Аңлатма язуы
Рус телендә төп гомуми төп белем бирү оешмаларының 6 нчы сыйныфында белем алучы татар балаларына татар әдәбиятын укыту өчен эш программасы түбәндәге документларга һәм укыту-методик комплектларга нигезләнеп төзелде.
I. Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы норматив-хокукый документлар, федераль дәүләт стандартлары:
1. “Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный Закон от 29.12.2012 №273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).
2. “Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании”, №68-ЗРТ от 22.07.2013, статья 8).
3. “Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы Законы (Закон Российской Федерации №126-ФЗ от 24.07.1998 г. “О языках народов Российкой Федерации”, ред. от 02.07.2013).
4. “Татарстан Республикасы халык телләре турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан №1560-XII от 08.07.1998 «О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан», ред. от 03.03.2012 г.).
5. “2014 -2020 нче елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау һәм өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасы” (№794 от 25.10.2013)
6. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 нче ел, 8 нче июнь, 576 номерлы боерыгы. (Приказ Минобрнауки России от 08.06.2015 № 576 «О внесении изменений в федеральный перечень учебников... [link] ЯКЫНЧА КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН
Сәгатьләр саны
Дәрес тибы
Укучылар эшчәнлеге төрләре
Контроль төрләре
Үткәрү вакыты
план
факт
6Е
6
L
Халык авыз иҗаты (4 сәгать)
1-2
Халык авыз иҗаты.
Халык җырлары.
2
Яңа белемнәр ачу дәресе
-җыр тыңлау,
- әсәр буенча фикер алышу,
-сорауларга җавап бирү,
- җыр турында Фәнис Яруллин, Роберт Миңнуллин шигырьләрен, галимнәр фикерен уку.
Сорау-җавап
1-4 сентябрь
5-11 сентябрь
3
Йола һәм уен җырлары. Тарихи җырлар. Татар халык җырлары.
1
Яңа белемнәр ачу дәресе
-"Кәрия-Зәкәрия" уенын бергәләп башкару;
- "Иске кара урман", "Болгар иле кызлары җыры" текстларын уку,
- татар халык җырларын оста башкаручы җырчылар турында әңгәмә;
- җыр текстлары буенча сораулар төзү, аларны бер-берләренә бирү, җавапларны тыңлау, бәяләү.
Сорау-җавап
5-11 сентябрь
4
БСҮ. Җыр турында фикерләр, мәкальләр, табышмаклар.
1
Рефлексия дәресе (кабатлау-йомгаклау дәресе)
- татар халык җыры "Тәфтиләүне" тыңлау, Тукай әсәрләренең музыкаль яңгырашын билгеләү,
- җыр турында Г.Ибушев фикерләрен уку, әңгәмә,
- җыр нәрсә ул соравына җавап язу,
- “Җырның ертыгы юк” мәкален ничек аңлаулары турында фикер алышу,
- җыр турында табышмаклар уку, җавапларны табу.
Дәреслекнең 8 нче битендәге 2-3 нче биремнәрне үтәү
12-18 сентябрь
Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре (2 сәгать)
5-6
Йосыф Баласагунлы һәм «Котадгу белек» поэмасы турында.
2
Яңа белемнәр ачу дәресе
- 5 нче сыйныфта борынгы әдәбият буенча укылган әсәрләр, аларның авторлары турында искә төшерү,
- борынгы әдәбият әдибе Йосыф Баласагунлы турында кыскача мәгълүматны тыңлау,
- "Котадгу белек" поэмасыннан тел һәм белем бирү турындагы өзекләрне укып фикер алышу,
- Й.Баласагунлы язган юлларның кайсы мәкаль яки башка язучы фикере белән туры килүен ачыклау,
- "Тел - белем ачкычы" дигән темага хикәя төзеп язу.
Язма эш
12-18 сентябрь
19-25 сентябрь
XVIII йөз әдәбияты (2 сәгать)
7
Габдерәхим Утыз-Имәни иҗаты
1
Яңа белемнәр ачу дәресе
- Габдерәхим Утыз-Имәни һәм аның иҗаты турында кыскача мәгълүмат
тыңлау, сораулар бирү,сүзләрне дәфтәргә язу,
- "Гыйлемнең өстенлеге турында", "Татулык турында", "Сату итү турында" шигырьләрен уку, эчтәлекләре буенча әңгәмә,
- гыйлемнең кирәклеге турында, шагыйрь сүзләрен дә кертеп, хикәя төзү.
Сорау-җавап
19-25 сентябрь
8
Мөхәммәдшәриф Габдрәшит улы һәм аның «Кәҗә бәете».
1
Яңа белемнәр ачу дәресе
-XVIII йөз әдәбияты шагыйреМөхәммәдшәриф Габдрәшит улы һәм аның иҗаты турында белешмәне тыңлау,
- "Кәҗә бәете"н уку,
- бәет төшенчәсенә аңлатма язу,
- сорауларга җавап бирү, фикер алышу.
Сорау-җавап
26-30 сентябрь
XIX йөз әдәбияты (3 сәгать)
9
Габделҗаббар Кандалый. «Мулла белән абыстай». Юмор һәм сатира.
1
Яңа белемнәр ачу дәресе
- Ислам дине, муллаларның халыкны тәрбияләүдәге роле турында әңгәмә,
- Г.Кандалыйның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу,
- "Мулла белән абыстай" шигырен сәнгатьле уку,
- сорауларга җавап бирү,
- юмор, сатира турында фикер алышу,
-"шагыйрь нинди муллалардан көлгән?" соравына цитаталар китереп җавап бирү,
Сорау-җавап
26-30 сентябрь
10
Габделҗаббар Кандалый. «Кыйссаи Ибраһим Әдһәм».
1
Яңа белемнәр ачу дәресе
- Г.Кандалыйның тормыш юлын, иҗатын искә төшерү,
- "Кыйссаи Ибраһим Әдһәм" әсәре белән танышу,
- сорауларга җавап бирү,
- "киемгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар" дигән мәкальнең мәгънәсе ничек әсәрдә чагылуын аңлату, фикер алышу.
21 нче биттәге 9-11 нче сорауларга җавап
3-9 октябрь
11
БСҮ. Габделҗаббар Кандалый Икеюллыклар (афоризмнар).
1
Яңа белемнәр ачу дәресе
-афоризмнар төшенчәсенә аңлатма бирү,
- афоризмнардан торган күптомлыкларны карау,
-Г.Кандалыйның афоризмнарын уку,
- сорауларга җавап бирү, ребус чишү,
-вакыт кадерен белү, аны бушка уздырмау турында диалог төзү.
Диалог төзү
3-9 октябрь
XX йөз әдәбияты (17 сәгать)
12
Габдулла Тукайның «Туган авыл» шигыре
1
Рефлекция дәресе (катнаш дәрес)
-Г.Тукай тормыш юлын һәм аның иҗатын искә төшерү,
- "Туган авыл" шигырен сәнгатьле уку,актерлар укуында тыңлау, Алмаз Монасыйпов язган җырны тыңлау,
- Арчадагы Әлифба музее белән танышу,
- "мин авыл турында нәрсәләр беләм" темасына монолог төзү.
Тест
10-16 октябрь
13-14
Габдулла Тукайның "Шүрәле" поэмасы
2
Рефлекция дәресе (дәрес-диалог)
- "Шүрәле" балеты һәм поэма турында төшенчәне тыңлау,
- иллюстрацияләр карау,
-поэманы актер укуында тыңлау,
-биремнәр эшләү,
-сорауларга җавап бирү.
- "Урман Шүрәлесе" дигән темага проект эше эшләү.
Шүрәленең портретын язмача тасвирлау
10-16 октябрь
17-23 октябрь
15
Г.Тукайның "Исемдә калганнар" әсәре
1
Рефлекция дәресе (дәрес-әңгәмә)
- Тукай турында искә төшерү. әсәрләр уку,
-әңгәмә кору,
- кроссворд чишү.
Язма эш
17-23 октябрь
16
Габдулланың Кырлайда күргәннәре
1
Рефлекция дәресе (дәрес-әңгәмә)
- "Исемдә калганнар" әсәреннән өзек уку,
- сорау һәм биремнәр өстендә эш,
- әсәрнең 1 нче бүлегендә, нәни Габдулла булган авыллар буенча схема төзү.
Схема төзү
24-30 октябрь
17
Габдулла - халык баласы
1
Рефлекция дәресе (дәрес-әңгәмә)
- "Исемдә калганнар" әсәреннән өзек уку,
- сорауларга җавап бирү,
- "Г.Тукайның Кырлайны яратуы кайсы әсәрләрендә ачык чагыла" темасына фикер алышу,
- әсәр буенча туганлык атамаларын табып язарга.
Язма эш
24-30 октябрь
18
СТУ. Гаяз Исхакыйның "Кәҗүл читек" хикәясе
1
Яңа белемнәр ачу дәресе, рефлекция дәресе, гомумметодологик юнәлешле дәрес
- Г.Исхакый турында дәрес материалын уку,
-төркемнәрдә биремнәр эшләү,
-"Кәҗүл читек" әсәрен чылбыр рәвешендә уку,
- сораулар төзү,
-тест эшләү.
Тест
7-13 ноябрь
19
Мәҗит Гафуриның тормыш юлы һәм иҗаты
1
Яңа белемнәр ачу дәресе
- М.Гафуриның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү,
- төркемнәрдә эшләү,
- биография буенча сораулар төзү, үз-үзеңне тикшерү.
42 биттәге 1-2 сорауларга җавап бирү
7-13 ноябрь
20
Мәҗит Гафуриның "Ана", "Ана теле" шигырьләре
1
Яңа белемнәр ачу дәресе
- "Ана", "Ана теле" шигырьләрен сәнгатьле уку, анализлау,
- эчтәлеге буенча әңгәмә,
- сорауларга җавап бирү,
- төркемнәрдә эшләү,
- "Бөтен дөнья халкы бер генә телдә сөйләшсә, әйбәтрәк булмасмы икән?" дигән темага фикер алышу.
43 биттәге 1-3 сорауларга җавап бирү
14-20 ноябрь
21
БСҮ. Әдипләр иҗатында "Урман" темасы
1
Рефлекция дәресе
- "Дәвам ит" уенын уйнау,
- "Урман" шигырен тыңлау. сәнгатьле уку.
- И.Шишкинның картинасын карау, шигырь белән чагыштыру.
- шигырьдән сурәтләү чараларын табу,
- "Урман" темасына иҗади эш башкару.
Язма эш
14-20 ноябрь
22
Һ.Такташның тормыш юлы һәм иҗаты
1
Яңа белемнәр ачу дәресе
-зурлар арасында иптәшлек, дуслык хисләре булу турында әңгәмә,
- Һ.Такташның бигографиясе белән танышу,
- биография буенча төркемнәрдә эшләү,
- "Иптәшләр" шигырен сәнгатьле уку һәм анализлау,
-дуслык турында мәкальләрне искә төшерү.
Сорау-җавап
21-27 ноябрь
23
Һ.Такташның "Мокамай" шигыре
1
Яңа белемнәр ачу дәресе (катнаш дәрес)
-Һ.Такташның биографиясен сөйләү,
- "Мокамай" шигырен уку һәм анализлау,
- кабатланып килгән юлларны табу, сәбәбен ачыклау, пейзаж бирелешен тикшерү.
- "Ни өчен шагыйрь Мокамайны гаепләми?" темасына дискуссия уздыру.
55 нче биттәге 1-4 сорауларга җавап
21-27 ноябрь
24
Һ.Такташның "Ак чәчәкләр" шигыре
1
Яңа белемнәр ачу дәресе (катнаш дәрес)
- "Ак чәчәкләр" шигырен сәнгатьле уку,анализлау,
- шигырьне өч өлешкә бүлеп,кайсы өлешкә мин, син, ул, берәү дигән исемнәр туры килүен ачыклау,
- сорауларга җавап бирү.
Сорау-җавап
28-30 ноябрь
25
И.Газиның тормыш юлы һәм иҗаты,"Онытылмас еллар" романы
1
Яңа белемнәр ачу дәресе (проблемалы дәрес)
- Ибраһим Гази турында белешмәне тыңлау,
-трилогия терминыны белән танышу,
- Февраль, октябрь революцияләрен, беренче Бөтендөнья сугышы турында белешмә тыңлау,
-сүзлек эше,
-романнан өзекне укый башлау.
Сорау-җавап
1-4 декабрь
26
"Онытылмас еллар" романында Хәлим образы
1
Рефлекция дәресе (дәрес-әңгәмә)
- романнан өзекне укуны дәвам итү,
- план төзү,
- сүзлек эше,
-Хәлимгә характеристика бирү,
- укылган бүлек буенча сорауларга җавап бирү.
Хәлимгә характеристика язу
5-11 декабрь
27
Икмәк кадере
1
Рефлекция дәресе (дәрес-әңгәмә)
- романнан өзекне укуны дәвам итү,
- план буенча эчтәлекне сөйләү, -төркемнәрдә эш,
-икмәк турында мәкальләрне искә төшерү, шигырьләр уку, диалог төзү.
Язма эш
5-11 декабрь
28
Беренче бөтендөнья сугышы елларындагы авырлыклар
1
Рефлекция дәресе (катнаш дәрес)
- әсәрдән пейзаж сурәтләнгән урыннарны табып уку,
- укылган өзекләр буенча, бу романның ни өчен "Онытылмас еллар" дип аталуы турында фикер алышу.
Тест
12-18 декабрь
Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты (7 сәгать)
29
Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты. "Вәхшәт" шигыре
1
Яңа белемнәр ачу дәресе (мультимедиа дәресе)
- Бөек Ватан сугышы елларының онытылмас авырлыклары турында әңгәмә,
- Муса Җәлил турында белгәннәрне искә төшерү,
-"Вәхшәт" шигырен укып анализлау,
-фашистларның вәхшилеге турында фикер алышу,
- сораулар буенча төркемнәрдә эш.
Сорау-җавап
12-18 декабрь
30
Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты , "Имән", "Чәчәкләр" шигыре
1
Яңа белемнәр ачу дәресе (катнаш дәрес)
"Имән", "Чәчәкләр" шигырьләрен сәнгатьле укып анализлау,
- "Кайсы шигырьдән?" уенын уйнау,
69-70 нче битләрдәге тест биремнәрен үтәү
19-25 декабрь
31
Нәби Дәүлинең "Дошманнан үч алыгыз" шигыре
1
Яңа белемнәр ачу дәресе
- "Үч алу ни өчен кирәк?Ул әйбәт сыйфатмы" сорауларына җавап эзләү,
- "Дошманнан үч алыгыз" шигырен уку, эчтәлеге буенча әңгәмә,
-шигырьдә рифмалашкан сүзләрне табу, рифма төрен билгеләү,
-укылган әсәр буенча диалог төзү.
Сугыш китергән бәла-казалар турында хикәя төзү
19-25 декабрь
32
БСҮ. Хәйретдин Мөҗәй иҗаты
1
Гомумметодологик юнәлешле дәрес
Х. Мөҗәй турында тыңлау,
- биографиясе буенча сораулар язу, бер-берләренә әйтү, җавапларны тыңлау,
Хронологик таблица төзү,
- "Бүләк" шигырен уку, эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру,
- "Фронттан хат" картинасы буенча эш.
Язма эш
9-15 гыйнвар
33
Әхмәт Исхакның "Һөҗүмгә барганда" шигыре
1
Рефлекция дәресе (катнаш дәрес)
- Ә.Исхакның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә белән танышу,
- "Һөҗүмгә барганда" шигырен актер укуында тыңлау,
- шигырьне сәнгатьле уку күнегүләре,
- шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә, монолог яки диалог төзү.
Укыган текст буенча диалог яки монолог төзү
9-15 гыйнвар
34
Шәйхи Маннурның тормыш юлы һәм иҗаты. "Саубуллашу" җыры.
1
Яңа белемнәр ачу дәресе
- Шәйхи Маннурның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат белән танышу, китапларыннан күргәзмә карау,
- биография буенча сораулар төзү,
- "Саубуллашу җыры"н сәнгатьле уку,строфаларны, кабатланган юлларны, рифмаларны табу.
Сорау-җавап
16-22 гыйнвар
35
СТУ. Шәйхи Маннур. "Татар кызы". "Чәчәкләр һәм снарядлар" шигырьләре
1
Дәрес-дискуссия
"Татар кызы". "Чәчәкләр һәм снарядлар" шигырьләрен актер укуында тыңлау, сурәтләү чараларын искә төшерү,
- "Шагыйрь дошманга нинди характеристика бирә? Сез тагын нинди эпитетлар яки чагыштырулар өстәр идегез?" дискуссия уздыру.
Сорау-җавап
16-22 гыйнвар
Тыныч ил сагында (19 сәгать)
36
Мөхәммәт Мәһдиев. "Фронтовиклар" романыннан өзек
1
Яңа белемнәр ачу дәресе
- укытучыларга багышланган җыр тыңлау, әңгәмә,
- "Фронтовик кем ул?Бүгенге көндә дә фронтовиклар була аламы?" сорауларына җавап эзләү,
- биографик материалны уку, сораулар төзеп, җавап бирү,
-"Фронтовиклар" романыннан өзекне укый башлау,
- төркемнәрдә эш.
Тест
23-29 гыйнвар
37
Фронтовик егетнең мәктәп тормышына алып килгән яңа сулышы. Сочинение. "Беренче укытучым "
1
Гомумметодологик юнәлешле дәрес
-"Фронтовиклар" романыннан өзекне укуны дәвам итү,
- 84 нче биттәге 1-5 нче сорауларга җавап бирү.
- иллюстрация буенча эш оештыру,
-"бүгенге көн укытучысы" темасына фикер алышу.
Язма эш
23-29 гыйнвар
38
Кави Латыйпның "Җиңү парады", Р. Вәлиевнең "Мәхәббәт һәм нәфрәт" шигыре
1
Яңа белемнәр ачу дәресе
- Бөек Җиңү турында кереш әңгәмә,
- Кави Латыйп, Р.Вәлиев турында биографик материал тыңлау, уку,
- "Җиңү парады", "Мәхәббәт һәм нәфрәт" шигырен уку һәм анализлау,
- Җиңү көне, ветераннар, Җиңү парады турында сөйләшү, бу бәйрәмнең бүгенге көндә дә әһәмиятен билгеләү, шигырьләрдән сурәтләү чараларын табу.
Сурәтләү чараларын табу
1-5 февраль
39
Азатлык алып килгән сугышчы
1
Гомумметодологик юнәлешле дәрес
Ш.Галиев турында белгәннәрне искә төшерү,
- балалар өчен язылган шигырьләре турында фикер алышу,
-"Аталы-уллы солдатлар" балладасын укып анализлау,
-баллада жанрының үзенчәлекләрен барлау,
-сорауларга җавап бирү,
-Берлин шәһәренең Трепков паркында куелган монумент турында әңгәмә.
Хикәя төзү
1-5 февраль
40
Шамил Маннаповның "Тыңланмаган моңнар" шигыре.
1
Рефлекция дәресе (дәрес-практикум)
Солдатта булган кешеләргә ничек карыйсыз? әңгәмә,
- Шамил Маннаповның биографиясе белән танышу,
- "Тыңланмаган моңнар" шигырен сәнгатьле уку, анализлау,
-сорауларга җавап бирү, төркемнәрдә эш.
Сорау-җавап
6-12 февраль
41
"Батырлыкта -матурлык"
1
Рефлекция дәресе (катнаш дәрес)
- Р.Акъегетнең "Мәңгелек ут яна мәйданнарда", Җ.Дәрзаманның "Батырлык" шигырьләрен сәнгатьле уку, анализлау,
"Бүгенге көн солдатлары" темасына әңгәмә үткәрү,
58 нче биттәге 6-7 сорауларга җавап
6-12 февраль
42
Туган як турында шигырьләр
1
Рефлекция дәресе (катнаш дәрес)
-Туган як матурлыгы,кадере турында кереш әңгәмә, -Э.Шәрифуллинаның "Туган җир", Ф.Яруллинның "Туган ягы кирәк кешегә" шигырьләрен сәнгатьле уку һәм анализлау,
-сүзлек өстендә эш,
- сорауларга җавап бирү
Язма эш
13-19 февраль
43
Ә.Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты, "Матурлык" әсәре
1
Яңа белемнәр ачу дәресе
-әдәп,әхлак темасына сөйләшү үткәрү, кешенең эчке һәм тышкы матурлыгын күрү,
-Ә.Еникинең биографиясен уку, фикер алышу, төркемнәрдә эш,
- "Матурлык" хикәясен укый башлау.
101 нче биттәге 1-4 нче сорауларга җавап бирү
13-19 февраль
44
"Матурлык" хикәясендә Бәдретдин образы.
1
Рефлекция дәресе (дәрес-әңгәмә)
- сорауларга җавап бирү,
- геройларның портретлары сурәтләнгән урыннарны табу, Бәдретдингә характеристика бирү,
- фикер алышу,
- әйе, юк уенын уйнау.
Сорау-җавап
20-26 февраль
45
"Матурлык" хикәясендә ана һәм бала мөнәсәбәте. Сочинение "Һәр кешенең әнисе үзенә якын".
1
Гомумметодологик юнәлешле дәрес
- укылган әсәр буенча план төзү, эчтәлекне сөйләү,
- кешенең эчке һәм тышкы матурлыгын тасвирлаган, бу матурлыклар бер-берсе белән тәңгәл килмәгән очракларны билгеләү буенча фикер алышу.
Язма эш
20-26 февраль
46
СТУ. Мөхәммәт Мирза. «Балачак хатирәсе».
1
Рефлекция дәресе (дәрес-диалог)
-балачак турында кереш әңгәмә,
- М.Мирза турында кыскача белешмә бирү,
- "Балачак хатирәсе" әсәре буенча план төзү,эчтәлекне эзлекле сөйләү,
- "Дианаларда кунакта" әсәрен искә төшерү, төркемнәрдә эш.
Сорау-җавап
1-5 март
47
Гомәр Бәшировның "Сабан туе" мәкаләсе
1
Яңа белемнәр ачу дәресе (проблемалы дәрес)
-"Сабан туе җыры"н тыңлау, видеороликлар карау,
- "Сабан туе" мәкаләсен уку,
-текст буенча сораулар төзеп, викторина үткәрү, төркемнәрдә эш,
- "Сабантуй батыры" темасына милли көрәш турында дискуссия.
79 нчы биттәге сорауларга җавап
1-5 март
48
Гомәр Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" повестеннан "Язгы сабан туйлары" хикәясе.
1
Рефлекция дәресе (дәрес-әңгәмә)
-Биографик материалны уку,
- язган әсәрләре исемлеген төзү,
- язучы булып китү сәбәпләрен ачыклау,
"Язгы сабан туйлары" хикәясен укый башлау.
Сорау-җавап
6-12 март
49
Хикәядә милли гореф-гадәтләрнең бирелеше
1
Рефлекция дәресе (дәрес-әңгәмә)
- хикәяне анализлау, сәнгатьле уку,
-план төзеп, әсәрнең эчтәлеген сөйләү,
- кайсы әсәрдән уенын уйнау,
- төркемнәрдә эш.
Тест
6-12 март
50
БСҮ. Ш.Шәйдуллин,
Г.Абдулловларның Сабантуйга багышланган картиналары буенча сочинение язу.
1
Гомумметодологик юнәлешле дәрес
-Сабантуйлары турында рәсемнәр карау,
-картиналарны күзәтү, биремнәрне үтәү, текст белән чагыштыру,
- сочинение язу өчен план төзү.
Язма эш
13-19 март
51
Гомәр Бәшировның "Туган ягым-яшел бишек" әсәреннән "Кунак кызлар килде утырмага" хикәясе
1
Рефлекция дәресе (катнаш дәрес)
- әсәрне чылбыр рәвешендә уку,
-эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрү,үзләренә иң ошаган эпизодны билгеләү,
- өмә үткәрү,аның төрләре турында әңгәмә үткәрү,
-"Кунакта" темасына диалог төзү.
112 нче биттәге 5-7 нче сорауларга җавап бирү
13-19 март
52
Хикәядәге геройларның күңел байлыгы
1
Рефлекция дәресе (катнаш дәрес)
- сорауларга җавап бирү
- рәсемнәр буенча әңгәмә үткәрү,
- геройларга характеристика бирү,
- әйе,юк уенын уйнау.
Геройларга характеристика язу
29-31 март
53
Дания Гайнетдинова хикәяләре
1
Гомумметодологик юнәлешле дәрес
-Д.Гайнетдинова турында биографик белешмә уку,
- "Ташлыяр Карлыгачы" әсәрен бүлекләп уку,эчтәлеге буенча, ат һәм кеше дуслыгы турында әңгәмә,
- Фәридә образына характеристика бирү,
- сорауларга җавап бирү.
89 нчы биттәге сорауларга җавап бирү
3-9 апрель
Тәрҗемә әсәрләр (3 сәгать)
54
Антон Чеховның "Анюта" хикәясе.
1
Яңа белемнәр ачу дәресе (катнаш дәрес)
- рус әдәбияты әсәрләрен татар телендә укуга сез ничек карыйсыз? соравы буенча әңгәмә,
- өйрәнгән тәрҗемә әсәрләрен искә төшерү,
- А.Чехов турында уку,
- "Анюта" хикәясен уку, табиблар турында сөйләшү,
- сорауларга җавап бирү.
Табибларга хас сыйфатларны күрсәтү
3-9 апрель
55
СТУ. Һ.К. Андерсенның "Борчак өстендәге принцесса" әкияте.
1
Гомумметодологик юнәлешле дәрес (дәрес-әңгәмә)
- Һ.К.Андерсен турында белгәннәрен искә төшерү,
- тәрҗемә эше эшләү,
-"Борчак өстендәге принцесса" әкиятен кычкырып уку,
- ике телдәге әсәрне чагыштыру,
-гипербола табу,геройларга характеристика бирү.
Әкияттәге гиберболаларны табу
10-16 апрель
56
К.Паустовскийның "Корыч балдак" хикәясе
1
Рефлекция дәресе (катнаш дәрес)
-К.Паустовский турында кыскача белешмәне тыңлау,
-туган як турында әңгәмә кору,
- "Корыч балдак" хикәясен чылбыр рәвешендә уку,эчтәлеге буенча әңгәмә.
План төзү
10-16 апрель
Язучылар елмая (6 сәгать)
57
Язучылар елмая. Радик Фәизов иҗаты.
1
Гомумметодологик юнәлешле дәрес
Әңгәмә, төркемнәрдә эш, "Батыр әйтте" хикәясен рольләргә бүлеп уку,план төзү, сорау һәм биремнәрне парларда эшләү.
Хикәя төзү
17-23 апрель
58
Газиз Мөхәммәтшинның "Каз боткасы" хикәясе
1
Гомумметодологик юнәлешле дәрес
-"Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз" темасына әңгәмә,
- "Каз боткасы" хикәясен уку, кисәкләргә бүлү, һәр бүлеккә исем уйлау,
-эчтәлекне сораулар буенча ачыклау.
Сорау-җавап
17-23 апрель
59
Ибраһим Газиның "Мәүлия нигә көлде?" әсәре
1
Гомумметодологик юнәлешле дәрес
-Ибраһим Гази турында кыскача белешмә,
-"Мәүлия нигә көлде?" әсәрен уку, юморны табу,
-ырымнар турында әңгәмә,
- сорауларга җавап бирү.
Текст ахырындагы 1-5 нче сорауларга җавап
24-30 апрель
60
Гамил Афзалның "Мыек борам" шигыре
1
Рефлекция дәресе (дәрес-диалог)
- Гамил Афзал турында кыскача белешмә тыңлау,
-"Мыек борам" шигырен сәнгатьле итеп, юмор белән уку,
- аерым кисәкләргә бүлү, исем бирү,
- парларда эш,
- сорауга җавап бирү, дөрес нәтиҗә чыгару.
Сорау-җавап
24-30 апрель
61
Гәрәй Рәхимнең "А-ля-шер туны" хикәясе
1
Рефлекция дәресе (катнаш дәрес)
-Гәрәй Рәхим турында кыскача белешмә белән танышу, төркемнәрдә эш,
- "А-ля-шер туны" хикәясен уку, хикәядә көлү бармы соравына җавап бирү,
- әйе, юк уенын уйнау,
-тел бозып сөйләшүчеләр турында әңгәмә.
Тест
1-7 май
Татар теле - энҗе-мәрҗән тулы тел (7 сәгать)
62
Хәсән Туфан. «И минем җандай кадерлем...»
1
Рефлекция дәресе (катнаш дәрес)
-Хәсән Туфан турында кыскача белешмә,
- «И минем җандай кадерлем...» шигырен сәнгатьле уку,
- сурәтләү чараларын табу, парларда эш.
134 нче биттәге сорауларга җавап
1-7 май
63
БСҮ. Хәсән Туфан. «Туган тел». Искәндәр Рәфыйков. «Әй туган тел!» картинасы.
1
Гомумметодологик юнәлешле дәрес
-«Туган тел» шигырен сәнгатьле уку,
-«И минем җандай кадерлем...» шигыре белән чагыштыру,
- сорауларга җавап бирү,
- Искәндәр Рәфыйковның «Әй туган тел!» картинасы буенча эш.
Язма эш
8-14 май
64
Арадаш аттестация кысаларында йомгаклау контроль эше
1
Белем, күнекмәләрне тикшерү дәресе
Тест биремнәрен үтәү
Тест
8-14 май
65
Равил Фәйзуллин иҗатында тел темасы.
1
Рефлекция дәресе (катнаш дәрес)
-Р.Фәйзуллинның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләшү,
- "Минем телем" шигырен сәнгатьле уку, анализлау,
- сүзлек өстендә эш,
-эчтәлеге буенча әңгәмә, төркемнәрдә эш.
Әсәргә анализ язу
15-21 май
66
Шәүкәт Галиевнең "Туган телем" шигыре
1
Гомумметодологик юнәлешле дәрес
-"Туган телем" шигырен сәнгатьле уку,
- актер укуында тыңлау, кабатланган сүзләрне табу,
- сорауларга җавап бирү,
- "минем сөйләмем" темасына сөйләшү үткәрү, монолог төзү.
“Нинди сүзләр җанга тия?” соравына җавап бирү
15-21 май
67
Роберт Миңнуллинның "Туган телемә" шигыре
1
Дәрес-дискуссия
- Роберт Миңнуллин турында кыскача белешмә уку, төркемнәрдә эш,
- шигырьне сәнгатьле уку, кабатланган сүзләрне табу, мәгънәсен ачыклау, сүзлек белән эш,
Сораулар төзү, парларда эш.
Текст ахырындагы 1-2 нче сорауларга җавап
22-28 май
68
Ел буе үткәннәрне йомгаклау.
1
Рефлекция дәресе (йомгаклау)
-ел буена укыган әсәрләрне искә төшерү, төркемнәрдә эш,
- Р.Харис, Н.Акмал шигырьләрен сәнгатьле уку, анализлау,
- туган җир турында әңгәмә,
- фикерләр белән уртаклашу.
Тест
22-28 май