Дәрес конспекты Зурлыкны санга бүлү (4 сыйныф)

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Дәрес конспекты.4 нче сыйныф

Тема: Зурлыкны санга бүлү.

Белем бирү: Язмача зурлыкларны санга бүлү белән таныштыру, зур үлчәү берәмлекләрен кечкенәгә әйләндерү, санлы аңлатмаларның берничә ысулын табып бүлү. Мәсьәлә чишә белү һәм исәпләү күнекмәләрен камилләштерү.

Үстерешле уку гамәлләре: математик сөйләм телен үстерү, логик фикер йөртү осталыгын камилләштерү, хәтерне үстерү; анализлау, чагыштыру күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви: эш барышында үзеңне әдәпле тоту культурасы тәрбияләү, предметка кызыксыну уяту.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Предмет нәтиҗәләре: язмача зурлыкларны санга бүлү белән таныштыру,зур үлчәү берәмлекләрен кечкенәгә әйләндерү, төрле исәпләү ысулларын эшләү һәм уңайлысын сайлап алу, мәсьәлә чишә белү һәм исәпләү күнекмәләрен үстерү.

Шәхси нәтиҗәләр: уку материалына кызыксыну уяту, уку эшчәнлеген мотивлаштыру, иптәшеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы.

Метапредмет нәтиҗәләр:

РегулятивУУГ: укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү: дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү, күмәк төзелгән план буенча эшләү; үткәнгә карап, бердәй эш үтәлешенең дөреслеген бәяләү; ясалган хаталарны исәпкә алу һәм эшләрне бәяләүдән соң төзәтмәләр кертү; үз фикереңне дөрес итеп әйтә.

КоммуникативУУГ: үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә һәм башкаларны ишетә-тыңлый белү; мәктәптә аралашу кагыйдәләре турында сөйләшү һәм аны үтәү.

Танып-белү УУГ: үзеңнең белем системасында ориентлаша белү; үткәндә өйрәнгәнне укытучы ярдәмендә яңасыннан аера белү; яңа белемнәр табу; дәрестә алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне өйрәнү.

Төп төшенчәләр: зурлыклар.

Пространство оештыру: индивидуаль, парларда эш.

Материал: Математика дәреслеге. Авторлары:Г.В. Дорофьев, Г.Н.Миракова

Җиһазлау: презентация, карточкалар.

Предметара бәйләнеш: әдәби уку, музыка, физкультура.

1.Оештыру өлеше.

-Исәнмесез,укучылар!

-Исәнмесез!

-Кәефләрегез ничек?

Күңелле үтсен дәрес

Сезнең белән яңа белем

Эзләр өчен әзер без!

-“Вакыт акчадан кадерлерәк” дип әйтәләр халыкта. Вакытны сакларга кирәк. Аны кулга тотып карап булмаса да, югалтуы бик җиңел. Без дә,бер минутны да югалтмыйча, дөрес утырып, эшкә керешик.

Вакытлар табылмыйдыр якут белән,

Якутлар табыладыр вакыт белән.(1 слайд)

2.Актуальләштерү.

1) Өй эшен тикшерү

2)Телдән исәпләү күнекмәләрен булдыру

15 м 8 дм= дм

12 км 720 м= м

8 т 760 кг= кг

18 дм 6 см= см

5 кг 600 г= г (2 слайд)

-эшне бәяләү

3.Яңа теманы өйрәнүгә хәзерләнү.

Безнең эштә төп максат-уйлау,эзләү һәм чишү.

Карточка №1 Карточка №2

3*6+50= 82-12:6=

51-20*0= 3*9+90=

10*8+24= 70-16:4=

-Парларда тикшерү

-Эшне бәяләү

Тактада 1 мисал языла

200-10*7=130

-Укучылар мин ни өчен 130 санына йогынты ясадым?

-Сез ничек уйлыйсыз?

-Нәрсә белән бәйләнгән?(Г.Тукайның тууына 130 ел) (3 слайд)

Г.Тукайның нинди шигырьләрен,әкиятләрен беләсез?(1886-2016)

-Хәзер укучылар без 130 санын математикада нинди зурлыклар белән язып булуын карап китик.

1 м 30 см

1 ц 30 кг

1 м30 см=130 см

1 ц 30 кг=130 кг

-Укучылар нинди берәмлеккә китердек, ничек уйлыйсыз? (иң кечкенә)

-Әйдәгез укучылар уйлап карыйк,бүгенге дәреснең темасы ничегрәк булыр?

Дәреснең темасы ”Зурлыкны санга бүлү” (4 слайд)

4.Тема өстендә эш. Теманы аңлату.

Теманы мәсьәлә ярдәмендә аңлату. 1 нче мәсьәлә (5 слайд)

28 м 5 дм озынлыгындагы үткәргечне 19 тигез кисәккә бүлергә кирәк.Һәр кисәк нинди озынлыкта булыр?

Бу мәсьәләне чишү өчен,28 м 5 дм:19 өлешен исәпләргә кирәк.Бүлүне ике төрле ысул белән башкарырга була.

1 нче ысул

28 м ны 19 га бүлик,1 м һәм 9 м калдык кала.9 м ны дециметрларга ваклыйк,90 дм булыр.90 дм га 5 дм ны кушыйк,95 дм килеп чыгар.Барысы 1 м 5 дм

2 нче ысул

Бүленүче дециметрларда күрсәтик, 28 м 5 дм=285 дм, 285 дм ны 19 га бүлик, 15 дм килеп чыгар, яисә 1 м 5 дм.

Җавап: Һәр кисәкнең озынлыгы 1 м 5 дм.

Зурлыкны санга бүлгәндә, зурлык килеп чыга. (6слайд)

-Укучылар, сез ничек уйлыйсыз?

-Кайсы ысул уңайлырак?

5.Физминутка ясау. (7 слайд)

2*2=4

8:4=2

12:4=3

10:2=5

18:3=6

6. Китап белән дәфтәрләрдә эш.

1- бүлүне эшләргә

7 кг 840 г: 32 =

14 км 850 м =

7.Ныгыту. Мәсьәлә чишү. Карточка

Ике йөк машинасында массасы бертөрле булган капчыкларда 2т 880кг он китерделәр.Беренче йөк машинасында 28 капчык, икенчесендә-32 капчык. Һәр йөк машинасында ничә кг он китергәннәр? (8 слайд)

-Мәсьәләдә нәрсәләр бирелгән?

-Нәрсәләр билгесез?

-Нәрсәләр билгеле?

-Мәсьәлә чишү.



2-чагыштыру.(Китап белән эш)

20км010м һәм 20100м

54т 740кг һәм 5474ц

19дм5см һәм 1950

3т2ц һәм 3200кг

8м1дм һәм 810дм

6ц75кг һәм 67500г

8.Тест бирелә. (9 слайд)

9.Рефлексия.- Уку эшчәнлегенә нәтиҗә .

-Без дәрестә нәрсәләр белергә тырыштык һәм ничек ирештек?

-Нәрсәләр исегездә калды?

-Үзегез өчен ниндидер яңалык ачтыгызмы?

Укучылар үзләренә билге куя. (смайликлар)

9.Өй эше: № 4 мәсьәлә 88 бит. (10 слайд)

9, 89 бит

















Тест.

1.Дөрес җавапны тап.

20км 880м:4=

а) 5220 б) 5км220м в) 52км20м г) 522км

2. Дөрес җавапны тап.

1т200кг:6ц=

а)20кг б)2ц в)2 г)20

3. Бу җавап дөресме?

4м 5дм 8см:2= 2м 2дм 9см

а) әйе б) юк

4. Бу җавап дөресме?

5кг250г: 50г=105г

а) әйе б) юк