[pic]
(республика семинарында күрсәтелгән ачык дәрес конспекты)
6 сыйныф
Шакирова Г. Г.
Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 5 нче татар гимназиясе.
Дәрес планы.
Тема: Арифметик урта.
Дәреснең үткәрелү вакыты: 2 октябрь 2001 ел.
Сыйныф: 6А
Дәрес тибы: яңа материал өйрәтү.
Дәрес максаты: 1) укучыларны арифметик урта төшенчәсе белән таныштыру, аны исәпләргә өйрәтү;
2) арифметик урта табу алгоритмын куллана белү күнекмәсен формалаштыру;
3)арифметик урта белән көндәлек тормышның бәйлелеген күрсәтү, логик фикерләү сәләтен үстерү.
Дәресне җиһазлау: күргәзмә материаллар, плакатлар.
Укыту методы: проблемалы әңгәмә.
Дәреслек: Петерсон Л. Г., Дорофеев Г. В.”Математика 6 класс”.
Дәрестә такта бүленеше.
Сыйныф эше.
7,2; 24; 1,5; 0,28; 10,7; 100; 6,3; 1,5; 9 0,092; 24; 6,3; 7,2.
(аска таба 3 рәт итеп мисаллар язылган).
Дәрес барышы:
Дәреснең максаты белән таныштыру.
Бүгенге дәрестә без сезнең белән яңа төшенчә, аны исәпләү юлы белән танышабыз, дәрес ахырында аның тормыштагы әһәмияте турында нәтиҗә ясарбыз. Аңа кадәр кирәкле белемнәрне искә төшерик әле.
Терәк белемнәрне актуальләштерү (цифрлы диктант ярдәмендә башкарыла. Укытучы укыган расламаларга укучылар дөрес булса 1, ялган булса 0 куялар).
Расламалар:
Пифагор — бөек рус язучысы. [pic]
“Тиздән кар да төшәр.” Тема– кар, рема– аның төшүе.
Татарстан флагындагы төсләр түбәндәгечә: кызыл, ак, яшел.
а1, а2, а3, ... , аt – бу эзлеклелектә n сан бар.
Кайбер көзге көннәр яңгырлы була. Математика телендә бу җөмлә түбәндәгечә языла. Сез килешәсезме?
[pic] а [pic] А: а– яңгырлы була(А– көзге көннәр күплеге).
Буратино бакчадан а алма, Мальвина в груша, ә Пьрро с кишер алып керде. Барлыгы а+в җиләк- җимеш бар дигән раслама дөресме?
Укучылар дәфтәрләре белән алмашалар һәм билге куялалар.
(графопроектордан җавап тикшерелә 0 1 0 0 1 1).
? Барлыкка килгән санлы рәттә берәр закончалык табыгыз һәм 2 тапкыр озынайтыгыз.
(графопроектордан җавап тикшерелә 0 1 0 0 1 1 0 0 0 1 1 1).
Дәрестә без бүген нәрсә белән шөгыльләнербез икән? Әйдәгез, тактага язылган мисалларны чишеп бүгенге дәресебезнең темасын белик әле. Мисалларны чишү белән беррәттән “Өченче артык” уенын да уйныйбыз, ягъни ниндидер билге буенча артык санны табабыз. (Һәр рәт бер багана мисал чишә. Биремнәр алдан тактага язылып куелалар).
М
3,2+7,5=
Р
2,4•10 =
Т
8-1,7 =
А
9,2-2 =
Е
10 : 0,1 =
И
2,78-1,28 =
К
5,6+ 3,4 =
ф
0,4• 0,7 =
У
9,2 :100 =
Укучылар исәпләп бетергәч, аңлату белән бергә тактага мисалның җавабына туры килгән хәрефне ябыштырып куялар. Нәтиҗәдә тактада дәреснең темасы барлыкка килә — арифметик урта.
Яңа материал аңлату.
Тормышта без гел “уртача” дигән сүзне ишетәбез. Уртача еллык керем, әти-әниләрнең уртача хезмәт хакы, сыйныфның контроль эш өчен алган уртача баллы, машинаның уртача тизлеге, укучыга куела торган һ.б. Ә аны ничек исәплиләр соң? Менә безнең дәрескә уртача кыйммәтне табу проблемасы белән урманнан кунаклар килгәннәр. Әйдәгез, аларны тыңлап китик әле.
Керпе: Без дустыбыз тиеннең туган көненә дип гөмбә җыярга бардык. Мин 20 гөмбә җыйдым.
Куян: Мин —15.
Аю: Ә мин 25 гөмбә таптым.
Укытучы: Сезне нинди проблема борчый соң?
Куян: Минеке бит бик аз. Ничек булса да гөмбәләрне тигезлисе иде.
Укытучы: Балалар без ярдәм итә алабызмы?
(Мәсьәлә чишелә.)
? Мәсьәлә чишкәндә сез җәнлекләрнең һәрберсенә уртача күпме гөмбә туры килгәнен таптыгыз. Ничек исәпләдегез?(Чишелеш аңлатыла.)
Алайса мин дә сезгә мәсьәләмне тәкъдим итәм.
25 август 2001 ел
[pic]
Бирелгән графикта 2001 елның 25 августында булган нәрсә сүрәтләнгән? Уртача температураны табыгыз әле. Мәсьәлә чишелә. Ничек чиштегез?
Ике мәсьәләгә нигезләнеп уртача кыйммәтне табу алгоритмы чыгарыла. Ул кыйммәтнең арифметик урта дип аталуы хәбәр ителә.
а1,а2,а3, ...,аn саннарының арифметик уртасын табу формуласын язып карагыз әле.
Арифметик урта = [pic]
Плакатта әзер формула куела. Билгеләмә , табу алгоритмы әйтелә. Дәфтәргә конспект языла.
Комментарий белән мисаллар чишү. № 260(1, 6); № 258(1, 3); № 264(1).
Мөстәкыйль эш: №260(4); №264(2)
Өйгә эш :
64–66 битләр укырга
№283; №286 яки арифметик уртаны табуга мәсьәлә уйлап килергә.
Дәрескә йомгак ясау, билгеләр кую.