Статья по татарскому языку на тему Тукай – Әмирхан, Әмирхан – Тукай дуслыгы

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Тукай – Әмирхан, Әмирхан – Тукай дуслыгы...


Тукай – Әмирхан, Әмирхан – Тукай... XX йөз башы татар иҗтимагый- мәдәни тормышының терәк баганаларыннан булган бу ике шәхесне бер-берсеннән аерып карау мөмкин түгел. Безнең бүгенге күзаллавыбызга шагыйрь белән әдип бер-берсен мәгьнәви яктан тулыландырган, рухи җәһәттән илһамландырган затлар буларак гәүдәләнә.Үткәнебезгә, бүгенгебезгә һәм киләчәгебезгә карашыбыз гүяки аларның яшәешкә мөнәсәбәтләре җирлегендә юнәлеш таба, омтылыш-хыяллары дәверебезнең иҗтимагый- фәлсәфи аһәңенә тәңгәл килә.

Тукай һәм Әмирхан дуслыгы – аларның рухи кардәшлегенә, кыйблалары уртаклыгына, биниһая таланларына нигезләнгән чын мәгънәсендәге илаһи дуслык ул. Үткер карашлы, игътибарлы Тукай һәм Әмирхан бер - берсенең тиңдәшсез талант, иҗади кодрәт иясе икәненә инаналар, бер-берсен үзенә тиң шәхес итеп күрәләр.

Тукайны да, Әмирханны да яхшы белгән замандашлары шагыйрь белән әдип мөнәсәбәтләренең зур югарылыкта торуын раслый, аларның бер-берсенә шифалы йогынтысын кат- кат шәрехли. Бу җәһәттән Р.Алуши, Ф.Әмирхан-II, М.Укмасый, Җ.Вәлиди, К.Мостакаев истәлекләре игътибарга лаек. К Мос-такаев, әлеге ике бөек шәхеснең рухи берлеген аеруча искәртеп, “Тукайның Фатихка дустанә мөнәсәбәт һәм ышанычы никадәр көчле булса, Фатихның Тукайны якын итүе шулай ук бик көчле иде”- дип яза.

Тукай белән Әмирханның мөнәсәбәтләре 1907 нче елда “Әл- Ислах” гәзите тирәсендә бөреләнә,1908-1913 нче елларда “Яшен”, “Ялт-Йолт”, “Аң” журналлары, аннары “Кояш” гәзите даирәсендә калыплана, ныгый.

Ике бөек әдип, аз гына вакытка аерылып торган чакларында да, еш хат алышалар; форсат чыкканда, кош теледәй запискалар белән элемтә тоталар.

Тукайның Әмирханга язган безгә мәгълүм хат, запискалары 1908 нче елның 23 нче июненнән алып 1913 нче елның март айларынача чорны колачлый. Шагыйрь аларда Фатихка булган ихтирамын, дуслыгын, рәхмәт хисләрен белдерә, иҗади хезмәттәшлек хакына үтенечләр белән мөрәҗәгать итә, табыш- казанышлары белән уртаклаша. Әдип бөек шагыйрьдән шулай ук зур иҗади илһам ала, аның шифалы йогынтысында иҗтимагый тормыштагы демократик алгарыш идеалларына карашлары тагын да ачыклана төшә.

Кыскасы, шагыйрь исән вакытта Әмирхан Тукайга якын фикердәш, шәхес һәм каләм әһеле буларак булышлык иткән булса, вафатыннан соң ихлас дуслыгын яңа сыйфатта исбат итә.Әмирхан мәрхүм Тукайны халык баласы, халык шагыйре, халык моң-зары җырчысы итеп күрсәтә, бөек шагыйрьнең исемен беренчеләрдән булып мәдәниятебезнең тарихында мәңгеләштерә, үзен каләмдәшенең иң тугрылыклы һәм ышанычлы таянычы итеп таныта.

Тукай - Әмирхан, Әмирхан – Тукай... Мәдәниятебез тарихыннан аерылмас, мәңгегә береккән затлы исемнәр бу. Халкыбыз хәтерендә, рухи мирасыбызның зиннәт тулы хәзинәсендә аларның хәяты да, гамәлләре дә бердәм.