Аңлатма язуы
Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
1. Төп гомуми белем бирү оешмасының Федераль дәүләт белем бирү стандарты.
2.. Федераль укыту-методик оешмасы карары белән 2015ел.8апрелендә кабул ителгән №1-15 төп гомуми белем бирү оешмасының үрнәк уку программасы;
3. .”Кама Аланы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең төп уку программасы;
4. “Кама Аланы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2016- 2017нче уку елына укыту планы.
5. Кама Аланы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең “Эш программасы” турындагы нигезләмәсе
Уку предметының укыту планында тоткан урыны
Фән өлкәсе – филология
Елга: 68 сәгать
Атнага: 2cәгать
Планлаштырылган нәтиҗәләр
Укытуның шәхескә кагылышлы нәтиҗәләре:
укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдыру;
татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
әйләнә-тирә табигатькә дөрес караш булдыру;
кешеләр белән аралаша белү культурасы тәрбияләү;
гаделлек, дөреслек, яхшылык, мәрхәмәтлелек һәм аларның киресе булган сыйфатларны тану, бәяләү;
алган белем һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәнү.
Метапредмет нәтиҗәләре:
Танып-белү нәтиҗәләре:
әдәби әсәрне дөрес аңлап уку;
дөрес нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерү;
үз фикереңне исбатлый һәм яклый алырга күнектерү;
әсәр хакында дөрес фикер йөртә алу.
Регулятив нәтиҗәләр:
дәреснең темасын, проблемасын, максатын мөстәкыйль таба белү;
план буенча эшли белү;
үз фикерләреңне мөстәкыйль дәлилләү;
үзанализ һәм үзбәя булдыру.
Коммуникатив нәтиҗәләр:
иптәшеңне тыңлый, ишетә белү, ишеткәнен үз фикере белән чагыштыру;
нәтиҗәгә килгәнче, төрле карашларны өйрәнү һәм дөрес юлны сайлау;
үз фикереңне телдән һәм язма формада башкаларга җиткерә белү;
килеп чыккан проблемаларны уртага салып хәл итү;
төркемнәргә берләшү, бер фикергә килә белү;
өлкәннәр һәм яшьтәшләрең белән продуктив уртак гамәл оештыру;
текст буенча сораулар бирә белү.
Предмет нәтиҗәләре:
Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;
тыңлаганда, җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;
сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;
программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына җавап бирү һәм сораулар куя белү;
дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу;
җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;
укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;
үзе, гаиләсе һәм дуслары (мәктәбе, туган җире һ.б.) турында кечкенә информация бирә белү;
дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;
тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонцияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонцияләре белән уку;
укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълуматны аерып ала белү;
кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;
укыганда сүзлекләр куллана белү.
Укыту предметының эчтәлеге
Белем бәйрәме
1 нче сентябрь – Белем бәйрәме. 1 нче сентябрь бәйрәме белән котлау. Уку-язу әсбапларының исемнәре, уку-язу әсбапларының барлыгы, юклыгы турында әйтү. Х.Гарданов. “К” хәрефен белегез” шигыре. Р.Миңнуллин. “Үсми калган хәреф” шигыре. Б.Рәхмәт. “Хисап мәсьәләләре”. М. Җәлил. “Көз җитте”. “Эш урыны” хикәясе. Эш урынында тәртип. Үз эш урының турында сөйләү. “Контроль эш” хикәясе. Контроль эштә эш төрләре, алынган билгеләр. Эчтәлекне сөйләүне бәяләү. Хикәяне үзгәртеп сөйләү. Г.Тукай “Сабыйга” шигыре. Өйрәнелгән әсәрләрнең геройларына характеристика бирү.
2. Туган як табигате
Җ.Тәрҗеманов. “Табигать китабы” шигыре. Нәрсә ул табигать? Г.Тукай “Елның дүрт фасылы” хикәясе. Көз билгеләре. Һава торышы. Г.Гәрәеваның “Көз һәм балалар җыры” шигыре. Дару үләннәре, аларның исемнәре. Б. Рхмәт. “Кошлар киткәндә” шигыре. Безнең якларда яшәүче кошлар. Кошлар турында мәгълүмат, кыш көне кошларга булышу. Г.Лотфи. “Песнәк белән Әнисә”. Кешеләрнең кошларга мөнәсәбәте. Кошлар турында кайгырту. “Очты, очты..” уены. Песнәк – файдалы кош. Җәвад Тәрҗеманов. “Чирик”. “Без кошларга ярдәм итәбез” (проект эше).
3. Хайваннар дөньясында
Йорт хайваннарының, кыргый хайваннарның исемнәре. Хайваннар турында табышмаклар. Укылган текстлар буенча кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат бирү. Әнәс Кари. “Тиен”. Г. Тукай. “Ташбака белән Куян” әсәре. “Яшел энәле керпе” хикәясе. Керпеләр турында өстәмә мәгълүмат. Хайваннар турында башваткычлар .
4. Кышкы уеннар
Табигатьтә кыш билгеләре. Кышкы уеннар. Урамга уйнарга чакыру, бергә тату уйнау кагыйдәләре. Б. Рәхмәт. “Яңа ел килгәч”. Мәктәптә Яңа ел бәйрәме. Төрле илләрдә Яңа ел бәйрәме. Спорт төрләре. Син нинди спорт төрен яратасың? Балалар яратып уйный торган төрле уеннар. Уенга чакыру, уенның вакытын әйтү. Уенга бару-бармауның сәбәбе. А. Алиш турында белешмә. “Куян кызы” әкияте. Әкият героена характеристика бирү. “Боз өстендә” хикәясе.
5. Минем дусларым.
Минем дустым бар. Телефоннан әдәпле аралашу. И. Туктар. “Алма” хикәясендәге дуслык мөнәсәбәтләре. Б. Рәхмәт. “Минем дуслар” шигыре. Д.Аппакова. “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе. Әсәрдә чын дуслык темасы. Хикәядәге геройларга характеристика. Дус белән бергә нинди эшләр эшләү турында сөйләшү. Дуска бүләк алу. Дуслар нинди була?
6. Дүрт аяклы дусларыбыз.
Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре. Безнең аларга карата мөнәсәбәтебез. Р.Мингалимов. “Дөньяда бер эт бар иде”. Дүрт аяклы дусларыбызга игътибарлы булу проблемасы. Шигырьне сәнгатьле уку. Эт (песи) югалтуың турында белдерү язу. Г. Тукай. “Кызыклы шәкерт” шигыренең тәрбияви әһәмияте. Г. Мөхәммәтшин. “Ак песи” хикәясендә дүрт аяклы дусларга мөнәсәбәт. Укылган әсәрләрдәге геройларны чагыштыру, бәя бирү. Р.Батулла. “Чикыл белән Мырый” әкияте. Проект эше “Дүрт аяклы дусларыбыз”.
7. Язгы бәйрәмнәр.
Язгы табигать билгеләре. Һәр ел фасылы матур. 8 Март бәйрәме. Бәйрәм котлавы язу. Яз бәйрәме - Карга боткасы. Л.Толстой. “Әбисе белән оныгы” хикәясендә өлкәннәргә карата хөрмәт. М.Газизов. “Рәхмәт” шигыре. В.Осеева. “Дүрт кыз” әсәре. Әсәр геройларына үз мөнәсәбәтеңне белдерү.
Татарстан
Минем туган җирем – Татарстан Республикасы. З. Туфайлованың “Туган ил” шигыре. Татарстанның дәүләт символлары. Казан шәһәре. Татарстан шәһәрләре, елгалары. Балалар шагыйрьләре, язучыларының исемнәре, аларның әсәрләре. Татарстан турында хикәяләр, шигырьләр уку.
Матур җәй җитә.
Җәйге табигать, җәй билгеләре. Ш. Галиевның “Җәйге болында” шигырендәге матурлык. Җәй көне кая бару турында сөйләшү. Бакчада җәйге хезмәт. Г. Нәбиуллин. “Урман сөйләшә” шигыре. Р.Корбан. “Җиләктә” шигыре. Татар халык әкияте “Шүрәле”. Иҗади эш “Мин җәйне яратам”. 4 нче курс материалын кабатлау дәресләре.
Контроль эшләр:
Контроль эш №1. Тема: Роза чәчәге һәм Кычыткан.
Контроль эш №2. Тема: Бүләк кемгә ?
Тематик планлаштыру
Татарстанның символлары турында сөйләү. Татарстанда яшәгән милләтләрнең исемнәрен белү. Казанга баруың, анда нәрсәләр күрүең, Казанның нинди шәһәр булуы турында хәбәр итү. Казанда Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы барлыгын әйтә белү. Россия, Татарстан шәһәрләрен дөрес атарга өйрәнү, аларны сөйләмдә куллана белү. Балалар шагыйрьләре, язучыларының исемнәрен истә калдыру. Татарстан турында хикәяләр, шигырьләр уку. 9
Матур җәй җитә.
6
Җәйге табигать турында хикәяләп сөйләү, җәй билгеләрен атау. Укылган әсәрләрдә җәйгеге матурлык чагылышын билгеләү. Җәй көне кая бару турында сөйләшү. Бакчада җәйге хезмәт турында хәбәрләшү. Урманга, җиләккә бару турында сөйләшә белү. “Мин җәйне яратам” темасына иҗади эш. 4 нче курс материалын кабатлау.
Укыту-методик комплекты
1. Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина “Күңелле татар теле”. Дүртъеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2014.
2. Хәйдарова Р.З., Малафеева Р.Л. «Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы» (1 – 11нче сыйныфлар). – Казан, 2011.
Укытучы өчен методик кулланмалар:
1 Р.З.Хәйдәрова
“Научно-педагогичесие аспекты билингвального образования в Республике Татарстан “ Набережные Челны ,2006.
2006
Набережные Челны .
2
”Фән hәм мәктәп”,”Мәгариф” җурналлары
3
Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә. Гыйниятуллина
“Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту” – 4 нче класс Казан . ”Татармультфильм” нәшрияты, 2013.
2013
”Татармультфильм”
4
Р. З. Хәйдәрова, Н. Г. Галиева, Л.Ә. Гыйниятуллина
Диск. “Күңелле татар теле”, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту”
2013
“Татармультфильм”,
5
Р. З. Хәйдәрова, Н. Г. Галиева, Л. Ә. Гыйниятуллина
“Татар телен өйрәнәбез” , 4 нче сыйныф– электрон дәреслек
“Электронное образование” http://www.edu.tatar.ru
6
Диск “Габдулла Тукай”, Татарстан
7
А. Ш. Асадуллин, Р. А. Юсупов
А. Ш. Асадуллин, Р. А. Юсупов “Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре”
2010
Мәгариф
Укучы өчен кулланмалар:
1 Р. З. Хәйдәрова, Г. М.Әхмәтҗанов а, Л.Ә.Гыйниятуллина
“Күңелле татар теле” дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф рус балалары татар теле һәм уку дәреслеге (ике кисәктә)
2013
“Татармультфильм”
2
Р.З.Хәйдәрова
“4нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш дәфтәре”
2013
4
Р. З. Хайдарова, Р. Л. Малафеева
.Р. З. Хайдарова, Р. Л. Малафеева. Татарский язык в таблицах.
Контроль-тикшерү материаллары:
1 Р,З.Хайдарова, Г.М.Әхмәтҗанова
Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы
2014
Яр Чаллы нәшрияты
Электрон кулланмалар:
1 Диск “Заман”, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту”
2008
Казан
2
Аудиодисклар “Җырлап-биеп уйныйбыз!”
2008
Интернет ресурслар:
[link]
Тематик планлаштыруга кертелгән үзгәрешләр
Үткәрү вакыты
КТПга кертелгән үзгәрешләр
Сәбәбе
Директор урынбасары белән килешенгән
Кушымта
Текст өстендә эш№1
Роза чәчәге һәм Кычыткан.
Бер бакчада Роза чәчәге үскән. Аның бик матур күлмәге булган. Роза янында яшел Кычыткан үскән. Ул Роза чәчәген яратмаган. Аны энәле кулы белән чаккан. Бу турында Роза чәчәге Сандугачка әйткән.
-Минем бер дустым бар. Аның исеме-Керпе. Ул энәле күлмәк кия. Әйдә,аннан ярдәм сорыйбыз,-дигән Сандугач.
Керпе аларга энәләр биргән. Бу энәләрне Роза чәчәге күлмәккә теккән. Шул вакыттан Роза чәчәге энәле күлмәк кия.
1.А1 Бу текст нәрсә турында? (1б)
А2 Бакчада нинди үлән һәм чәчәк үскән? (1б)
А3 Кемнең күлмәге матуррак булган? (1б)
А4 Розаның дусты кем булган ? (1б)
А5 Ни өчен Кычыткан Розаны яратмаган? (2б)
2. Кайсы җөмлә текстка туры килми? .(1б)
В1 Кычыткан Роза чәчәген яратмаган
В2 Керпе аларга чәчәкләр биргән.
В3 Сандугач-Роза чәчәгенең дусты.
3.Тулы җавап бир.
В4 Роза янында нәрсә үскән? (1б)
В5 Сандугач кемнән ярдәм сораган ? (1б)
С1 Кычыткан турында нәрсәләр беләсең? (3б)
Бәяләү критерийлары:
1нче бирем — 6б, 2нче бирем — 1б, 3нче бирем — 2б, С1- 3б
11-12б- «5» 9-10б — «4» 7-8б - «3», 6балдан азрак - «2»
Т екст өстендә эш№2
Бүләк кемгә ?
Бервакыт Кояш елның дүрт ел фасылын – Көзне . Кышны , Язны һәм Җәйне үзенә чакырып алган .
- Сезнең кайсыгыз матуррак , кайсыгыз эштә батыррак ? Шуңа бүләк бирәм ,-дигән .
Ә бүләк бик затлы икән – уч тутырып йолдыз бирергә уйлаган Кояш.
Сүзне башлый Көз .
- Үзегез яхшы беләсез , мин бөтен басуларның уңышын җыйдым , бар дөньяны алтынга күмдем . Кошларны җылы якка озаттым ,балаларны мәктәпкә җыйдым . Бүләк миңа тиеш !
- Әллә мин эшләдемме аз ? –дип сикереп тора Яз . – Мин барлык карларны эреттем , басуларга иген чәчтем , кошларны чакырып кайтардым , агачларны яфрак ярдырдым , болыннарны чәчәккә күмдем. Арада иң матуры да , иң булдыклысы да мин ! -дигән ул.
- Әй -яй , - дигән Җәй , мине тынлагыз әле , мин дөньяны яшеллеккә күмәм , чәчәкләр үстерәм , игеннәрне өлгертәм , җимешләрне пешерәм . Әллә мин иң матурыгыз түгелме ?
- Артык күп түгел минем эш , -ди тыйнак кына Кыш . –Мин җирне ял иттерәм , киләсе уңыш өчен карлар ташыйм , дөньяны ап-акка буйыйм , балаларны чана , чаңгы шуарга чакырам. Мин дә ямьсез түгел . Минем чыршыларымны , кар бөртекләремне, мамык бәсләремне яраталар .
Тыңлап – тыңлап торган да Кояш , бүләкне бу дүртәүнең берсенә дә бирә алмаган . Йолдызларны ул күккә сипкән . “Әнә барыгызга да ! “ – дигән .
Йолдызларны елның бер фасылы да үзенә ала алмаган .Алар.һәрвакыт –яз да , җәй дә , көз дә , кыш та балкып яналар .
1.А1 Бу текстта нинди бүләк турында сүз бара? (1б)
А2 Төп геройлар кемнәр? (1б)
А3 Көз нинди эшләр башкара? (1б)
А4 Җәй нинди эшләр башкара? (1б)
А5 Кыш нинди эшләр башкара? (1б)
А6 Яз нинди эшләр башкара? (1б)
2. Кайсы җөмлә текстка туры килми? (2б)
В1 Кояш бүләкне Көзгә бирә
В2 Йолдызларны ел фасыллары үзләренә алмагагн.
В3 Кояш ел фасылларына йолдыз бирергә уйлаган.
3.Тулы җавап бир.
В4 Кояш бүләкне кемгә биргән? (1б)
В5 Кояш йолдызларны кая куйган ? (1б)
С1 Кояш турында нәрсәләр беләсең? (3б)
Бәяләү критерийлары:
1нче бирем — 6б, 2нче бирем — 2б, 3нче бирем — 2б, С1- 3б
12-13б- «5» 10-11б — «4» 8-9б - «3», 7 баллдан азрак - «2»