язу.
Мәкалә язу
28-31 март
81
Модальлек кушымчалары
1
Модальлек кушымчалары турында мәгълүмат бирү
Игелеклелек турында әңгәмә
Үрнәк буенча эшли белү
Модальлек кушымчаларын дөрес билгели белү
Әңгәмә, күнегүләр эшләү
Карточка белән эш
1-3 апрель
82
БСҮ. Изложение
1
Изложение язу
Бәйләнешле сөйләм телен үстерү
Логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу
Текстның эчтәлеген тулы һәм дөрес итеп яза белү күнекмәләре булдыру
Укытучы укыганны тыңлау. Укылган өзеккә, хикәя һәм сорау җөмләләр кулланып, план төзү, сөйләп карау
Изложение
4-10
апрель
83
БСҮ. Изложение
1
Изложение язу
Бәйләнешле сөйләм телен үстерү
Логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу
Текстның эчтәлеген тулы һәм дөрес итеп яза белү күнекмәләре булдыру
Укытучыны тыңлау, план буенча изложение язу
Изложение
4-10
апрель
84
Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе
1
Төрле кушымчаларны сүзгә ялгарга өйрәтү
Матурлык турында сөйләшү
Фикерләү сәләтен үстерү
Сүзгә кушымчалар ялгый белү
Дәреслектәге биремнәрне үтәү
Сорау-җавап
4-10
апрель
85
Сүзнең нигезе. Тамыр һәм ясалма сүзләр
1
Сүзнең нигезе, тамыр һәм ясалма сүзләр турында мәгълүмат бирү
Татар теленә кызыксыну уяту
Үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү
Сүзнең нигезен билгели белү
Сүзнең нигезен билгеләү язмача күнегүләр эшләү
Сорау-җавап
11-17
апрель
86
Сүз төзелешен тикшерү тәртибе
1
Сүз төзелешен тикшерү тәртибен аңлату
Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү
Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү
Сүз төзелешен тикшерү тәртибен белү
Дәреслектәге биремнәрне үтәү, чагыштыру
Карточка белән эш
11-17
апрель
87
Сүз төзелеше бүлеген кабатлау
1
Сүз төзелеше темасы буенча алган белемнәрне тикшерү
Татар теленә кызыксыну уяту
Фикерләү сәләтен үстерү
Сүзне тамыр һәм кушымчаларга тарката, кушымча төрен билгели белү
Үтелгән материал буенча сорауларга җавап бирү, нәтиҗә ясау
Тест
11-17
апрель
88
БСҮ. “Туган ягыма яз килде” дигән кечкенә хикәя язу
1
Хикәя язу
Бәйләнешле сөйләм телен үстерү
Мөстәкыйль рәвештә грамоталы язу күнекмәләренә ия булу
Бирелгән темага, куелган максатка яраклы рәвештә язмача белемнәрен һәм фикерләрен җиткерә белү күнекмәсенә ия булу
Хикәя язу
Хикәя язу
18-24
апрель
89
Сүз ясалу ысуллары. Кушымча ялгану ысулы
1
Сүз ясалу ысуллары белән таныштыру
Матур сөйләм тәрбияләү
Үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү
Кушымча ялгап, яңа сүз ясый белү
Кушымча ялгап, яңа сүзләр ясау, кушма сүзләр белән җөмләләр төзү
Сүзнең ясалыш ысулын билгеләү
18-24
апрель
90
Кушма, парлы сүзләр
1
Кушма, парлы сүзләр турында төшенчә булдыру
Өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү
Фикерләү сәләтен үстерү
Кушма, парлы сүзләрне таба һәм куллана белү
Мисаллар белән танышу, күнегүләр эшләү, җөмләләр төзү
Сүзнең ясалыш ысулын билгеләү
18-24
апрель
91
Тезмә сүз
1
Тезмә сүзләр турында төшенчә булдыру
Ярдәмчел булу турында әңгәмә
Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм максатларын формалаштыру
Тезмә сүзләрне таный һәм куллана белү
Мисаллар белән танышу, күнегүләр эшләү, җөмләләр төзү
Сүзнең ясалыш ысулын билгеләү
25-30
апрель
92
БСҮ. Изложение
1
Изложение язу
Бәйләнешле сөйләм телен үстерү
Логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу
Текстның эчтәлеген тулы һәм дөрес итеп яза белү күнекмәләре булдыру
Укытучы укыганны тыңлау. Укылган өзеккә, хикәя һәм сорау җөмләләр кулланып, план төзү, сөйләп карау
Изложение
25-30
апрель
93
БСҮ. Изложение
1
Изложение язу
Бәйләнешле сөйләм телен үстерү
Логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу
Текстның эчтәлеген тулы һәм дөрес итеп яза белү күнекмәләре булдыру
Укытучыны тыңлау, план буенча изложение язу
Изложение
25-30
апрель
94
Бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү ысулы
1
Сүз төркемен үзгәртеп ясалган сүзләр белән таныштыру
Әхлак сыйфатын тәрбияләү
Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү
Бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү ысулы белән сүз ясый белү
Дәреслектәге биремнәрне үтәү
Сорау-җавап
2-8
май
95
Сүзнең мәгънәсен үзгәрү ысулы белән яңа сүз ясалу
1
Сүз мәгънәсен үзгәртеп ясалган сүзләр белән таныштыру
Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү
Фикерләү сәләтен үстерү
Әлеге ысул белән ясалган сүзләрне аера белү
Дәреслектәге биремнәрне үтәү
Карточка белән эш
2-8
май
96
Сүз ясалышын кабатлау
1
Үткәннәрне ныгыту
Туганлык хисләрен тәрбияләү
Үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү
Сүз ясалыш ысулларын белү
Телдән һәм язмача күнегүләр эшләү
Тест
2-8
май
97
Контроль диктант №6
1
Грамматик биремле диктант язу
Чиста, матур язу тәрбиясе
Мөстәкыйль рәвештә грамоталы язу күнекмәләренә ия булу
Теоретик материалны гамәли яктан дөрес итеп куллану
Диктант язу, бирем эшләү
Диктант
9-15 май
Ел буе үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау-7 сәг.
98-99
Фонетика бүлеген гомумиләштереп кабатлау
2
Фонетика бүлеге буенча алган белемнәрне системалаштыру
Матур сөйләм тәрбияләү
Мөстәкыйль рәвештә грамоталы язу күнекмәләренә ия булу
Фонетика бүлеген тулысынча үзләштерү
Сорауларга җавап бирү, күнегәләр эшләү, фонетик анализ ясау
Фонетик анализ
9-15 май
100-101
Лексикология һәм лексикография бүлеген гомумиләштереп кабатлау
2
Лексикология бүлеге буенча алган белемнәрне системалаштыру
Әдәплелек сыйфатын тәрбияләү
Логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу
Өйрәнелгән матермалны тулысынча үзләштерү
Сорауларга җавап бирү, күнегәләр эшләү, лексик анализ ясау
Лексик анализ
16-22 май
102-103
Сүз төзелешен гомумиләштереп кабатлау
2
Сүз төзелеше бүлеге буенча алган белемнәрне системалаштыру
Укуга мәхәббәт тәрбияләү
Фикерләү сәләтен үстерү
Сүзләрнең төзелешен анализлый белү
Сорауларга җавап бирү, күнегәләр эшләү, сүз төзелешен тикшерү
Сүз төзелешен тикшерү
16-22 май
104
Сүз ясалышын гомумиләштереп кабатлау
1
Сүз ясалышы бүлеге буенча алган белемнәрне системалаштыру
Татар теленә кызыксыну уяту
Үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү
Сүз ясалыш төрләрен белү
Сорауларга җавап, бирү, күнегүләр эшләү
Сүз ясалышын тикшерү
23-29 май
105
Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Йомгаклау
1
5 сыйныфта өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау
Чиста, матур язу тәрбиясе
Мөстәкыйль рәвештә грамоталы язу күнекмәләренә ия булу
Өйрәнелгән матермалны тулысынча үзләштерү
Сорауларга җавап, бирү, күнегүләр эшләү
Тест
23-29 май