КВН
Математикадан 5 - сыйныфлар өчен.
КВН-2004.
Укучылар без бүген сезнең белән математика атналыгының 3 нче көнендә КВН үткәрергә җыелдык. Бүген без математикадагы сәләтебезне ачарбыз. Математик сәләт бар кешедә дә булмый, ул уку, өйрәнү нәтиҗәсендә үсә, ныгый.“Математика кызыксыз фән”- диючеләр булыр. Бу сүзне ялкау, математикадан ерак торучылар гына әйтер.
Исем сайлау, девиз.
КВН командаларының бер-берсен сәләмләве белән башлана. “Зирәкләр” болай сәләмли: Бездән “Зирәләр”дән, сезгә “Тапкырлар”га сәлам!
Без ярышта зирәкләр,
Тормошта бәз кирәкләр.
Без тиз фикер йөртәбез,
Дусларга без терәкләр.
“Тапкырлар” җавабы:
“Тапкырлар”дан “Зирәкләр”гә сәләм!
Ә без исә тапкырлар,
Ярышларда батырлар.
Барчабыз да ай җитез,
Җавап бирәбез бик җитез.
Разминка.
“Зирәкләр”
Самолет А шәһәреннән В га 1сәгать 20 минут очты. Кайтканда 80 минут кына. Сез моны ничек аңлатырсыз?
Гаиләдә 5 ул һәм һәрберсәнең кыз туганы бар. Гаиләдә ничә бала?
3 тавык 3 көндә 3 йомырка сала. 6 тавык 6 көндә ничә йомырка сала?
“Тапкырлар”
Бер гаиләдә 2 ата 2 ул. Барлыгы ничә кеше?
Мотоциклчы авылга бара. Юлда аңа 3 машина очрый. Авылга ничә машина барган?
Суга торган сәгать 1 секунд эчендә 1 тапкыр суга. 12 сәгатне сугу өчен ничә секунд кирәк булыр?
3. Рәсем буенча фигура санау.
Б [pic] [pic] ер команда рәсемдәге өчпочмакларны, икенчесе рәсемдәге дүртпочмакларны саный.
[pic] [pic] [pic]
Капитаннар ярышы.
Аларга табышмаклар әйтелә кайсы алдан җавап бирә, шуңа очко языла.
12 аккош куыша, бер-берсен уза алмый.
Җеп кебек сузыла,йомгакка чорнап булмый.
3. Казанның уртасында нәрсә бар.
Ике капитанга да 2 дән 50 гә кадәр саннар язылган рәсем бирелә. Шуннан саннарны тәртип буенча табып санарга.
.(x + 59) : 42 = 86
Болельщиклар конкурсы.
Саннар язылган дискка атып, нинди санга туры килә, очко җыялар. Һәр команда болельщикларыннан 3 әр укучы.
2. Болельщиклар математик терминнар кергән җырлар белү буенча ярыша.
7. Кроссворд чишү.
Бирелгән кроссвордны тутыру өчен, аңа дөрес итеп үлчәү берәмлекләрен язарга.
8. Командалар алдан әзерләп килгән сорауларын (3 әр) бер-берсенә бирәләр.
9. Практик эш.
Һәр командага турыпочмаклык бирелә. Тиешле үлчәүләрне башкарып, периметрын һәм мәйданын табарга.
10. Музыкаль пауза.
Шул вакытта җюри урыннар билгели.
11. Җиңүче команда бүләкләнә. Йомгаклау.