Гомәр БәшировТуган ягым- яшел бишек

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Татар әдәбияты 8 кл.

Тема: Гомәр Бәширов “Туган ягым – яшел бишек”.

Максат: 1. дидактик – укучыларның әсәр эчтәлеге буенча белемнәрен тикшерү, ныгыту, фикер йөртү сәләтен үстерү;

2. үстерелеш – укучыларның танып-белү эшчәнлеген камилләштерү, үз фикерләрен әйтә, дәлилли белү күнекмәләрен үстерү;

3. тәрбияви – туган якка, авылга, җиргә мәхәббәт тәрбияләү; халкыбызның ерак тарихтан килә торган яшәү рәвеше, рухи байлыгы, әхлак кагыйдәләре, гореф-гадәтләрен өйрәнү, хөрмәт итү, саклау, киләчәк буыннарга җиткерү.

Җиһазлау: дәреслек, Г. Бәширов китаплары, презентация.



Дәрес барышы.

1. Оештыру.

Танышу. Исәнмесез, кадерле укучылар! Безнең максатыбыз әсәр буенча алган белемнәрне ныгыту. Бүген укучылар бергәләп кызыклы, эшлекле дәрес үткәрербез дип ышанам. Хәерле юл, изге сәгатькә.

2. Салмак кына җыр агыла. (Зәйнәп Фәрхетдинова башкаруында“Туган як” турында җыр. Укытучы сөйләме:

... Туган авыл, туган як. Никадәр күңелгә якынсың, кадерлесең һәм изгесең син! Бәпкә үләне баскан үләннәрең дә, кышкы салкын бураннарың да – барысы да күз алдымда, күңел түрендә. Тәүге тапкыр айны, йолдызларны синдә күрдем, кояш җылысын синдә тойдым мин!

Әйе, һәркемнең туган җире, туган ягы бар. Бәләкәй чакта туган якның кадрен бик искә алмыйсың, ә менә үсеп җитеп язмыш җилләре төрле якларга ташлагач, кечкенә хәтирәләр дә зур хәзинәгә әйләнә. Барысы да күз алдыңнан үтә, бик тиз үтеп киткән балачакны яңадан кайтарасы, салмак кына үткәрәсе килә. Үзенең хәтирәләре, бала чагы, үсмер чагы турында бәян итә безгә Гомәр ага Бәширов “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә.

Үзеңнең тормыш юлың турында үзең язу – ничек атала? Тагын нинди автобиографик повестьлар беләсез? (Г.Тукай “Исемдә калганнар”, Г.Ибраһимов “Кызыл чәчәкләр”, рус әдәбиятыннан Л. Толстой “Детство”, Л. Острвский “Как закалялась сталь»)

Сезне мин, укучылар, Гомәр ага Бәширов белән бергә балачак иленә сәяхәткә чакырам!

Сәяхәтебезнең максаты: революциягә кадәрге тормыш белән хәзерге тормыш балачак хәтирәләрен чагыштыру.

1) Бала чакның иң рәхәте – ул уен! Гомәрләр нинди уеннар уйнаган? Тау шууның рәхәтен тасвирлаган урынны укып күрсәтегез. Ә сез нинди уеннар уйныйсыз? Сезнең дә дөньягызны онытып уйнаган чакларыгыз буламы? (Укучылар җавабы).

Тау шууның рәхәтен шигырь юлларында күрсәтик әле! Ике юлы билгеле, калган ике юлын төзергә

1. Выжылдап кына

Җилә чаналар.

Берсен- берсе узып

Шуа балалар. (Һайт та һайт диеп Уза малайлар.)

2. Көн генә кыска,

Тиз җитә кич тә.

Таудан кайтасы

Килми шул һич тә. (Өйдә көтә безне Бәлешкәй мичтә.)



2) Гел рәхәт кенә булмый, каршылыклар да килеп чыга, Гомәргә нинди авырлыкларны җиңәргә туры килә? (Җаваплар: шырпы кадала, аяк бармаклары каный, иреннәр ертыла, борыннан кан китә).

3) Эшсез кеше - канатсыз кеше, дигән борынгылар. Авыл җирендә елның теләсә кайсы мизгелендә кеше эштән бушамый. Тавык чүпләсә дә бетә торган түгел, диләр, бигрәк тә яз, җәй вакытлары турында.

- Гомәр үзенең эшкә ярый башлаганына кайчан төшенә?

Орлык чәчкән көнне Гомәр әтисе артыннан кара биягә тырма тагып җир тырмалый. Орлык чыккан көн – җиргә орлык чәчәсе көн иң җаваплы көн исәпләнгән. Бу көнгә алдан әзерләнгәннәр. Җыештырганнар, юынганнар. Йола, борынгыдан калган гадәт: орлык белән бергә йомырка да чәчәргә кирәк: шулай итсәң, игеннәр уңышлы була, бөртекләре шушы йомырка шикелле эре була!

Халкыбыз җиң сызганып эшләгәннән соң, рәхәтләнеп бәйрәм итә дә белә. Элек-электән язгы чәчү эшләре тәмамлангач, нинди бәйрәм үткәрелә? (Сабантуй)

Чагыштырабыз: Гомәрләр яшәгән чорда ничек, әле ничек үткәрелә?

Гомәр: Яңа кием тектергәннәр. Бала-чагага бирергә тәм-том пешергәннәр, йомырка буяганнар. Өйдә бәйрәм коймагы пешерелә. Гыйбаш абзый өйдән-өйгә кереп йомырка, озын колгага тастымал – сөлге җыеп бәйлиләр. Чабыш атларын ярышка әзерләү. Җиткән кызлар, киленнәрдән чиккән сөлге, ашъяулык җыйганнар.

Без: Яңа кием сатып алалар. Бәйрәмгә тәмле аш-су әзерләнә. Табикмәк (белен), коймак пешерелә. Авылның өлкән яшьтәге аксакалларына кушыла: өйдән-өйгә кереп йомырка, сөлге, яулык җыеп йөриләр. Алдан әзерли башлыйлар, аякларын “кыздырырга” йөртәләр. Ә хәзер кибетләрдән алынган яулык, күлмәк бирәләр; олы яшьтәге әбиләр кызыл башлы сөлге бирәләр.

Язлар, җәйләр үтә тора, көз якынлаша. Авылдагы тормыш, крестьян хезмәте табигать кануннарына көйләнгән. Бәйрәмнәрнең үз вакыты, үз тәртибе бар. Теләсә кайчан кунакка йөрү әдәпсезлек, тәрбиясезлек, кешеләрне эштән бүлү, үзең дә эшсез йөрү булыр иде. Кунак кыз тышкы матурлыгы белән генә түгел, әнә шул гадәтләргә хөрмәт саклаганга күрә дә матур.

Иң матур киемнәрен киеп, әтиләре Казанга солы сатарга киткәч, Гомәрләргә дә кунак кызы килә.

Кунак кызы үзен ничек тота? Ул кунакта гел сыйланып кына йөриме? (Башта бик матур киенеп, битен исле сабын белән юып тәрәзә янына утырып пирчәткә бәйли, әледән-әле тәрәзәгә күз аткалый, өйдәгеләр белән ике якның туган-тумачаларын искә төшереп сөйлиләр).

Тагын кунак кызы өмәләргә йөри, өйдән-өйгә су ташыйлар. Кунак кызы булганда аулак өйгә егетләр килә. Алар такмак әйтешәләр, бииләр, җырлыйлар, уеннар уйныйлар. Хәзер без дә “йөзек салыш” уены уйнарбыз. Кулларны алга сузып куябыз, мин йөзекне берегезгә салам, ул сиздерми. –“Йөзек кемдә, бире чык,”- дип әйтәм. Ул кешегә иптәшләре җәза бирә.

Сорау: Сездә аулак өйләр үткәне бармы? Аулак өйләрдә булганыгыз бармы? Әгәр булсагыз, нинди уеннар уйныйсыз?

Хезмәт төбе – хөрмәт” дигән борынгылар. Без хезмәтне сөяргә, тырышлык, түземлек куеп эшне ахырына җиткерергә күнеккәнбез. Безне моңа әти-әниләр, әби-бабайлар, аларның матур үрнәге өйрәтә.

Сорау: Әсәрдән кайсы образлар, нинди яклары белән безгә үрнәк булып тора? (Бәшир агай – Гомәрнең әтисе, кулыннан килмәгән эше юк, уңган, чыдам, матур сыйфаты – гадел, гаделлекне саклау өчен көрәшә. Ул иң изге нәрсә, аны безгә бабабйлар мирас итеп калдырган, без миллион еллардан бирле килгән тормышны дәвам итәбез. Ул өзгәләнмәсен, тәртибе югалмасын өчен, гаделлек сакланырга тиеш). Гыйбаш абзый – изге хезмәтләр кылып йөри авылдашларына. “Гыйбаш юлы” дип йөртәләр.

Безнең авылыбызда шундый изгелек кылучы аксакаллар бармы? Аларның кайберләре мәрхүм булса да, исемнәре мәңгеләштерелеп кала. Мисаллар (укучылардан).

Гомәр Бәширов, энҗе-мәрҗән тезгән кебек, авыл тормышының һәр көн-мизгелен матурлап мактап язган.

Һәркемнең туган җире берәү генә, һәм ул барыбыз өчен дә изге, кадерле. Туган ягыбыз уңган кешеләре белән дә матур. Күпме матур җирләр, күпме телдән төшмәс оста куллы уңган кешеләр бар! Әйдәгез, мактанып алыйк әле! (Авыл, оста куллы кешеләрне мактау).

Йомгаклау.

Менә шулай соклану, моңланулардан, сагыну-сагышлардан үрелгән ул туган як бишеге. Туган як, туган халыкның героик хезмәте белән тагын да күркәм, күңелгә газиз булып кала.

Сез дә, укучылар, үзегезнең тырышып укуыгыз, үрнәкле тәртибегез белән авылыгызны матурлыйсыз! Киләчәктә дә күркәм егетләр һәм кызлар булып калыгыз! Уңышлар Сезгә!

Өйгә эш:

Иҗади эш”Туган авыл, авылның оста куллы кешеләре” турында инша язарга.



























































Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сәйфуллина Динара Дамир кызының дәрес планы.















Түреш 2012-2013 нче уку елы