Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“Чалпы авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе” нең
математика һәм информатика укытучысы
Ибрагимова Гөлфия Гатуф кызының
8 класста математикадан дәрес эшкәртмәсе.
Дәреснең темасы. Квадрат тигезләмәләр ярдәмендә мәсьәләләр чишү.
Дәреснең максаты. Укучыларга математик, физик, техник мәсьәләләрне квадрат тигезләмәләр чишүне кулланып чишәргә мөмкин икәнлеген аңлату;
№604,606,607 нче мәсьәләләрне чишеп белемнәрне ныгыту. Тест чишеп, мөстәкыйль эш эшләп укучыларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү, БДИ методикасына күнектерү;
Укучыларны логик фикерләргә, рациональ метод сайлый белергә өйрәтү, үзконтроль, игүтибарлылык, пространствода күзаллый белү тәрбияләү.
Җиһазлау. Алгебра. 8 нче сыйныф өчен дәреслек. / Ю.Н. Макарычев./;
Тесты по алгебре: 8 класс: к учебнику Ю.Н. Макарычева и др. “Алгебра. 8 класс” /Ю.А.Глазков, М.Я. Гаиашвили.- (Серия “Учебно-методический комплект”); таблицалар, иҗади эшләр өчен плакатлар; геометрик фигураларның модельләре; персональ компьютерлар.
Дәрес барышы.
I. Оештыру. Өй эшләрен тикшерү.
II. Актуальләштерү.
Укытучы. Бүгенге дәреснең темасы: “Квадрат тигезләмәләр ярдәмендә мәсьәләләр чишү”. Сез хәзер квадрат тигезләмә тамырларын дискриминантның нинди кыйммәт алуына карап табарга өйрәндегез. Тигезләмәнең тамыры булып турыпочмаклыкның иңе яки буе; хуҗалыктагы тактаның киңлеге яки озынлыгы; турыпочмаклы өчпочмакның катетлары яки гепотенузасы; автомобильнең, теплоходның, җәяүленең һ.б. тизлеге; клубтагы урындыклар саны; вертикаль рәвештә югарыга ыргытылган җисем тизлеге булып тора ала. Бу дәрестә нәкъ менә шушы билгесез элементларны квадрат тигезләмә ярдәмендә табарга өйрәнерсез.
Телдән күнегүләр.
1. Саннарның квадратларын табарга: 14; 15; 18; 19; 25; 45; 55; 75; 105; 305;
2. Квадрат тамыр алырга: 144; 169; 225; 625; 2025; 4225; 7225; 9025;
3.Графиктан карап квадрат тигезләмәнең а коэффициенты һәм дискриминантның тамгасын билгеләргә:
Сорауларга җавап бирергә.
1.Квадрат тигезләмәнең билгеләмәсен әйтергә.
2.Квадрат тигезләмәнең тамырларын табу формулаларын әйтергә.
3.Тулы булмаган квадрат тигезләмәләрне чишү ысулларын аңлатырга.
4.Турыпочмаклыкның мәйданын, периметрын; турыпочмаклы өчпочмакның катетларын, гипотенузасын табу формулаларын әйтергә.
III. Төп төшенчәләр бирү.
Мәсьәлә 1. Ике санның суммасы 20, аларның тапкырчыгышы 99 га тигез булса, бу саннарны табарга. (Мәсьәләне чишкәндә беренче санны билгесез дип алып квадрат тигезләмә төзелә һәм аны чишү юллары күрсәтелә).
Мәсьәлә2. Турыпочмаклыкных буе иңеннән 5 м га зуррак, ә мәйданы 150м2. Турыпочмаклыкның якларын табарга. (Мәсьәләне чишкәндә турыпочмаклыкның иңен билгесез дип алып квадрат тигезләмә төзелә һәм аны чишү юллары күрсәтелә).
Мәсьәлә 3. Җисем 40 м/с башлангыч тизлек белән вертикаль рәвештә югары ыргытылган. Ничә секундтан соң җисем 60 м биеклектә булыр? (Дәрескә физика укытучысы чакырыла һәм ул физик мәсьәләне чишү юлларын күрсәтә).
IV. Күнектерү.
№ 558, № 562, № 563 мәсьәләләрне чишү;
Тест “Квадрат тигезәмәләрне мәсьәләләр чишүдә куллану”
V. Өй эшләре бирү.
§9 п.21-22 кабатларга;
№ 560, № 561, № 564 мәсьәләләрне чишәргә;
өстәмә эш № 571.
VI.Йомгаклау.
Укытучы. Квадрат тигезләмәләр чишүне кайда кулланабыз? Аның тамырларын табуның формулаларын әйтергә. Тулы булмаган квадрат тигезләмәләрне чишү ысулларын әйтергә.
Укучыларның белемнәре норматив буенча бәяләнә.
[pic] [pic] [pic] [pic] [pic] [pic] [pic] [pic] [pic]