Гомәр Бәшировның « Туган ягым – яшел
бишек»
8 нче сыйныфта әдәбият дәресе
Максат: 1) әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрнең бирелеше, аларның күркәм гадәтләрен укучыларда тәрбияләү; 2) әсәрдә халык йолалары сурәтләнгән юлларны табып уку һәм бүгенге көн белән чагыштыру; 3) туган җиргә мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү;
Дәресне җиһазлау: дәреслек, туган якка багышланган рәсемнәр, "Балалар фольклоры" китабы, стенд "Гореф-гадәтләр законнан өстенрәк!" (Г.Бәширов)
I. Оештыру моменты.
а) кизү укучының җавабы.
П. Дәреснең темасын һәм максатын әйтү.
-Укучылар, бүген без Г. Бәшировның "Туган ягым- яшел бишек" әсәре буенча йомгаклау дәресе үткәрәбез. Әйтегез әле, әсәр сезгә ошадымы? ("Корреспондент"уены).
- Сезнең җавапларыгыз буенча,әсәр һәрберегезгө дә ошаган. Әсәрне ошатмыйча мөмкин түгел, ул -тургайлар телендә язылган әсәр. Образлар да, табигать тә, тормыш та чын һәм дөрес итеп сурәтләнгән, шуңа күрә әсәрне укымыйча түзә алмыйсың. Ул безгә тагын шунысы белән якын: әсәрдә авыл тормышы, авылда булган хәлләр сурәтләнгән.
1. Сорауларга җавап алу.
-Жанры буенча нинди әсәр?Нинди повесть дип әйтергә була? (автобиографик)
-Автобиография дип нәрсә атала?
-Димәк, повестьта кем тормышы сурәтләнә?
- Повесть кем авызыннан сөйләтелә?
2.Образларга характеристика бирү.
Әсәрдә кемнәр катнаша?
-Төп герой кем? Аның турында нәрсәләр беләсез? Аңа нинди сыйфатлар хас? -Сез Гомәрне ничек итеп күз алдына, китерәсез? Сезгә бу образ кайсы ягы белән ошый?
-Гомәрнең әтисе турында нәрсәләр әйтә аласыз?
- Аңа нинди сыйфатлар хас? (Бәшир агай эшчән. Аның тырышлыгы улына күчкән.)
- Аларның гаиләсенә хас сыйфатларны санагыз, беткән кебек, туган як кешене гомере буена кырлар, урманнар, елгалар, тауларны эченә алган зур, матур жирендә,икенче төрле әйткәндә, йомшак бишегендә кайгы килгәндә юата, иркәли, сагышларны тарата. - Әсәрдә хезмәтне ярату, олылау чагыла. Ни өчен хезмәтне олыларга кирәк? Дөньяда иң кирәкле нәрсә-эш. Без тормышка яшәргә килгәнбез. Яшәү ул -хезмәт итү. Ә эш — иң бөек нәрсә. Эштән башка ямь табып булмый. Безгә аны әби - бабайлар мирас итеп калдырганнар. Без һәрберебез эш яратып үсәргә тиешбез. Г.Тукайның "Эшкә өндәү" шигырен онытырга ярамый.
-Эш турында нинди мәкальләр беләсез? Шулай итеп, нинди нәтиҗә чыгарырга мөмкин?
-Эштән башка кеше яши алмый. Эш- иң изге нәрсә ул.
3. Укучылар, әсәрдә халык йолаларына зур игътибар бирелгән.
-Ә нәрсә соң ул йола? Нинди йолалар беләсез?
-Русча ничек атала?
- Хәзерге вакытта халык йолаларына нык басым ясала. Повесть халык йолаларын өйрәнүгә, аны саклап калырга кирәклеген искәртә. Безгә бигрәк тә әби – бабайлардан калган тәртипләрне өйрәнергә, үткәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк. Әйдәгез, яңадан игътибар белән искә төшерик әле.
1. Орлык чәчкән вакытта нинди йолалар үтәлгән?
-бөтен җирне чистартканар;
-мунча кергәннәр;
-беренче очраган кешегә йомырка биргәннәр;
-эшне бисмилладан башлаганнар;
-җиргә йомырка күмеп калдырганнар;
-җиргә такмак әйткәннәр.
- Ни өчен шулай эшләгәннәр? Ни өчен бу тәртипләр үтәлүгә зур игътибар бирелгән?
-Хәзерге вакытта бу йолалар үтәләме? (фикер алышу)
- Җир кешене туйдырган. Гомер буе шулай булып килә дә. Әби – бабайлар җирне яратканнар, хөрмәт итә белгәннәр, җирне рәнҗетмәгәннәр. Сез нинди такмаклар, эндәшүләр беләсез?
- малайлар, өйдән-өйгә кереп, күчтәнәч җыйганнар;
-сөрән сукканнар, яшь кызлардан чигелгән сөлге җыйганнар;
-күңелле итеп сабантуй үткәрелгән.
-Хәзерге вакытта сабантуй үткәргәндә кайсы өлешләре үтәлми? Аларның әкренләп юкка чыгуына кем гаепле икән? (Җаваплар тыңлана)
3. Каз өмәсендә нинди йолалар үтәлгән?
-күрше авыллардан кунак кызлар килгән;
-казларны эшкәрткәннәр;
-көянтәгә асып, казларны юарга алып төшкәннәр;
-су китергәннәр;
-кич утырганнар.
-Кызларның киемнәре, бер - берсенә, егетләргә мөнәсәбәте нинди булган? (китаптан укып күрсәтү)
-Кызларның бизәнү әйберләрен санагыз. Хәзерге яшьләр белән элекке яшьләр арасында аерма бармы? Кызларга һәм егетләргә алырдай нинди сыйфатлар бар?
-Кич утырганда халык авыз иҗатына керердәй такмакларны укып күрсәтегез.
-Халык йолаларының кайсысы сакланган?
4. Әсәрдә элек - электән килгән матур сыйфатлар чагыла. Ниндиләр алар?
Әйдәгез, санап карыйк.
- Чисталык, эшчәнлек, дөреслек,матурлык, җитезлек, уңганлык, һәрбер
кеше дә шушы сыйфатларга ия булырга тиеш. Шул сыйфатларга ия булган кеше беркайда да югалмый. Аны һәр җирдә дә хөрмәт итәләр һәм яраталар.
5. Повестьның теле нинди?
6. Повесть ни өчен шундый исем белән аталган икән? (фикер алышу)
-Туган җир, туган як турында нинди мәкальләр беләсез?
-Әйе, бары тик туган якта гына кеше рәхәтләнеп эшли. Аның балалык чорлары, яшьлек чорлары авылда үтә. Бары тик авылда гына күңелеңә сөенеч, шатлык табасың.
-Баланы бишектә тирбәткән кебек , туган як кешене гомере буена кырлар , урманнар, елгалар, тауларны эченә алган зур, матур җирендә , икенче төрле әйткәндә, йомшак бишегендә кайгы килгәндә юата, иркәли, сагышларны тарата.
7. Туган ягыбыз һәрвакыт "яшел бишек" булсын өчен нишләргә кирәк?
(укучыларның җаваплары тыңлана).
8. Повестьның әһәмияте нәрсәдә?
9.Сез Г. Бшировны бәхетле кеше дип саныйсызмы? Ни өчен?
10. Эпиграфка игътибар итегез әле. Аның буенча нәрсәләр әйтә аласыз? 'Гореф - гадәтләр законнан өстенрәк!"
VI. Йомгак.
V. Өйгә эш бирү. Г. Бәшировның башка әсәрләрен алып укырга, әңгәмәдә катнашырга әзерләнеп килергә.