Бакый Урманче иҗаты буенча дәрес эшкэртмәсе 9нчы сыйныф

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Средняя общеобразовательная школа №8 г. Лениногорска»

Республики Татарстан

















«Бакый Урманче – җырлы, моңлы, шигъриятле, озын гомер юлы үткән шәхес»

















Закирова Гульшат Шамиловна

Учитель татарского языка и литературы

I квалификационная категория









«Бакый Урманче – җырлы, моңлы, шигъриятле, озын гомер юлы үткән шәхес»

Дәреснең максаты:

  1. Укучыларны Бакый Урманченың тормыш юлы, эшчәнлеге һәм иҗаты сәхифәләре белән таныштыру;

  2. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү;

  3. Балаларда татар халкының бөек шәхесләре, аларның иҗаты белән кызыксыну уяту; сирәк очрый торган талантка ия булган сынчы иҗаты белән горурлану хисләре тәрбияләү; әхлак тәрбиясе бирү;

Җиһазлау:

Бакый Урманче портреты, аның әсәрләренең фотокүчермәләреннән күргәзмә (тормыш юлы, картиналары, сыннары, график эшләре), компьютер, проектор, экран, магнитофон, “Мәңгелек моң” кассета.

Эпиграф:

Әй, адәм..., әүвәл мал җыясың комсызланып,

Аннары кол буласың шул малыңа;

Картаясың малыңа сакчы булып,

Барысын да калдырасың үзең үлеп. (Бакый Урманче)

Дәрес барышы.

  1. Оештыру (уңай психологик халәт тудыру).

Дәрестә кулланырга тиешле кагыйдәләр искә төшерелә:

а)Игътибар белән тыңла, бүлдермә.

б) Тулы җөмләләр белән сөйлә.

в) Кеше фикерен кабатлама, үз фикереңне әйт.


II. Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы. Укучылар, үткән дәрестә без сезнең белән Б. Урманче биографиясен кыкача гына карап киткән идек. Һәм өй эше итеп биографиясен укып килергә, теләгән кешеләргә аның турында өстәмә материаллар табып, берәр шигырен ятлап килергә иде. Дәрес барышында без аларны барысын да тикшереп, карап китәрбез.

Иң элек без аның биографиясенә тукталырбыз һәм әңгәмә уздырып алырбыз. Укучылар, сүзне сезгә бирәм.


1 нче укучы. Бакый Идрис улы Урманче 1897 елның 23 нче февралендә хәзерге Буа районы Күл Черкене авылында мулла гаиләсендә туа. (Рәссамның портреты, туган елы экранда күрсәтелә). Башлангыч белемне әтисннән ала. Аннан соң “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укый. Әнисе – нәкышче, бабасы – буяучы, әбисе – җыр-бәеткә оста кешеләр булалар. Рәссам кечкенәдән үк рәсемнәр яасп, балчыктан төрле уенчыклар әвәләп уйный торган булган. Бигрәк тә агач белән эш итәргә яраткан. (Экранда слайдлар күрсәтелә).


2 нче укучы. Үсә төшкәч, өйгә кирәк-яракларны үзе ясый башлый. Урындыклар, умарита ояларын да үз куллары белән ясый. Искиткеч гаҗәеп уен коралы – скрипка да үзе ясый, чөнки аның скрипкада уйнарга өйрәнәсе килә торган була.

3 нче укучы. Гаиләсенә матди ярдәм крсәтер өчен Уралга һәм Донбасска бара. Ул анда мөгаллимлек итә. Шуннан соң армиягә алына һәм Казахстанда хезмәт итә. Ул анда рәсем ясау буенча беренче дәресләрен ала. Аның иҗаты нәкыш, пейзаж, скульптура, графика, шәмаилләр, рәсем сәнгатен һәм башкаларны үз эченә ала.

1917-1918 нче елларда Наркомпрос инструкторы булып эшли, клублар, мәктәпләр һәм бәйрәм демонстрацияләрен бизәү өчен лозунг һәм нәфис паннолар ясый.


4 нче укучы. 22 яшендә Б. Урманче Казан сәнгать мәктәбенә укырга керә. Бер елдан соң Мәскәүгә күчә. Берьюлы ике факультетта укый – нәкыш һәм скульптура. 1926 нчы елда укуын тәмамлап Казанга кайта. Монда аның иҗади эшчәнлеге башлана. Бер үк вакытта сәнгать техникумында педагоглык эше алып бара. Шушы вакыттан башлап, ул 70 елдан артык гомерен сынлы сәнгатькә багышлаган.

5 нче укучы. 1929 нчы елда милләтчелектә гаепләп кулга алалар. Аны Соловкига җибәрәләр.

Ул анда авыр шартларда яши. Монда да бизәү эшен дәвам итә. Азат ителгәннән соң 1933-1934 нче елларда Мәскәүдә яши һәм эшли. Аның эшләре күргәзмәгә куела. “Творчество” журналы һәм “Комсомольская правда” газеталарында фоторәсемнәре урнаштырыла.

6 нчы укучы. 1958 нче елда Казанга кайта һәм соңгы көненә кадәр шунда яши.Б. Урманче 100дән артык скульптура әсәрләре, 300гә якын нәкыш картиналарын иҗат иткән. Инглиз, француз, алман телләрендә укый алган.

Б. Урманченың ике хатыны булган. Ике улы – Илдар һәм Айдар. Казанда Б. Урманче Флора Әхмәтовага өйләнә. Ул аңардан күпкә яшь була. Аңа багышлап Бакый Урманче шигырь яза. (“Беренче очрашу” шигырен такта янында бер укучы сәнгатьле итеп укый).


7 нче укучы. Бакый Урманче 1990 елның 6 августында 93 яшендә вафат була. Б. Урманче исемен мәңгеләштерү уңаеннан, республикада аның исемендәге премия булдырылды. 1998 елда Казанда Бакый Урманче музее ачылды. 1997 елның 28 февралендә рәссамның 100 еллыгына Казанның Зур Кызыл урамында скульптор Мәхмүт Гасыймов ясаган һәйкәл ачылды. (Һәйкәлнең рәсеме күрсәтелә).

Укытучы. Рәхмәт, укучылар. Менә без Бакый Урманченың тормыш юлын тагын бер кат искә төшереп киттек. Безнең бит әле ике укучыбыз өстәмә эш итеп, үзләренең эшләрен алып килгәннәр. Әйдәгез әле аларны да тыңлап китик.

1 нче укучы. Мин Б. Урманче хәтирәләрен таптым. Һәм аның әле бик күп картиналары, сыннары, җырлары, шигырьләре барлыгын белдем. (рефератын күрсәтеп, кыскача сөйләп китә).

III. Яңа темага кереш.

Укытучы. Укучылар, материалыгыз бик бай, бик әйбәт итеп эшләнелгән. Рәхмәт сезгә.

Чыннан да укучылар Бакый Урманченың бик күп картиналары, сыннары, график эшләре булган. Менә шуларны карап үтәр өчен, тагын да күбрәк белер өчен, бүгенге дәрестә без сезнең белән читтән торып музейга экскурсия оештырырбыз. Берничә эше турында безгә экскурсоводлар сөйләрләр, ә инде калганнарын компьютерда слайдлар формасында карап үтәрсез. (укучыларның игътибары эпиграфка юнәлтелә).

Әй, адәм..., әүвәл мал җыясың комсызланып,

Аннары кол буласың шул малыңа;

Картаясың малыңа сакчы булып,

Барысын да калдырасың үзең үлеп.

Укытучы. Бу эпиграфта нәрсә турында язылган? (Балалар җавап бирә).

Менә без музейга килеп тә җиттек.


Экскурсовод. Исәнмесез, укучылар. Бу безнең музеебыз. Ул бик матур, якты һәм чиста. Музей Щапов урамы, 20 нче йортта урнашкан.

Шигъриятебез ” дигәндә, иң башта Кол Гали, Габдулла Тукай исемнәре күңелебезгә килә. “Татар театры” диюгә, Габдулла Кариев, Галиасгар Камал исемнәрен искә алабыз. Милли музыкабыз хакында сүз алып барсак, күңел офыгыбызда Салих Сәйдашев, Фәрит Яруллин пәйда була. Инде рәсем сәнгатенә килдек исә... монда, әлбәттә чишмә башыбыз – Бакый урмаче.

Ул гомер буе тылсымлы сәнгать төрләрен ачкан. Бакый урманче үзенең табигатьбиргән сәләте, тырыш хезмәте һәм югары белеме белән меңнән артык график эш, 300гә якын картина, 100дән артык скульптура иҗат иткән.

Музей берничә бүлмәдән тора. Менә монда аның тормыш юлы күрсәтелә. Менә монда аның картиналары. Монда сыннары. Ә монда график эшләре. Б. Урманченың иң зур картинасы “ Татарстан” дип атала. Ул 3 полотнодан тора. Берсендә борынгы һәйкәлләр һәм Болгар иленең башкаласы тасвирлана. Икенчесендә православия монастыре белән Зөя тасвирлана. Үзәк полотнода – “Сөембикә манарасы” белән “Казан”.


1 нче укучы. Бу Кол Гали портреты. “Йосыф һәм Зөләйха” поэмасының авторы. Портретны язар өчен рәссам поэманың эчтәлеген өйрәнә. Нәтиҗәдә бай шагыйрь портреты туа.


2 нче укучы. Бу – Сөембикә образы. Бакый Урманче бу образны, хатын-кызларны ясарга бик яраткан. Аларны кызганган, яклаган. Бу сын юкә агачыннан ясалган. Сәнгатьнең бу төре нәкыш дип атала.


3 нче укучы. Бакый Урманче үзенең һәр яңа эшен шигырь юллары белән башлый торган булган:

Күңел багладым эшем уңасына,

Тәвәккал иттем Кодрәт Иясенә.

Өметем камил, ышанычым нык

Бу фәкыйрьгә бәхет иңәсенә.

Ул портретларны буяу юлы һәм графика юлы белән язган (сызыклар ярдәмендә). Экранда үзенең автопортретын күрәсез.

Күренекле, зыялы кешеләребез һәрвакыт музейга килеп, әсәрләре белән танышып, бөек рәссамны искә алалар.


IV. Ял итү минуты.

Укучылар “Иске кара урман” җырына ял итәләр (музыкатерапия һәм ароматерапия кулланыла).


Укытучы. Рәхмәт, балалар. Хәзер танышуыбызны дәвам итеп, компьютерда слайдлар карап үтәрбез. (комментарий ясалып бара).

  1. Рәсемдә Казандагы Бакый Урманче музеен күрәсез. Ул Казанда, Щапов урамында 20 нче йөртта урнашкан.

  2. Б. Урманче вестибюле.

  3. Скульптура залыннан “Сагыш” әсәре.

  4. Б. Урманче музеенда нәкыш залы.

  5. Кырлайда Тукайның мемориаль музее.

  6. Мәрҗәни. Дәрдмәнд (мәрмәрдән эшләнгән ярымфигуралар).

  7. Графика – буяусыз, сызыклар һәм штрихлар белән генә ясау дигән сүз. (Нәҗип Җиһанов һәм улы Илдар портретлары).

  8. Гамәли-декоратив сәнгать “Бүлдәнәҗләр”, “Дәлияләр”.

  9. Җырчы Г. Казанцева һәм Мөнирә Булатова.

  10. Шәмаил. (Экранга шәмаилләр турында язу чыга). Мөселман динен тотучыларда изге дип саналган урыннарның рәсеме төшерелә, матурлап догалар языла һәм стенага элү өчен рамга куела. Менә бу “Туган тел” җырының шәмаиле. (җырның 1 куплеты тыңланыла).

  11. Бакый Урмнченең китапханәсе дә бай. Анда меңләгән китап саклана.

Укытучы. Укучылар, сезгә музей ошадымы?

  • Музейның адресы ничек?

  • Иң зур картинасы ничек атала?

  • Кемнәрнең сыннарын ясаган?


VI. Теманы ныгыту.

Укытучы. Б. Урманче бит әле җырларга да бик яраткан. “Әгәр рәссам булмасам, мин җырчы булыр идем” – дигән ул. Аның яраткан җырлары “Ончы Фәхри”, “Иске караурман”, “Тәфтиләү” булган. Бу җырны көчле тавышы белән Б. Урманче аеруча яратып җырлый торган булган. Ш. Камалның 50 яшь тулу юбелеенда шул җырны җырлап, халыкны гаҗәпләндергән.

VII. Нәтиҗә ясау.

- Укучылар, без бүген дәрестә нинди зур шәхес турында сөйләштек?

- Ул кем булган?

- Б. Урманче нәрсәләр иҗат иткән?

- Аның тууына ничә быел ничә ел тулды?

Укучылар, бүгенге дәресебездә сирәк очрый торган талантка ия булган сынчы Б. Урманче белән горурлану хисләре уята алсам, мин бик шат булыр идем. Дәресебезнең ахырында үткәннәрне кабатлап һәм ныгытып китәр өчен әйдәгез әле кроссворд чишеп карыйк.

  1. Урманченың исеме.

  2. Б. Урманченың төп эшчәнлеге.

  3. Нинди уен коралында уйнарга өйрәнәсе килә торган була?

  4. Ул укыган ике факультетның берсе.

  5. Кайсы бөек шагыйрьгә сын ясага?

  6. Кайсы районда туган?

  7. Буяусыз, сызыклар һәм штрихлар белән генә ясау нәрсә дип атала?

  8. Мөселман динен тотучыларда изге дип саналган урыннарның рәсеме төшерелә, матурлап догалар языла һәм стенага элү өчен рамга куела.

  9. Иң зур картинасы.

  10. Армиядә хезмәт иткән урыны.

  11. Бабасы кем булган?

  12. .... очрашу” шигыре.

  13. Укыган мәдрәсә исеме.

  14. Гамәли-декоратив сәнгатьтә ясалган каритнаның берсе.

  15. Б. Урманче музее кайсы урамда урнашкан?

  16. Кешенең йөзен ясау сәнгатьтә ничек дип атала?

  17. Картиналарының берсе.


VIII. Өй эше.

Б. Урманче музеена бару турында монологик сөйләм төзергә.