Татар мәктәпләренең 6 нчы сыйныфы өчен олимпиада сораулары.
1. Яу сүзендә: а) 2 тартык, 1 сузык; б) 2 сузык, 1 тартык; в) 2 сузык кына.
2. Татар телендә ничә сузык аваз бар?
а) 10, б) 11, в) 12, г) 13.
3. Әйтелешне язуда дөрес күрсәтү өчен уйлап табылган язу: а) орфография, б) орфоэпия, в) транскрипция, г) иероглифлар.
4. Фонетика фәне: а) дөрес әйтелеш кагыйдәләрен, б) дөрес язу кагыйдәләрен, в) телнең аваз төзелешен, г) авазларны hәм хәрефләрне өйрәнә.
5. Характеристикадан чыгып, сузык авазны табыгыз: алгы рәт, урта күтәрелеш, иренләшкән, кыска.
а) [ө], б) [у], в) [ү], г) [о].
6. Кайсы авазларны әйткәндә бары тик тавыш кына катнаша?
а) тартыкларны, б) борын авазларын, в) сузыкларны.
7. Татар телендә сүз төркемнәренең саны:
а) 10, б) 11, в) 12, г) 13
8. Грамматик категорияләре иң күп булган сүз төркеме:
а) исем, б) фигыль, в) сыйфат, г) рәвеш
9. Исемнәрдә күплек сан кушымчаларының ничә варианты бар?
а) 2, б) 3, в) 4, г) 6
10. Сораулары икедән артык булган килеш:
а) юнәлеш, б) чыгыш, в) урын-вакыт, г) өчесе дә дөрес
11. Кушымчалары икәү генә булган килеш:
а) иялек, б) төшем, в) юнәлеш, г) җаваплар дөрес түгел
12. Исемнәрнең ясалышы ягыннан төрләренә икешәр мисал языгыз.
13. Мин укучымын җөмләсендәге исемгә морфологик анализ ясарга.
14. Кияүләр сүзенең иҗек модельләрен билгеләгез ( с – сузык, т – тартык): а) ТС-ТСТ-ТСТ; б) ТС-СС-ТСС; в) ТС-СТ-ТСС; г) ТС-ТСТ-ТСС.
15*. Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатырга.
Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган - әрәм булган.
Дөньда ата-анадан башка бар да табыла.
Үз анасын зурлаган кеше башка аналарны да хурламас.
Ана күңеле балада, бала күңеле далада.
Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс.
Алтыдагы (холык) алтмышка.